- 08.10.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Архив
Дустым СМС хәбәр җибәргән: «Мин дә дүрт бала атасы булдым – бүген улым туды! Аңа җавап яздым: «Котлыйм, ниһаять син дә безнең белән тигезләшкәнсең һәм авыз тутырып сөйләшү хокукына ия булгансың икән»…
Безнең арада аз балалылар юк, барыбызныкы да дүрт һәм аннан да күбрәк. Менә тагын бер дүрт балалы дустыбыз бишенче тапкыр әти булырга җыенып йөри. Әгәр монысы да малай булса, тулы бер хоккей командасы булачак. Ул үзе хоккей уйнарга ярата…
Бер биш балалы дустым булган кадәрләрен үстереп, мәктәпкә тапшырып эшкә чыккан хәләл җефетенә үпкәләп йөри: «Мөселман кардәшләрдән оялам, бала үстереп өйдә генә ятмадың, тагын тапмадың…»
Әгәр биш бала атасы шулай сөйләнә икән, дүрт кенә балам белән мин йөземне күтәрергә дә оялып йөрергә тиеш буламмы?
Балалар санына төрле җәмгыятьтә төрле караш. Мөселманнар арасында бу күп түгел, минем тугыз балалы коръән-хафиз дустым да бар, әмма дөньявирак караштагы кешеләр дүрт баланы күпсенә. Арада «Путин биргән акчага», «бушлай бирелгән җиргә кызыкканга» шулай үрчегәнбез дип бәяләүчеләр дә бар. Болары – чып-чын ахмаклык. Акча, җир, ниндидер ташламалар өчен бала табалар димени?
Минем хатын бер туганыбыз белән аралашмый башлады. Чөнки теге әйтеп куйган: «Ярый ла сезнең балаларыгыз күп, безнең кадерле бит ул – берәү генә»… Бер яки биш булуына карап баланың кадере кимемәвен ул аңлый алмыйдыр, мөгаен. Бармаклар ике кулда унау – берсен дә кисеп атасы килми. Бала да шулай ук. Күбрәк булганда аларның һәркайсын аерым-аерым иркәләп кенә бетереп булмый – бер-берсеннән көнләшәләр…
Ә теге «күп бала кадерсез була» ише фикер җәмгыятьтә күптән яши. Аны хөкүмәт тә әледән-әле раслап, күп балалылык белән мохтаҗлык арасына тигезлек билгесе куеп килә. Янәсе, ташламалар бирә, ә аның биргәнен алу өчен дистәләгән кәгазь җыярга, сәгатьләр буе социаль хезмәтләрдә чират торырга, мескенләнергә кирәк. Аена бер мең чамасы чыккан ташламалар бу газапларга тормый. Әгәр бирәсең икән, кешенең дәрәҗәсен төшермә!
Илдә демографик кризис кими, балалар саны арта дип мактаналар, үлүчеләр саны да артканын әйтми калдыралар. Мактанып кына илдә халык артмаячак… Бүген Русиядә авыл-шәһәрләр бушап кала, аларны читтән килгән имигрантлар тутырып тора. Ерак Көнчыгыш кытайлылар кулына калырга мөмкин. Көньяк өлкәләрне үзбәк, кыргыз, таҗик баса, ә Русиянең төп халкы елына бер миллион чамасына кими бара. Нибары 6 процент гаиләләрдә генә өч һәм аннан да артыграк бала тәрбияләнә икән. Шунысы сөендерә, алар күбрәк милли республикаларда яшәүчеләр, ягъни, Татарстан, Башкортстан, Чечня, Тыва, Алтай республикалары халкы. Русиянең Европа өлешендә исә 75 процент гаиләләрдә – бер генә бала. Ике кеше кушылудан нибары бер бала тууны артым буларак исәпләп булмый бит инде. Икәү туганда да арту юк, бары өчәү булса гына…
Мондый вәзгыятьтә хөкүмәт күп балалыларны кулда ук күтәреп йөртмәсә дә, ким дигәндә кимсетмәскә тиеш. Моның өчен кабул ителгән программалар үтәлеп бару шарт. Ярар, бакчага, коммуналь хезмәтләргә түләүләрдәге ташламаларны күпме тир түгеп, чиратларда торып алдың да, ди. Тик бу ташламаларны хөкүмәтнең ник биргәнен барыбер аңлап булмый. Чөнки файдасы юк, ә кимсетелүләрең биниһая! Нәрсә, дәүләт аларны кешеләргә артык борын чөеп җибәрмәсеннәр өчен бирәме? Әллә имансыз байның хәерчегә дигән акчасын пычракка ташлап, аның шуны эзләвеннән тәм табып карап торуымы? Дәүләт үзе бит күп балалы гаилә хакында сүз башласа, шунда ук аңа ярдәм турында сөйләүгә күчә. Чынлыкта, бу ярдәм никтер, мыскыллауга әверелеп кала.
Әйдәгез, күп балалы ана таныклыгына карыйк. Минем хатында бар ул, көне буе чират торып, мескенләнеп алып кайтты. Баксаң, аның белән бары тик зообакчага гына ташлама бар икән! Без анда елына ике тапкыр барабыз, 50шәр сум файда буламы? Уйлап карыйк: бу ярдәмме, мыскыллаумы?
Ничә гаилә дустыбыз күп балалы булган өчен бирелә торган юллама белән балаларын шифаханәләргә, ял йортларына җибәрде. өч көннән балалар елап, алып кайтып китүләрен сорап шалтырата башладылар. Баксаң, аларны анда тамаклары туйганчы ашатмаганнар да икән. Аннан соң авылда туып үскән татар баласын Мари, Чуваш республикаларындагы, совет чорыннан калган, җимерек ял йортларына җибәрү бик кирәкме? Мескен балалар тел белмичә, аңламыйча, әйтер сүзләрен дә әйтергә куркып ятканнар. Бу ялмы, әллә мыскыллаумы? Нәрсә, бездә үзебезнең балаларыбызны ял иттерердәй шифаханәләр юкмы? Бар, тик алары акчалы… Күз буяу гына бу, ярдәм түгел…
Ярар, Путин хатын-кызларыбызга икенче бәби тапканнары өчен 250 мең сум биреп, аны елдан-ел индексацияләп барып, 400 меңгә җиткереп, кыска вакытлы гына булса да, мәхәббәт казанып алды. Бу сәяси акция иде, аннан зур файда булыр дип әллә ни өметләнмәдек. Әмма безнең халык тапкыр шул, кулланып булмастай тоелган акчаларны алып та, машиналы булу җаен таба белә.
Ә менә өч балалы гаиләләргә җир бирү буенча шактый бәхәсләр бара. 2008нче елда Медведев уйлап чыгарган бу программаның ата-анасы әле дә күренми. Беренчедән, күп балалы шәһәр кешесенә 6 сутый гына җир бирү үзе үк мыскыллау кебек. Әгәр анда йорт салып куйсаң, кишер утыртырлык түтәл урыны да калмый. Нәрсә, Татарстанда җир юкмы әллә? Миңа калса, 10-15 сутый да биреп булыр иде. Юк шул, бирмиләр, түрә-караның үзләренә кирәк. Иваново өлкәсендә күп балалыларга унар сутый җир өләшеп бетергәндә дә, безнекеләр әле кыймылдап та карамады. Югыйсә, Иваново өлкәсе – Русиядә иң арттагы, Татарстан иң алдынгы өлкәләрдән йөриләр. Ник бу очракта Иваново алдарак булды дип уйлыйсыз? Ә безнекеләр башта бу проектта акча эшләп алу өчен шәһәр тирәсендәге җирләрне үзара бүлештеләр, хосусыйлаштырдылар, аннан соң гына бу җирләрне безгә бирү җаен эзли башладылар. Ягъни, дәүләт күп балалы гаиләләргә файдалы программа кабул итте – кемнәрдер аны үз файдаларына кулланып, баеп калу җаен эзли. Иң начар җирләрне безгә биреп маташалар. Әйтик, безнең гаиләне Биектау районының Каймар авылы тирәсеннән җир алырга чакырдылар. Әмма анда якында гына радиоактив кадыклар зираты булуы хакындагы сүзләр күптән йөри. Җир бирүчеләр моны үзләре дә яшермәде: «Алар яхшы саклана бит, агып чыкмаячак», – дип тынычландырып та карадылар. Әмма без чиратта торганда икенче бер гаилә белән сөйләшеп киткән идек. «Минем әти бу тирәдән җир алуга каршы. Чөнки ул узган гасырның 70нче елларында «Оргсинтез»да шофер булып эшләгән һәм анда шактый гына химик калдыклар ташып, чокырларга түгеп, өстеннән күмеп куйганнар», – дип сөйләде ханым. Моның ни дәрәҗәдә хаклыгын белмим, әмма бу хатынга да ялган сөйләп утыру кирәк түгелдер дип уйлыйм. Шуңа да, биредәге җирдән баш тартып, Лаеш районыннан сорадым.
Хәер, Лаеш районының Сокур авылы артындагы ул җирләрне дә бик шәп дия алмыйм. Чөнки аннан ике чакрым югарыдарак элек «Резинотехник эшләнмәләр заводы» (РТИ) чүплеге иде. Бирегә дә сәламәтлек өчен зыянлы әйберләр күп күмелде һәм алар җир асты суларын агуламас дип әйтеп булмый. Шулай да, радиациядән куркынычсызрактыр дигән өметтә аннан сорадык.
Инде бөтен Русия халкы бу программа буенча җир алып өлгерсә дә, Казанда әле һаман эш алга бармый. Әллә соң Казан хакимиятен тәнкыйтьләгәнем өчен безнең гаиләне генә читкә кагалармы дигән идем, ризасызлар байтак булып чыкты. Инде хакимияттән җир таләп итеп пикетка чыгарга теләүчеләр дә табылды, бу уңайдан әзерлек бара дип беләм. Тагын хөкүмәтнең күп балалылар файдасына кабул ителгән программасы кимсенүгә, тиешлеңне дә теләнеп алуга кайтып каламы?
Белеүмчә, Казан мэры Илсур Метшин да өч бала атасы һәм ул да җир сорап хакимияткә мөрәҗәгать итәчәген әйткән иде. Кызык, әле аңа да бирмәделәрме икән? Әгәр ала алмый йөрсә, булдыксыз түрәләргә каршы пикетка чыгарга киңәш итәм – тиешлебезне бергәләп дауларбыз. Шунсыз бу илдә биргәнне дә алып булмый бугай. Ә кемнәрдер шул ук эшне табыш чыганагына әверелдерә. Үзләре «мохтаҗ» сүзен еш кулланалар, үзләре шул мохтаҗны җәлли-җәлли талыйлар бу түрәләр. Алай кыланасы булгач, бәлки, бу «ярдәм»не бөтенләй бирмәскәдер? Ә инде карар чыгарылган икән, рәхим итеп үтәгез, әфәнделәр!
Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии