Тагын бер Туфан

белән күптән очрашасым килеп йөри иде. Мәскәүнең дәрәҗәле театрларында «Сиротливый запад», «Шоша», «Записки сумашедшего», «Стеклянный зверинец»спектакльләрен сәхнәгә куеп танылган яшь режиссер ул. Ә аның әнисе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинова. Безнең Зиләрә апа – Чаллыда билгеле шәхес. «Алай-болай улың кайта калса, хәбәр итәрсең», – дип, Зиләрә апаны әллә кайчан кисәтеп куйган идем. Менә мөмкинлек тә килеп чыкты: үзебезнең драма театрына яңа спектакль әзерләргә кайткан икән ! Тәүге күрүем булмаса да, яңабаштан игътибар итеп утырам: татарча сөйләшүенә, итагатьлелегенә, тыйнаклыгына (үзе турында сөйләргә яратмавына) карасаң, үзебезнеке инде бу егет. Әмма шул ук вакытта безнеке генә түгел дә кебек. Анда хәзер табигый иркенлек, гадәти җир проблемаларыннан чүт кенә аерылганлык та бар. Мәскәүнең «Милләтләр театры» режиссеры Имаметдинов белән без рус һәм татар театрлары, актерлар белән эшләү үзенчәлекләре, сәхнәгә куелачак премьера хакында гәпләштек.

– Туфан, ниндидер дәрәҗәгә, мөмкинлеккә ирешү өчен тырышлык, хезмәт тә, бәхетле очрак та кирәк. Синең Мәскәүгә кадәрле юлың ниләрдән гыйбарәт булды?

Мәктәпне тәмамлаганда, мин үземнең нинди һөнәр сайлаячагымны анык кына белми идем әле. Мондый чакта, күрәсең, әти-әни роль уйный торгандыр. Әтием Риф Имаметдинов Казан мәдәният институтының режиссура бүлегендә укыган. Мин дә әти юлын сайладым – Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжына, режиссура бүлегенә укырга кердем. Аны тәмамлагач, Мәскәүгә Русия театр сәнгате университетына (ГИТИСка) «Драма режиссеры» факультетына документлар тапшырдым. Имтиханнар ике ай ярым дәвам итте. Бюджет урыннары нибары җидәү иде. Ә миңа, ничек кенә булмасын, бюджетка эләгергә кирәк. Чөнки түләп уку мөмкинлеге юк. Кыскасы, имтихан алучыларның күңеленә юл табу өчен нык кына тырышырга туры килде. Җиде телдә җырлап, төрле уен коралларында уйнап күрсәттем. Татарча да бер җыр башкардым: «Гармун сайрый»ны. Кулда – гармун.

– Һәм шуннан соң – . Нинди инде ул– ?

– ГИТИСта студентның киләчәк язмышы кайсы остаханәгә эләгүенә бәйле. Мин Олег Кудряшов остаханәсендә шөгыльләндем. Бу бик күп талантлы актерлар, режиссерлар әзерләгән остаханә. Беренче спектакльләр студент вакытта әзерләнде. Арада уңышлылары да, уртачалары да булгандыр…

– 2010нчы елда студентлар арасында узган «Режиссер һәм пространство» халыкара бәйгесендә җиңүең, «Записки сумашедшего» спектаклендә сәнгати кыюлык, форма, эчтәлек, һәм пространствоны кушу, драйв өчен махсус приз алуың, шушы спектакль белән Франциядә Халыкара фестивальдә катнашуың – болар бар да зур уңышлар. Ә үзең кайсы спектакльне аеруча популяр, дип уйлыйсың?

– Сәхнә әсәрен алай бертөсле генә бәяләп булмыйдыр. Тәнкыйтьчеләрнең уңай фикерләр әйтүе, ә спектакльнең тамашачы җыя алмавы мөмкин. Яисә, киресенчә. Мин менә «Шоша»ны үзенчәлекле әсәр, дип саныйм. Гогольнең «Женитьба»сы Румыниядә инде 2 ел дәвамында куела – Румыния өчен бу күп, анда спектакльләрнең сирәге генә театр репертуарында ел ярымнан артык тоткарлана.

Режиссер һәрбер әсәрнең башкалар күреп бетермәгән хикмәтле ягын табарга тиеш. Әйтик, Гогольнең «Записки сумашедшего» пьессасын, аның нәкъ менә шушы әсәрен мин юкка гына сайламадым. Чөнки фәлсәфә зур. Без бит гомер буе үзебезне эзлибез. Чынбарлыкта мин кем соң, дип уйланабыз. Бу спектакль барышында геройлар гына түгел, тамашачылар да менә шул сорауга җавап эзли… Гомумән, спектакль тамашачыны уйландырырга тиеш. Мин куйган спектакльләр уйлана белгән тамашачылар өчен.

– Ә кино сине җәлеп итәме?

– Актер буларак та, режиссер буларак та берничә проектта катнашканым бар. Ләкин миңа, билгеле, театр кызыклырак.

– Мәскәүдә сиңа Русиянең халык артисты Марина Неелова, Евгений Миронов кебек илкүләм танылган актерлар белән эшләргә туры килгән. (Евгений Миронов бүгенге көндә Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе). Һәм шулардан соң кинәт кенә Чаллы? Чаллы театры сине ничек үзенә җәлеп итә алды икән?

– Милләтләр театры биналарында ремонт эшләре бару сәбәпле, минем буш вакыт, ягъни «тәрәзә» барлыкка килде. Мондый мөмкинлек туган икән – нигә Чаллыга кайтып, әниемә бер бүләк ясамаска? Ул мин куйган спектакльләрне карау өчен Мәскәүгә килеп йөри алмый. Аннары, Мәскәүдәме син, Казандамы, Чаллы театры коллективы белән эшлисеңме – режиссер өчен иң мөһиме – туктап тормау, дип саныйм. Чаллыда куйган спектакльнең дә миңа ниндидер үсеш бирүе ихтимал. Әле Казанда да бер спектакль әзерләргә теләк бар. Октябрь аенда Румыниягә чакыралар.

Дөрес, минем татар театры, драматургиясе белән танышлыгым юк иде диярлек. Туфан исемен татарның танылган драматургы Туфан Миңнуллин хөрмәтенә кушканнарын беләм дә, аның «Әлдермештән Әлмәндәр»ен (дөрес, телевизион вариантта) караганым бар. Чаллы театры өчен мин француз язучысы Жеральд Сиблейрасның «Тирәкләр шаулый җилдә» пьессасын тәкъдим иттем. Драматург Равил Сабыр татарчага тәрҗемәсен эшләде. Әсәр беренче бөтендөнья сугышы ветераннарының, дистә еллар картлар йортында яшәп тә, язмышларыннан зарланмаулары, юмор хисен, яшәү тәмен югалтмаулары турында.

Теләсә-нинди спектакльне сәхнәгә кую өчен профессиональ коллектив кирәк – мин үзем Чаллы актерларыннан канәгать. Алар белән эшләү җиңел, чөнки ни теләгәнемне, алардан нәрсә көткәнемне ярты сүздән аңлыйлар. Аңлыйлар, дигәннән, мин татар телен әйбәт кенә беләм. (Чаллының 52нче татар мәктәбендә укыдым, өйдә дә гел татарча аралаштык.) Әмма профессиональ терминнарны, билгеле, русча кулланам. Ничек булса да, аңлаштык. Бу спектакль Чаллы актерларына рухы белән дә якындыр дип уйлыйм. Аларның күңел халәте охшаштыр. Талантлы иҗат кешесен аерым бер провинциаль театр кысалары гына беркайчан да тулысынча канәгатьләндерә алмый.

– Туфан, син инде бүген рус һәм татар театрларын чагыштырып та карый аласыңдыр?

– Татарда әһлакый кысалар көчлерәк, тыйнаксыз мәхәббәт уеннарына, тормышның караңгы якларына кирәгеннән артык игътибар бирү, агрессия юк дәрәҗәсендә. Әсәрләре гади, җылы, беркатлы. Бу миңа бик ошый. Дөрес, кимчелекләр дә бар. Декорацияләр ярлы. Музыка сайлауда да чикләнгәнлек сизелә. Режиссураның яңа алымнарын куллану җитми.

– Яңа алымнар, дигәннән. Чаллы театры күптән түгел «Ком ял итми» (Кобо Абэның «Женщина и песок» әсәре буенча) премьерасын тәкъдим итте. Беренче карашка, анда кызыклы гына режиссура алымнары кулланыла кебек. Әмма аңа карап спектакльне тамашачы яратты дип әйтеп булмый. Режиссер буларак сез бу сәхнә әсәрендә нинди кимчелекләр күрдегез?

– Персонажны залдан эзләп табып, сәхнәгә менгерү эстрадада кулланылырга мөмкин, тик театрда түгел. Спектакльнең төп герое каргалар тоту турында хыяллана. Нигә кирәк аңа карга? Спектакльдә шундый урынсыз, акланмаган элементлар күп.

– Соңгы елларда мәдәнияттә булсынмы, матбугатта, телевидениедәме – Русия күләмендә таныла алган татарлар саны арта. Театр, кино сәнгатендә дә байтак алар – безнекеләр. Сездә үзара аралашып яшәргә омтылыш бармы?

– Күпмедер дәрәҗәдә бардыр. Әмма Мәскәүдә татарлыкка, якташлыкка гына өстенлек биреп булмый.

Роза Хәйруллина белән без менә бергә эшлибез. Ул танылган актриса, быел да «Алтын битлек» иясе булды. Курсташым Рөстәм Әхмәдиев белән шулай ук дуслар. Алар рус театрының талантлы актерлары. Кызганычка каршы, Мәскәүдә әлегә иркенләп татарча сөйләшерлек кеше таба алганым юк. Хатыным Лилия Оренбург ягыннан, шәһәр җирендә туып үскән. Ул әле минем белән Чаллыда, спектакль өчен костюмнар (Лилия һөнәре буенча дизайнер) әзерли. Форсаттан файдаланып, татарча да өйрәнәбез.

– Туфан, режиссер буларак, Татарстанга бөтенләйгә чакырсалар, кайтыр идең микән?

– Белмим. Соңгы елларда күп кенә чит илләрдә булырга туры килде. Гастрольләрдә дә, болай ял вакытында да. Узган җәй Лилия белән бөтен Италияне велосипедта әйләнеп чыктык. Һәр сәфәрдән мин күпмедер дәрәҗәдә тетрәнеп кайтам. Аларда шәхескә саграк, игътибарлырак караш бар төсле. Минем әле дөнья гизәр чагымдыр, күрәсең. Алга таба – күз күрер.

Әңгәмәдәш: Ризидә ГАСЫЙМОВА.

Милләтләр театры көндәлегеннән:

Яшь талантлы режиссер Туфан Имаметдинов «Сиротливый запад»ны сәхнәгә куйганда, Макдонах геройларына бөтенләй яңа төсмер биргән. Нәтиҗәдә драматургның бу кырыс әсәреннән бик йомшак, нәфис спектакль туган.

***

Зингерның романы (сүз «Шоша» спектакле турында бара) Туфан Имаметдиновка үз сәхнә әсәрен тудыру өчен бер сәбәп кенә. Монда акыл белән берни аңлап булмый. Күңел белән тоярга кирәк.

***

Туфан Имаметдинов бу сәхнә әсәрләре белән көнбатыштан керүче ялгыш карашларга каршы чыга. Һәм мөселман режиссеры, ким дигәндә, мөселман культурасы вәкиле, башка дини культураларны яктыртып, зыялы, үтемле телдә кешене рухи ялгызлыктан коткарырлык, аңа яшәргә ярдәм итәрлек кыйммәтләрне барларга чакыра.

 

Комментарии