- 09.10.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №40 (10 октябрь)
- Рубрика: Архив
РФ Дәүләт Думасы дәүләт эше белән шөгыльләнергә уйлыймы икән ул? Әллә соң гел күз буяу белән генә мавыгачакмы? Менә тагын яңа закон проекты белән мәшгульләр: изге җирләрне мәсхәрәләү һәм дини хисләрне мыскыллау өчен җәза әзерлиләр. Хәзер кемнеңдер «дини хисләрен мәсхәрәләсәң» 3 елга төрмәгә үк утыруың бар. Ә инде җиңелрәк җәза дигәне 300 мең сум штраф яки 200 сәгать мәҗбүри хезмәт булырга мөмкин.
Әгәр «изге җирләрне мәсхәрәләсәң», ягъни тәре кисеп, кабер ташларына свастика (читләре бөгелгән тәре рәсеме) ясап, мәчет вә чиркәү стеналарына начар сүзләр язып йөрсәң, төрмә срогы 5 елга ук тартырга, штраф 500 мең сумга үсәргә, мәҗбүри хезмәт 400 сәгать булырга ук мөмкин.
Җәзалар нәрсә өчен икәне билгеле, тик менә «мәсхәрәләү» вә «мыскыллау» терминнарын гына аңлап бетермим. Әйтик, интернетта Коръән өстенә дуңгыз мае һәм эт тизәге куелган фото тарату, «Мөселманнар сафлыгы» ише фильм төшерү, чиркәүгә кереп җырлап-биеп йөрү аңлашыла – болар Аллаһыга сәҗдә кылучыларның дини хисләрен рәнҗетә һәм бу очракта җәза тиеш. Ә менә массакүләм мәгълүмат чараларыннан «радикаль Ислам», «Исламские террористы», «мусульмане-фундаменталисты» дип сөйләп торучыларны ничек бәяләргә? Шәхсән бу сүзләр мине бик рәнҗетә, бик нык үпкәлим. Шулай ук «ваһһабчы», «сәләфит» ише ярлыклар тагучыларга да бик рәнҗим… Ә бу ярлыкны тагучылар үзләре исә минем «традицион Ислам»ның ниндилеген тасвирлавымны бик үк өнәмиләрдер дип уйлыйм… Кыскасы, әле закон кабул ителеп тә җитмәгән, ә аңлашылмаучанлыклар инде туды. Иң мөһиме, аларның безне янә төрле лагерьларга бүлгәләү куркынычы бар.
Гомумән, бу законны сүз ирегенә «чираттагы авызлык киертү» кебегрәк бәялим. Хәзер матбугатта да артык «күп сөйләп» булмаячак, шунда ук «дини хисләрне мыскыллау» дип бәяләячәкләр. Әйтик, мин берәр попның солдатларны тезеп куеп уңлы-суллы чукындыруына каршы чыктым ди. Чөнки анда мөселман егетләре дә бар, әле дин дә дәүләттән аерылган, ә армия дәүләти… Каршы чыгу өчен мең сәбәп табарга була, ләкин православ чиркәве бүген РФ дәүләт сәясәтенең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Шуңа күрә аңа каршы чыгуны «мыскыллау» дип бәяләргә дә мөмкиннәр. Бездә бит закон тәртә кебек – кая борсаң, шунда бара…
Ә менә Мәскәүдәге мәчет төзүгә каршы оештырылган митингны ничек бәяләргә? Аларның бу мәчеткә каршы чыгуы мине бик рәнҗетте. Хакимиятнең исә «бу мәчет кечкенә булачак, шуңа күрә якын-тирәдәге криминоген атмосферага йогынтысы булмаячак» дип аклануы «йөрәгемә төзәлмәс яра салды». Ничек инде мәчет «криминоген атмосферага» йогынты ясарга мөмкин? Монда турыдан-туры диярлек «мөселманнар – җинаятьче» дип әйтелде түгелме соң?! Ни өчен Мәскәү мэриясы бер дин вәкилләренең икенче дин вәкилләренә каршы чыгуына рөхсәт биргән? Димәк, хакимият мөселманга каршы булып чыга… Бу бит тагын минем дини хисләрне мәсхәрәләү! Мин салым түләп асраган чиновниклар, минем дини хисләремә төкереп бирә!!!
Күрәсез, яңа законны ничек борсаң да була һәм ул хакимиятнең үзенә каршы да, кешеләргә каршы да эшләячәк. Гомумән, бүгенге көнгә кадәр мондый законга ихтыяҗ юк иде әле. Әнә бит, «Пусси Райот»ны ул законсыз да утыртып куйдылар. Бездә болай да «хулиганлык», «динара низаг чыгару» ише кануннар эшләп килә инде, алар практикада да кулланыла. Яңа закон нәрсәгә хаҗәт? Миңа калса, бу законны «Пусси Райот»ны төрмәгә утыртуларын аклау өчен уйлап таптылар. Имеш, безне – диндарларны яклыйлар. Юк, үзләренең бик үк акыллы булмаган гамәлләрен яңа закон шаукымы артында яшереп калдырмакчы, безгә чираттагы авызлык киертмәкче булалар. Иманлы бәндә болай да башкаларның динен мәсхәрәләми ул, дәлил белән аңлата. Яңа закон исә, дәлилләрне дә «мыскыллау» дип бәяләүгә китерергә мөмкин. Бу закон нигезендә мәчеттәге вәгазь сөйләүче имамны да «мөшрикләр» сүзе өчен генә дә төрмәгә тыгарга булачак. Тагын бер гайканы төбенә кадәр кысып бордылармы?
Искәндәр СИРАҖИ.
Тагын кирәксез закон! ,

Комментарии