Әҗәтле үлмәс – көн дә күрмәс…

Әҗәтле үлмәс – көн дә күрмәс…

Бүген кешеләр бер-берен ничек алдарга белмиләр бугай. Ул әҗәткә акча алып кайтармау дисеңме, кредитына «поручитель» итеп аны түләтүме, якын дустын банкларга әҗәткә батырып калдыру дисеңме… Миңа мондый эшләрнең барысында да катнашырга туры килде. Чөнки алданган як, йөреп-йөреп тә акчасын кайтара алмагач, редакциягә мөрәҗәгать итә. Прокуратура, суд, полиция дә ярдәм итә алмаган эшләрдә, кайчакта, хәбәрдарлыкның файдасы тиеп куя. Әмма анда да һәр очракта түгел, бусы алучының ни дәрәҗәдә бозыклыгы, оятсызлыгы белән бәйле. Әйтик, берәүләр кеше теленә керүдән курыкса, икенчеләр кемнедер алдый алуларын зур батырлыкка санап күкрәк киереп йөриләр.

Закон күзлегеннән караганда исә ике кешенең бу алыш-биреше «гражданлык хокук нормалары» (гражданские правовые нормы) булып санала һәм җинаять эшенә тартмый. Менә шул очракта матбугат ярдәм итә ала да инде. Әгәр кемдер бер, ике, өч кешедән генә әҗәт алып түләмәгән икән, бу очраклылык булырга мөмкин, җинаять эше ачылмый. Әмма ул 5, 10, 15 кешедән «алып торып» түләмәгән икән, монысын «аферизм» буларак бәяләргә була, РФ Җинаятьләр Кодексындагы 159нчы маддә аныкы. Ник дисәң, ул кешеләрдән акча «алып тору»ны үзенең кәсебе иткән. Ләкин хокук саклау органнарына бер генә кеше мөрәҗәгать итү сәбәпле моны белмиләр, ә матбугатта күренгәч, бу кешедән алданучылар табыла, безгә килә башлый. Ә без аларның зарларын хокук саклау органнарына юллыйбыз. Нәтиҗәдә җинаять эше һәм җәза! Бары тик кешеләрнең алдануын яшереп калдырмавы гына кирәк. Югыйсә, безнең халык кеше көлүдән оялып дәшми калырга ярата.

ЖУРНАЛИСТ ТА АЛДЫЙМЫ?

Гадәттә, матбугат кешеләргә бу уңайдан ярдәм итә. Ләкин киресенчә дә булгалый икән. Редакциягә Исламия ханым мөрәҗәгать итеп «Болгар» радиосында эшләүче коллегабыз Миләүшә Насыйбуллинаны 130 мең сум акча алып торып кире бирми йөртүен ишеткәч, ышанырга да, ышанмаска да белмәдем.

– Узган елның 26нчы октябрендә мөрәҗәгать итте ул миңа. 2нче ноябрьгә кадәр, берничә көнгә генә сорап торды, машина аласы бар икән. Мин үзем өч бала үстерүче ялгыз хатын, андый акчам юк – сеңлемнән алып тордым. Студент чактан белгән, бергә укыган танышыма ярдәм итәсем килде, – ди мөслимә ханым.

Нәтиҗәдә, ул бүген инде ярты елга якын коммуналь хезмәтләр өчен дә түли алмый – декретта утыручы сеңлесенә чит кеше өчен алып торган бурычын каплап бара. Ә Апанай мәчетенең Вәлиулла хәзрәт Якупов музеенда эшләүче кешенең хезмәт хакы бик кечкенә, аның хисабына әле өч бала укытасы, киендерәсе дә бар, үзеңне дә карарга кирәк… «Ит яхшылык – көт яманлык» гыйбарәсе тиктомалдан тумагандыр инде, Миләүшә ханым моны үз гамәле белән раслаган.

– Баштарак ул шалтыраткан саен телефонын ала, бүген-иртәгә бирергә вәгъдә итеп тынычландыра иде. Хәзер трубкасын да алмый башлады. Минем бик булдыклы, чая апам бар. Бер көнне шуның белән аның туган ягына, Әтнә районының Күшәр авылына барып кайтырга булдык. Хәлне аңлатып биргәч, әнисе елый башлады. Ул арада авыл башлыгы булып эшләүче бертуган энесе кайтып керде: «Елама әни, аның өчен йөрәгеңне бозма, беренче килүчеләр генә түгел бит инде», – ди. Шуннан гына бу хатынның әле тагын кемнәрдәндер акча алып кире бирми йөрүен аңладым. Туганнарын жәлләдем, аның аркасында алар оятлы була. Әнисе Миләүшәнең үзенә дә шалтыратты, ачуланды. «Бүген кичке сәгать алтыда бирәм», – дип җавап бирде тегесе. Ул көнне дә, башка көнне дә бирмәде. Апам аңа: «Бу акчаны ала алмасам да, бөтен дөньяга фаш итәчәкмен. Кем икәнеңне белсеннәр, башкаларга сабак булсын», – дип тә карады, юк, бирми. Инде тәмам өметемне өздем, – ди Исламия ханым.

«ҮЗЕҢ ТАПКАН КАРТАҢ…»

Инде аптырагач, Исламия Имаметдинова Казанның «Вишневский» полиция бүлекчәсенә ярдәм сорап гариза да язып карый. Ләкин аның гаризасы буенча җинаять эше ачудан баш тарталар. Чөнки ике кешенең алыш-бирешен закон гражданлык хокук нормалары буларак бәяли. Гади генә итеп әйткәндә: үзең бирдең – үзең ал!

Бары шуннан соң гына редакциягә мөрәҗәгать итте ул. Мин исә «Болгар» радиосында халыкка яңалыклар ирештерүче Миләүшә Насыйбуллинаның яманатын чыгарганчы, башта аның эшендәге җитәкчелекләре белән сөйләшеп карарга булдым. Бәлки аларны тыңлар дип «Болгар» радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттем. Баксаң, Миләүшә ханымның бу «эшчәнлеге» хезмәт урынында билгеле икән.

– Радиода алып барган эше буенча аңа бер дәгъвабыз да юк, ә инде эштән тыш нишләп йөрүенә без кысыла алмыйбыз, – дип шәрехләде Илнур әфәнде.

Җитәкче дөрес әйтә, әлбәттә, әмма Миләүшә ханым бит милләтнең йөзе булган матбугат чараларының берсендә эшли һәм аның имиджына тап төшерә кебек… Ә хезмәт килешүе буенча бер генә хезмәткәр дә үзе эшләгән оешмага зыян салырга тиеш түгел. Димәк, Илнур әфәндегә бу хезмәткәренә карата бераз административ чаралар кулланып алса да буладыр… Хәер, анысын үзе карар тагын, минем әйтүем дөрес булсын. Шулай ук укучыларыбыз да, кемгә акча бирмәскә икәнен белеп торсыннар. Бәлки әле арагызда бу ханымнан зыян күрүчеләр дә бардыр. Андыйлар редакциягә мөрәҗәгать итсә әйбәт булыр, әгәр берничә кеше җыелып полициягә шикаять язса, бу эшне гражданлык хокук нормаларыннан җинаять эше яссылыгына күчереп булмасмы икән. Бәлки шул очракта әҗәтләрен түли башлар иде.

Минем радио җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүем бөтенләй эзсез узмаган булса кирәк, Миләүшә Насыйбуллина Исламия ханымны телефон аша гына гаепләп алган.

– Миңа шалтыратып үпкә белдерде: «Бөтен дөньяга яманатымны чыгардың инде», – ди. Нишлим икән? – дип минем белән элемтәгә чыкты ул.

Ә менә минем белән элемтәгә чыгуны кирәксенмәде хөрмәтле вә гыйззәтле Миләүшә ханым. Югыйсә ике телефонына, эшенә ничә тапкыр шалтыраттым – тотып булмый гына бит. Югыйсә, исән-сау икәне дә мәгълүм – радиодан тавышы ишетелгәләп тора.

БИРӘМ, НИК БИРМИМ ДИ?!.

Бер айдан артык эзләгәч, ниһаять таптым мин аны. Ул кичне «Болгар» радиосында яңалыклар укый – кизү тора иде Миләүшә ханым. Телефоннан шалтыратмый гына редакциябез хезмәткәре (шаһитлар кирәк бит) Эльвира Фатыйхова белән радионың сак бүлмәсенә барып кердек, эчке телефоннан шалтыратып үзен эзләп таптык. Ләкин, никтер, телефонны үзе алса да: «Миләүшә чыгып китте әле, ә аны кем сорый?» – дигән булды. Ләкин яңа гына радиодан тыңлагач, тавышын таныган идем, кемлегемне әйттем һәм ул безне бүлмәсенә чакырды. Әле анда да эшнең нидә икәнен «аңламый» азапланды. Бары Исламия ханымның исемен әйткәч кенә төшенде. Мөгаен, минем бары шул очрак буенча гына килүемә сөенгәндер…

– Минем ул акчам бар һәм аны бирергә дә җыенам. Тик үзен күрәсе килмәү генә тоткарлап торды. Чөнки ул мине әнием белән ызгыштырды. Аның авылга кайтып гауга чыгарып йөрүеннән соң ике ай аралашмадык. Ә ул гаиләмне, туганнарымны борчуга салганнан соң, туп-туры монда – радиога кайтып төште, – ди Миләүшә ханым, тик әҗәтен ике сәгатьтән бирергә вәгъдә иткәнен генә әйтми.

– Мин инде аңа ул акчаны ике тапкыр бирмәкче булдым. Берсендә Мисырга киткән иде, икенчесендә «Ләлә» кафесына чакырдым – килмәде. Акчам бар, менә 2нче ноябрьдә, бирер вакытым җиткәнгә бер ел була, шул көнне бирәм. Бу мәкаләне язып тормасаң әйбәтрәк булыр иде, – дип безне озатып, үзе яңалыклар укырга студиягә кереп китте Миләүшә ханым.

Никадәр генә матур сөйләсә дә, мин аның 2нче ноябрьдә әҗәтен бирәчәгенә ышанмадым. Шуңа да, бу мәкаләне 30нчы октябрьдә – очрашуыбызның икенче көнендә үк язып куйдым. Әгәр әҗәтен түләсә, язмам шул килеш калыр һәм миңа кешегә ышанмавым өчен җәза булыр – артык эш эшләрмен, дигән фикердә идем. Күрәсез, мәкалә дөнья күрде…

АЛАЙ ТҮГЕЛ!

Бу әңгәмәдән соң Исламия ханымга шалтыратып та шәрехләү үтендем.

– Әйе, ул миңа: «Әҗәтеңне түлим, кайчан кайтасың?» – дигән электрон хатлар язып ятты, ә Мисырдан кайткач телефонны алмады. Шулай ук «Ләлә» кафесына чакырды, ә мин аның кайдалыгын белмичә «Мәрҗани» кафесына чакырып яздым, үзем сыйлыйм дидем. Ул һаман «Ләлә»гә килергә кушкач: «Килдем, син кайда?» – дип СМС җибәрдем. Чөнки инде аның анда югын да, алдавын да белә идем. Шуннан соң Миләүшәмнең телефоны сүнде… Ул мине бик озак алдап йөрде инде, «бүген-иртәгә»ләрне күп ишеттем мин, – диде Исламия ханым.

Бу ике хатын-кызның берсе миңа коллега, заманында «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә бер вакытта эшләп йөргән хезмәттәш. Икенчесе – Ислам дине кануннары буенча яшәүче мөслимә. Икесе дә диндар балалар тәрбияләүче аналар… Кайсын яклап сүз әйтим дә, кайсын гаеплим? Әмма бу вәзгыятьтә берәү гаепле бит инде! Никадәр генә теләмәсәм дә, гаеп Миләүшә ханымда булып чыга. Чөнки ул әҗәтен вәгъдә биргән көнендә түләмәде. Иң яманы – аның әле тагын башка кешеләргә дә байтак әҗәте бар икән дигән хәбәрләр алынды. Монысы ни дәрәҗәдә хактыр, әлегә әйтә алмыйм. Әмма зыян күрүчеләр булса, редакциягә мөрәҗәгать итәрсез…

Искәндәр СИРАҖИ.

  Әҗәтле үлмәс – көн дә күрмәс..., 4.6 out of 5 based on 9 ratings

Комментарии