- 05.06.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №22 (6 июнь)
- Рубрика: Архив
Дөньяда иң авыр әйбер – нахак сүз ишетүдер, мөгаен. Чөнки син аның хаксызлыгын беләсең, әмма хакыйкать даулап, гауга чыгарып йөрергә ни вакытың, ни теләгең юк. Ялган таратучы белән булышып йөрү дә гайбәтченең дәрәҗәсен генә арттыра… Шуңа күрә тешеңне кысып йотасың инде – Аллаһы Тәгалә ул бәндәгә үзе җәзасын бирсен! Ә бит күрәләтә яла ягучы кайсы яктан «суксаң» ышандырырлык буласын да, катырак авырттырачагын да яхшы чамалый. Үзе начар, гаделсез кеше булгач, башкаларга кабахәтлек эшләү ысулларын белә ул.
Гади генә мисал. Кайчак редакциягә гаделлек эзләүче берәр кеше шалтырата, хатлар яудыра, җирле җитәкчелекне эттән алып эткә сала. Барып тикшерсәң, бу бәндәнең үзе үк гаепле икәне ачыклана. Я аны эчеп йөргәне, я караклыгы өчен җитәкчелек эшеннән куган һәм ул шуның үчен матбугат аша алмакчы була икән. Шуның өчен ул җитәкченең булыр-булмас гаепләрен ялган белән бутап, чынбарлык итеп күрсәтергә тырыша.
Мондый очраклар белән еш очрашырга туры килә. Әмма журналист та бит юләр вә сукыр түгел – барысын да аңлый, күрә һәм кайчак зарланучының үзен сүгеп кайтып китә. Шуннан теге бәндә тотына инде аның өстеннән шикаять язарга! Имеш, ул тегенди-мондый, ул миннән фәлән сорады, бирмәгәч, үч алырга тотынды. Үзем турындагы шикаятьтән бер җөмлә: «Минем дүрт балам бар, ә сез миңа бернәрсә дә бирә алмыйсыз», – дип ул каршы якка күчте…» Кара ничек шәп, дүрт балама кадәр искә алганнар, ләкин үзләренең караклыклары өчен эштән куылуларын әйтмәгәннәр. Төрмәдә утыруыма кадәр язып җибәргәннәр, әле үзләреннән тагын бер срок өстәп, «ике тапкыр хөкем ителгән» дип куярга да онытмаганнар. Әйтерсең, мин аны эшкә урнашканда яшереп калдырганмын, бу хакта «Бер утыру – бер гомер» дигән роман язып, китап чыгармаганмын да, мәкаләләремдә гел «сагынып» искә алып тормаганмын! Сүз уңаеннан әйтим: минем «Бер утыру – бер гомер» исемле романым киләсе саннан башлап тулысынча «Безнең гәҗит» тә басыла башлый. Чөнки аның тиражы нибары ике мең генә данә иде һәм тиз бетте, күпләр эзләп-эзләп тә таба алмады. Киләсе яртыеллыкта рәхәтләнеп укырсыз, Аллаһы боерса, һәм миңа бер соравыгыз да калмас. Чөнки романның баш каһарманы Алмаз Айбулатовның прототибы үзем. Ә инде әсәрдә вакыйгаларны ни дәрәҗәдә дөрес тасвирлавымны минем белән бергә «лаеш шулпасы» чөмергән иптәшләрем бәяләр…
Менә бит, сөйләшә торгач, акрын гына төрмә-лагерь тирәсенә дә килеп җиттек. Үзенең «Тайгак кичү» романында Ибраһим Сәлахов та, Рафаэль Мостафин белән уртаклашкан хатирәләрендә Хәсән Туфан да, төрмә-лагерьларны бик начар яктан тасвирлый. Чыннан да, җәһәннәмнең үзе ул. Ләкин ышанасызмы, юкмы, мондый юләрне күргәнегез бардырмы – мин төрмәгә рәхмәтле. Әйе, ел ярым Пановка зонасының штраф изоляторында тәүлегенә сигез сәгать коры такта сәндерәдә йоклап, уналты сәгать буе бер тәмәке төпчегенә, бер стакан чәйгә тилмереп; пешеп тә җитмәгән, ярымкамыр килеш бирелгән җир төсле кара икмәкне кимереп; 4 кешелек камерада унаулап 15әр тәүлек утырып, бетләп чыгулар мине көчле итте. Шул чакта мин бары көчле, үз юлыннан тайпылмый торган, гадел кешенең генә ихтирамга лаек икәнен аңладым. Әгәр син хаклы икәнсең – һәрчак җиңәчәксең. Моның өчен бары тик кем алдындадыр яхшы атланып, койрык болгап, ялагайланып йөрмәү генә кирәк. Ләкин алай яшәсәң, сине гел шыплап тулган штраф изоляторлары, бер тәмәке төпчегенә, бер стакан чәйгә тилмереп яшәү көтә. Әгәр шул юлны үтә аласың икән, син мөхтәрәм, ихтирамга лаек «авторитетлы» мәхбүс буласың. Мин үттем! Бу сүзләрне горурланып әйтәм. Чөнки төрмә мине кыенлыклардан, хәтәр бәндәләрдән курыкмаска өйрәтте. Белмим, әгәр ул «мәктәп»не узмасам, бүгенге Искәндәр Сираҗи була алыр идем микән? Чөнки ярты ел эчендә генә дә мине «яла ягу», «аферистлык», «серле документлар урлау» (промышленный шпионаж) маддәләре буенча төрмәгә утырту белән янадылар. Кайбер темаларны язмаска кирәк икәнен аңлаттылар. Элекке төрмә күрмәгән Сираҗи туктар иде, ләкин хәзергесе туктамый. Чөнки үземнең хаклы икәнемне беләм. Әгәр хаклы булуымда аз гына шигем булса, мин ул темага алынмаячакмын. Менә шуңа күрә рәхмәтле мин төрмәгә. Ә инде анда ник эләгүемне, гаепле-гаепсезлегемне раслап тормыйм, киләсе яртыеллыкта романымны укыгач, үзегез нәтиҗәләр ясарсыз.
Төрмәгә рәхмәтле булсам да, кайчак ул зыян да салып куя, иң көтмәгән вакытта үткәннәреңне казып чыгаралар да, үзләренең өстенлекләрен расламакчы булалар. Юк, өстен түгел алар, ләкин соңгы дәлил булып синең «утырган» булуыңны кулланалар. Әле, узган атнада гына бер бик хаксыз, әмма бик бәйләнчек вә вак җанлы адәмне судта оту насыйп булды. Минем дәлилле, нигезле чыгышымнан соң ул нәрсә кычкырды дип беләсез? Әлбәттә, утырган булуымны! Ләкин аңа карап минем чыгышым да, дәлилләрем дә көчен югалтмый бит. Бары тик теге хаксыз адәмчек үзенең тагын да ваграк җанлы булуын гына раслый, әмма барыбер ачу килә. Шушы бет тә үзен өстен куярга маташсын әле! Утырган булуым түгел, җыен әтрәк-әләмнең шуны «козырь картасы» итеп кулланып маташуы гарьләндерә…
* * *
Сираҗи эчендәгесен чыгара дип уйлыйсыздыр инде. Әйе, мин бик ачык кеше, укучым белән бөтен уй-хисләремне уртаклашырга яратам. Ләкин беркайчан да эч бушату өчен генә кулга каләм алмыйм. Менә бу юлы да төрмә-лагерь, штраф изоляторлары хакында юкка гына сөйләмәдем. Шуңа этәргән вакыйгалар булды.
Азат Гайнетдинов дигән дустым бар. Заманында ул да баланда чөмергән кеше. Ләкин аны минем кебек кыска срокка гына хөкем итмиләр – 12 ел бирәләр. Төрмәдә ул Касыйм бабай белән таныша һәм дингә килә. Читкә китеп булса да, бу бабай хакында берничә сүз әйтми булдыра алмыйм. Ул гомерен төрмәләргә йөреп, мәхбүсләрне Ислам юлына күндерүгә багышлаган иде. Югыйсә, үзенең улын һәм киявен җинаятьчеләр үтергән, әмма ул барыбер аларны хак динебезгә өндәп йөрде, 600дән артык «зек»ны намазга бастырды. Аллаһ аннан разый булсын, урынын оҗмахтан кылсын! Минем аңа кадәр дә, аннан соң да, Касыйм бабай кебек Аллаһыга чын күңелдән инанган, тәкъва кешене күргәнем булмады.
Менә шул Касыйм бабай Азатны – зонаның иң башбирмәс «зек»ларының берсен намазга бастыра, дин сабаклары бирә. Хак динебезгә килеп күп тә үтми, Аллаһы Раббыбыз дустыма беренче фазыйләтен кыла – аңа тагылган гаепләрнең күбесе нахак икәне ачыла. Һәм җәзасы 4 елга кадәр кыскартыла. Иреккә чыгу белән Азат Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Кабан арты мәдрәсәсенәукырга керә һәм имам дипломы алып чыга. Шул ук вакытта Лаеш районының Сокуры авылында мәчет төзүгә тотына, Казан май комбинатында намаз бүлмәсе ачу белән шөгыльләнә. Сокуры авылындагысын 8 миллион ярым акча табып, башыннан ахырына кадәр авыл карты Галимҗан бабай белән үзе төзеп чыкты. Таныш-белеш, дус-ишеннән алып торып диярлек төзеде ул аны. Нияте шунда имам булып, кешеләрне дингә өндәп яшәү иде. Насыйбы гына ул түгел икән…
Хәер, бу хакта бераз соңрак сөйләрмен, әлегә бу мәчеткә кагылышлы бер вакыйгага тукталыйм. Лаеш районының элеккеге хакиме Тимофеев аңа урынны җимерек дуңгыз фермасы яныннан биргән иде. Ул чакта бу мыскыл итүгә кешеләр юл куймады – матбугатка мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә җир авыл башыннан, бик уңайлы урыннан бирелде. Ләкин элеккеге хакимият башлыгы Александр Тимофеевка Аллаһ җәзасын бирде – бүген аның дәүләткә 300 миллион сум әҗәте бар, түләмәсә, үзе дә Азат белән минем кебек баланда чөмерергә китүе мөмкин. Әле кайчан гына тулы бер районга «хуҗа» булып утырган кеше бүген суд салган штрафны түләргә акча эзли. Дөнья шулай ул, беркайчан да иртәгә ни буласын белмисең. Шуңа күрә Аллаһның ачуын чыгармавың хәерле – җәзаны әле фани дөньяда ук алуың бар, бакыйлыкка күчкәч аласын сөйләп тә тормыйм…
Җир бирелгәч тә, әле мәчет проблемалары бетмәде – хакимияткә проект ошамады. Азат хәзрәтнең үз акчасына эшләткән проектын чыгарып ташларга һәм хакимият кушкан җиргә барып тагын акча түләп яңаны эшләтергә кирәк булып чыкты. Ул чакта проблеманы кечкенә генә конверт хәл итте дип хәтерлим. Ике көннән төзелеш башларга рөхсәт бар иде инде. Бераз «майлап җибәргәч», мәчетнең тәрәзәләре дә «чатырсыман» (шатровый), түбәсе дә, башка корылмалары да урынлы дип табылды…
Инде мәчет төзелеп бетте, мөфтияттә теркәлде, имамнары билгеләнде. Тик һаман проблемасы бетми. Әле менә яңа гына авыл башлыгы Әнәс Халитов кырын эш эшләп ташлады. Мәчет янындагы җирне үз сәркатибе Зинаида Афанасьевага биргән. Югыйсә, аннан җирне Галимҗан хәзрәт үзе дә сораган булган. Миңа калса, аңа бирү дөрес тә – өлкән яшьтәге кешегә үз вазифаларын үтәү җиңелрәк булыр иде. Аннан соң башка дин вәкиленә бирү проблемалар да тудырырга мөмкин. Я аңа азан тавышы комачаулый, я мәчеткә килүчеләрнең машиналары, я тагын берәр сәбәп табыла… Галимҗан хәзрәт болай да «азаныгыздан башым авырта», «этем өрә башлый» ише шикаять белдерүчеләрне тынычландырып йөргән. Әгәр Казанда Әниләр мәчетенең азанын судка бирүләрен искә алсаң, якын-тирәдәге җирләрне мөселман өммәтеннән булучыларга бирү хәерлерәк булыр иде. Килеп чыккан низагны төзәтеп йөрүгә караганда, аны булдырмау өчен алдан ук чарасын күрү отышлырак. Бигрәк тә, ике милләт вә ике дин вәкилләре күпләп яшәгән авылда.
Хәер, Зинаида ханым мәчет янындагы җиргә хуҗа булып өлгермәде, инде гауга чыгарды. Баксаң, мәчетнең машиналар кую урыны20 смга аның җиренә кергән икән. Шунда ук бульдозер килеп җитте, артык җирне каерып кына атасы иде дә, авыл халкы юл куймады. Сәгате-минуты белән миңа хәбәр иттеләр, икенче көнне иртән үк барып та җиттем. Авыл кешеләренең зары бу гына түгел икән. Авыл башлыгы былтыр, мәчеткә дип, Президент Миңнеханов кушуы буенча салган юлны авылның урам юлы итеп кулланырга ниятләгән. Юл салганда да, мәчеткә дә килеп тә карамаган кеше, көннәрнең берендә имамнар җилкәсендә җәннәткә керергә уйлаган – авыл халкына шәп юл бүләк итәргә булган. Имеш, менә бит, эшлибез. Югыйсә, аннан бөтенләй юл узарга тиеш булмаган да бит, иске юл бераз читтәнрәк уза. Ләкин аннан салсаң, 200 метрдан артык озынрак эшләргә кирәк. Ә болай, мәчет юлына кушып кына алып китәсең дә, үзеңнең ни дәрәҗәдә шәп авыл башлыгы икәнеңне күрсәтәсең. Трактор, йөк машиналарының мәчет диварына ышкылып диярлек узуы беркемне борчымый.
Миңа авыл башлыгы Әнәс Халитов белән бер сөйләшеп алырга туры килгән иде. Анысы Азат хәзрәт мәчет янына хәләл кибет куйгач булды. Чөнки аны хакимият ябарга карар кылды. Әлбәттә, үз хатынының хәрәм сатучы кибете каршыда гына эшләп торгач, Әнәс әфәнде сүзеннән башка гына булмагандыр дип уйлыйм. Ул чакта да авыл картлары үтенече буенча килеп, хакимияттә сөйләшеп алырга туры килде. Нәтиҗәдә, бер-беребезне аңладык – кибет калды. Хәзер менә яңа афәт килде.
Казаннан тележурналистлар белән килеп төштек. Авыл кешеләренең зарын тыңладык. Халык авыл башлыгыннан да, район хакимиятеннән дә рәхәтләнеп зарланды, кулыма хатлар тоттырдылар, авылга килеп җыен җыеп сөйләшүләргә чакырдылар. Бер Сокуры авылында гына да 36 гаилә җир сорап гариза язган, берсе дә ала алмый. Ә менә читтән килүчеләргә шунда ук бирәләр, имеш. Сәбәбен тикшерергә кирәк булыр әле. Якын араларда Лаеш районы авылларында халык белән аралашулар да башлап җибәрермен.
Чөнки биредә бөтен авыл хуҗалыгы җирләрен «Ак Барс» өчен тоталар, ә төзелешкә яраклыларын авыл халкына да бирмичә саталар дип ишеттем. Кешеләргә ни үз пай җирләрендә эшләү, ни йорт җиткереп авылда калу мөмкинлеге калдырмый хакимият.
Ә кешеләр үз авылларында матур итеп яшәргә, эшләргә тели. Азат хәзрәт мәчет төзеде дә, хәзер инде мәчет тирәсенә хоккей тартмасы, ял паркы эшләп куярга ниятли. Моның өчен инвестор да табылган, үз хисабыннан төзеп матур коймалар корып куясы. Тик бу эшләр бәрабәренә ул авыл башында, юл буенда буш яткан 70-80 сутый җирне сорый. Нияте – хәләл кафе һәм кибет ачып, мәчет, бакчаны бер матур мөселман комплексына әверелдерү. Инде мәчеткә туры китереп проектлар да сызылган. Тагын эш хакимияткә килеп терәлә – җирне бирмиләр. Бәлки, хакимият башлыгы Михаил Афанасьевка мөфти кушмыйдыр? Башта җир шул сәбәпле бирелмәде. Әмма Азат хәзрәт мөфти белән сөйләшкәч, ул да аңа хат язып, үтенечне хуплады. Ләкин бу гына да җитмәде – хакимият Президент Миңнехановтан ук рөхсәт кирәк дип сөйләнә башлады. Монысы бөтенләй ышандырмый. Каян белсен Рөстәм Нургали улы Сокуры авылы башындагы 70-80 сутый ташландык җир барын?! Әле ул авылны бизәүче барын белсә сөенер генә иде. Югыйсә, башкала юлы өстендәге сала тирескә батып ята, ә якын киләчәктә бу юлдан Универсиада кунаклары киләчәк.
Кыскасы, Лаеш районының матур булуын да, авылларының чәчәк атуын да, халкының канәгать яшәвен дә теләми район башлыгы. Никтер Ислам диненә дә кирәгеннән артык каныга кебек. Әллә хакимият башлыгы мөселман кешесе булмаганга микән? Монысын үзеннән сорар идем, җае чыкмый, очрашып булмый.
Әнә Азат хәзрәт тә инде ярты ел очраша алмый йөрде, нәтиҗәдә тавыш чыкты, авылга журналистлар килде. Әмма хакимият башлыгы авылның яманатын чыгарырга ирек бирмәде, Президент Аппаратына шалтыратып, Азат хәзрәтнең яманатын саткан. Имеш, ул ваһһабчы, төрмәдә утырган бандит, җыенны да ул оештырган, шуңа күрә аңа ышана күрмәгез! Аппараттан исә телевидениегә шалтыратып әйткәннәр – ваһһабчы һәм төрмәче оештырган халык җыенын күрсәтмәгез. Моны без журналистлардан, телеканалда эшләүчеләрдән шалтыратып белештек.
Шул чакта дустымның ничек кәефе кырылганын күреп үзәк өзелде, имансыз, икейөзле хакимияткә ачуым чыкты. Үз-үземә сүз бирдем – бу монафыйкларны тынычлыкта калдырмаячакмын, һәр тапкан гаепләре саен мәкалә язып, прокуратура, коррупциягә каршы комитет, хокук саклау органнарына тикшерү таләп итеп, хатлар юллап торачакмын!
Ниндидер принципсыз, кыйбласыз, үз фикерләрен кычкырып әйтергә дә шүрләгән, үз күләгәсеннән дә куркып яшәгән, кемнәргәдер ялагайланып, тәлинкә тотып хакимияткә йомшак кәнәфиләргә үрләгән мескен бәндәчекләр кешенең бөтен эшләгән эшен, игелеген бер сүз белән юкка чыгаралармы?! Ә бит әле кичә генә шушы хакимият Азат Галимҗан улы Гайнетдиновка яхшы характеристикалар бирә иде. Сиңгел мәктәпләренә матди ярдәм күрсәтүе, ремонтка акча бирүе, Сабантуйларын финанславы, коелар казытуы, зиратлар киңәйтүе, мәчетләр салуы, кешеләрне тәрбия кылуы өчен рәхмәтләр белдерәләр. Ник соң бер көн эчендә бөтенесе үзгәрде? Ник ул «дошман»га әверелде? Хәтта хакимият башлыгында ярдәмче булып йөрүче хатын да аңа телефоннан минем янда ук янады бит!
Мөфтияткә чакыртып Илдус Фәиз яный. Имеш, синең белән хокук саклау органнары кызыксына – син бит элеккеге оешкан җинаятьчел төркем әгъзасы. Лаеш районының мөхтәсибе урынбасарлыгыннан үзенә әйтеп тә тормый гына куалар. Ә бит Азат хәзрәткә мәчетләр төзүе, кешеләргә игелек кылып яшәве өчен мөфти рәхмәт кенә әйтеп торырга тиеш!
Рәхмәт урынына янау гына…
Ул бит хакимият төзекләндерергә тиешле мәктәпләрне төзекләндереп йөрде. Аңа рәхмәт тиешме? Ә тагын янау. Имеш, син фәлән чакта фәлән мәсьәлә буенча полициягә чакыртылган идең, тагын килеп кит әле… Бу чакыруларның, сөйләшүләрнең асылын аңлыйм мин – чип-чиста янаулар. Әгәр тыгыласың икән – утыртабыз!
Әмма пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә безгә әйтә: «Әгәр бөтен дөньяның кешеләре җыелышып сиңа зыян салырга теләсәләр дә, алар бары тик Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткәнчә генә эшли алырлар». Шуңа күрә беркем дә туктарга тиеш түгел. Әгәр син хаклы икән – көрәш, хаклыгыңны расла, максатыңа бар! Җәнабел Хак сиңа шул чакта ярдәм итәр. Ә ниндидер Илдус Фәиз дигән мөфти таккан «ваһһабчы», «оешкан җинаятьчел төркем әгъзасы – ОПГчы», «националь –сепаратист» ише ярлыклар кешеләргә чын күңелдән ярдәм итәргә омтылучы өчен пүчтәк кенә. Күп тә үтмәс – халык бәддогасын алган мөфти үзгәрер, ә чын игелек һаман шул ук игелек булып калыр. Мөфти Илдус Фәиз турында тарихта бары тик яманат кына калыр, аны безнең мәкаләләребездән белерләр, ә Азат хәзрәт төзеп калдырган мәчетләр тарихи һәйкәл булып, үзе бакыйлыкка күчкәч тә төзүчесенә әҗер-савап ирештереп торырлар. Чөнки без аның белән инде яңа мәчет төзү әмәленә керештек. Тик монысына Илдус Фәиз барында мөфтиятне якын китермәскә ниятем бар. Башка мөфти килгәч, иншалла, әйбәт булса, кабул итәрбез. Миңа мөселманнарны төрле төркемнәргә бүлгәләп, таркатып, әллә кайчан тәүбәгә килгән һәм бары тик изге гамәлләр генә кылып яшәүче кешеләрне читкә кагучы мөфти кирәкми!
Азат та, мин дә, башкалар да югалмабыз. Безне төрмә дә сындыра алмады, анда да ихтирамга лаеклы кешеләр булдык. Хәзер дә, Аллага шөкер, бу дөньяның соңгы бәндәләре түгелбез.
Лаеш районы хакименә минем моннан бер ай элек әле башка газетада эшләгән чагымда язган мәкаләмне күрсәткәннәр. Анда да ул мине кимсетергә тырышкан. Имеш, Искәндәр Сираҗи – ул гауга гына эзләп йөрүче бер журналист. Ялгышасың, Михаил Павлович! Мин гауганы түгел, ә гауга мине эзләп таба. Синең кебек җитәкчеләрнең башбаштаклыгына түзмәгән халык мине редакцияләргә эзләп килә, синнән һәм синең ишләреңнән яклау сорый, гаделлек эзли. Якын араларда мин сезгә кемлегемне расларга тырышырмын – гауга чыгаручымы, әллә гаделлек таләп итүчеме… Бәлки, шуннан соң халкыңның үзеңнән ни дәрәҗәдә канәгатьсез булуын үзең күрерсең һәм бераз гына булса да төзәлергә тырышырсың, төзәлерлегең калган булса, әлбәттә… Ә Сокурыдагы мәчеткә кагылма! Синең дә, мөфтинең дә анда бер тиене дә кермәде. Ярдәм күрсәтмәсәң, ичмасам, комачаулама. Әгәр ярдәм итәргә теләсәң, нәрсә кирәге инде күптән әйтелде. Бу мәчет Азат хәзрәткә дә, Галимҗан бабайга да, миңа да түгел, Сокуры халкына – син идарә иткән территория кешеләренә кирәк. Аның янындагы парк, спорт мәйданчыгы, кафе вә кибет исә, Татарстанны бизәү, республикабыз аша узучы кешеләрдә әйбәт тәэсир калдыру өчен кирәк. Ә без барыбыз да туган җиребезнең уңай имиджын тудыру өчен эшләргә тиешбез. Әгәр шуны да аңламыйсың икән, хаким кәнәфиен бушатуың дөресрәк булыр.
P.S Бу җомгада, 8 июньдә, 19:00 сәгатьтә, мин Лаеш районы Хәерби авылына киләм. Очрашуда Бөтенрусия кече һәм урта эшмәкәрлек профсоюзының Татарстан бүлеге җитәкчесе Сергей Ромадановский да катнашачак. Бар зар-гозерләрегезне шунда сөйләрсез. Очрашу авыл клубы янында булачак.
Барыбызның да сүз вә гамәлләреннән Аллаһы разый булуын теләп, Искәндәр СИРАҖИ.Ачуны чыгардыгыз... ,

Комментарии