- 09.01.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
(Бәйләнчек кеше язмалары)
(Ахыры. Башы узган санда.)
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
«Татар җыры – 2012»гә кадәр ике көн алдан Филүс Каһиров концертына барган идем. (Бу хакта якын араларда язармын әле.) Чын җырчының затлы җырларыннан соң мондагы шырдый-бырдый такмазачылар үтә мокыт булып күренде. Ичмасам, бер-ике атна вакыт узган, тәэсирләрем дә онытылмаган иде шул…
Сәхнәгә икенче бүлекнең башында ук чыккан Фирдүс Тямаев дигән «даһи талант иясе», Филүс белән чагыштырсак, ничек җырламаска кирәклекнең иң гүзәл үрнәге булып тора. Ләкин ул ир-атлар арасында «2012нче елның иң популяр җыры»н башкарган булып чыкты. Җыр дигәч тә, алай ук зурлап булмый аны үзе – такмазалар инде шунда…
«Аллар күрдем, алмадым,
Гөлләр күрдем, өзмәдем.
Агым судай гомер узды,
Узганын да сизмәдем», – дип ул, сәхнә буйлап, «лыгыр-лыгыр, дөбер-шатыр, шыгыр-шыгыр» көенә тыпырдап йөрде. Кыяфәте дә бераз кәгеп алган кебек тоелды. Әле кызып китеп, «исерек көтүче биюе»н дә башкаргалап ала. Раббым, кемнәр кулына калдырдың татар җырын?!
Эльмира Нәгыймова дигән туташ «Елның музыкаль ташкыны», имеш. Ташкын булгач ул тыелгысыз булып, ургылып чыгарга тиеш дип аңлыйм. Ә бу бәләкәй генә кызчык черки тавышы белән безелди:
«Гомер үтеп бара,
Йөрәккәем яна…»
Бишектән төшеп өлгермиләр, «гомер уза» дип моңая башлый хәзерге эстрада «йолдызлары». Гомумән, аның «гомере үтеп бару» белән «йөрәккәе яну» арасында нинди бәйләнеш барын уйласа шәбрәк булмасмы икән? Югыйсә, бу темалар икесе ике «операдан» кебек… Ташкын түгел, бәби пес иткән кечкенә тамчы гына булды бугай бу бала…
Зөфәр Билалов ел саен бер «Барс» ала. Аңа ел дәвамында бер популяр җыр җырламаса да бирәләр. Бирмисең икән, Зәйнәбе фестивальдә катнашмаска мөмкин. Зәйнәпсез фестиваль фестиваль түгел инде ул. Быел Зөфәр өчен «90нчы еллар хиты» дигән номинация уйлап тапканнар. Ярар инде, мондагы ыбыр-чыбыр арасында, белемле җырчы буларак, ул даһи булып күренә. Гәрчә, җыр сайлауда мин аның зәвыгын шул ыбыр-чыбырныкыннан өстен димәс идем. Мәгънәсезлекләрне күп җырлады инде ул да. Әмма «җырлады», тегеләр кебек «шыңшымады», бу өстенлеге бар үзе…
Алинә Сафиуллина «Телевизион тамашачы мәхәббәте»нә ирешкән диләр. Мин әйтәм: тамашачы үзе бу хакта беләме икән соң әле? Алинәне яратуын диюем…
Һәрхәлдә, Алинә миңа ошады: җырының сүзләре әйбәт, көе матур, үзе чибәр… Мондый кызга яңа туган тычкан малае зурлыгындагы гына (ул чынлап та шул чаклы) «Алтын Барс» жәл түгел… Ул авторларга рәхмәт әйтүче бердәнбер мәнле җырчы булып чыкты.
Ришат Фазлыйәхмәтов дигән моң иясе «Хит-парадлар лидеры» булып чыкты. Әгәр дөнья бетсә, бу яңалыкны белми дә үлеп китәсе икәнмен. Бу малай сәхнәдә «ак шомырт» белән «ак сирень» арасында адашып, «кайсын бүләк итәргә», кайчан кемдер «янына килергә белмичә» саташып йөрде.
Артында биеп торучы кызлар җырны булдыра алганча бизәргә тиешләр иде дә бит, әмма начар хореография аларның үзләрен үк ямьсезләп куйды.
Миңа калса, бу малайны тотып мактарлык та, салып таптарлык та түгел, тагын бераз эстрадада селкенеп йөреп карасын инде, аннары күз күрер…
Гүзәл Уразова быел икенче бәбиен табу өчен концерт сезонын да төшереп калдырды. Әмма уңган кеше уңган шул – Барс алырга килгән. Аңа «Татар радиосы»ның махсус бүләген генә булса да тапшырмый кала алмадылар. Гүзәл дә булмаса, сәхнәләрендә телгә алырдай җырчы да калмый бит.
«Иң яхшы эстрада җыр театры» Айдар Галимовныкы икән. Бу номинацияне Айдар белән Салават чиратлашып алып киләләр бугай. Чынлыкта, икесенең дә коллективлары Габделфәт Сафинныкына җитми, алай гына түгел – якын да килми…
Айдар үзе җыры белән түгел, күбрәк бер ботын мәгърипкә, икенчесен мөшриккә ерып матур позаларга басуы, хатынымны гел кызыктырып торган матур блузкалары, залдагы түрәләргә бераз «ялагайланып», ә тамашачыга үзенең «кемнәр белән дус» икәнен күрсәтеп алырга яратуы белән минем хәтердә кала.
Әле бу юлы балконда утырган Президент Миңнехановка аерым сәламнәр, аны күрергә килгәне, җыр-моң сөйгәне өчен күптин-күп, чуктин-чук рәхмәтләр әйтмәве белән аптыратып та куйды. Бәлки, Башкортстан Дәүләт Корылтае депутаты булгач, бераз горурлыгы да арта төшкәндер…
Раяз Фасыйховның «2012нче елның иң популяр җырчысы»мы, юкмы икәнен тәгаен әйтә алмыйм, әмма популярлыгы бәхәссез. Җырлавы да, җыр сайлавы да күпләр белән чагыштырганда ике-өч баш өстен. Быелгы җырының текстында бик самими, авторның көчсезлеген күрсәтә торган юллары булса да, тулаем начар дип әйтә алмыйм.
Хәния Фәрхине дә быел «кая куярга» белмәгәннәр ахры – «90нчы еллар хиты» белән генә котылдылар. Ләкин Хәния ханым киң күңелле ул, мондый ваклыклар өчен генә үпкәләп йөрүчеләрдән түгел. Гәрчә, бу бүләк белән аңа: «Синең популяр җырлар башкарыр чагың инде 90нчы елларда калды», – дигәнрәк ишарә ясадылар кебек. Мин булсам үпкәләр идем…
Хәния ханым исә безне үзенең җырлары, киемнәре, сәхнәдәге халәте белән гел «сөендереп» тора белә. Менә быел да, «кичтән ахырзаманны шәп кенә каршылаган» кыяфәте белән чыгып, узган гасырда ук җырлаган җырын тере тавышка җырлап, тамашачыга иң изге теләкләрен теләп китте…
«Халык мәхәббәте»н ир-ат җырчылар арасында кем казанганын әйтеп тору кирәк тә түгел бугай, аның Салават Фәтхетдинов икәне болай да мәгълүм. Чөнки халык Салаватны чынлап та ярата. Мөгаен, тамашачыга аның ни җырлавы да мөһим түгелдер – сәхнәдә булуы да җитә кебек. Күп еллар буена ияләнелгән инде. Аннан соң, Салаватның дикциясе «шундый шәп» ки, аның нәрсә җырлаганын тәгаен генә аңлап бетерүе дә авыр кайчакта. Быел шундый очрак булды. Мин бары тик: «Сары чәчәк көнбагышны юрамагыз сагышка», – дигәнрәк киңәшен генә аңладым һәм шуның белән дә канәгатьмен.
Үзенең сәхнә карьерасын «хатыны урынына ничек гинекологка баруын» сөйләп башлаган Салават Зәкиевич, елдан-ел аз сүзлеләнә – «профессорга» әверелә бара. Барс алгач рәхмәт сүзендә дә: «Миннән элек сөйләгән Хәния Фәрхи һәм депутат Айдар Галимов сүзләренә кушылам», – дип кенә чыгып китте. Бу тапкырлыгы залдагы халыкка да ошады…
Хатын-кызлар арасында «Халык мәхәббәте»н Зәйнәп Фәрхетдинова яулавы белән килешәм.
Зәйнәпне үзем дә бик яратам һәм татар эстрадасында иң шәп хатын-кыз җырчы дип саныйм. Тик аның да бер җитешсезлеге бар – җыр сайлауда талымсыз. Кайчакта иң мескен, булдыксыз каләм әһеле сырлаган сүзләргә язылган җырларны да башкара.
Аның каравы, быел Зәйнәпне гомерендә беренче тапкыр килешле күлмәктә күрдем. Югыйсә, башка елларда аңа теләсә-нәрсә киертеп чыгаралар иде. Әгәр киләчәктә шушы стилен сакласа, Зәйнәбебез матур да, тыйнак та күренер. Бәлки, әле җырларның да үзенә лаекларын гына башкара башлар…
Айрат Сафин дигән «илаһи моң иясе»нең «ел ачышы» икәнен белеп бик сөендем. Беренче куплетын җырларга маташканын карап торгач та: «Бу «ачыш»ыгызны «япсагыз» әйбәтрәк буласы икән», – дип игълан иттем. Тавыш юк, моң юк, зәвык юк… «Яшә җирдә эз калдырып» дигән «шедевры» вәгазьгә охшаган, бер күч «киңәшләр җыелмасы».
Ә янымдагы кешеләр бу малайны «икенче Салават» дияргә маташа. Мин Салаватка мөкиббән тамашачы түгелмен, «профессор»лыгыннан көлеп йөрим, ләкин бу малай белән чагыштырганда аны академик дип саныйм. Хәер, сәхнәдә «икенче Салават»лар күп булды инде, кайберләре оригиналның үзеннән дә уздырып «салаватланды», ләкин бүген берсе дә сәхнәдә калмады. Ә Салават Зәкиевич әле һаман да бар: яхшымы–яманмы, ул барыбер үзенчәлекле феномен булып кала бирә.
Ә бу Айрат Сафин дигәннәре җырлый белмәсә дә, инде ялагайланырга өйрәнгән. «Яшә җирдә эз калдырып» дигән җырына төшерелгән клипта Путин һәм Медведев белән Шәймиев һәм Миңнеханов, Татарстанның башка эре түрәләре мәчетләр, һәйкәлләр ача, тасмалар кисә… Бу клипның идеясе һәм җырның сүзләреннән чыгып карасаң, нәкъ алар эз калдырып яши булып чыга. Клипта, әлбәттә, «яхшы эшләр» генә күрсәтелә, «бик тирән эзләр кала». Әмма бу кешеләр әле «башка төр эз дә калдыралар» һәм болай ук ялагайлану – бик урынсыз, күңел болгаткыч төчелек. Бу клипның идеясе «Барс-Медиа»дан чыкканмы, җырларга маташучының үзеннәнме – барыбер ачу китергеч чүп!!! Монысын мин вәзгыятьне шактый яхшы белүче буларак әйтәм…
***
Әгәр дә иң соңгы булып шушы «пешмәгән» малайны һәм «төче» клипны күрсәтмәсәләр дә, тәэсирләрем болай ук начар булмас иде кебек. Ә бусы бераз калтырата ук башлады. Кемнәр кулына калды Татарның җыры һәм моңы?! Айрат Сафиннар, Индивалар, Ленар Сәйфиевләр, Эльмира Сөләймановалар, Ранил Нуриевлар, Фирдүс Тямаевлар, Ринат Рәхмәтуллиннар, Гөлназ Солтановалар, Динә һәм Рафаэль Латыйповлармы? Бу бит коточкыч мескенлек!!!
Милләт яшәсен өчен аның бөтен төр сәнгатьләре, гореф-гадәтләре, дине, әдәбияты, мәдәнияте үсештә булу шарт. Ә монда җырчыларның фамилияләрен дә татарча әйтә белмәүче алып баручылар, җырның ни икәнен дә белмәүче үзешчән «йолдызлар» милләт язмышын хәл итә. Һәр оятсызы укымый гына сәхнәгә үрмәләргә, үзен күрсәтергә тырышуы аша милли моңыбызны үтерүгә өлешен кертә. Радио-телевидение аша көн-төн яңгыраган рекламалар гына да ни татарча, ни урысча түгел. «Татар җыры – 2012»нең «ОФИЦИАЛЬ» партнерларының кемнәр булуын да ятлап бетердек. Минемчә, «РӘСМИ» дигән татарча сүз барлыгын да бу ширкәттә белмиләр, «танцеваль» музыка дип кычкырулар да, бүләк тапшыручыларның урысча сөйләшүе дә, исем фамилияләрне урысчалату да, кемнең ничектер, минем колагымны өтә. Әле бу көнгә кадәр «Барс-Медиа» болай ук кыланмады, сәхнәдә чын җыр башкарырдай җырчылар күбрәк була иде. Бер тапкыр да моның кадәр «бездарь»ларның бер сәхнәгә җыйналганын күрмәдем. Аңлыйм, «Барс-Медиа» акча эшләүче оешма һәм ул «сатыла торган товар»ны рекламалый. Әмма ул милли мәнфәгатьләргә бик якын торган өлкәдә акча эшли. Димәк, халыкның рухи мирасы белән дә исәпләшергә тиеш. Теләми икән, ташласын бу эшчәнлеген. Югыйсә, милләттән алырга гына түгел, беренче чиратта аңа нидер бирергә тырышырга кирәген оныта башладылар. Ә монысы инде җинаятькә тиң!
P.S. Быел «Татар җыры-2012» фестивале хакында уен-көлке белән генә язам дип планлаштырган идем. Күргәнегезчә, бу уйларым тормышка ашмады, аты юлы белән сүгенергә туры килде. Чөнки мин үземдә быелгы фестивальгә көлеп кенә карардай юмор таба алмадым.
Әйе, «Барс-Медиа»ның фестивальне үткәрүе, татарның әле үз җыры барын раслап торуы әйбәт. Ләкин «уен бер капкага гына» булырга тиеш түгел. Ә бу юлы шулайрак чыкты. Үпкәләсәгез, үпкәләгез, уйлаганымны яздым, аклау сүзләре эзләп икейөзлеләнә алмадым.
Ихтирам белән, башка алай эшләмәссез дип өметләнеп, Искәндәр СИРАҖИ.«13нче» «ТАТАР ҖЫРЫ»,

Комментарии