ТАШ УАЛА – ХӘТЕР КАЛА

ТАШ УАЛА – ХӘТЕР КАЛА

1999нчы елның 26нчы февралендә ул чактагы Премьер-министр Р.Миңнеханов имзалаган Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 93нче номерлы Карары нибары өч кенә пункттан тора. Әмма анда безнең күптәнге хыялыбыз – 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән ата-бабаларыбызга куелачак һәйкәл хакында әйтелгән. Әгәр бу Карар үтәлгән булса, инде 2002нче елның 15нче октябрендә, Казанның Явыз Иван гаскәре тарафыннан яулануына 450еллык фаҗигане искә алган көнне үк һәйкәл ачыласы иде. Министрлар кабинеты Карарында «яулап алу» ише сүзләр юк, анысы, бары тик «к 450 летию события» дип, «шомартып» кына узыла. Әмма мондый карарның булуы үзе үк Республика җитәкчелегенең шактый кыю адым ясавы хакында сөйли. Казан шәһәре хакимияте исә бу эшне гамәлгә ашыручы итеп билгеләнә. Татарстан Мәдәният министрлыгына конкурс уздыру, проект эшләү һәм һәйкәлне ясау өчен акчалата бәяне билгеләп, Министрлар кабинетына хәбәр итү бурычы куела. Афәрин!!!

***

Бу Карар кабул ителгәнгә 26нчы февраль көнне 14 ел була, ә һәйкәл кайда соң? Баштарак аны чынлап та куярга теләделәр булса кирәк – иң яхшы проектка бәйге уздырып та маташтылар. Ләкин Татарстан хөкүмәтенең тарихын кайгыртуы Мәскәү Кремленә барып җитте һәм аннан бармак янадылар булса кирәк – бәйгедә начар гына, милләткә бер кагылышы булмаган бер проектны җиңүче дип игълан иттеләр. Янәсе, пирамида өстенә килеп төшкән шардан да яхшы вариант юк. Ләкин бу проектның ник «җиңгәнен» барыбыз да аңлаган идек инде: бу һәйкәл куелса да, Казанны, дәүләтчелеген яклап корбан булган ата-бабаларыбызга түгел, ә бары тик күз буяу өчен генә куелачак. Чөнки аның эчтәлеге ни милли, ни тарихи яктан безнең халыкның иң зур фаҗигасенә туры килми. Әле киресенчә, фиргавеннәр символы булган пирамида безнең дини хисләребезне мыскыллардай бер фал булып тора кебек. Шул ук вакытта бу һәйкәл проекты «пирамида» күңел ачу үзәге белән аваздаш һәм цирк бинасы каршындагы мәйданны тулыландырып торачак. Әгәр «Пирамида»ның кем малайларыныкы икәнен исәпкә алсаң, шактый ачу китергеч нәтиҗәләр ясарга була. Алар бит тарихыбызны да үзләренә хезмәт иттерергә тели… Хәер, нәтиҗәләр ясалды, киң җәмәгатьчелек бу проектка каршы чыкты.

Изображение удалено.

Шуннан соң күпмедер вакыт узуга Кремль дивары буена урнашкан шарлы пирамида макеты урыныннан юкка чыкты. Җәмгыятьтә башка проект карыйлар икән, дигән сүз йөри башлады, соңыннан һәйкәлнең урынын да алмаштыру хакында сөйләделәр. Имеш, Казансу елгасына кереп торган ярымутрауга, Кремль эчендәге Президент сарае каршына куясылар икән! Моңа тагын каршылар күп булды. Чөнки беркемгә күренми торган урын, татарга куелган һәйкәлне «яшереп» маташалар, дидек. Баксаң, югарыдагылар халык сүзенә колак салган булып эшне сузу юлына басканнар икән. Хәтта, сүзе дә ишетелде: «Башта ни теләгәнегезне үзегез хәл итеп бетерегез. Алайса, тегесе ошамый, монысы ошамый…» Бу дәгъва белән дә килешми булмый иде. Ләкин бит төрле аңлаешсыз, күңелгә ятышсыз проектлар белән үзләре халыкның башын катырдылар… Шулай астагылар белән өстәгеләр үзара бәхәсләшә торгач, һәйкәл кую мәсъәләсе үзе үк тынды. Тора-бара аны искә алучы да калмады диярлек…

***

Кремль диварлары буенда, цирк каршындагы мәйданда 1552нче елда һәлак булучы татар яугирләренә һәйкәл урынында әле 1999 елда ук салып калдырылган таш кына ята иде. Тик, көннәрнең берендә бик күп татар кешеләрен рәнҗетердәй фал булды: бу мәйданга Минтимир Шәймиевның шәхси акчасына хәйрияче, балалар йортларына дистәләгән машиналар бүләк иткән Әсхәт Галимҗановка һәйкәл куелды.

Юк, дуңгыз вә үгезләр асрап, ит сатып акчасын хәйриягә тотучы кешене олыларга кирәк. Гәрчә дуңгыз асрауны бик үк саваплы гамәл дип әйтеп булмаса да. Ләкин бит бу дәрәҗәдә үк түгел. Ничек инде милли дәүләтчелегеңне саклап корбан булган ата-баба белән хәйриячене тиңләп булсын ди?! Аңа берәр аулаграк урын да табылыр иде, ә менә татар яугирләре һәйкәленә шушыннан да лаеклы урын юк һәм булмаячак та. Бер мәйданга ике һәйкәл кую да мантыйкка сыймый кебек. Аннан соң авыл агае дилбегәсен тоткан, арбасына шат күңелле балалар төягән җигүле ат сыннары белән милли фаҗигабезнең символын бер мәйданга урнаштыру үзе үк килешсез гамәл булыр иде. Шулай итеп, элеккеге президентыбыз Минтимер Шәймиев ата-бабаларыбыз истәлегенә һәйкәл куярдай урынны юкка чыгарды, рәхмәт аңа…

Хәзер нишләргә? Әсхәт бабай һәйкәлен алып башка урынга күчерергәме? Юк, килешми, бер куеп, бер күчереп йөртердәй начар кеше түгел ул. Димәк, һәйкәлне кую өчен тагын да лаеклырак урын табарга кирәк. Әйтик, шәһәр үзәгендә. Ләкин безнең хакимият моңа бармаячак, урыс шовинистик җәмгыятьләренең Мәскәүгә шикаять язуыннан шүрләячәк.

Гомумән, Ватанны саклап корбан булган татар яугирләренә һәйкәл кую шаукымыннан бары урыслар гына отты. Чөнки безнең үтә толерант хакимиятебез, беренче эш итеп Казанны яулаганда үлеп калган урыс гаскәрләренә куелган Казансу уртасындагы чиркәү-һәйкәлне сипләтте, аңа күпер төзетте, утрауны чистарттырды… Хәер, шуның белән эш бетте дә инде – татар гадәтенчә шымытыр тотып калды.

***

Киң җәмәгатьчелеккә бик ишетелмәсә дә, татар яугирләренә һәйкәл таләп итеп көрәш бер дә тынып тормады. Бигрәк тә, Татар Иҗтимагый үзәге () төрле дәүләти даирәләргә хатлар язды, эш барышы белән таныштыруны таләп итте. Кайчакта шактый кызыклы җаваплар да килгәләгән икән.

Әйтик, 2011нче елның 26 декабрендә ТИҮ активисты Мөдәрис Галимҗановка Казан Башкарма комитетыннан түбәндәге эчтәлекле хат килеп төшә.

Хөрмәтле Мөдәрис Галимҗан улы!

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ю.З. Камалтынов йөкләмәсе буенча Сезнең 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә Казан шәһәрендә һәйкәл кую мәсьәләсе турындагы мөрәҗәгатегезне карап тикшергәннән соң, түбәндәгеләрне хәбәр итәм.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Испаниядән Казанны яклап шәһит киткәннәргә куелачак һәйкәлнең төп элементы – алсу гранит блогыннан эшләнгән 1600мм диаметрлы шар сатып алынды һәм кайтартылды. Шарда гарәп хәрефләре белән куфи стилендә «Таш мәңгелек түгел, әмма хәтер яши» дигән гыйбарә чокып язылган.

Эшләрнең киләсе этабында гранит шар монтажланачак һәм алты кырлы пирамидага урнаштырылачак. Төзү-монтажлау, кагыйдә буларак, җәйге чорда башкарыла, чөнки җир һәм бетон эшләре белән бәйле.

1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл куелганнан соң, аны ачуга багышланган зур бәйрәм тантанасы булачак.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы – Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Р.У. ӘХМӘТОВ.

Менә бит, баксаң, безнең башкала хакимиятебез артык гауга чыгармый гына зур эш эшләп ята икән! Афәрин! Хәтта бу беребезгә дә ошамаган, пирамида һәм шардан торган проектны гамәлгә ашыру булса да, афәрин! Чүбек чәйнәүгә караганда эш башкару барыбер шәбрәк гамәл…

Ләкин инде шушы ук Мөдәрис бабайга 2012нче елның 4 маенда ТР Мәдәният министрлыгыннан килгән хат бөтенләй башканы сөйли.

Хөрмәтле Мөдәрис Галимҗан улы!

Сезнең Татарстан Республикасы Президенты исеменә юллаган, 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә Казан шәһәрендә һәйкәл кую мәсьәләсе турындагы хатыгыз каралды һәм түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.

Әйтелгән вакыйгаларны мәңгеләштерүнең символы булып, Татарстан Республикасы даны, халкыбызның бөеклеге исбаты буларак, бөтен Русиягә гүзәллек өстәп үзенә чакырып торучы Кол Шәриф мәчетен яңадан торгызу, халкыбыз хозурына кире кайтару тора. Әлеге мәчет Казан Кремле җирендә урнашкан һәм хәзерге вакытта мәчет һәм Ислам музее буларак эшли. Мәчет төзелеше 1996 елда риваяти күп манаралы Казан ханлыгы башкаласы мәчетен, XVI гасырдагы Урта Иделдә дини мәгърифәт һәм фәннәр үсеше үзәген торгызу булып башланган. Бу урта гасырлар мәчете Явыз Иван Казанны яулап алганда җимерелгән булган.

Мәчетнең исеме соңгы имамы сәет Кол Шәриф хөрмәтенә бирелгән. Күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, Казан Кремле мәчетенең имамы Кол Шәриф – Казан тарихында тирән эз калдырган шәхес. Шагыйрь, көрәшче һәм акыл иясе, сәет Кол Шәриф үзенең шәкертләре, дәрвишләр һәм суфыйлар белән шәһәрне дошманнардан саклап сугышканда һәлак була. Ул үзенең бер хезмәтендә: «Мин яу кырын ташлап кача торган кеше түгелмен», – дип язган. Һәм ул, нәкъ үзе язганча, гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр үз мәчетен яклап яу кырында ятып калган.

Кол Шәриф мәчете – республикабыз мәркәзенең төп мәчете генә түгел, Ул Казанның һәм Татарстанның яңа символы, бөтен татар дөньясын үзенә җәлеп итүче рухи үзәк. Ул – безнең үткәнне киләчәгебезгә тоташтыручы рухият күпере.

Ихтирам белән Министр А.М. Сибгатуллин.

Айрат әфәнденең сүзләреннән шул аңлашыла ки – Казанны яклап шәһит китүче яугирләргә инде һәйкәл куелган һәм ул, Кол Шәриф мәчете! Тагын мең кат афәриннәр сөекле хөкүмәтебезгә!!! Баксаң, безнең үтә уңган һәм булдыклы юлбашчыларыбыз Мәскәү агайны алдаган – бер дигән һәйкәл белән халкыбызның фаҗигале язмышын мәңгеләштергән икән бит! «Ай, рәхмәт, ай, рәхәт!» – дип кычкырасы гына кала инде хәзер…

Хәер, ашыкмыйк, кычкырмыйрак торыйк әле – Мәскәү агай ишетсә, күрсәтер рәхмәтеңне. Башта Кол Шәриф мәчете диварларына түбәндәге сүзләр язылырга тиеш дип уйлыйм:

«Ошбу Кол Шәриф мәчете, 1552нче елда Явыз Иван гаскәрләреннән Ватанын, дәүләтен, башкаласы Казанны саклап башын салган татар яугирләренә һәйкәл итеп салынды. Урыннары оҗмахтан булсын. Амин».

Текст бераз башкарак булса да ярый, әмма һәйкәл икәне хәбәр ителү шарт. Менә шул чакта без: «Ай рәхмәт, без булдырабыз!» – дип кычкырырбыз. Әлегә исә без бары тик яхшы башлангычны юк итәргә, халкыбызның хәтерен җую өчен армый-талмый көрәшергә генә булдырабыз бугай. Ә, мактанырга, булдырабыз икән әле!.. Югыйсә, 20 еллык суверенлык чорында бер юньле һәйкәл куя алмадык, бер милли университет төзи алмадык, хәтта мәктәпсез дә калдык… Бары тик шапырынып кычкырдык кына: «Без булдырабыз»…

***

Янә һәйкәлгә әйләнеп кайтыйк әле. Мәдәният министрының җавабыннан аңлашылганча, һәйкәл инде бар – ул Кол Шәриф мәчете. Димәк, икенче һәйкәл булмаячак. Ә бит инде куеласы һәйкәлгә күпме акча тотылган, никадәр эш башкарылган, аны нишләтәбез?

Әйтик,1 метр60 сантиметрдиаметрлы «Таш мәңгелек түгел, әмма хәтер яши» сүзләре язылган, Испаниядән үк кайтартылган алсу мәрмәр шарны нишләтәбез? Әллә инде ул шәһәр хакимиятендәге берәр зур түрәнең Матюшинодагы затлы ташпулатының ишек алдын бизәп торамы? Әллә ул бөтенләй булмады, ә Мөдәрис Галимҗанов исеменә килгән җавап хатына ялган сүзләр язылган идеме?

Бу һәйкәл уңаеннан сорау арты сорау туа башлады бит әле. Ник дисәң, хәзер сөекле хөкүмәтебез үзенең 93нче, 1999нчы елның 26 февралендә имзаланган Карарыннан ук баш тарта.

Монысы 2012нче елның 18нче октябрендә, Казанның Вахитов районы судында мәгълүм булды. Ул көнне ТИҮ активистлары Сирин Вәли, Мөдәрис Галимҗанов, Юныс Камалетдиновларның дәгъвасы тикшерелде. Алар ТР Министрлар Кабинетының 1999нчы елның 26нчы февралендә чыккан, «1552нче елда Казанны саклап һәлак булган яугирләргә һәйкәл кую» хакындагы 93нче номерлы Карарны үтәүне таләп итә. Ягъни, һәйкәл куелырга тиеш. Тик менә суд барышында шул мәгълүм була ки – бу Карар тиешенчә гамәлгә ашырылмаган икән. Янәсе, матбугатта басылып чыкмаган. Димәк, һичшиксез үтәлергә тиешле канун дәрәҗәсенә җиткерелмәгән һәм үтәлмәсә дә ярый икән. Ә инде шикаять белдерүчеләрнең хокуклары бозылмаган һәм аларның судка мөрәҗәгать итәрлек сәбәпләре юк икән… Кыскасы, барысы да әйбәт, барыс да дөрес.

Ләкин бер «ләкин» бар. Карарның матбугатта басылмавын һәм шуның өчен дә кануни дәрәҗәгә күтәрелмәвен нәрсә белән раслый алалар? Моны 31 гыйнварда ТР Югары Судында да сорадылар. Тик Министрлар кабинетын яклап килгән юрист Әфләтунов җавап бирә алмады. Чөнки аны берничек раслап булмый. Ә менә «Казанские ведомости» газетасында Казан шәһәре мэры Камил Исхаковның 1999нчы елның 20нче мартында чыккан №494 Карары басылган һәм Министрлар Кабинетының 93нче номерлы Карарына нигезләнә. Димәк, бу Карар инде үтәлә башлаган, гамәлгә кергән һәм кире чигенү була алмый.

Миңа калса, хәзер хакимият һәйкәлне куймау өчен җан-фәрманга талашачак, әллә нинди сәбәпләр уйлап чыгарачак. Аның кайчан да булса куелуына инде ышаныч та югалды. Бары тик бер төркем милләтпәрвәрләребез генә әледән-әле судлашып, пикет һәм митинглар үткәреп куркак хакимияткә бөтенләй үк «йокыга талырга» ирек бирмиләр. Бары алар гына суд залларында татар теленең Татарстандагы статусын искә алалар һәм утырышның татарча узуын таләп итәләр.

Кайчакта, берәр кирәксезрәк лозунг күтәреп чыксалар, мин бу бабайларны юкны бушка аударып йөрүләре өчен ачуланам да, әмма кайчакта уйлап куям: ярый әле шул бабайлар бар. Ярый әле алар татарның хәтерен, телен саклап, барлыгын белдереп торалар?

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии