Ялганчы сәясәт…

Ялганчы сәясәт…

Күз алдына китерегез: ниндидер бер үзенең сайлау алды программасында тәмәке, аракыга бәя күтәрергә вәгъдә итте ди. Бу кайчан да булса Русиядә властька килә алыр идеме? Ярты иле исерек, халкы балалар бакчасыннан ук тәмәке тартырга өйрәнгән илдә юк, әлбәттә. Шуңа да власть бу эшләрне вәгъдә бирми генә эшләде: аракының бәясе иң арзаны 125 сумга кадәр үсте, ел азагынача тәмәкенең бер кабы тагын 5-6 сумга кадәр кыйммәтләнер дип көтелә. Чөнки бу төр продукциягә акциз салымнары үсә.

Мин үзем эчмим, әмма паровоз урынына пошкыртам. Ничек уйлыйсыз, бу бәя күтәрелүләр миңа тартуны ташлатачакмы? «Шахта» көендәге сүзләр белән җавап бирәм:

«Гомерем булып, таш басмаса,

Ташламам, җанкисәгем…»

Әллә минем күрше Аркаша аракы кыйммәтләнде дип эчүен ташлармы? Юк, бары тик өенә акчаны кимрәк кенә кайтара башлаячак, болай да очын-очка көчкә ялгаган гаиләсенең мохтаҗлыгы тагын да артачак. Шуңа күрә хөкүмәтнең «зыянлы» продукциягә бәяләр күтәреп, безнең сәламәтлегебезне кайгыртуына ышанасы килми. Ул акциз салымнарын арттырып, казнага акча җыю хакында уйлый. Хәтта юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны дистәләгән тапкыр күтәрү дә безнең куркынычсызлыкны кайгырту өчен түгел – казнаны тулыландыру өчен. Чөнки елның беренче көнендә Русия икътисадына бюджетта дефицит (акча җитмәү) бер процентны гына тәшкил итсә дә, куркыныч, ди белгечләр. Ә дефицит әле ел башында ук дүрт процент иде. Әгәр нефть бәяләренең төшеп алуын истә тотсаң, бу кытлык тагын да үскәндер дип уйлыйм.

«» дә, В. Путин да властька килер алдыннан шактый вәгъдәләр бирде. Имеш, минималь хезмәт хакы күләмен, пенсияләрне һәм тагын әллә нәрсәләрне арттыралар. Ләкин арттыру өчен бит акча кирәк, нефть бәяләре шактый тотрыксыз. Димәк, казнага керем ким. Бөтенесен үк булмаса да, вәгъдәләрнең бер өлешен үтәргә кирәк, югыйсә, халыкта ризасызлык туарга мөмкин. Шуның өчен Үзәк банк долларның үсешен тотып тормый башлады, инфляциягә юл ачты. Ә инде акчаның арзанаюын күргән монополияләр тиз генә бәя күтәреп куйдылар. Газ бәясе 15%ка үсте, утка, суга, канализациягә бәяләр уртача 6%ка артты. Ә сентябрьдә тагын бер тапкыр күтәреләчәк. Шулай итеп, пенсияләр һәм хезмәт хакларының үскән өлешен коммуналь түләүләр «ашап бетерәчәк». Бер яктан караганда, дәүләт вәгъдәләрен үтәде кебек, икенче яктан карасаң, халык яхшырак яши башламады.

Хөкүмәт исә безне Европадагы бәяләр белән тынычландыра. Германиядә электр энергиясенең бер киловатты өчен безнең акча белән исәпләгәндә, 25 сум 75 тиен, Италиядә 34 сум 79 тиен түлиләр. Ләкин хөкүмәт Германиядә уртача хезмәт хакын әйтеп торуны кирәксенми. Ул исә анда безнең акчага күчергәч, аена 125 мең сум килеп чыга, Италиядә кризис булса да, 96 мең сум алалар. Русиядә исә алдап-йолдап 26 мең сум дип күрсәтәләр, чынлыкта ул күпкә кимрәк. Хәер, анысын үзегез дә беләсез.

Без бүген электр өчен киловаттына 3,5-4 сум түлибез. Әмма хезмәт хаклары белән чагыштырып исәпләгәндә, процентлап исәпләсәң, нимес һәм итальяннардан күбрәк килеп чыга. Ә бит шул ук электр энергиясен, газны бездән сатып алалар. Эш шуңа барып җитте ки, Русия газы ил эчендә Европага караганда кыйммәтрәк йөри башлады. Ни өченме? Тагын шул казнаны тулыландыру өчен. Ә казнаны ник тулыландырырга кирәк? Безгә хезмәт хакларын, пенсияләрне арттыру өчен… Кыскасы, түгәрәк эчендә әйләнеп йөрү килеп чыга: акчабыз артканга карап, барыбер игелеген күрә алмыйбыз – коммуналь түләүләр «ашап бетерә», хөкүмәт исә вәгъдәсен үтәмәсә дә, үтәгән булып чыга…

Ялганнар иленең алдакчы сәясәте! Власть үзен яраттыру өчен үти алмастай вәгъдәләр бирә дә, беренче чиратта бирмәгән вәгъдәләрен үти – бәяләрне күтәрә, безне талап, акча таба, аннан соң бирелгәннәрен үти башлый…

Кызык сәясәт, хәтта бер яртысыз аңларлык та түгел. Бары тик ай саен почта әрҗәсенә килгән түләү кәгазе генә нәрсәдер аңлата һәм әле генә тавыш биргән ил җитәкчеләренә булган мәхәббәтне киметә.

Искәндәр СИРАҖИ.

Ялганчы сәясәт... , 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии