- 05.02.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №5 (6 февраль)
- Рубрика: Архив
Мөселманнарга тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр. Әле тентиләр, әле кулга алалар, әле яла ягалар, әле зиратыбыз хакимияткә ошамый… Инде дөньялар тынычланды дип җиңел суларга өлгермисең, уку йортларына, шәкертләргә чират җиткән икән. Иң мөһиме «ваһабчылык» яки «суфыйчылык» беркемне дә кызыксындырмый – бәйләнерлек мөселман гына булсын. Әнә Мәрҗәни мәчете каршындагы Ислам көллиятенең уку-укыту программасын мөфтият төзегән, Мәгариф министрлыгы раслаган – барыбер тинтерәтеп, штрафларга тартып торалар. Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы мәдрәсәсенең нәрсәсе ошамый? Ул бит инде ике дистә еллар авыл имамнары әзерләп тора, «чит идеология» диярлеге юк. Мөфти Илдус Фәиз дә шул мәдрәсәдә укып йөрде дип хәтерлим… Юк, тик тотмыйлар – ябу белән яныйлар. Шәкертләрне вә аларның остазларын тинтерәтеп бетерделәр дә, инде Ислам дине өйрәнүче мәктәп балаларына, хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бәйләнә башладылар. Президент Аппараты җитәкчелеге, Рособрнадзор оешмасы, прокуратура, полиция, МЧС агайлары горурлана алалар – алар Биектау бистәсендәге мөселман балаларын һәм аларның укытучы-репетиторларын куркытып бетерә алдылар. Молодцы, егетләр, шулай дәвам итегез!!! Ничу монда мөселманнарга балаларын Шәригать кануннары нигезендә укытырга һәм тәрбияләргә! Әнә, дәүләтнең тәнәфестә тәмәке тартырга һәм сыра эчәргә, 13-14 яшьтән җенси мөнәсәбәтләргә керергә өйрәтә алырдай «әйбәт» мәктәбендә укысыннар. Русия дигән бөек империягә тәүфыйклы, иманлы, белемле, үз көнен үзе күрердәй аек инородецлар кирәкми. Андыйлар белән идарә итү читен – исерек вә фәхешрәк булулары әйбәт…
Мөгаен, Русиянең сәясәте шулдыр. Югыйсә, бернинди канун да бозмыйча, үз балаларына «өйдә белем бирү» системасын сайлаган һәм балаларына укытучы-репетиторлар яллаган ата-аналарга ник бәйләнергә? РФ законнарына таянып «шәхси эшмәкәр» таныклыклары, арендага бүлмәләр алып балаларга белем биреп яткан укытучыларга ник тияргә? Алар бит балаларга мәктәп программасын гына түгел, инглиз һәм гарәп телләрен, динебез нигезләрен, әхлак дәресләрен дә өйрәтә. Ничек инде моңа хакимият һәм хокук саклау органнары түзеп тора алсын?!
Шуңа да, 94 бала «гаиләдә белем бирү» системасы буенча укытучы-репетиторларыннан белем алып ятучы бинага тикшерү артыннан тикшерү килеп кенә тора. Беркөнне МЧСтан янгын инспекторы килеп керә, ләкин аны, никтер, бинаның янгын сүндерү һәм саклык системасыннан бигрәк балалар саны, нинди белемнәр алулары кызыксындыра. Үзенә кагылышсыз сораулар белән йөдәтмәвен үтенгәч, янгынчыбыздан җилләр исә… Ул да булмый, Финанслар Министрлыгы хезмәткәрләре килеп төшә… Аннан соң салым инспекциясе сугыла… Мәгариф өлкәсен күзәтеп торучы «Обрнадзор» дигән оешма вәкилләре рәхим итәләр… Аңлыйсыздыр инде, берсе дә мактарга, теләктәшлек белдерергә килми, барысы да гаеп эзли, тик таба гына алмыйлар булса кирәк – бик усалланып китә торалар. Ә безнең шәхси эшмәкәр укытучы-репетиторларыбыз һәм балаларыбыз борчыла, тынычсызланалар.
Ләкин бу тикшерүләр әле пүчтәк кенә булган икән, чакырылмаган кунаклар комачаулык тудырсалар да, үзләрен зыялы тоткан. Мокытлыкның, тәрбиясезлекнең югары үрнәкләрен 31нче гыйнварда килгән, Биектау районы прокуроры урынбасары Г.В. Тимофеев җитәкчелегендә бинага бәреп дигәндәй кергән тикшерү күрсәтә. Бу компаниядә иң тәртипсез кеше прокурор урынбасары Тимофееев үзе була да инде.
«Ул безгә өстәл төя-төя акырды. «Мин сезне эшмәкәрлек таныклыкларыгыздан мәхрүм итәм, балаларыгызны быел укымаганга чыгарып икенче елга калдырам!» – дип кычкыра. «Аның болай кыланырга хакы бармы?» – дип зарлана миңа укытучы-репетиторлар.
Юк, закон һәр кешенең шәхесен кимсетүне тыя, ә аңа теләсә нәрсә кычкырып янау шәхесне кимсетүгә керә. Димәк, Тимофеев хаксыз. Әле монда «толерантлык» һәм гап-гади «әдәп» дигән төшенчәләр дә бар. Беренчедән, закон сагында торырга тиешле кеше акырып-янап закон бозылуга юл куйса, икенчедән, урыс, бәлкем христиан буларак та үзен башка конфессия вәкилләре алдында басынкы вә тәрбияле тоту дөрес булыр иде. Югыйсә, аны мөселманнарга карата дошмани карашта булуда гаепләргә мөмкиннәр. Хәер, шәхсән мин гаеплим дә инде. Нәрсә, бу Тимофеев дигән бәндә «тәре походы»на чыкканмы әллә?! Әгәр үзе мөселман һәм татар кешесе булса, бәлки болай ук рәнҗемәс тә идем – үз кешебез белән ничек тә аңлашырбыз. Әмма урыс һәм христиан кешесеннән моны толерантсызлык вә мыскыллау, мөселманнарны санга сукмау дип кабул итәм. Шуңа да, бу мәкаләмдә ТР Прокуроры Кафил Әмировка мөрәҗәгать итәм:
«Хөрмәтле Кафил Фәхразый улы!
Соңгы араларда мин прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан байтак хаксызлыклар күрдем һәм газета битләрендә язып та чыктым. Ул күрәләтә гаепсез кешене суд залында гаепләп чыгу да, автоһәлакәттә кеше имгәтеп «судан коры чыгу» да, кеше өстеннән әйтмәгән сүзен әйтте дигән күрсәтмәләр таләп итеп йөрү дә… Соңгысы Лаеш районында минем өстән булган һәм район прокуратурасы вәкиле Сезнең боерык буенча эшләвен әйткән. Шулай ук редакциягә шалтыратып, баш мөхәррирдән минем хакта мәгълүмат таләп итеп, Сезнең исем белән куркытып маташкан. Нәрсә, хәзер янау прокуратура хезмәткәрләренең «фирменный стиле»ме әллә?! Мин аңлап бетерә алмыйм, Кафил әфәнде.
Менә хәзер Сезнең хезмәткәрегез, Биектау районы прокуроры урынбасары Г.В. Тимофеев безнең тыйнак, тавыш та күтәреп сөйләшергә ояла торган мөслимә укытучыларыбызга теләсә нәрсә кычкырып, янап киткән. Ә минем соравым туа: бу бәндәнең, гомумән бу бинага керергә хокукы булдымы икән әле?! Тагын бер сорау: нәрсә, хәзер Татарстанда хокук сакчыларына мөселманнарга бары тик Ислам динендә булганнары өчен генә акырырга, янарга, аларны тентергә ярыймы? Миңа калса, тентү үткәрү өчен санкция кирәк, ә монда бер кәгазь–фәлән күрсәтеп торуны кирәк тапмаганнар. Ә тентү узган һәм укытучыларның китапларын алып чыгып киткәннәр. Нәрсә, Фәүзия Бәйрәмованың наркоманиягә каршы язылган «Ахырзаман афәте» китабы мәхкәмә тарафыннан тыелдымы? Әллә Айдар Хәлимнең автобиографик «Гомеремнең ун көне» әсәре террорчылыкка дәшәме? Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең фәнни эшчәнлеге материалларыннан ваһаббчылык эзләргә телиләрме?
Миңа калса, бу китапларны тикшерү вә алып чыгып китү инде тентүгә керә һәм аның өчен махсус рөхсәт кирәк. Әллә сүз мөселманнар хакында барганда законны санга сугып торасы юкмы?
Бүгенге көндә бөтен Русиядә «гаиләдә белем бирү» системасы эшләп килә һәм кешеләр балаларын укытучы-репетиторларга тапшыралар. Бер Мәскәүдә генә дә 100 мең гаилә балалары өчен укытуның бу формасын сайлаган, ә башкала хакимияте исә аларга матди яктан ярдәм дә күрсәтә. Бер җирдә дә укытуның бу төренә каршы прокуратура, полиция, Президент Аппараты, МЧС, «Рособрнадзор» ише оешмалар җыелып һөҗүм итми. Бары Татарстанда гына бәйләнәләр. Ник? Чөнки сүз мөселманнар хакында бара! Әгәр дә без балаларыбызны шушы ук система буенча, әмма Исламсыз гына укытсак, Камалтынов белән Терентьев әфәнделәр дә, Сез дә, башкалар да, безнең барлыгыбызны да белмичә, бәхетле генә яшәп ятар идегез. Ләкин сүз мөселманнар хакында бара, ә бу илдә без инде үзебезнең барлыгыбыз белән үк җинаятьчеләргә тиңләнәбез.
Бүген республикада иң хокуксыз кешеләр дип мөселманнарны атасам, ялгышмамдыр. Безнең бит, хәтта, полиция балаларыбыздан сорау алуны да ата-анадан башка гына оештырырга мөмкин. Мондый хәл 5 февральдә булды да инде. Полиция хезмәткәре дәрес вакытында килеп кереп балаларга сораулар биреп класстан класска йөри. Ә бит аларның моңа хакы юк. Инде балалар белән дә көрәшә башладыгызмы? Мөселман баласын кем яклар?
Мөхтәрәм Кафил Фәхразый улы! Бу ачык хатымны Сездән ярдәм вә яклау сорап язуым иде. Әмма аңлыйм – ярдәм дә, Тимофеевка, полиция хезмәткәрләренә җәза бирү дә булмаячак. Мөгаен бөтен эш «авыр сүз әйткәнем өчен» тагын мине, эшчәнлегемне, биографиямне тикшерү белән тәмамланыр. Законны үтәү һәм үтәтү ул журналистларга закон хакында интервью бирү генә түгел шул… Шулай да Татарстанда закон барына, аның өчен мөселман да, христиан да, яһүди дә, түрә дә, прокурор да тигез икәненә ышанасы килә. Өмет яшәтә бит кешене…
Бәлки Сез дә бу юлы безнең өметләрне акларсыз әле дигән өмет чаткылары минем күңелдә дә юк түгел.
Ихтирам белән Искәндәр СИРАҖИ.
Комментарии