Сездән сорау – бездән җавап

Без, ирем белән менә берничә ел инде шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәбез. Безнең илдә, үзегез беләсез, берәр эш ача башласаң, кәгазь боткасыннан башың чыкмый. Соңгы елларда, ниһаять бездә дә электрон хакимият дигән нәрсә барлыкка килде. Шәхси хастаханәләргә дә чиратка интернет аша гына да язылып була. Кыскасы, күп нәрсә читтән торып, интернет ярдәмендә эшләнә.

Минем сезгә бер соравым бар иде. Пенсия Фондында да шундый берәр электрон юл белән генә квитанцияләр тутыра торган сайт юкмы икән? Эшмәкәр буларак, бу безнең өчен бик кирәкле әйбер булыр иде. Шул кәгазьләр артыннан йөреп, күпме вакытыбызны әрәм итәбез бит.

Мәрьям САФИНА.

Яшел Үзән шәһәре.

Л. Л.: Сезнең сорауга, Совет районы Пенсия фонды белгече Роза Минапова җавап бирде:

– Быелның июль аенда, тәҗрибә сыйфатында, Татарстан Республикасы Пенсия фонды сайтында, электрон вариантта «Эшмәкәрнең шәхси кабинеты» дигән проект башланып китте. Мондый проект беренчеләрдән булып Башкортстан Республикасы Пенсия фонды тарафыннан эшләнде. Хәзер инде менә безнең Татарстаныбызга да чират җитте. Программа «Шәхси эшмәкәр» статусына ия булучылар өчен эшләнелгән. Аның ярдәмендә, иминиятләштерү кертемнәрен, пеняларны, штрафларның суммаларын формалаштырырга була. Әлеге программада түләнелергә тиешле һәм түләнелгән сумманы, бурычларны карап була.

Моннан тыш, сайттан бурычыңның суммасы язылган квитанцияне чыгартып алырга мөмкин. Әлеге проект шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

«НИК БЕЗНЕҢ АВЫЛДА «СБЕРБАНК» ФИЛИАЛЫН ЯБАЛАР?»

Безне, бигрәк тә пенсионерларны борчуга салган бер мәсьәлә турында языйм әле. Авылыбызда, Үзәк банкның филиалы эшли иде. Ул атнага ике генә көн эшләсә дә (дүшәмбе, чәршәмбе), бик күп эшләр башкарды. Анда хезмәт куючы Дамирә: пенсияне дә бирә, утка, газга, телефонга түләүләрне дә кабул итә, укытучыларга хезмәт хакы, күп балалы гаиләләргә пособие бирү дә аның өстендә. Пенсия алганда. Бераз гына булса да мая да калдыра бара идек, дөнья хәлен белеп булмый бит… Акчаны алай саклавы да куркыныч түгел.

Менә шул кассабызны ябып, район үзәгенә күчерергә җыеналар. Анда кадәр бөтен кеше дә барып йөри алмый ләбаса. Бердән, барып-кайтуга 200 сум акча китә, икенчедән, сиңа кирәк вакытта гына кассада акча да булмаска мөмкин. Авылда карт-карчыкларның пенсия алганнарын белеп торучылар да булгалый. Узган елларда, күрше авылда апалы-сеңелле ике карчыкны. Мамадышта карты белән карчыгын акча өчен үтереп тә чыккан очраклар булды. Менә шундый авыр хәлдә калдык без…

Маһруза ГАЗИМОВА,

Мамадыш районы, Шәдче авылы

Л. Л.: Маһруза ханым! Сезнең авылдагы банк филиалы Алабуга шәһәрендә урнашкан бүлеккә карый булып чыкты. Ике ай шул бүлек җитәкчелеге белән элемтәгә керү бәхетенә ирешә алмадым, гәрчә 10-15 тапкыр шалтыратсам да. Дөресрәге, филиал җитәкчелеге сезнең сорауга җавап бирү өчен «вакыт таба алмады». Хәзер «Сбербанк»ның Казанда урнашкан төп офис җитәкчесенә рәсми хат әзерлим. Бәлки алардан җавап булыр.

ВЕТЕРАНЫНЫҢ ТОЛ ХАТЫНЫ НИК ҺАМАН ЙОРТСЫЗ?

Чираттагы хат, Кукмара районы, Янсыбы авылыннан, Закирова Зәбидә әбидән килгән. Хатта, сугыш ветеранының тол хатыны Зәбидә ханым ярдәм сораган.

Зәбидә Закированың ире сугыш ветераны булган, хәзер инде ул мәрхүм. Моннан берничә ел элек, сугыш ветераны толларын яшәү урыны белән тәэмин итә башладылар. Кемдер шәһәрдә яисә район җирлегендә фатир ала, кемгәдер дәүләт йорт салып бирә. Зәбидә әби ветеранның тол хатыны булуы өстенә, әле I төркем инвалид та, өстәвенә яше дә бар. Әмма шуңа да карамастан, Кукмара район хакимияте аңа йорт салудан баш тарта. Кызы Зөлфия ханым судка да мөрәҗәгать итеп караган, нәтиҗәсе генә булмаган.

Хәзер Зәбирә Закир кызы Закирова кызы һәм кияве тәрбиясендә яши, чөнки үзенең өендә яшәр өчен шартлар юк икән. Бу хакта ул Татарстан Республикасы прокуроры Әмиров Кафил Фәхрәзи улына да мөрәҗәгать белән хат язып салган.

Зәбирә Закир кызыннан килгән хатта телефон номеры да күрсәтелгән иде. Мин шуңа шалтыраттым. Абонент хуҗасы, Зәбирә әбинең кызы Зөлфия ханым булып чыкты.

– Минем бер генә гәҗиткә дә хат язганым булмады. Минем исемнән иптәш кызларым язгандыр, күрәсең. Әйе, Кафил Әмировка хат язып салдык, чөнки район хакимияте әнигә яшәргә мөмкинлекләре булган йорт салудан баш тартты. Ул инвалид, гел кеше карамагында булырга кирәк. Башта мин әнинең үз өендә яшәр өчен шартлар тудыруларын сорап мөрәҗәгать иткән идем. Аңа урамга бәдрәфкә чыгып йөрүе дә, мунчага баруы да кыен. Бәдрәф белән ванна ясап бирсәләр дә рәхмәтле булган булыр идек. Тик район җитәкчелеге моңардан да баш тартты.

Республика Прокуратурасыннан инде җавап хаты килде. Хәзер яңадан документларны тәртипкә китереп, район судына мөрәҗәгать итәргә җыенабыз, – диде Зөлфия ханым.

НИК БЕЗГӘ КОМПЕНСАЦИЯ ЮК?

2011 елда, Пугачевадагы шартлаудан соң, һәрбер гаиләгә акча бүлеп бирелә дип сөйләделәр. Әмма бу шулай сүздә генә калды.

2012 елда, С. Шойгу килгәннән соң, авария хәлендәге йортларда торучыларга, һәр гаилә әгъзасына 10 мең сум күләмендә акча бирелде. Көз көне шул ук кешеләргә – 50 шәр мең, ә Калинин урамында яшәүче 26 йортка 100әр мең сум бирделәр. Сентябрь-октябрь айларында халыктан актлар, гаризалар җыйдылар. Мин дә гаризамны октябрь аенда илткән идем, әмма миңа: «Башка гаризалар кабул итмибез инде», диделәр. Макаров әфәнде, ветеран тимер юлчылар хисап җыелышында: «Акчаларны гаризалары булган кешеләр генә алачак, анысы да күп булмас, булса 3700 тирәсе чыгар», – диде.

Әгерҗегә ул шартлаудан соң күпме акча бүлеп бирелде? Ул акчалар кая киттеләр икән? Акчалар барлык халыкка да тигез бүлеп бирелергә тиешме икән? Шул сорауларга җавап тапсагыз иде.

Мөнҗия ХУҖИӘХМӘТОВА.

Әгерҗе шәһәре.

Л. Л.: Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр дә ниндидер сораулар буенча яшәү урыныгыздагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткәннән соң безгә хат язарга уйлыйсыз икән, зинһар, кем ишеген шакуыгызны да аңлатып язсагыз иде. Мөнҗия ханым хатында «4 кабинетта утыручы әфәнде документлар кабул итмибез диде» дип язган. (Хатта бу урыны кыскартылды.) Дөньяда ничә 4нче кабинет бар икәнен бер Ходай гына белә. Аннан соң тагын документларның кая, кемгә тапшырылганы да аңлашылмый. Тәфсилләп язган очракта, безгә мәсьәләне хәл итүе дә җиңелрәк булыр иде. Киләчәктә боларны истә тотарсыз дип өметләнеп калабыз.

Әгерҗенең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәмсетдинов Илшат Илдус улы сезнең хатка болай дип җавап бирде.

буенча, шартлаудан соң, зыян күргән кеше бер ай эчендә документларын җыеп, РФнең МЧС хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ике елдан соң мөрәҗәгать итүнең инде файдасы юк. Акча кая киткән дигән сорау исә бөтенләй урынсыз. Чөнки компенсация акчалары документларын тапшырган һәр кешегә бүленеп бирелде. Акчалар Әгерҗегә «фамилияләре» белән кайтты. Бер тиен дә артык та, ким дә бирелмәде.

Калинин урамында яшәүчеләргә дә, йортларына зыян килгән булган икән, тиешле сумманы алдылар, – дип җавап бирде.

БЕЗГӘ ФАТИР ТИЕШМЕ?

Без «аварийный» дип аталган күпкатлы коммуналь муниципаль йортларда яшибез. Быел безгә ул фатирларны приватизацияләргә мөмкинлек бирделәр. Шушы көнгә кадәр әле безгә моны башкарырга рөхсәт ителми иде, гәрчә 2009, 2010, 2011 елда да документларны җыеп, тиешле органнарга мөрәҗәгать итсәк тә. Бу гамәлләр безгә аңлашылмады, аңлатучы да булмады.

Хәзер без яңа йортка күчәбез икән, башкарма хакимият без яши торган фатирларның квадрат метрын 22 мең сумнан сатып алып, яңа йорттагы фатирларны квадраты 26 меңнән сатып бирәчәк. Калган сумманы исә без ипотека программасы буенча түлисе.

Безнең бу уңайдан бик күп сорауларыбыз туды. Безне бу фатирлардан күчерү ни рәвешле булачак? Без фатирлар өчен социаль ипотека тәртибе белән түлиячәкбезме, әллә безне ишелеп барган йортлардан болай гына күчерәчәкләрме? Безнең йортта 2-3 балалы гаиләләр, пенсионерлар, инвалидлар да яши. Аларны күчергәндә ташламалар булмасмы икән?

Җимерелеп баручы йортларда яшәүче бер төркем халык дип куярсыз.

Минзәлә шәһәре.

Л. Л.: Минзәлә шәһәреннән килгән хат аноним булса да, без аны искәрмә ясап, гәҗитебездә бирергә булдык. Бу хатка Минзәлә муниципаль районы аппарат җитәкчесе Васил Рөстәм улы Гыйләҗетдинов җавап бирде.

– Җимерек йортларда яшәүчеләрне күчерүнең өч төрле ысулы бар. Берсе – алар өчен яңа йортлар салу. Икенчесе – йортларын сатып алып, яңа фатирларга күчерү. Өченчесе исә, җимерек йортларда яшәүчеләрнең иске фатирларын сатып алу. Әлегә район бюджетында андый зур акчалар булмау сәбәпле, беренче ике ысулны без куллана алмыйбыз. Шуңа да өченче ысул буенча эш итәбез. Җимерек хәлдәге йортларда көн күрүче гражданнарның фатирларын дәүләт сатып ала һәм социаль ипотека нигезендә яңа фатирлар бирә. Әмма җимерек йортлардагы фатирлар, ул фатир хуҗаларының башка торыр урыны булмаган очракта гына сатып алына.

«СУГЫШТА ҮЛЕП КАЛГАН ТУГАНЫМНЫҢ САКЛЫК КЕНӘГӘСЕНДӘГЕ АКЧАСЫН НИЧЕК АЛЫЙМ?»

Бу сорау буенча безгә бик күп шалтыратулар була, бик күп хатлар килә. Хатларның үзләрен басмыйча гына, турыдан-туры җавап бирәм.

Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның хезмәт хакларын хәзер аларның варислары үзләренә алу мөмкинлеге хакында сүзләр моннан берничә ел элек барлыкка килде.

Бөек Ватан сугышы елларында, һәр сугышчыга ай саен 10 сум акча түләнеп барылган. Лейтенантларга исә – 200 сум бирелеп, һәр бәреп төшерелгән очкыч яисә шартлатылган танк өчен дә өстәмә премияләр түләнелгән. Сугыш башланганнан соң, беренче вакытларда акчаны солдатларның кулларына бирә торган булганнар. Соңрак исә саклык кенәгәләре ачканнар һәм акча шунда күчеп барган. Әгәр сугышчы үлеп калса, аның акчасы тол калган хатынына яки әти-әнисенә җибәрелергә тиеш булган. Тик, ниндидер сәбәпләр аркасында, бу приказ үтәлми һәм бик күп солдатларның акчалары хәзер дә Русиянең Үзәк Банкында саклана.

Ата-бабаларының исәбендә булган акчаларны алырга теләүчеләргә бик зур эшләр башкарырга кирәк булачак.

Солдатның кайда, нинди полкта һәм ничәнче дивизиядә хезмәт иткәнен ачыкларга кирәк. Моның өчен, Русия оборона Министрлыгының архивына мөрәҗәгать итәргә була.

Шуннан соң, судка мөрәҗәгать итеп, үзегезнең мөлкәтне алырга хакыгыз булуын исбат итәргә кирәк.

Суд рөхсәт кәгазе биргәч, аның бер нөсхәсен һәм гаризагызны 107016, Мәскәү, Неглинная ур. , 12, Русиянең Үзәк Банкы адресына, «Красноармейское» учреждениесе, БИК 044580002, учреждение рәисе В. И. Лужан­скийга җибәрергә кирәк. Иң мөһиме гаризаны дөрес язарга һәм суд кәгазе нөсхәсен нотариус аша уздырырга кирәк.

Саклау кенәгәсен табу белән генә эш бетми әле. Аны Мәскәүнең Мещан суды аша үзегезгә алдырырга туры киләчәк.

Туганнары хәбәрсез югалганнарга исә андый акчаларны алып булмый. Чөнки закон моны тыя.

Сезнең хатларга Лилия ЛОКМАНОВА җавап эзләде.

Комментарии