Үзең тапкан картаң…

Үзең тапкан картаң…

Массакүләм мәгълүмат чараларында ике төрле төшенчә бар: «мәгълүмат» һәм «пропаганда». Мәгълүмат бирү, илдәге вәзгыятьне аңлату – безнең төп бурычыбыз. Пропаганда исә, юкны бар, начарны яхшы итеп күрсәтеп, халыкның башын бутауга корыла. Әлбәттә, моның өчен бик күп акчалар түләнә. Димәк, пропаганданы «сатлык журналистика» дип бәяли алабыз.

Бүген Русиядә нәкъ менә шул «сатлык журналистика», дәүләттән акча алып яшәүче мәгълүмат чаралары хакимлек итә. Алар Путинның һәр кылган хатасын, һәр әйткән ямьсез сүзен аклап, моны сәяси ихтыяҗ белән аңлатырга тырышты. Хәтта нефть бәяләре үсү аркасында илнең бераз тернәкләнеп киткәндәй булуын да Путинның «фидакарь эшчәнлеге» белән бәйләделәр. Барчасы бер тавыштан диярлек мактый, ә бу бәндәнең урыс булмаган кавемнәрне мәгарифсез калдыруын, илне шуның аша катлаулы вәзгыятькә чыгаруын, «Стабилизация фонды»ндагы йөзләгән миллиардларны чит ил банкларына салып юкка чыгаруларын телгә алучылар сирәк. Илдә эшләп торучы йөзләгән телеканал арасында хакыйкатьне бары «Рен ТV» һәм «Дождь» телевидениеләре генә күрсәтә, «Эхо Москвы» радиосы сөйли һәм 3-4 федераль дәрәҗәдәге газета яза.

Сатлык матбугат Путинның янәдән РФ президенты булуын ил өчен файдалы дип күрсәтергә тырыша, ә менә дөньякүләм абруйлы «Форбс» журналы исә киресен раслый. Баксаң, узган елның сентябрендә президентлык кәнәфиенә дәгъва кылуын, белән кәнәфиләрен алмаштырырга җыенуларын хәбәр иткәч, илдән капитал агымы 14 тапкыр арткан. Чөнки эшмәкәрләр киләчәккә ышанмый һәм акчасын бу илдән читкә чыгарып куюны кулай күрә. Шулай ук чит ил инвесторлары да Русиягә керткән акчаларын алып кача башлаган. Нәтиҗәдә дөнья биржасында акцияләре бүген иң арзаннар рәтендә. Ләкин аларның арзанлыгы да инвесторларны кызыксындырмый – Путин идарә иткән ил белән алыш-биреш итәргә теләми алар.

Күп тә үтмәс, быелның мартындагы РФ президенты сайлауларыннан соң без бу акцияләр арзанаюның, илдән акча чыгып китүнең җимешләрен инфляция, бәяләр арту аша татый башларбыз. Хәер, хөкүмәт моны үзе дә аңлый һәм шуңа да быелның 1нче июленнән бик күп тарифлар күтәреләчәген игълан итә. Әлегә алды компаниясе бара һәм шуңа да быел бәяләрне 1нче гыйнвардан ук күтәрергә җөрьәт итмәделәр.

Чынлыкта исә инфляция инде арта да башлады, бары тик дәүләт аның ни дәрәҗәдә тиз баруын гына яшерә. Рәсми мәгълүматларга караганда, елына 4-5 процент кына инфляция бар дип санала. Әмма «Аргументы и факты» газетасы уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсе узган елның декабрендә генә 0,8 % күрсәтә, ә рәсмие 0,4 % кына. Дәүләт безне ике тапкыр алдый. Бүген инфляция елына 10 %ка якын, ил бюджетының дефициты 1,6 %. Әгәр нефть бәяләре төшсә, казна саегачак, акча арзанаячак. Путин яклы «пропаганда машинасы» исә бу хакта дәшми, бары тик аны яхшы яктан күрсәтергә тели. Чөнки ул акчаны бүген бирә, ә киләчәк өчен ишәк кайгырсын. Тик бу илдә әле яшисе дә, дөнья җәмәгатьчелеге алдына чыгасы да бар бит.

Дөнья исә Русияне күптән кабул итми, аннан «ракеталарга каршы оборона» (ПРО – противоракетная оборона) белән ызанланып куюны мәгъкуль күрә. Мондый вәзгыятьтә дипломатлык ысуллар кулланып ышаныч яуларга тырышырга кирәк тә бит, Путин бөтенләй башка юл сайлый: ул дөньяга «Искәндәр Сираҗи күсәге» белән яный. Ягъни «Искәндәр» «Сирадж» һәм «Булава» (татарчасы «Гөрзи» була – күсәкнең тимер чукмарлы бер төре) комплексларын Калининград өлкәсенә илтеп кую хакында сүз кузгата. Коралы белән янаучы илгә ышанып буламы? Юк! Европа шуңа да безгә ышанмый, ә бу ышанмау Русиягә кыйммәткә төшә, чөнки акча керми, булганы да читкә качу ягын карый.

Русия элек-электән гарәп илләре белән хезмәттәшлек итә, аларга корал сата, казылма байлыкларын табарга булышып табыш ала иде. Путин-Медведев хакимияте моны бетерде – бөтен гарәп дөньясындагы соңгы плацдармнарның берсе – Иран Ислам республикасы бар иде, анысын да кулдан ычкындырып маташабыз. Чөнки Америка басымы астында Европа Берлеге илләре Иранга карата «икътисадый чаралар» кулланырга булды. Беренче чиратта аннан нефть сатып алмаячаклар. Бу исә Иранның икътисадын какшатырга һәм ул әҗәтләрен түли алмаска мөмкин. Бүген анда Росатом оешмасы атом энергиясен тыныч максатларда куллану буенча эш алып бара. Әмма бу АКШка бер дә ошамый һәм ул Иранның атом белән эш итүче үзәкләрен җимерү өчен Израильгә 50 ракета да бирде. Әгәр бу ракеталар Израильдән очып чыга, тиешле җиргә барып тия икән, моны Русиянең икътисади мәнфәгатьләренә һөҗүм буларак бәяләү хәерле булыр иде. Тик Путин-Медведев хакимияте алай уйларга ашыкмый бугай. Инде алар Иранга ракеталар сатудан баш тартты, хәтта алдан биреп куйган акчасын да кире кайтардылар. Димәк, нефть бәяләренең күтәрелүенә өметләнеп, Иранны АКШ ихтыярына тапшыралар. Ләкин бу бәяләр озакка күтәрелмәячәк, чөнки Русиянең вакытлы гына булса да баюы АКШ өчен файдалы түгел. Ул тиз арада гарәп илләрендә нефть чыгаруны арттыруга ирешеп бәяләрне элеккедән дә түбәнәйтеп куячак һәм без ислам дөньясындагы соңгы дусны да, озак еллар файда китерердәй контрактларны да югалтачакбыз.

Бу сугыштан бары тик АКШ кына отачак. Инде гарәп илләренең күбесе аның кубызына бии, әгәр Иран нефтен дә кулга төшерсә, ул дөнья базарында ягулыкка бәяне үзе теләгәнчә куя алачак. Нәтиҗәдә икътисадын кризистан чыгарачак, ә 40 % нефтьне Ираннан алучы Кытайны авыр хәлдә калдырачак, Европаны ярык тагарак каршында калдырачак. Гади генә әйткәндә – дөньяның иң көчле һәм иң бай иле булып яшәячәк.

Кытай, әлбәттә, нефтьне Русиядән ала башлап та кризистан чыгар, безнең ил казнасына табыш килер. Әмма бу куркыныч акчалар. Чөнки Русия икътисадын бары тик чимал сатуга гына кайтарып калдыра һәм тулысынча нефть-газ бәяләренә бәйләп куя. Ә бөтен гарәп илләренең нефтен үз кулына алган АКШ ул бәяләрне үзе теләгәнчә күтәрә һәм төшерә алачак. Моның аша ул Русияне тәмам бөлгенлеккә чыгарып, илдә социаль ризасызлык тудырып, гражданнар сугышы чыгарырга да мөмкин. Минем исә балаларымны тыныч һәм бай илдә үстерәсем килә. Путин барында бу мөмкин түгел, ул үзенә президент кәнәфиен кире кайтару өчен илнең 40 миллион халкын куркыныч чуалышларга, ачлык-ялангачлыкка дучар итәргә мөмкин.

Юк, узган гасырның 90нчы елларындагы хәерчелеге киләсе елларга гына кайтыр димим, әмма бүгенге сәясәт белән 4-5 ел эчендә без кире тәгәрәячәкбез. Инде ул чакта соң булачак. Путин моны гына аңлыйдыр дип уйлыйм. Шуңа да карамастан ул илне җитәкләргә ниятли.

Путин белән Медведевның начар сәясәтчеләр һәм икътисадчылар булуы инде күренә башлады. Быел илнең хәрби бюджеты арттырылды, ә социаль проблемалар өлеше кыскартылды. Мәскәү Кремле моны армияне ныгыту өчен эшлибез дип аңлатырга тырыша, ышанып кына булмый.

Русия дистә елга якын үзеннән корал сатып алучы гарәп илләрен югалта килде, дидем. Бүген корал күп ясала, ә алучы юк, Путин-Медведев базарны АКШка тапшырып бетерде. Әгәр бу коралны сатмасаң, хәрби-промышленность үләчәк, анда эшләүчеләр акча таләп итеп урамнарга чыгачак. Ә сайлау алдыннан Путинга мондый демонстрацияләр кирәкме? Юк, димәк, канәгатьсезлекне чигереп торырга кирәк, сайлаулардан соң күз күрер. Шуңа да быелдан армиягә яңа коралны күпләп сатып алу башланды, читкә сатар җай булмаганга. Әмма бу юл белән хәрби-промышленность комплексын озак асрап булмаячак, армия коралга туячак һәм нәтиҗәдә эшчеләргә барыбер урамга чыгарга туры киләчәк. Тагын революциягә бер адым ясала, ә минем тыныч илдә яшисем килә…

Инде илне шушы көнгә калдырган, киләчәген куркыныч астына куйган, дөньякүләм сәяси аренада дәрәҗәсен тәмам югалтып бетергән кеше кире президент булырмы? Ул көн саен бөтен телеканаллардан берничә кат күренеп ала: кыяфәте үтә җитди, сүзләре гади халыкны яклауга юнәлтелгән. Әмма ялгышмагыз – бу бары тик сайлау алды пропагандасы гына һәм чын мәгълүматка бер катнашы юк. Әгәр кемдер Путинның дәрәҗәсе артуын сөйли икән, моның өчен төрле дәрәҗәле мәгълүмат агентлыклары сораштырулар уздыралар икән – ышанып бетеп булмый – акча түләнгән.

Британия матбугаты хәбәр итүенчә, Путин дөньяның иң бай кешесе. Аның 130 миллиард доллар акчасы бар, имеш. Аннан соң килүче Мексика бае Карлос Слимның 74 кенә миллиарды бар. Ягъни 56 миллиардка кимрәк! Дистә елдан артык Русия кебек дөньяның иң бай илләренең берсен җитәкләсәң, баерсың да. Шуңа да дөнья матбугатына ышанмаска нигезем юк. Иң мөһиме: Путин әлегә үзе дә «Тhe Sunday Nimes» газетасын судка бирмәде, дөньякүләм гауга чыгарырга теләми. Димәк, нәрсәнеңдер ачылуыннан шүрли.

Ә бит газетада кечкенә генә хатаң китсә дә, хәзер «судка бирәбез» дип килеп җитәләр. Монысын үземнән беләм. Ә монда дөньяның иң зур иленең премьер-министрын, президентлыкка кандидатын зур сумма акча урлауда гаеплиләр, ул дәшми. Уйланыр сәбәп бармы? Бар!

Юк, Путин президентлыкка узмас димим, узар. Әмма ничек итеп? Беренче турдан ук күпчелек тавыш җыеп, Кремльгә чын җиңүче булып керерме, әллә ике тур аша узып шактый «йоны йолкынып, мамыгы коелыпмы»? Әгәр җиңел җиңсә, ул сабак алмаячак һәм үзенең «күсәкле», дорфа сәясәтен дәвам итәчәк, гади кешенең мәнфәгатен санга сукмаячак. Безнең бөтен проблемаларыбыз югарыдан кушылганча тавыш бирүебездән килә бит. Мондый сайлаучыны санга сукмыйлар, аның белән исәпләшмиләр. Әгәр без аны ике тур аша уздырып алсак, киләчәктә башка сайлаулар да булачагын истә тоткан депутатлар, президентлар шактый гына кирәкле, файдалы эшләр эшли башларга мөмкин. Инде авыл җирлегендә халыкка «Путинны сайларга! дигән фәрманнар иңә башлаган. Кемне сайлау сезнең эш, әмма йөрәгегез кушканны сайлагыз!

Дөресен әйткәндә, Путинны яратмыйлар дип булмый. «Эхо Москвы» радиосы үткәргән сораштырулар буенча, бүген сайлау булса, Путинга 26 % халык тавыш бирәсе икән. Узган сайлауларда «Бердәм Русия»дә чынлыкта шул кадәр генә тавыш җыйды дип чыкты бит оппозиция вәкилләре. Бусы реаль тавыш. Тик рәсми даирәләр башка сан күрсәтә: имеш, бүген ил халкының 55 %ы Путин яклы. Менә монысына ышану кыен.

Әлегә Прохоровны 22 %, Зюгановны 13 % халык сайларга әзер. Әмма тарафдарлары көннән-көн арта. Явлинскийны президентлыкка теркәмәгәч, аның 8 % сайлаучысы да Прохоровка күчәргә мөмкин. Ә бу инде 30 % дигән сүз. Әмма 15 % сайлауга бармаучыны искә алсаң, барыбер Путин җиңә. Чөнки бездә калган бюллетеньнәрнең бер өлешен кирәкле кандидатка тавыш бирү өчен куллану гадәте күптән яшәп килә. Әгәр 10 %ын гына куллансалар да, Путинның 36 % сайлаучысы бар дигән сүз. Димәк, сайлауларга барырга, үз тавышыңны теләсә кайсы кандидатка бирергә кирәк.

Шуны онытмагыз: һәр халык үзенең хакимиятенә лаек. Әгәр сайлауда катнашмыйча яки кушылган буенча сайлап кына яшибез икән, кемгәдер зарланырга да хакыбыз юк дигән сүз. «Үзең тапкан картаң – тарта-тарта аша», – дип үзебез үк әйтәбез түгелме соң? Миңа калса, Русия халкы күпкә яхшырак тормышка лаек һәм бу бары безнең ничек сайлауларга йөрүебездән генә тора.

Искәндәр СИРАҖИ.

Редакциядән: Вәгыйзь Минһаҗев Мәскәүгә Федерация Советына Татарстан вәкиле булып киткәч, Кукмара–Балтач сайлау округында Татарстан Югары Советына депутат кәнәфие бушады. Бу урынга кандидат булырга җыенучыларның берсе билгеле журналист Искәндәр Сираҗи. Журналист буларак та халык ышанычын яулаган Искәндәргә, сайлаучылар да ышаныч күрсәтер, дип уйларга була. Болай да гади халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән журналист депутат буларак тагын да күбрәк эшли алыр.Үзең тапкан картаң..., 4.3 out of 5 based on 12 ratings

Комментарии