Телевизор

Машинада энем Ринат һәм аның хатыны Зөлфирә белән гөмбәдән кайтып киләбез. Радиодан талгын гына татар җырлары яңгырый. «Дачага зур телевизор алдым, кечкенәсен карый-карый инде күзләрем авыртып бетә иде», – дим. Ринат: «Телевизорның нинди маркасы соң? – дип сорагач, «Витязь» була», – дип җавап кайтардым. Шунда радиодан Вил Усманов җырлый башлады. Мин тегеләр янында, әлеге дә баягы, телевизорым белән мактанам: «Шундый матур күрсәтә, Вилнең күзләренең зәңгәрлеген карап туйгысыз», – дим. Энем шунда сорап куйды: «Аның арты зурмы соң? Чыгып торамы?»

– Соң гәүдәсе зур булгач, арты да зурдыр инде, – дим.

Бераз баргач нигә моңа Вил Усмановның арты кызык булды икән, дип сорадым. «Мин синнән Вилнең артын түгел, телевизорның артын сорадым ич», – ди энем. Зөлфирә белән шунда ихластан көлеп җибәрдек. Тормышта шундый күңелле хәлләр еш очрый. Беренче чиратта, үпкәләмәскә, кайчакта үз-үзеңнән дә көлә белергә кирәк!

Роза ӘБЛИЕВА.

Казан шәһәре.

Комментарии