ХАКИМИЯТ ҺӨҖҮМГӘ КҮЧТЕ

ХАКИМИЯТ ҺӨҖҮМГӘ КҮЧТЕ

Бөтен хакимиятләрнең дә иң зур хыялы – карусыз коллар белән идарә итү. Бу хакта әйткәнем бар иде инде. Рәхәт бит – теләсә нинди закон яки карар чыгар, азык-төлек һәм торак коммуналь хуҗалык түләүләрен күтәр – каршы дәшүче матбугат чарасы, мәйданнарга ризасызлык белдереп плакат тотып чыккан кеше юк…

Әмма алай гына булмый шул, һәрчак үзенең һәм ватандашларының хокукларын яклап сүз әйтүче дә, халыкны мәйданнарга алып чыгып хакимиятнең тынычлыгын алучы да табыла. Ләкин мондыйларга тынычлап яшәргә бирмиләр.

Соцпроф профсоюзлары рәисе Сергей Ромадановскийны гына алып карыйк. Бик күпләргә ярдәм итте ул. Үземә аның белән Лаеш һәм Спас районнарында эшмәкәрләрне яклап, Казандагы тулай торакларда көн күрүчеләрне куылудан саклап йөрергә туры килде… Кайчакта миссиябез уңышлы узды, кайчакта ярдәм итеп булмады. Казандагы сүтелгән таунхауслар шул җиңелүләребезнең иң ачысыдыр, мөгаен… («ТҮРӘЛӘР ТИЛЕЛЕГЕМЕ, әллә мәнфәгатеме?» (№20, 22 май, 2013 ел), «ТҮРӘЛӘР ТИЛЕЛЕГЕ –2» №22 (5 июнь). Монда үзенең бөтен көчен кулланды, кешеләр мәнфәгатенә төкереп булса да, сүзен сүз итте. Ләкин аның өчен бу җиңү түгел, ә хурлыклы сәхифәләр. Чөнки бу эшнең нәтиҗәсе буларак карт-корылар, бала-чагалар, очын-очка көчкә ялгап арзанлы таунхауслар сатып алу бәхетенә ирешкән кешеләр урамда калды. органнары кешеләрнең торакка булган конституцион хокукларын якларга, аларны йорт-җирле итү өчен армый-талмый эшләргә тиеш. Һәр түрәнең изге бурычы – гражданнарның хокукларын яклау дип беләм. Ләкин хакимиятендә бу хакта белмиләр бугай. Чөнки Казанның Кызыл Химиклар урамындагы таунхаусларны сүткәндә анда фатир алучыларның үзләрен гаепләделәр. Янәсе, арзанга кызыгып сатып алгансыз икән, үзегез гаепле! Ахмак сүзләр дияр идем. Алайса, хакимият үзе шундый арзанлы йортлар төзесен дә, халыкка сатсын. Таунхаусларның бер квадрат метрының үзкыйммәте җиренә карап 15-18 мең сумга гына төшә икән, күп катлы йортларныкы тагын да арзанракка чыгарга тиеш бит. Ник алай гына сатмыйлар? Шул-шул, бездә кешеләр турында түгел, үз кесәләре хакында күбрәк уйлыйлар. Шуңа да закондагы тишек-тошыкларны эзләп табучы, аларны үз мәнфәгатьләрендә куллана белүче төзүчеләр табыла. Болар арзанлы төзелештән, арзанлы фатирлардан тиз генә акча эшләп алалар. Һәм аларның бу омтылышлары законлы табыш алуны тыймый. Ә бу очракта алар закондагы һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге тишек-тошыкларны үз мәнфәгатьләрендә, закон бозмый диярлек файдаланалар. Шул ук вакытта гади халыкка да файда китерәләр – арзанлы торак саталар…

Шуңа күрә, хакимияткә инде төзелгән йортларны сүтү, җимерү хакында уйларга да ярамый, аларны тиз арада рәсмиләштерергә һәм моннан соң төзеләчәк таунхаусларга карата яңа кануни шартлар куярга кирәк. Белүемчә, хакимият бүгенге көнгә 82 таунхаусны сүтү хакында сүз алып бара. Ә бит аларның һәркайсында 10ар гына фатир булса да, бу 820 гаиләне урамга куып чыгару дигән сүз! Әгәр һәр гаиләдә уртача дүрт кенә кеше булса да, 3 мең 280 кешедән бомж ясау була. Шушыны күрә торып, мин авызыма су кабыйммы?! Сергей Ромадановский дәшмәсен, халыкны үз-үзен якларга урамга чыгарсынмы?! Юк, алай була алмый – кемдер язарга, кычкырырга, көрәшергә тиеш.

Ләкин хакимият үзенә каршы көрәшүчеләрне яратмый, аларны төрлечә туктатырга, буйсындырырга омтыла. Башта бу кешеләрне үз кул асларындагы матбугат аша пычратырга телиләр. Әнә бит, Сергей Ромадановский хакында нәрсәләр язып чыктылар. Янәсе, ул бары тик үз файдасын гына эзләп йөри, кешеләр хакында уйламый. Имеш, ул бандит, суд приставларын кыйнаган, берсен киеменнән эләктереп җирдән өстерәп йөргән, аты-юлы белән сүгенгән…

Аты-юлы белән сүгенүдән тыш бөтенесе ялган! Бу мәкаләләр яки хакимият заказы белән, яки хакимияткә тәлинкә тотучы ялагай каләм кыштырдатучылар (аларны журналистлар дия алмыйм) тарафыннан сырланган. Әле видеоязмалар була торып ялганлыйлар бит! Язмада Сергей Ромадановскийның суд приставларын документ күрсәтми торып кертмәскә тырышуы күренә. Приставлар аңа һөҗүм итә, ул саклана… Ләкин хакимият кушкач, бу саклануны да «һөҗүм» итеп күрсәтергә тырышучы мәхлүкләр бар. Гомумән, ул көнне Сергей Ромадановскийны кыйнадылар, дистәләп тапкыр электрошокер белән ток суктырган тавыш ишетелде. Ә бит аның бер тапкыры да кешене каршылык күрсәтү сәләтеннән мәхрүм итә, артык кылану ник кирәк иде? Монысын инде «вәкаләтләр арттыру» дип бәяләргә була. Әллә махсус заказ буенча «акылга» утыртумы?

Ярар, Ромадановскийны кыйнаулары аңлашыла: заказ булырга, башкаларны куркытырга тырышу булырга мөмкин. Ә менә 23 яшьлек Руслан Мөхәммәтшинны ник кыйнарга иде? Ул бит каршылык күрсәтмәде, үз өе янында тик торды. Аны исә шул ук электрошокер белән «сыйлап» җиргә сузып салдылар, берсе аягы белән башына басты, соңыннан бер кабыргасын сындырулары да мәгълүм булды.

Бу кыйнаулары өчен суд приставлары җавап тотарлар дип уйлыйсызмы? Юк, кыйналучыларның үзләрен гаепле итеп калдырмакчылар. Сергей белән Русланны 5 июнь көнне камерага ябып куеп бер тәүлектән артык тоттылар, суд карары белән генә «җинаять эшен» тикшерү барышында өйләренә җибәрделәр. Ярый, Ромадановскийга эш кузгатуны аңлыйм – ул аты-юлы белән сүгенгән. Ләкин бу административ эш кенә бит! Ә менә тиктомалдан Русланны кыйнадылар да, хәзер үз җинаятьләрен яшерү өчен аңа карата җинаять эше ачалармы? Гомумән, 30лап приставка каршы ике кечкенә генә (алар чынлап та кечкенә буйлы) кеше нишли ала? Нинди приставларны кыйнау, нинди каршылык?!

Гомумән, бу «җинаять эше» заказга тарта. Чөнки бик тиз генә башлап җибәрелде, бик тиз генә кулга алу, ябып кую, суд залына алып барулар булды. Гадәттә, мондый маддә буенча тикшерү барышында ябу-япмауны суд аша хәл итеп, 48 сәгатькә камерага ябып тормыйлар. Әгәр куркытырга теләсәләр генә «спектакль» уйныйлар. Ә монда куркытырга теләү күренеп тора. Чөнки Сергей Ромадановскийны тикшерүче янына чакырыр алдыннан гына аннан 11нче июнь көнне, көндезге 11 сәгатьтә Г.Камал каршындагы мәйданда «Коррупциягә һәм Метшинга каршы» дигән митингын үткәрмәүне үтенгәннәр. Ләкин, ул үткәрергә булган, шуңа күрә куркытып алырга уйлаганнар булса кирәк…

Куркытуның тагын бер формасы – аның дусларын полициягә чакырып сорау алу. Югыйсә, алар бит бу эштә катнашмаган, вакыйгалар булган җиргә бармаган. Ник бәйләнәләр? Куркыту өчен! Ник үзләрен суд приставлары дип игълан итүчеләр Ромадановскийның дусларының ишеген шакый, ачуны таләп итеп йөриләр? Югыйсә, бу дусларны дәүләткә дә, банкларга да, башка берәүгә дә әҗәтләре юк, аларга карата «суд карары үтәү» эше ачылмаган… Мөгаен, монысы да куркыту өчен эшләнәдер дип уйлыйм, юкса, кирәк вакытта суд приставларыннан суд карарын үтәтеп булмый, эш күплегенә сылтыйлар, ә монда вакыт та, көч тә табалар…

Иң хәтәре, югарыдан катгый рәвештә теге яки бу карарны үтәргә әмер бирелгән икән, приставлар аны барыбер үтәячәк. Законлы-законсызлыкка да карап тормаячаклар. Моны расларлык дәлилебез дә бар.

Интернет сәхифәләрдә «Безнең гәҗит»не шикле эшне яклауда гаепләргә маташучылар булды. Әмма без хакыйкатьтән тайпылмадык. Чөнки закон бар һәм ул безне якларга, дөрес юлны күрсәтергә тиеш. Бары законнар эшләгәндә генә кешеләрнең хокуклары бозылмас. Ә бу юлы суд приставлары законны боздылар дип уйлыйм. Ник дисәң, алар 31нче май көнне иртәнге сәгать 6да ук килеп эшләрен башлап җибәрде. Әмма шушы ук көнне Казанның Вахитов районы судында Федераль судья С.А.Всеволодов төзүче Ольга Варисованың үтенечен карарга тиеш иде. Аның буенча, суд приставларының 2013нче елның 7нче маенда башланган җимерү эшләре законсыз дип табылды, ләкин инде эш узган, экскаватор бу карар чыккан вакытка Кызыл химиклар урамындагы йортны сүтә башлаган, Ольга Варисованы йөрәк өянәге белән хастаханәгә алып киткәннәр иде.

Менә ни өчен Сергей Ромадановский приставларга каршы чыкты. Эш судта карала, аның карарын көтү кирәк иде. Тик көтмәделәр, кешеләрне урамда калдырдылар…

Хәзер әйтегез инде, кем монда закон бозды?! Кем закон таләп итте? «Безнең гәҗит» тә С.Ромадановский да, законлылык яклы, ләкин хакимияттәгеләргә закон таләп итүчеләр түгел, үз дигәнен эшләү, үз тавышын югалтмау кирәк. Бу максаттан таптап та китәргә мөмкиннәр. Безгә каршы нинди чаралар күрелер икән дип шикләнеп йөрим әле менә…

Хәер, хакимият үзенә каршы чыгучыларны авызлыклауның җаен таба белә ул. Аның кулында бит суд, полиция, прокуратура, федераль куркынычсызлык хезмәтләре, шул ук суд приставлары… Болар алдында гади кеше чүлдәге ком бөртегедәй бәләкәй булып кала…

Ләкин чүл ком бөртекләреннән тора һәм аның очы-кырые юк! Әгәр һәркайсыбыз үз мәнфәгатьләрен яклау юлына басса, болар үзләре үк шул ком бөртекләреннән торган чүл эчендә адашырлар… Тик дәшми генә калмаска кирәк – без бит күбәү, ә алар санаулы гына. Ни өчен әле азчылык күпчелекнең хокукын бозарга, теләсә өеннән куып чыгарырга, теләсә кыйнарга, теләсә төрмәгә тыгарга тиеш? Аз гына мәнфәгатьләрегезне бозалар дип тапсагыз да, куркып тормагыз – бөтен даирәләргә шикаять языгыз, безгә мөрәҗәгать итегез, профсоюзларны, прокуратураларны, судларны шикаятькә күмегез. Бары шул очракта гына сезне санга сугарлар…

Искәндәр СИРАЖИ.

Комментарии