ПЕДОФИЛЛАР ЙӨРИ ТӨРКЕМ-ТӨРКЕМ…

ПЕДОФИЛЛАР ЙӨРИ ТӨРКЕМ-ТӨРКЕМ…

Узган ел азагы, быелгы елның башы балалар көчләүче педофиллар кылган җинаятьләргә бай булды. Кыска гына вакыт аралыгында моның кадәр күп балалар көчләнүен һәм үтерелүен беренче күрәм. Бәндәнең азынуы хәттин ашты!!! Хәтта руханилар да балалар белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнәләр. Рим Папасына соңгы елларда гына да католик чиркәү әһелләренең бу гөнаһка батуы хакында дүрт меңләп шикаять килә. Коточкыч хәл! Дин әһелләре үзләре үк нинди пычракка батканнар. Ярый әле безнең мөселман имамнарының мондый түбәнлеккә төшкәне юк, Аллага шөкер!

Ә менә мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга шушы көннәрдә генә берәү бәйләнгән, пычрак тәкъдимнәр ясаган. Бу кешенең исем-фамилиясе, затлы машинасының маркасы һәм номеры, өй адресы да билгеле. Тик безнең сөекле хокук саклау органнарыбыз аны иректә калдыруны мәгъкульрәк күрә. Янәсе, дәлилләр җитми.

Мин сезгә булган кадәр дәлилләремне китерәм, инде аларның шикле бәндәне кулга алу өчен җитәрлекме, эшләмичә йөриме икәнен үзегез чамаларсыз…

АЙКИДО АЛЫМЫ

7нче март, кичке сәгать алтынчылар тирәсе, Казан читендәге Петровский бистәсе, 14 яшьлек Әхмәд (исеме үзгәртелде) айкидо буенча тренировкага бару өчен автобус тукталышына чыгып баса. Башкаланың Татарстан урамындагы мәктәбенәбарып җитү җиңел түгел – Петровский белән Тынычлык (Мирный) бистәләре арасында автобус сирәк йөри, әмма кайчакта якын-тирәдә яшәүчеләр тукталышта торучыларны шәһәргә кадәр алып баралар. Бу юлы Әхмәдкә бәхет елмая – әвен кадәр «Ситроен» машинасы килеп туктый. Таныш булмаган абзый малайны Мирныйга кадәр утыртып барырга тәкъдим итә, ә ул салонга кереп утыргач, никтер, ишекләрне бикләүче төймәгә басып ала. Ләкин Әхмәд моңа игътибар итеп тормый. Бары тик абзый җенси темаларга шаярта, тезләренә кулын сала башлагач кына шикләнә башлый һәм ишекне ачып сикереп төшеп калмакчы була. Әмма ишекләр бикле, аны хуҗа төймәгә басып үзе генә ачтыра ала. Ул исә ачу түгел, машинасын кире бора: «Өйдә әйберем онытылып калган, кайтып алырга туры килә. Курыкма, мин сине шәһәргә кадәр үзем илтеп куям», – дип аңлата ул бу гамәлен.

Бу урында бераз аңлатып узу кирәктер. Петровский бистәсе икегә бүленгән. Берсе – борынгыдан ук калган авылдан үсеп чыккан, икенчесе Яңа Петровский буларак искесенең каршысына ук төзеп куелды. Анысының исемен күптән түгел генә «Солнечный» дип үзгәрттеләр. Ничек инде бер сутый җире 350 мең сумлык, бик бай кешеләрнең затлы ташпулатларыннан гына торган «яңа урыслар» бистәсе «Иске Петровский» ише исем йөртә алсын?! Әлбәттә, «Кояшлы» һәм башка берничек тә түгел!!!

Менә шушы «Кояшлы» бистәсенең Почмак (Угловая) урамындагы бер ташпулатка алып килә дә инде таныш булмаган агай Әхмәдне. Машинадан чыгып тормыйча пульттан гына капкаларны ачтырып эчкә уза, яңадан төймәгә басып бикләп тә куя. «Әйдә, минем ничек яшәгәнемне күреп чыгарсың», – дип, малайны да үзе белән алып кереп китә абзый. Ә анда кергәч, кочакламакчы, подвалга алып төшеп китмәкче була. Ләкин ул Әхмәднең айкидо буенча тренировкага баруын белми шул, яшүсмер аның кулын эләктереп ала да, артка каерып тотып капканы ачарга куша. Теге пульттагы төймәгә басып ачарга мәҗбүр була. Абзый биредә булган хәлне сөйләмәскә куша, акча тәкъдим итеп кычкырып кала, малай йөгереп чыгып китә.

Әлбәттә, Әхмәд ул көнне тренировкага барып тормый, өенә кайтып ята. Улының өйдә икәнен күреп әнисе бик аптырый, сораштыра башлый. Шуннан малай ни булганын сөйләп бирергә мәҗбүр була. Ана кеше шунда ук полициягә гариза язарга тәкъдим итә. Ләкин Әхмәд мәктәптә көләрләр дип, язудан баш тарта. Шулай итеп ул көнне -маньякка кагылышлы гауга чыкмый кала.

КИНОГА БАРЫЙК!

Ләкин бу тынычлык озак бармый, Әхмәд барыбер гариза язарга, полициягә барысын түкми-чәчми сөйләп бирергә мәҗбүр була. Чөнки инде 16нчы мартта шушы ук агай аларның гаилә дуслары Габдуллага (исеме үзгәртелде) бәйләнә.

Петровский бистәсендә башлангыч мәктәп кенә бар, ә урта мәктәпкә балалар Тынычлык бистәсенә йөреп укыйлар. Габдулла 11 яшендә генә һәм әлегә башлангычта укый. Ул көнне, иртәнге 7 сәгать 40 минутта, мәктәпкә җитәрәк үзенең «Ситроен»ында малайның юлын теге шикле бәндә бүлә: «Әйдә, бүген мәктәпкә барып торма, мин сине туңдырма, гамбургерлар ашарга, яңа фильмнар карарга чакырам», – ди таныш түгел агай.

Ләкин мөселман гаиләсендә хәләл ризык ашап үскән Габдулланы чучка итеннән ясалган гамбургер, фәхеш күрсәтүче фильмнар белән кызыктырып булмый шул. «Юк, бүген булмый, минем «Табигать белеме»ннән контроль эш эшлисем бар», – дип юлын дәвам итмәкче була ул. Әмма агай ирек бирми, тагын юлын бүлеп, машинасы белән каршына ук чыгып баса, малай кар көртләре аша сикереп узып кына качып китә ала.

Әлбәттә, инде мәктәпкә килгәч, үзе белән булган маҗараны дусларына сөйли. Янәсе, ул нинди кәттә егет, аны джипта йөрергә, туңдырма вә гамбургерлар белән сыйланып, яңа фильмнар карарга чакырдылар! Бу хакта бер классташ малае үз әнисенә, теге ана Габдулланың әнисенә сөйләп кенә бу вакыйга гаиләдә мәгълүм була. Ник дисәң, 11 яшьлек малай үзенең нинди хәтәрдән качып котылганын аңлап бетерә дә алмый.

Ә менә әнисе аңлый, тик бу очракта нишләргә генә белми. Шуңа да, ахирәтенә – Әхмәднең әнисенә шалтыратып киңәш сорый һәм мондый хәтәргә аларның гаиләсе дә юлыкканын белә. Бер-беренә уллары тарган маҗараны сөйләгәч, алар полициягә гариза язарга булалар. Теге ирнең инде Габдуллага да бәйләнүен ишеткәч, Әхмәд карышып тормый, барысын участок инспекторы Степановка сөйләп бирә. Гариза кабул итеп алына.

– Ләкин безне анда бер дә җитди кабул итмәделәр. Ниндидер тарихлар, вакыйгалар сөйләделәр. Без аларның ник үзләрен алай тотуларын аңламадык та, – диделәр миңа очрашу вакытында малайларның әниләре.

САК БУЛЫГЫЗ!

Полициягә гариза язуга карап кына Әхмәд тынычланырга җыенмый. Ул үзенең дус-ишләрен җыеп, «Кояшлы» бистәсенә китә һәм бер төркем үсмерләр урам буйлап Почмак урамында яшәүче Фәлән бәндәнең педофил булуы мөмкинлеген һәр очраган кешегә сөйләп йөриләр, аннан балаларын сакларга киңәш итәләр. Юлда очраган бер ханым бу кешенең элек тә мондый гамәле белән телгә керүен әйтә: «Күптән фаш итәргә кирәк иде инде аны, мин моны ничек эшләргә генә белми йөрдем», – ди ул.

Гомумән, Петровский бистәсендә бу бәндәнең тагын 5-6 малайга бәйләнүе хакында хәбәрләр бар. Иң кызыгы, гел малайларга гына бәйләнгән, бер генә кыз балага да нәфесен сузмаган. Маньякның да үтә бозыгы вә фәхеше бугай бу бәндә. Аның безгә яшәгән йорты адресы, йөргән машинасының маркасы һәм номеры, исем-фамилиясе, үзенең дә шактый бай булуы мәгълүм. Хәтта хатынының затлы машинада йөрүен һәм бик еш читкә китеп торуын беләбез. Ләкин аның ни белән шөгыльләнүеннән хәбәрдар түгелбез. Моны, мөгаен, полиция беләдер. Ләкин алар аны кулга алырга бик атлыгып тормыйлар.

Хәер, башта Әхмәднең әнисенә кулга алулары хакында әйтәләр, тик инде ике көннән бу адәмнең Тынычлык һәм Петровский бистәләре тукталышларында балаларны машинасына утырырга чакырып йөрүен күрәләр. Моны ишеткән ата-аналар полициягә шалтыратып аңлатма таләп итәләр. «Дәлилләрегез җитми, сез үзегез генә бит», – диләр Әхмәднең әнисенә. Моны ишетеп, Габдулланың әнисе дә полициядән үз гаризасының кайдалыгын аңлатуларын таләп итә. «Ә, әйе, сезнең гаризагыз бар», – диләр аңа. Ике баланың ата-анасы гариза яза, полиция бер генә гариза дип эшне ник кире кага? Нәрсә, педофиллыкта гаепләнүчене яклыйлармы? Әллә ике малай да мөселман гаиләләреннән булганга бу эшкә игътибар бирелмәгәнме? Бәлки хәзер мөселман балаларын Русиядә көчләргә маташырга, мыскыл итәргә, аларга төрле яман тәкъдимнәр ясарга ярыйдыр? Әтиләрен тиктомалдан ябып айлар буе төрмәдә тоталар бит, хәзер балаларыбызга да чират җиттеме? Әллә соң бу педофилия темасын бөтен Русиягә күтәреп чыгу кирәкме? Әгәр якын араларда бу бәндәне кулга алмасалар, «чүпне өйдән чыгарырга» туры киләчәк. Моны ТР Эчке Эшләр Министрлыгы белеп торсын.

Бүген ниндидер шикле кешеләр Петровский буйлап Әхмәдне эзләп йөриләр ди. Бер көнне соры төстәге «Шкода-Октавия» машинасында ике ир-ат килеп туктап Әхмәднең үзеннән үк Әхмәд кайда яшәвен сораганнар. Ул башын юләргә салып котылган, белмим дигән. Теге кешеләр аны танымыйча китеп барганнар. Ләкин икенче көнне инде ниндилеген, кемлеген белеп килгәннәр һәм машиналарына утыртып сөйләшү үткәреп алганнар. Янәсе, син кирәкмәгән җиргә кысылып йөрмә, без үзебез хәл итәрбез. Үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштыра алар. Ләкин полициядә бу кешеләрне беркем белми. Әхмәд өенә кайтып сөйләгәч, әнисе шалтыратып: «Малай янына сөйләшергә хезмәткәрләрегезне җибәрдегезме?» – дип сорый. Юк, беркем дә җибәрмәгән. Димәк, бу кешеләрне теге маньяк – педофиллыкта шикле бәндә җибәргән булып чыга түгелме? Ул бернәрсәдән курыкмый, аңа закон юкмы?

ИКЕ ТӨРЛЕ КАРАШ

2011нче елда Ютазы районында Маша булып, ир-атлар белән эчеп, кәеф-сафа корып йөрүче Мәшрәбә атлы таҗик чегәне Фәиз Садретдинов дигән тыйнак кына авыл ирен гаепләде. Янәсе, Фәиз аның 7 яшьлек кызын көчләмәкче булган. Бөтен шаһитлар ир яклы, мондый хәл булмаганын әйтеп торалар, Маша-Мәшрәбәнең кызын судта ничек сөйләргә кирәген кыйный-кыйный өйрәтүен, бу хатынның бик ышанычсыз булуын сөйлиләр… Юк, Фәиз Садретдиновны 5 елга төрмәгә утыртып куйдылар. («БГ», «Хак педофилмы, нахакмы?» (№42, 26 октябрь, 2011 ел), Эльвира ФАТЫЙХОВА.)

Ник берсен дәлилләр җитми торып та хөкем итәләр, ә икенче берәүне берьюлы ике гаилә гаепләп тә чыгарып җибәрәләр? Нәрсә, беренчесе – гади кеше, ә икенчесе акчалы булган өченме әллә? Ул бит яклаучы яллый ала, ник аның белән бәйләнеп торсыннар? Иң хәтәре, һөҗүмгә дучар булган малайларның аналары әйтүенчә, бу кешенең «җенси ихтыяҗлары» хакында полициядә беләләр булса кирәк. «Сөйләшкәндә белгәннәре ачык чагылып китте», – ди алар. Алайса, ник кулга алмыйлар? Кемне дә булса көчләп үтерүен көтәләрме? Гауганың Татарстаннан читкә чыгып, республикабызга тагын бер кара тап төшүен телиләрме? Моны мин аңлый алмыйм һәм бу сорауларымны Эчке эшләр министры Хохоринга юллыйм. Әлбәттә, шикле бәндәнең шәхси мәгълүматларын да тапшырачакмын. Тикшерсеннәр, ә гаепле булса, җәзага тартсыннар!

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии