«Лаеш шулпасы»ның «махмыры»…

«Лаеш шулпасы»ның «махмыры»…

Узган саннарда районына багышланган Ачуны чыгардыгыз…(№22, 6 июнь, 2012 ел) һәм «Лаеш шулпасы»ның шулпасы…(№24, 20 июнь, 2012 ел) исемле ике мәкаләм дөнья күргән иде. Менә аларның «махмыры» да чыга башлады – баштарак редакциябезне һәм район халкын сөендереп төзәлү юлына баскан хакимият кинәт кенә нәкъ киресен эшләргә тотынды. Ә бит чынлап та куанган, Лаеш хакимиятенең үз хаталарын төзәтә алачагына инанган идек. Аңлавы өчен хәтта хаким Афанасьев исеменә рәхмәт хаты язарга да «каләмем кычыта» башлаган иде. Юк, аңламаган икән. Җәза бирергә теләгән кешесенең Аллаһы Тәгалә акылын ала, диләр.

Бу җәзаның ничек килгәнен тәгаен генә беребез дә әйтә алмый. Ул ахмак киңәшләрен акыллы кыяфәт белән бирүче урынбасарлар аша да, дөньяны болгатудан гайрене белмәүче мөфтиләр аша да булырга мөмкин… Шулай ук үз көчеңә, биләгән кәнәфиеңә артык ышану, кирәгеннән артык горур булып кылану да Аллаһының җәзасы булырга мөмкин.

Ә Җәнәбел Хак гадел – ул һәркайсыбызга әҗерен дә, җәзасын да бирүче. Әнә бит, әле төзелеп тә бетмәгән Сокуры авылы мәчетенә бәйләнү никадәр гауга чыгарды, районның бөтен пычрагы өскә калкып чыкты. Бу Аллаһының җәзасы түгелме?! Иртәме-соңмы, моның өчен хакимияткә җавап тотарга туры киләчәк. Иншалла, бу җавапны ахирәткә үк калдырмабыз, Аллаһы Раббыбызның ярдәме белән әле дөньялыкта ук хәл итәргә тырышырбыз…

Изображение удалено.

Инде Лаеш районындагы вәзгыятьне шәрехләүләрне дәвам итим. Бәлки, хаким Михаил Павлович Афанасьев үз районында халыкның ничек яшәгәнен белмидер, урынбасарлары аңа дөньяда ниләр барын ирештермидер? Гәрчә, миндә шундый тойгы туды. Чөнки Кече һәм урта эшмәкәрләрнең бәйсез профсоюзы рәисе Сергей Ромадановский белән без аның янына керергә, барысын уртага салып сөйләшергә дип килгән идек, аппарат җитәкчесе Марат Искәндәр улы һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Илгизә Нәҗип кызы аша уза алмадык. Коридорда гына әңгәмә кордык та, хаким белән очраштырмаячакларын аңлап, кайтып китәргә мәҗбүр булдык. Ә бит без Михаил Павловичка аның карамагындагы район халкының зарын җиткерергә килгән идек, үзебезнең бер йомышыбыз да юк. Урынбасарлары артына качып яшәүче хакимнәрне аңламыйм. Шуңа да бу юлы «Безнең гәҗит» битләреннән мөрәҗәгать итәргә булдым, бәлки, ишетәсе килмәсә дә, халкын ишетер…

«»ГА ХАТ

Хөрмәтле вә гыйззәтле Михаил Павлович!

Узган саннарда чыккан мәкаләләремне укыгансыз дип аңладым. Чөнки алардан соң районыгызда бераз «репрессияләр» дә башланган икән. Мин аңлап бетермәдем – бу сезнең шәхси инициативагызмы, әллә яраннарыгызның тырышлыгы нәтиҗәсеме?

Әйтик, Усад авылында төзелеш материаллары кибете тотучы Алексей Власеноның җирен тартып алырга җыенгансыз икән. Аңа инде җирне бушатып чыгып китү хакында күрсәтмә дә бирелгән. Бу гамәлегезне ТР Пезиденты Рөстәм Миңнеханов белән килешеп эшләнде дип бара икән яраннарыгыз. Тик Рөстәм Нургали улы бу хакта үзе беләме соң? 70 сутый җирдә тагын җиде коттедж салып куймакчы буласызмы?

Изображение удалено.

Миңа калса, сезнең һәм куштаннарыгызның бу гамәлен һич тә акыллы вә дөрес дип бәяләп булмый. Хуҗалыкчан хаким андый юлга бармас иде. Ничек инде алтын күкәй салучы тавыкны суясың? Алексей Михайловичны исә нәкъ шулай бәяләп була. Ул бүген районыгызның бер дистә кешесенә эш бирә, милли бәйрәмнәргә иганә кыла, балалар вә картлар йортларына һимаясен жәлләми… Боларның барысын да хакимият тәэмин итәргә тиеш. Әгәр дәүләт җилкәсеннән йөкне алучы табыла икән, аңа рәхмәттән башкасын әйтү хәрам. Ә инде елына 500-600 мең сум салым да түләп торуын исәпләсәң, якын-тирәдәге төзелешләрне кирәкле әсбаплар белән тәэмин итүен дә искә алсаң, гомумән, Алексей Михайловичка медаль тиеш.

Аңлыйм, мөхтәрәм Михаил Павлович, кешеләргә коттеджлар төзү дә бик кирәк. Ләкин бит сезнең бөтен районыгыз тоташ коттеджлар төзелешенә генә әйләнеп бара. Җир сатудан кергән табышка кызыгып, халкыгызның социаль проблемалары онытыла. Әйдәгез, Сингел һәм Тангачы авылларыннан килгән хатларны бергәләп укып карыйк.

***

«Безнең гәҗит» газетасының шеф-редакторы Искәндәр Сираҗига Сингел авылы халкыннан.

Хөрмәтле !

Сезгә Лаеш районы, Сингел авылы халкы мөрәжәгать итә. Сезнең игътибарыгызга 15-20 ел элек булган авылыбызны бераз гына тасвирлап китәсебез килә. Авылыбызда гөрләп эшләп торган фермабыз, жәй көннәрендә кич белән дә эшеннән туктамый торган амбарыбыз, шау-гөр килеп торган мәктәбебез бар иде. Хәзер боларның берсе дә юк.

Авылыбызда өйлә вакытында моңлы азан гына ишетелә хәзер.

1993 елда клубыбыз янды. Аның урынына матур, зур итеп клуб салына башлангач, бик нык сөенгән идек. Иртәрәк сөенгәнбез икән, клуб төзелү ярты юлда тукталды. Кая гына мөрәҗәгать итсәк тә, гаризабыз районга кире әйләнеп кайтты һәм районда югалып та калды. Озак та үтмәде, фермага да кул салдылар. 800 баш мөгезле эре терлекне берәм-берәм сата башладылар һәм тора-бара барысы да юкка чыкты. Ферманы сатып җибәрделәр. Ындыр табагында һәм фермаларда күпме кеше эшли иде, барысы да эшсез калдылар. Амбардагы тегермәннәр дә юкка чыкты. Хәзерге вакытта складларны да сүтеп сатып бетерделәр. Район башлыклары ни карадылар, анысы безгә караңгы.

Мәктәбебездә 25 бала булса да, яптылар. Иске мәктәп булса да, бик якты, матур иде, хәтта ашхәнәсе дә бар иде. Җәй көннәрендә балалар мәктәп бакчасында эшли иде. Бәйрәмнәрдә авыл халкы шул мәктәпкә җыела иде. Хәзер аны тартып алдылар. Урынына кызыкканнардыр инде.

Район башлыгына мөрәҗәгать иткәч, Сингел авылын «Центр» эшлибез диде, ләкин клуб урынына «Стройматериалы» кибете ачып куйдылар. Шул булды микән «Центр»?

Авылыбызда 1 генә су башнясы эшли. Аның суы начар, эчәрлек түгел. Кая барасың инде, эчәргә туры килә. Җәй көннәрендә бөтен авылны су белән тәэмин итеп бетерә алмый.

Бер сүз белән әйткәндә, авылыбыз үлеп бара. Мондый күренешне күргәч, йөрәк әрни.

***

Хөрмәтле Искәндәр Сираҗи!

Сезнең «Безнең гәҗит»тәге мәкаләгезне укыгач, хат юлларга булдык. Без Лаеш районы, Тангачы авылы кешеләре.

Авылыбызда 10 елдан артык су юк. Кемнең хәленнән килде, шулар үз бакчаларында кое казыды. 60 мең сум таба алмаганнар күршеләренә бик рәхмәтле.

Клубны 6-7 ел элек сүтеп ташладылар. Яңа клуб салырга иде исәпләре, ләкин күренми әле.

22 елдан артык бәрәңге утырта торган бакчаларыбызны рәсмиләштерергә ризалык бирмиләр.

Авыл эчендә юллар юк.

Искәндәр улыбыз, сезгә өмет баглыйбыз. Безне дә ярдәмегездән ташламагыз. Аллаһы Тәгалә сезне үзе сакласын.

Сезгә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп, Тангачы авылы халкы.

***

Күрәсез, хөрмәтле вә гыйззәтле хаким әфәнде, халыкның эчәргә суы да юк. Ә бит сезнең район су буенда утыра һәм аның астында да алагаем зур җир асты бассейны ята. Сез аны алып халыкка эчерә дә алмыйсызмы? Ул суны районыгыздагы агулы матдәләр каберлекләрен ачып пычратасы гына түгел, кешеләргә дә чыгарып бирү кирәк.

Сезнең районда проблема өстендә проблема бит! Рождествено, Столбище авыллары халкы гөрләп эшләп торган хастаханәләрне ябудан зарлана; Сингел һәм Тангачы кешеләре исә медпунктларының атнага ике генә көн ачылуыннан канәгать түгел. Нәрсә, андагы халыкка атнаның биш көнендә үлсә дә ярыймы? Тангачы әби-бабайлары яңгыр яуса, авылдан да чыга алмыйлар бит – юл юк.

Тагын шул ук Сингел һәм Тангачыда клубсыз торалар. Сингелдә клуб урынына төзелеш материаллары базары коргансыз инде. Ә Тангачыда нишләмәкче буласыз? Клубның урыны күл буенда – ияләнгән гадәтегез буенча җирен коттедж төзергә сатасызмы?

Бүген Татарстанда авыл клубларын төзекләндерү, төзү буенча зур эш башлап җибәрелде. Сезнең бу эшкә ничек алынуыгызны белеп бик гаҗәпләндем. Районыгызның ничәмә-ничә авылында клуб юк, ничәсен төзекләндерү ләзем, ә сез район мәдәният йортын сипләү белән мәшгуль. Ә бит аны әле моннан 5-6 ел элек кенә сипләгәннәр иде шикелле. Бу акчага ике-өч авылга клуб салу яки алты-җидене төзекләндерү дөресрәк булмас иде микән? Миңа калса, авылларны яшәртергә, үстерергә теләгән глава нәкъ шулай эшләр иде. Ә инде халкы хакында уйламаучысы үзенә якынракны – район үзәгендәгесен сипләүне мәгъкульрәк күрәдер…

Клублар димәктән. Мөхтәрәм Михаил Павлович, мин бит әле 8нче июньдә генә сезнең районда булдым, Хәерби авылы халкы белән очраштым. Ниятем очрашуны урамда, клуб каршында гына уздыру иде дә бит, участок инспекторы клубка керүне дөресрәк дип тапты. Имеш, урамда митинг була. Без бәйсез профсоюзлар лидеры Сергей Ромадановский белән идек, икебез дә «очрашу» һәм «митинг» төшенчәләрен әйбәт беләбез, әмма властька каршы бармадык, сүзен тыңлап эчкә уздык.

Ләкин менә сезнең районда «власть» дигәне генә кызык икән. Анда уң кулның нишләгәнен сул кул белми, ахры! Югыйсә, Хәерби авылы башлыгы Минзәлия Минбаева килеп, безнең анда нишләп йөрүебез, санкциябезнең барлыгы-юклыгы белән кызыксынды. Ул да булмады, вак-вак атлап, вәкарь (дәрәҗә) саклап кына урынбасарларның берсе булучы Илгизә ханым Тимершина килеп керде. Аны да шул ук мәсьәлә кызыксындыра икән: ник без клубта, ник хакимияттән рөхсәт алмаганбыз, ник аренда өчен түләмибез?

Хөрмәтле вә гыйззәтле Михаил Павлович! Сез үз тирәгезгә махсус шундыйракларны җыясызмы, әллә бу ялгышлык белән түрә булучылар гынамы? Минемчә, район яки авыл дәрәҗәсендәге чиновник «митинг» белән «очрашу» арасындагы аерманы гына аңларга тиеш. Моның өчен бернинди рөхсәт-мазар алу мәҗбүри түгел. Шулай ук авыл халкы белән авыл клубында очрашканы өчен профсоюз да, язучы да акча түләми. Чөнки без бу очрашудан табыш алмыйбыз, ә халыкның аһ-зарын гына тыңлыйбыз. Клуб исә авыл халкының салымнары хисабына эшли һәм авыл кешеләренә җыен җыеп сөйләшергә дә ярамагач, аны асраудан ни мәгънә? Елына бер тапкыр сез яки берәр урынбасарыгыз килеп булыр-булмас уңышларыгыз белән мактанып китсен өченме?

Гомумән, сезнең мактанырлыгыгыз юк бугай. Әгәр шул Чулман ярына күпләп коттеджлар салдыру белән мактансагыз гына инде… авылларыгызда халык юлсызлыктан зарлана, сузызлыктан интегә, җир ала алмый, мәдәният йортлары, күп җирдә медпунктлар әлле-хәлле генә эшли… шул ук Хәерби халкының әйтүенә караганда гына да, авыл хуҗалыгын бетерүгә дә өлеш кертәсез дип ишеттем. Ни дәрәҗәдә хактыр, әмма сез «Хәерби» хуҗалыгына дәүләти җирләрне бирмисез икән. Чөнки аларны инвесторга сату каралган, имеш. Моны мин үзегездән сорамакчы идем дә, урынбасарларыгыз аша узып булмады. Кызык, әгәр күренекле язучы һәм журналист белән профсоюз рәисе керә алмый икән, сезнең янга гади кеше ничек уза соң? Әгәр сез җирләрне анда эшләүче авыл хуҗалыгы ширкәтенә бирмичә, ниндидер инвесторларга сатасыз икән, бу районның авылларын тәмам бетерүгә китерәчәк.

Чөнки кешеләр инде үзләре яшәгән җиргә дә хуҗа була алмаячаклар. Анда шәхси эш алып бару, акча тыгу куркыныч гамәлгә әвереләчәк. Нәтиҗәдә Лаеш районы тулысынча дачалар районына әверелерме? Кешеләр шәһәрдә эшләп, авылга йокларга гына кайтырлармы? Бу сәясәтне үтә мәгънәсез дияр идем…

Хәер, никтер сездән мәгънәле гамәлләр көтмим дә бугай инде мин. Сезнең районда күзгә төтен җибәрү, үзләре теләгәнне генә ишетү гадәти күренеш бугай. Әнә, Хәерби халкы, фотолар күрсәтә-күрсәтә, тракторлар да үтә алмастай юллар барын раслый, ә авыл башлыгы анда әллә ничә дистә «КамАЗ» таш кайтарып аударулары, элек моннан да начаррак булуы хакында сөйли. Әйтерсең, авыл җирендә кеше кая күпме таш кайтканын белми! Бик кызык яшисез сез, Лаеш халкы.

Йөрим район буйлап, бөтен җирдә шәхси төзелешләрдән гайре яхшы якка үзгәреш күрмим. Мөгаен, күреп тә булмастыр. Ә менә чүп-чар күренә. Әгәр сез Казан янындагы районда да чүпкә батып ятасыз икән, монда хакимият нәрсә генә эшли икән соң дигән сорау туа.

Хөрмәтле хаким әфәнде! Миңа инде ничәмә-ничә кеше килеп сезнең бик кәттә кеше булуыгызны да сөйләделәр. «Президент Миңнеханов кешесе» дип тә карадылар. Тик Рөстәм Нургалиевич үзе бу хакта белә микән соң? Минемчә, һәр район главасы Президент кешесе, братны ул билгели бит. Ләкин кайчак ялгыша бугай. Мәсәлән, сезнең очракта ялгышлык булгандыр дип уйлыйм. Чөнки сез эш белән шөгыльләнәсе, район халкының проблемаларын хәл итәсе урынга хакимияткә каршы сүз әйтергә җөрьәт иткән кешеләр белән көрәшеп көчегезне исраф итәсез кебек. Бәлки, җитәр, як-ягыгызга карагыз, район халкына ишекләрегезне ачыгыз һәм аларның зарын ишетегез. Шул чакта мин сезнең хакта ялгыш сүз сөйләгәнем өчен гафу үтенермен.

Әлегә исә сезгә үз халкыгыз алдында гафу үтенү кирәктер. Бүген менә шул халкыгыз мәйданга чыга, ТР Министрлар Кабинеты каршына пикетка баса. Исәпләре республика хакимиятенең игътибарын сезнең эшчәнлегегезгә юнәлтү. Бу нисбәттән мин фәкыйрегез дә эшемне алып барырмын. Иншалла, шулай тырыша торгач, төзәлерсез. Бөкре һәм кабер хакындагы әйтем сезгә туры килмидер ич?

Аннан соң, мөхтәрәм глава әфәнде, сезнең бик шәп урынбасарыгыз бар – Илгизә Нәҗип кызы Тимершина. Бик уңган һәм эшлекле ханым дип беләм. Әле менә ветераннарны һәм аларның тол хатыннарын фатир белән тәэмин итү программасын гына алыйк – анда да каенатасы Ваһап аганы тораклы иткән. Әле нинди саваплы юл белән диген син! Ул бит Лаешта ире Фиркат әфәнде белән бергәләп яшәгән 113 квадрат метрлы йортының бер өлешен каенатасына саткан. Дәүләт исә тиешле 943 мең 200 сум акчаны күчерә. Мөгаен, 113 квадрат метрлы фатир таррак булгандыр – Ваһап ага күп тә үтми ул фатирны 2010нчы елның 24 июнендә янәдән улына бүләк итә. Шулай итеп ветеран бабай тагын торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булып кала. Ләкин яңа фатир алып өлгерми – вафат булып куя шул, урыны оҗмахта булгыры…

Иң кызыгы шунда ки, Ваһап ага башта Мәскәүдәге улында яши – анда да субсидияне алып өлгерә. Аннан кайтып, Кайбыч районының Олы Урсак авылына теркәлә…

Кыскасы, ветеран бабай бик уңган булып чыга. Хәер, килене Илгизә ханым да бик уңган бит. Әнә, субсидияләрне дә дөрес итеп алганнар, закон да бозмаганнар… бугай… Гәрчә, «бозылган» дигән хәбәребез юк. Югыйсә, күренекле журналист һәм язучы Камил Сәгадәтшин бу хакта инде 2010нчы елда ук «Ватаным Татарстан» газетасында язып чыккан иде. Тикшергәннәрдер, барысы да тәртиптәдер, Илгизә ханымның намусы кардан ак, судан пакьтыр дип ышанасы килә.

Гомумән, хөрмәтле вә гыйззәтле Михаил Павлович, сезнең янда бары тик үтә намуслы кешеләр генә эшлидер, үзегез дә аларга лаектыр дип өметләнәм.

Әлегә мин сезгә саулык, иминлек теләп саубуллашам һәм үз районыгыз кешесенең бер хатын укырга тәкъдим итәм.

Ихтирам белән, Искәндәр СИРАҖИ.

Менә шулай эшлиләр

Мин Лаеш районының Хәерби авылы мәдәният йортында 2010 елның сентябрь аеннан бирле җитәкче булып эшлим. Күпме генә тырышсам да, хезмәтемә бәя, үземә хөрмәт юк. Авыл җитәкчесе М.Д. Минбаева ничек булдыра ала, шулай түбәнсетә, җәберли. Ай саен төрле сәбәпләр табып табельгә кул куймый. Вакытында тыныч күңел белән хезмәт хакы ала алмыйм.

Һәрдаим клубта бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Авылдашлар без оештырган бәйрәм кичәләреннән бик канәгать.

Каян килә шулкадәр явызлык? Бу хәлләрдән сәламәтлегемә дә зур зыян килә. Баламны да үстерәсем, укытасым бар бит.

Һаман саен, эштән кит, дип тора. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга кердем. «Укып та йөрмә, файдасыз, мин сине «сожру». Хәербиләрдән курыкмыйм, үзегез ник сайладыгыз соң мине», – дип күкрәк кагып утыра. Менә шундый инде безнең хөрмәтле депутатыбыз. Районда аның турында берни дә белмиләр микән әллә? Бар да яхшы дип яшәргә өйрәндек ич инде.

Узган ел клубка янгын сигнализациясе керттеләр. Тик бернинди инструкция, килешү юк.

Клубта су юк, запас ишекләр тиешле хәлдә түгел, ватык. Кышын салкын, җәен клубта суларлык түгел, чөнки бер форточка да юк. Мин эшкә кергәндә утырырга урындык та юк иде. Мәктәптә 40ел кулланылышта булган урындыкларны чүплектән алып кайтып, төзәтеп, буядык. Ватык тәрәзәләрне, ишекне үз акчама төзәттердем. Чорманы төзекләндерү өчен 14 мең сум акча тотылган, ә анда менеп тә караган кеше юк. Җитешсезлекләр турында ничә тапкыр гариза язып кердем, соңгысында, син хәзер Лаешныкы, дип әрләп чыгарды.

Бурычларым бик күп, хокукларым гына чикле.

Бүген 8 июнь. Авылда җыелыш булды. Халык шау-гөр килеп чыгыш ясады. Хәербиләрнең әрнү-сагышларын тыңлау миңа да көч өстәде. Минбаевадан мин генә зарланмыйм икән әле дип уйлап куйдым. Тик журналистлар белән булган очрашуның дәвамы миңа авыр күсәк булып төште. Чөнки халык таралуга Минбаева Н., Тимершина И., Мурзин Д.Н., Сахбетдинова М.Ф. мине «мунчага» керттеләр. Кан басымым күтәрелде, егылам дип торам. Шәфкать туташы чакыртып, укол ясаттылар. Бер мәлгә югалып калдым. Яудыралар болар миңа сорауны. «Ни өчен журналистларны клубка керттең? Хәзер аңлатма яз, юкса эштән куабыз», – диләр. Миннән кул куйдыра алмадылар. «Иртәгә Афанасьевка приемга языгыз, шунда, бәлки, куярмын», – дидем. Ә Тимершина: «Синең кебек «мелкая сошка»лар кирәк ди аңа», – диде.

Кайда соң бу районда акыллы, хөрмәткә лаклы җитәкчеләр?! Авырлык килгәндә, «попутка» белән районга ярдәм сорап шушы «крупная сошка»лар янына барабыз.

Урамда орып яңгыр ява. Телефоннан район мәдәният йорты директоры Мурзин Д.Н. шалтыратты, клубка чакырды. Резин итекләр киеп киттем. Автобустан 11 кеше килеп чыкты. Тагын каршымда приказ тотып, кул куярга кушып басып торалар. Кул куймагач, Мурзин иң затсыз сүз белән «Молчи, б…», – диде. Нинди хурлык, нинди түбәнлек. Мин исерекме, кеше талаганмы, клубка зыян салганмы? Мин моны ачы күз яшьләрем белән язам. Сәламәтлегем бик какшады. Яшәргә дә, дәваланырга да акчам юк. Авыл җирлеге рәисе ришвәт белән тотылгач та, болай җәберләмәгәннәрдер. Йөрәк әрни, яшәргә куркыныч.

2011 елның декабрь аенда клуб эшләп тапкан акчага сәнгать җитәкчесе Гаязов Ф. Казаннан баян алып кайтты. Ә баян Гаязовның өендә, чөнки авыл җирлеге рәисе миңа бирмәскә кушкан. Ә Мурзин баян клубта дип миңа кул куйдырды.

Клубта эш күрсәтмисең, диләр. Ә райондагылар «эшлиләр». Бер мисал китерәм. Яз көне һәр авылда отчет концертлары булды. Авыл саен күңел ачып, бушлай концерт карап, мул табын артында сыйланып киттеләр. Мин 2000 сум чыгарып табын әзерләдем. Өйдән гөбәдияләргә кадәр пешереп алып килдем. Шунысы көлке, ул айда хастаханәдә яту сәбәпле, 1800 сум акча алган идем. Кешечә кыланасым килгәндер.

Менә шулай эшли райондагы җитәкчеләр.

Минзәлия САФИНА.

«Лаеш шулпасы»ның «махмыры»... , 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии