НИГӘ ЯЛА ЯГАСЫЗ?

НИГӘ ЯЛА ЯГАСЫЗ?

Кайберәүләр матбугатны шәхси дошманыннан үч алу урыны итеп кулланырга тырыша. Гаделлек эзләгән булып мөрәҗәгать итә дә, кемгәдер кара яга, вакыйгаларны куертып-шомартып үз максатына бора. Ә без – халкы шактый самими. Гади кешенең кыерсытылуын белсәк сугышырга, түрә вә түрәчекләрне «эттән алып эткә салырга» һәрчак әзер. Ләкин бит әле Хакыйкать бар! Бу сүзне юкка гына баш хәрефтән язмыйм. Чөнки минем өчен ул буш сүз генә түгел. Гомумән, бөтен журналистлар өчен дә төп максат Хакыйкать, Гаделлек булырга тиеш, ә шөһрәткә омтылыш түгел. Кайбер каләмдәшләрем өчен, гади кешене яклап, берәр колхоз рәисен тотып сүгү – шөһрәткә иң кыска юл. Дөресен генә әйткәндә, шул хуҗалык рәисеннән дә югарырак үрелергә аларның ни кыюлыгы, ни белеме, ни мәгълүматы җитми. Шуңа да кыска юлны сайлыйлар – кечкенә генә дәрәҗәдәге җитәкчене тотып «манчырга»! Хаклымы ул, түгелме – монысы инде данга омтылучы өчен мөһим түгел. Чөнки аңа баш хәрефтән языла торган Хакыйкать тә, Гаделлек тә кирәкми – «кыю » даны тынгы бирми.

Әмма бит чын кыюлык бары тик дөреслек эзләгәндә генә тагыла. Кайчакта гаделлек юлында үз-үзеңне төрле гайбәтләргә дә дучар итәргә туры килә. Миңа калса, чын кыюлык та, менә шул гайбәтләрдән курыкмыйча, Хакыйкать юлыннан бару. Ә шөһрәт казану өчен теләсә кем сүзен язып, күрәләтә алдауга бару бары тик түбән җанлы ялганчылык хакында гына сөйли. Журналистикада мондый мисаллар байтак һәм бу түбән җаннар үзләрен таныганнардыр дип уйлыйм.

Кечкенә генә тиражлы бер гәҗиттәге язма әлеге мәкаләнең язылуына сәбәпче булды. Анда районы «Коммуна» хуҗалыгы һәм аның җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов хакында язылган иде. Шуңа да сүзне Хакыйкать вә Гаделлек төшенчәләреннән башладым. Чөнки бу хуҗалык белән дә, аның җитәкчесе белән дә миңа танышу насыйп булды.

Моннан ике ел чамасы элек «Коммуна» хуҗалыгы хезмәткәрләре, Черки Кильдуразы авылы халкы исеменнән шикаять алдым. Анда хуҗалык рәисе Җәүдәт Хөсәеновны эт итеп сүккәннәр, халыкны кысуда гаепләгәннәр иде. Бу кешене аңарчы бер-ике күргәнем бар иде дә аның Татарстанда иң алдынгы хуҗалык җитәкчеләренең берсе икәнен генә белә идем. Шикаять язучылар сүзенә караганда, бу алдынгылыкка ул «Сталин ысулы» белән, халыкны зар елатып ирешә икән. Инде кешеләр шулкадәр куркытылган ки, алар зарланырга да курка. Менә мин килсәм дә сүз әйтергә теләүчеләр аз булачак икән, чөнки мине таныйлар, беләләр…

Ярар, алар сүзенең хаклыгын башка кеше дә тикшерә ала бит. Әйтик, йөзе халыкка бик үк таныш булмаган яшь журналист кыз. Бу роль өчен мин Лилия Заһидуллина дигән туташны алдым да, Кильдураз ягына – Черки Кильдуразына киттем.

Лилия авыл буйлап кешеләр белән аралашып йөри, мин исә, шофер кыяфәте чыгарып, машинадан гына тыңлыйм. Урамда дистәләгән кеше белән сөйләште ул – барысы да канәгать: вакытында хезмәт хакын түли, эш бар, сорап керсәң борып чыгармый. Шул ук вакытта коры куллы булуын да искәрттеләр. «Менә мине эштән куып кайтарды. Әмма үзем гаепле идем – үпкәләмим. Бездәге халыкка каты тормасаң булмый», – диде урамда очраган бер агай. «Зарланучылармы? Әнә теге йортта тора аларның берсе. Ирле-хатынлы эленке-салынкы йөрделәр, эшкә чыксалар – чыкты, чыкмаса юк. Җәүдәт куып кайтарды да, хәзер зарланып йөриләр», – дип сөйләп китте икенче бер ханым. Кыскасы, ул көнне Җәүдәт Салих улын гаепләрдәй гөнаһлар тапмадым. Югыйсә, мин аны шактый ук «селкетү» нияте белән килгән идем бит. Әгәр бик үк начар кеше дип тапсам, хуҗалыкның күмәк җыенын җыеп, беркетмә төзеп, тавышка куеп, эшеннән алу мәсьәләсен дә күтәрү ниятем юк түгел иде.

Изображение удалено.

Ләкин авыл кешеләре белән сөйләшкәч, бераз аптырап калдым: зарланучылар юк! Димәк, мине чакыртып китерүче егетләр нәрсәдер шомарта. Үзләрен тикшерергә булдым. Баксаң, бу ирләрнең бөтенесе дә хуҗалыктан куылган икән. Берсе төзелеш материаллары урлап, әллә ничә йорт алганнан соң гына фаш ителгән һәм куылган. Бер әби минем күз алдында чыраена төкерде үзенең: «Син бит карак! Хуҗалыктан урлап яттың да, куылгач, зарланып йөрисең, тфү!» Моңа каршы егетебезнең сүзе юк иде. «Ул бит сине дә куды, ник яклыйсың?» – диебрәк ык-мык итте. «Куса, гаебем өчен куды, үзем беләм мин. Җәүдәт тиктомалга кумый!» – диде әби.

Икенчесенең хуҗалык үгезләрен суеп сатып ятканы мәгълүм булгач сөрелгән булуын белдем. Эчеп эшкә чыкмау, салган баштан техника вату ише гаепләр белән куылган халык җыелып үч алырга ниятләгән дип уйладым башта. Тик соңрак аңладым – бу егетләрнең башын югарырак торучы агайлар бутый икән бит! Үзбелдекләре белән йөрмиләр икән. Җирне Теркәүләр палатасы җитәкчесе урынбасары Фатыйх Гаязов дигәне үзе дә минем янга очрашуга килде, Җәүдәт Хөсәеновны яманлады. Шунда гына эшнең асылын аңладым: түрәләргә байлык кирәк икән ләбаса! Алар 100 миллион сумнан артык торган хуҗалыкны таратып, милеген үзләштереп кесәгә салып, җирләрен инвесторга тапшырырга хыялланалар икән бит! Шуның өчен дә авылның Җәүдәт Хөсәеновка үпкәле ирләрен җыйганнар. Аларның 3-4 ел дәшми йөргәннән соң гына телләре чишелүенең сәбәбе дә шушы коткы салучылар эше булып чыкты. Исәпли торгач чамаладым: барлыгы 18 кешедән торган оппозиция төзелгән. Әгәр гаиләләрен дә кушып санасаң, 80нән артык кеше чыга. Ләкин «Коммуна» хуҗалыгы территориясендә меңләп кеше яши, шуларны 350 тирәсе хуҗалыкта эшли, гаиләсен туендырырдай хезмәт хакы, мал-туарына ашлык, печән-салам ала. Хәзер мин үзләрен «кыерсытылган» дип санаган 80ләп кеше аркасында 900ләп кешене эшсез-ашсыз калдыруга юл куярга тиешме? Җирле түрәләрнең баерга теләве аркасында хуҗалыкны таркатканнарын, халкын инвестор агайларга «коллыкка» тапшырганнарын тыныч кына карап торырга тиешме?

Әлбәттә, бу очракта «кешеләр сүзен тыңлап, «батыр вә булдыклы журналист» исемен алу өчен Җәүдәт Хөсәеновны «фаш итеп» язып чыга, халык җыенында ялкынлы нотык сөйләп, халыкны аңа каршы тавыш бирергә котырта ала идем. Мөгаен, җирле түрә һәм түрәчекләр рәхмәт әйтер иде. Тик бу очракта Хакыйкать, Гаделлек сүзләре миңа харам булачак бит! Җыенда мин халыкны тынычланырга өндәп чыгыш ясадым, оппозициягә җирләрен үзләре теләгәнчә бүлеп алырдай мөмкинлек бирелгән беркетмә төзеттем. «Җирләребезне бирми» дип зарланучылар тынычланырга, тиз генә үз җирләрен алу эшенә керешергә тиеш иде бу очракта. Әмма бүгенгәчә берсе дә аларны алмаган һәм артыннан йөрүчеләр дә күренми. Бу исә нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирә: җирне бирми, диюләре бары тик мине үз мәнфәгатьләрендә куллану өчен сәбәп кенә булган. Чөнки беләләр: максатым – халыкны үз җиренә үзен хуҗа итеп тоярга өйрәтү. Бары чын хуҗа гына горур кеше була ала. Ә мин татарның горур булын, бай инвесторга бил бөгеп йөрмәвен телим.

Ул чакта Җәүдәт Салих улы җирен аласы килүчеләргә бар мөмкинлекне дә тудырды һәм аның белән үзенә җәлеп итте. Алай ук начар кеше түгел икән, бары тик кемнәрдер аны булганыннан артыграк каралатып күрсәтергә генә тырыша. Ә «кайбер кимчелекләре» безгә яхшы билгеле аның. Тик бит адәм баласы фәрештә була алмас. Кайсыбыз гөнаһсыз?! Гөнаһларны бәяләү Аллаһы Тәгалә вәкаләтендә икәнен онытмыйк… Әлегә исә 900ләп кешене эшле һәм ашлы итеп тора алган, хуҗалыгын таркатырга юл куймаган җитәкче. Ниндидер бәндәләр аның өстеннән хокук саклау органнарына ничәмә шикаять язды – һәр тикшерү гаеп таба алмый китә торды. Ә бит ул һаман бер үк шикаять, бары тик төрле инстанцияләргә генә җибәрелә. Тик бу тикшерүләр хуҗалык эшенә комачаулый. Димәк, бармактан суырып гаеп эзләп йөрүчеләр бөтен авылга, авылдашларына зыян сала. Ни өченме? Хуҗалыкны таркатканда үзләренә дә өлеш тиячәгенә өмет итеп. Тик өлеш булмаячак, зур түрәләр гади халык белән түгел, ә бары тик үзләреннән зурраклары белән генә бүлешә. Югыйсә, аларны кәнәфиләрендә тотмаячаклар.

Сүземне кечкенә генә бер гәҗит битләрендә чыккан мәкаләдән башлаган идем. Узган ел «Коммуна»дагы бер амбар түбәсе ишелгән булган. Безнең «батыр журналистыбыз» шуны күреп, әй сөенгән малай! Әйтерсең, бөтен хуҗалык хәрабәләр эчендә ята. Исемен әйтмәгән агайның хезмәт хакын да сораштырган, хоккей мәйданчыгына су сибәргә кышын машина бирмәүдә гаепләгән ул Җәүдәт Салих улын.

Ә менә Кильдураз урта мәктәбе директоры Әлфия Ибләминова башка фикердә.

– Без хоккей мәйданчыгына су сибәргә машина сорамадык, ә күл өстендә бозга мәйданчык ясадык. Шуңа күрә бу – ялган. Мәктәпкә ярдәм итми дию дә дөрес түгел. Үткән елларда ишекләрне хуҗалык алыштырды, канализация ясап бирде. Азык-төлек сорап кергәндә дә Җәүдәт Салих улының борып чыгарганы юк. Берәр җиргә барасы булса да автобуска ягулыкны аннан сорыйбыз. Үзара хезмәттәшлектә яшибез. Хуҗалык кирәк чакта безгә, без аңа мөрәҗәгать итәбез. Безне мәкаләгә кыстырып бер дә дөрес эшләмәгәннәр, – диде ул.

Шулай ук «авылда эш юк, яшьләр кача» дип лаф ору да дөрес түгел. Монысын бригадир Флера Шәрәфетдинова сөйләде.

– Эш күп – эшләргә кеше юк. Гауга чыгарып йөрүчеләр эшләми, ә төп халык эшли. Аптырагач, чәчүгә 25 кешене Чувашиягә барып алып кайттым, – ди ул да.

Сүзгә авыл башлыгы Мансур Җәләлетдинов кушыла:

– Өйдән өйгә йөреп 14 кешене эшкә чакырдым. Иртәгесен иртәнге алтыда паркка җыелабыз, дип килештек – берсе дә килмәде. Шушыннан соң «Җәүдәт эшләтми», – дип кычкырып йөри аламы алар? – ди ул.

– Төп халык монда Җәүдәт Салихович яклы. 14-15 кеше каршы йөргән була, әмма безнең авыллар өчен бу бик аз, биредә мең кеше яши. Урлап, эчеп, хуҗалыкны таркаткан өчен куылган кешеләргә башкалар иярмәячәк. Менә гәҗиткә ялган яздырулары күңелгә тия, – ди авыл башлыгы Мансур әфәнде.

– Эш юк, авыл бетә, дип йөрүчеләр алдаша. Мин Буадан килеп эшләп йөрим, чәчү-уру чорларында улым да кайтып эшли, хатын да килә. Акчасын вакытында түләгәч, ник эшләмәскә? Шәһәрдән килеп тә эшлим әле, – диде Хәтәм Гомәров юлда очрагач.

Фермага да сугылдым. Андагы терлекчеләр дә авылга кара ягудан канәгать түгел.

– Мин Ульян өлкәсеннән күчеп кайттым. Чөнки анда совхозыбыз таралды, ә монда гөрләп эшләп тора. Әйе, Җәүдәт кырыс, әмма эшен дә, акчасын да бирә. Теге котырып йөрүчеләр хуҗалыкны таркатса, миңа кем эш бирә, өч баламны акчасыз ничек укытам? – ди Фәридә Гафурова.

– Миңа Шамил Гомәров дигән оппозиционер әйтте: «Ник эшкә йөрисең? Ник Җәүдәт белән исәнләшәсең?» Ә ник эшләмәскә тиеш икәнен аңлатмады. Алар үзләре дә эшләми, башкаларга да эшләргә ирек бирми, – ди Владислав Степанов.

– Ул Шамил прораб иде. Җәүдәт миңа йорт ремонтларга 12 капчык цемент язып бирде. Шамилгә алырга киттем. Ә теге миннән 6 капчыкны үзенә алып калды. Хәзер Җәүдәтне сүгеп йөриме? – дип дәвам итә Фәридә Гафурова.

Хуҗалык идарәсенә Суфия Вәлиуллина да кагылып узды – туган көне икән.

– 32 ел завферма булдым. Җәүдәт белән ул институт тәмамлап кайтканнан бирле эшләдек. Талашып беткән чаклар да булды, эт итеп сүгеп тә китә иде. Әмма ул гел эш таләп итте, тиктомалга берәүне дә кумады, какмады.

Хәзерге авылдагы кара-каршылыкка эчем поша. Бер-берсен газетага яздыра-яздыра талашканчы үзара килешәсе иде бит. Аклар белән кызыллар сугыша диярсең. Җәүдәтне дә аңлыйм: хуҗалыкны сакларга тырыша, теге якка да каты бәреләсем килми, – арада якыннарым бар, – дип чыгып китте ул.

Менә мин дә шулай дим шул – яла ягып, ялган сүзне газета битләренә чыгарып йөрүчеләр дә, аларның башында торучы, хуҗалыкның байлыгына кызыгучылар да тынычлансын иде. Чөнки ничек кенә кылансалар да «Коммуна»ны бирмибез без аларга!

– Мин пенсиягә чыкканда милекне халыкка өләшеп китәм, әмма талаучыларга бирмим, – ди хуҗалык җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов үзе.

Бу сүзләрне ул инде беренче генә кабатламый һәм моңа аның хакы да бар. Мин исә үз чиратымда таларга теләүчеләрне авызлыклап тотармын. Без халык яклы, дип лаф оручылар аңласын: «халык» дигән сүз күпчелекне аңлата. 15-20 кеше исә күпчелек түгел. Вак-төяк журналистларга өч тиенлек сүзләр сөйләп, дәрәҗә күтәрергә тырышып утырасы юк. Бу мәсьәләдә килешү булмаячак! Район хакиме Рафаэль Хаҗи улы якын көннәрдә тәртипне үзе урнаштырып бетерер, безгә бүтәнчә бу темага кайтасы булмас, дип өметләнәм. Ә теге акны кара дип маташучы «батыр журналист»ны Җәүдәт Салих улы яла яккан өчен судка бирергә җыена. Һәм дөрес тә! Безнең арага андыйлар кирәкми. Беркемне дә бары тик кемнеңдер нахак сүзләренә таянып, батыр булып күренү максатыннан башка берәүне пычратырга хакы юк. Журналист өчен Хакыйкать вә гаделлек сүзләре зур хәрефтән язылырга тиеш. Гомумән, безнең район түрәләре белән дә, хуҗалык рәисләре белән дә кода-кодагый буласыбыз, бала чукындырасыбыз юк. Төп максатыбыз – гади халыкны яклау. Сез исә «Безнең гәҗит»кә язылырга онытмагыз – кирәгебез чыгуы бар…

Барыгызга да бары тик гадел гамәлләр генә юлдаш булуын теләп,

Искәндәр СИРАҖИ.

НИГӘ ЯЛА ЯГАСЫЗ? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии