ДОЛЛАРЫҢ КҮПМЕ ТОРА?

ДОЛЛАРЫҢ КҮПМЕ ТОРА?

Әгәр дә Федерациясенең Финанслар министры инфляция юк, «рубль» арзанаймый дип антлар эчә икән, димәк озакламый үсәчәк һәм безнең сумнарның бәясе шактый төшәчәк. Бу сынамышның хаклыгын инде күп еллар буе әллә ничә министрда сынап караганым бар. Әле язын гына, 29 сум чамасы торганда, финанслар министры Антон Силуанов рубльнең иллә дә тотрыклы булуын һәм түбән тәгәрәргә җыенмавын да раслап маташты, акчаларыбызны нәкъ менә Русия сумнарында сакларга киңәш итте. Янәсе, бүген үзе аңлаешсыз халәттә, ә еврозона шактый тотрыксыз. Шуңа да иң шәбе урыс акчасы…

Белмим, халык моңа ышангандырмы, әмма мин саклардай акчам булмау сәбәпле, кирәге чыга калса гына дип бераз доллар сатып алып куярга ниятләгән идем. Әмма, әллә артык акча, әллә вакыт булмады – долларлар алынмый калды. Ә узган атнада миңа кичекмәстән ким дигәндә 300 доллар (күбрәк булса, тагын да шәп) кирәклеге мәгълүм булды. Чөнки күптәнге хыялымны тормышка ашырырга – уразаны Мәккәдә тотарга мөмкинлек туды. Аллаһы боерса, 9 июль көнне гомрә хаҗына очармын дип, банкка киттем. Баксаң, мин 29 сум дип йөргән доллар 33 сум тора икән инде. Сынамышым тагын дөрес булып чыкты. Нишлим, 500 долларны дүртәр сумга кыйммәтрәккә алып чыктым. Ягъни, мин көткәннән 2 мең сумга артыграк түләдем. Үзем эчтән Финанс министры Антон Силуановны сүгәм. Чөнки әле ул яңа гына долларның август аенда 1-2 сумга үсәргә мөмкинлеген хәбәр иткән иде – биш көн эчендә ул 4 сумга үсте. Димәк, август аена 34-35 сумлык доллар белән керү мөмкинлегебез бар…

Хәер, августта илдә гел доллар белән бәйле дулкынланулар булып ала инде ул. Әгәр хәтерегездә булса, 1998нче елда ул дүрт тапкырга кыйммәтләнде. 2008нче елда 30 процентка артты… Болай да, ел саен җәен доллар үсеп тора. Ял итүчеләрнең чит илләргә китү өчен күпләп сатып алуы тиенләп булса да, бәя өстәми калмый.

Ә хөкүмәт өчен долларның кыйммәтләнүе, сумның бераз арзанаюы файдага гына. Аның бит халыкка биргән вәгъдәләрен үтисе бар, моның өчен исә акча кирәк. Доллар түгел – сумнар кирәк. Әгәр без нефть һәм газны кыйммәтле доллар һәм еврога (бүген 43 сум) сатабыз икән, социаль программаларны бит үзебезнең акчага үтибез. Димәк, бу валюталарның үсеп, үзебезнең сумның бераз кимеп китүе шушы вәгъдәләрне үтәү өчен кирәк. Нефт һәм газ сатучылар салымнарын доллар бәясеннән чыгып сумнарда түлиләр. Димәк, казнага тотрыксыз, «агач» булса да, акча күбрәк керә. Кремльгә бүген сыйфат түгел, сан кирәк. Әгәр бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын, пенсионерларга пенсияләрен күтәрү вәгъдә ителеп тә үтәлмәсә, Путинга халыкның болай да кимегән ышанычы тагын да бетә. Ә ул моңа юл куя алмый. Димәк, әйткәнен үтәргә туры килә. Моңа исә бары доллар һәм евроны күтәреп, сумны арзанайтып кына ирешеп була. Финанс министры Антон Силуановның августта доллар 12 сумга үсәчәген игълан итүе дә юкка гына түгел – доллар бүген үк үсә башласын өчен кирәк иде. Хәзер инде Путинга нефть бәяләре төшмәсен дип дога кыласы гына кала. Әгәр газ һәм нефть арзанайса, ул доллар белән евро кыйммәтләндереп кенә вәгъдә үти алмаячак…

Хәер, әлегә илнең «стабильлек фонды» бар бит. Быел аны башлап җибәрергә уйлыйлар. Ул исә доллар һәм евролата саклана, ә ил эчендә сумнар кирәк. Әгәр Русия базарга миллиардлаган валюта чыгарып рубль сатып ала икән, рубль ныгый, ә доллар белән евро кире үз дәрәҗәсенә кайта һәм уртача 30-40 сум тирәсе тора. Русия икътисады өчен нәкъ менә шушы бәяләр кулай санала, халык өчен исә бу валюталар никадәр арзан булса, шулкадәр шәбрәк. Чөнки Русиядә 50 проценттан артык товарлар чит илдән кергән. Әгәр доллар һәм евро арзан икән, алар да арзаная дигән сүз. Тик монысы инде җирле җитештерүчене бөлдерүгә китерәчәк. Шуңа күрә, 30-40 сумлык доллар һәм евро безгә иң кулае. Тик бу бәяләрне халыкны алдау инструменты итеп кулланулары гына ачуны китерә.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии