- 03.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №35 (4 сентябрь)
- Рубрика: Архив
30 августта казанлыларның кайсылары бәйрәм чараларына чыкса, кайберәүләр ул көнне юлда булды. Бәйрәмгә Чаллыга кайтучылар да шактый иде. «Азатлык» хәбәрчесе, Казаннан Чаллыга бару юлында, биредәге халыкның суверенитет турындагы фикере белән кызыксынды.
30 августта башка көннәрдәге кебек үк Чаллыга кайтучылар күп иде. Иртәдән кичкә кадәр, сәгать саен йөрүче автобуслар тулып китә барды. Араларында Универсиада өчен кайтарылган автобуслар да бар иде. (Универсиададан соң ул автобуслар Казан-Чаллы рейсында еш күренә). Без утырганы да шуларның берсе булды. Автобуста күбрәк урыс телле халык булуы сизелде, шулай да араларында саф татарча сөйләшүчеләр ишетелде. Юл дәвамында, тукталыш вакытларында аралашкан әңгәмәдәшләрем суверенитет турындагы сорауга җавапны битарафлык белән дә, өмет белән дә, көенечләр белән дә кайтарды.
Бер әңгәмәдәшем әлеге сорауга кыска гына җавап бирде: «Суверенитет? Әллә инде… Без ул суверенитет турында бернинди дә фикердә тугел. Исән-сау булсак, сугышлар булмаса – шуңа ризабыз, шул җиткән», – диде.
Икенче бер әңгәмәдәш әлеге бәйрәмнең исеме генә калуы, татарның бүген, киресенчә, бәйләнеп куелуы турындагы фикерне әйтте: «Хәзер үзебез дә русчаны кыстырып сөйләшәбез бит инде. Бер татар теле дәресе генә кереп, бала-чаганы татарчага өйрәтеп булмый ул. Балалар бакчасында да татар баласына: «Өйгә кайткач русча сөйләшегез», – дип әйтәләр икән. Нишләп ул урысча сөйләшергә тиеш соң? Аннары безнең татар ояла да үзенең татарлыгыннан. Татар телен күтәрергә кирәк, ә мәктәпләрне ябалар. Урысча укытуның нәрсәгә кирәге бар? Башында булган бала татарча да укый ул.
Ул суверенитетның, бәйсезлекнең исеме генә калды инде. Элегрәк балалар бакчасында татар төркемнәре, мәктәпләрдә татар сыйныфлары бар иде. Әкренләп шушы татар төркемнәренә урыс балаларын кушып, аларны урыс төркемнәренә әйләндерделәр, татар төркемнәре калмады да диярлек. Татар сыйныфлары да шулай ук. «Нәшрият татар дәреслекләре бастырмый, БДИга русча әзерләнергә», – дигән сылтау белән татарча уку да бетерелеп бара. Авылларда сыйныфларда балалар саны аз, дип, мәктәпләрне ябалар», – диде ул.
Әңгәмәдәшләрем арасында уңай фикердә булучылар да очрады, автобуста кайтучы бер ханым милли күтәрелешнең әле дә дәвам итүе хакындагы фикерен әйтте: «Суверенитет бар ул. Телне югалтмадык инде. Чөнки хәзер күп җирдә татарча сөйләшәләр, үз телебезне кайтарабыз. Балаларны яшьтән үк татар теленә күп җирдә өйрәтәләр. Безнең балабыз да тел байлыкларын белеп үсә. Без Казанда яшибез, хәзер күп кенә эш урыннарында ишекләрдә татарча язмалар бар.
Элек ул татар телендәге язмалар аз була иде, хәзер менә медицина урыннарында да табибларларның кабул итү вакытлары, кайда нинди табиб утырганы – барысы да татар телендә язылган. Туксанынчы елларда алынган милли күтәрелеш үсә, дип уйлыйм.
Әмма кайбер ата-аналар, татар булуларына карамастан, балаларын урысча сөйләштерәләр. Аннары татар балалары үзара урысча сөйләшә. Күбрәк урысча җырлар тыңлыйлар. Кинотеатрларда татарча кинолар күрсәтергә, күбрәк үз киноларыбызны булдырырга иде. Балалар өчен курчак театры бар бит инде, анда күбрәк татарча тамашалар булсын иде», – дип сөйләде әлеге ханым.
Мартин Лютер Кинг яңа хыялларга рухландыра
1963нче елның 28 августында АКШта кара тәнлеләрнең хокуклары өчен көрәшне җитәкләгән Мартин Лютер Кингның «Мин хыялланам» исемле чыгышын Вашингтонда җыелган 300 мең кеше дәррәү кул чабып тыңлады.
«Минем хыялым бар. Бервакыт бу халык туры басачак һәм үз принцибының чын мәгънәсе белән яши башлаячак. Без барлык кешеләрнең тигез булып яралуы үзеннән-үзе аңлашыла дип исәплибез. Мин бервакыт Джорджиянең кызыл калкулыкларында элекке колларның һәм колбиләүчеләрнең уллары бер өстәл янында туганнарча утыра алыр дим. Үземнең дүрт балама мөнәсәбәт тәннәре төсенә карап түгел, ә шәхси сыйфатларына карап күрсәтелер дип хыялланам», – дигән иде Мартин Лютер Кинг ул чыгышында.
Әлеге чыгышка 50 ел тулу уңаеннан «Азатлык» бүген дөньяның төрле илләрендә кеше хокуклары өчен көрәшүчеләрдән нинди ил турында хыяллануларын сорады.
66 яшьлек Ширин Эбади – Иран адвокаты һәм кеше хокуклары өчен көрәшүче. 2003 елда ул Нобель тынычлык бүләген алган беренче Иранлы һәм беренче мөселман хатыны булды. Күренекле адвокат үзләренең һөнәри эшчәнлекләре өчен кулга алынган күп кенә журналистларны да яклады. Иран хатын-кызлары хокукларын яклау хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе булган Эбади, шулай ук, Иранда гаилә канунын үзгәртеп хатын-кызларның һәм балаларның канун белән яклануы өчен көрәшә. 2009нчы елдан бирле Эбади илдән читтә яшәргә мәҗбүр.
Ширин ЭБАДИ: «Минем хыялым бар. Мин кеше күңеленең глобальләшүе турында хыялланам. Һәр кешенең башкаларның газапларын үзенеке кебек итеп кабул итүен телим. Сәүдә һәм икътисадны глобальләштерү урынына кешелеклелекне глобальләштерергә кирәк.
Мин кешелекне бүлү урынына, кешеләрнең чикләр аша бер-бере белән бәйләнүе турында хыялланам. Бүленү һәм дошманлык урынына диннәрнең кешеләрне үзара теләктәшлеккә һәм консенсуска этәрүе турында хыялланам.
Бүгенге дөньяда бу хыялның бездән бик ерак булып күренүен аңлыйм. Әмма күп кенә кешелек казанышларының хыялдан башланганын онытмыйк. Мәсәлән, 200 ел элек Һиндстанның бәйсезлеге һәм колбиләүчелекне бетерү хыял гына булган. Әмма хәзер инде бу хыяллар тормышка ашты. Без бүген хыяллар турында уйларга һәм чынбарлыкка карап эш итәргә тиеш. Шул чакта минем хыялым да тиздән тормышка ашачак.»
Татарстандагы хокук бозулар һәм коррупция турында язучы «Безнең гәҗит» журналисты Эльвира ФАТЫЙХОВА: «Мин кеше хокуклары активисты түгел. Кешеләргә үз хокуклары өчен көрәшергә ярдәм итүче журналист кына. Мин коррупциядән һәм әшнәлектән азат илдә яшәү турында хыялланам. Аз күләмдә урлаучылар озак вакытка төрмәгә ябылганда, зур күләмдә акча үзләштерүчеләр шартлы җәза белән генә котыла.
Әмма минем хыялым гадел мәхкәмәләр генә түгел. Мин яшьләр үзләренә мәктәп яки университетны булган танышлыкларына карап түгел, ә үз сәләтләренә карап сайлый алган илдә яшәү турында хыялланам. Шул уку йортларын тәмамлаучылар илнең муллыгына өлеш кертә алу мөмкинлегенә ия булган илдә яшәү турында хыялланам.
Өлкәннәр пенсиядә бәхетле тормыш кичергән, аларның кешечә яшәү өчен җитәрлек акчалары булган, алар үзләре теләгән җиргә бару, теләгәнчә ашау мөмкинлегенә ия булган илдә яшәү турында хыялланам.
Мин эчкечелек проблемасы булмаган, хатыннар аракы шешәсенә батучы ирләре турында кайгыртырга тиеш булмыйча бәхетле ана тормышы кичергән илдә яшәү турында хыялланам.
Мин бәйсез, чәчәк атучы татар дәүләтендә, канун өстенлеккә ия булган илдә яшәү турында, татарлар һәм башка халыкларның белем дәрәҗәсе югары булган, хокуклар сакланган илдә яшәү турында хыялланам. Һәркемнең үзләре яшәгән ил белән горурлануын телим.»
31 яшьлек Дмитрий Макаров Яшьләр кеше хокуклары хәрәкәтен җитәкли. Аның тырышлыгы Русия полициясенең ватандашлар белән мөнәсәбәтләрен билгеләүче канунга зур үзгәрешләр кертүгә өлеш кертте. Макаров шулай ук дәүләт тыңлауларына һәм мәхкәмә утырышларына бәйсез җәмәгать күзәтүләре тәртибен кертү өчен тырышты.
Дмитрий МАКАРОВ: «Мин шәхес мәнфәгатьләре, иреклек, гаделлек кыйммәтләре территория, милләт яки дәүләт мәнфәгатьләреннән мөһимрәк булган илдә яшәргә телим. Мин яклаган кеше хокуклары ул бәхеткә ирешү дигән сүз түгел, ә кешеләр үзләрен кеше итеп һәм ирекле итеп тойсын өчен минималь тормыш стандартлары. Мин үз илемнең бу стандартларга ирешүе турында хыялланам.»
Инде 70 яшен тутырган Нурбирде Нурмамед Төрекмәнстанда совет чорының соңгы елларыннан бирле иҗтимагый тормышта актив катнашып килә һәм төрле эзәрлекләүләргә карамастан үз фикерен ачык итеп белдерергә курыкмый.
Нурбирде НУРМАМЕД: «Төркемәнстанстанда җиргә хосусый милек хокукы юк. Төрекмәнстандагы кешеләрнең үз җирләренә – ата-бабалардан калган җиргә, алар иген чәчеп үстергән җиргә, хәтта кабер җиренә дә ия булу мөмкинлеге юк. Төрекмәнстан бәйсезлеккә ирешкәннән бирле бу җирләрнең берсе дә аларныкы түгел.
Көн саен дәүләт берәр төзелеш сылтавы белән кешеләрне яшәгән җирләреннән куып чыгара. Табигый газ ятмалары табылган урыннардагы авылларда яшәүчеләр ерактагы, ят җирләргә күчерелә. Президент Ниязов диктатурасы чорында башланган бу хәл президент Корбангали Бирдемөхәммәдов чорында да дәвам итә.
Бу хәл дәүләт һәм халык арасында җаваплылык мәсьәләсендә аңлашылмаучанлыкка китерә. Мин төрекмән халкының бу аңлашылмаучанлыкның сәбәпләреннән котылуы һәм үз илләренә үзләре хуҗа булуы турында хыялланам.»
59 яшьлек Хикмәт Хаҗизадә Азәрбәйҗандагы күренекле сәяси күзәтүче һәм демократия көрәшчесе. Заманында Азәрбайҗанның Русиядәге илчесе һәм премьер-министр урынбасары булган Хаҗизадә хәзер Бакудагы Икътисади һәм сәяси тикшеренүләр үзәген җитәкли.
Хикмәт ХАҖИЗАДӘ: Мин бик күп нәрсәләр турында хыялланам. Әмма төп хыялым – безнең ялганнардан һәм караклардан котылуыбыз. Коррупция, ялган һәм талаулар – халкыбыз алдындагы иң зур проблемалар. Уңышсызлык шуннан килә. Бездә демократия һәм иреклекләр булмау, көч куллану һәм гаделсезлекләрнең хөкем сөрүе – коррупция нәтиҗәсе.
Халыклар үз хөкүмәтләрен үзгәртә ала. Әмма халыкны, җәмгыятьне үзгәртү беркайчан да җиңел түгел. Җәмгыятьләрнең уңай үзгәрешләренә мисаллар бар һәм беркөн бездә дә шундый үзгәрешләр булыр дип өметләнәм. Килер бер көн, без бер-беребезне тыңлый башларбыз. Килер бер көн, без бер-беребезгә дөреслекне әйтергә курыкмабыз. Килер бер көн, без бер-беребезне кадерли башларбыз. Мин һәркем һәркемнең сүзенә колак сала башлаган көннең килүе турында хыялланам.»
Мөхәммәт пәйгамбәр ядкарьләре меңнәрчә мөселманны җәлеп итә
Махачкалада Мөхәммәт пәйгамбәрнең ядкарьләре белән бәйле күргәзмә ачылды. Гарәп Әмирлекләреннән китерелгән әйберләргә шикләнеп караучылар да бар.
Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәче, халаты һәм кайбер көнкүреш әйберләрен өч махсус рейс белән алып килделәр. Аны Мөхәммәт пәйгамбәр ядкарьләрен саклаучы шәех Әхмәт бин Мөхәммәт әл-Хазрадҗи җитәкчелегендә 50 кешелек вәкиллек озата килде.
Каспийск һава аланында әлеге ядкарьләрне каршы алу өчен Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Әфәнди, хөкүмәт вәкилләре килгән иде, шулай ук Төньяк Кавказдан меңнәрчә мөселман җыелды.
Күргәзмә сишәмбедә Али Алиев исемендәге спорт комплексында ачылды һәм ул биш көн дәвам итәчәк. Оештыручылар аны ике миллионнан арты кеше караячак дип планлаштыра.
Әмма кайбер мөселманнар арасында бу әйберләрнең Мөхәммәт пәйгамбәрнеке булуында шикләнеп караучылар да бар.
– Әйберләр чыннан да пәйгамбәрнеке булса, алардан бәрәкәт алу дөрес булыр. Ничек аспириннан файда алырга мөмкин, шулай ук пәйгамбәребездән дә файда алырга була. Ул кеше буларак бәрәкәтле кеше. Мисал өчен, су беткәч, ул кулын савытка тыга да, су күбәя. Әлбәттә, бәрәкәт дәрәҗәсеннән табыну дәрәҗәсенә күчә икән, дөрес булмый, – ди исемен әйтергә теләмәгән бер мөселман.
Әлеге күргәзмәгә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән Хәләл фонды башлыгы Марат Низамов та киткән.
Билгеле булганча, Мөхәммәт пәйгамбәрнең шәхси әйберләренең кайберләре, аерым алганда чәче, сакалы, аяк табаны эзе Истанбулдагы элеккеге солтан сараенда Топ-Капы дип аталган ислам сәнгате комплексында махсус урында саклана. 19нчы августта Татарстан мөфтие Төркиягә сәфәре вакытында, нәзарәт вәкилләре белән берлектә, Топ-Капыда булып әлеге әйберләрне карады.
Шулай ук 2011нче елны Мөхәммәт пәйгамбәрнең 1400 еллык тарихы булган касәсе Лондоннан Грозныйга кайтарылган иде. Ул көнне Чечня башкаласының төп мәчетенә, әлеге касәне күрү һәм аңа баш ию өчен меңнәрчә кеше җыелды. Шулай ук һава аланыннан мәчеткә кадәр касә үтәсе юлның ике ягына да тере дивар ясап кешеләр тезелде.
Төмәндәге төбәкне өйрәнү музеенда да Мөхәммәт пәйгамбәрнең сакал бөртеге саклана. Аны Ямбай авылындагы данлыклы мәчетне салдырган Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков-Кармышаков хаҗга баргач алып кайткан дип сөйлиләр. Кайберәүләр бу изге әйберләр дип, аларга табынырга тырыша. Дин әһелләре табынудан сакланырга өнди.
Мәгариф министры тәнкыйтенә колак салалармы?
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Арчада үткән август киңәшмәсендә татар мәктәпләре генә түгел, ә татар сыйныфлары да булмаган Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Лаеш, Спас, Югары Ослан район үзәкләрен тәнкыйтьләгән иде. «Азатлык», бу тәнкыйтьтән соң, үзгәрешләр булу-булмауны белү өчен, яңа уку елы башланыр алдыннан, әлеге районнарның түрәләренә, мәгариф җитәкчеләренә шалтыратты.
Балтачта 1нче сентябрьдән, Аксубайда яңа елдан татар сыйныфы ачыла. Әгерҗе, Лаеш җитәкчелеге бу мәсьәләдә әлегә ата-аналар теләген генә өйрәнә. Болгарда (Спас) татар сыйныфы кадет мәктәбендә ачылырга мөмкин. Югары Ослан түрәләре татар теле күбрәк укытылган сыйныфны татар сыйныфы дип атый һәм шуның белән канәгать.
Әгерҗе районы мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина:
– Август киңәшмәсеннән соң бу хакта без район башлыгы Валерий Макаров белән дә сөйләштек. Иң башта әти-әниләр белән эшләрне башлап җибәрергә дип килештек, чөнки бу әти-әни теләгеннән тора. Ата-анада баласын татар сыйныфына бирү теләге тусын өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында уйлыйбыз.
Безнең Әгерҗедә өч мәктәп һәм бер гимназия бар. Хәзер безнең беренче сыйныфка килүче балалар арта. Бәлки, менә шушы беренче сыйныфка килгәннәр белән сөйләшеп карарбыз дигән фикерләр дә бар.
Татар теленең кирәклеген мин үзем берсүзсез аңлыйм. Ата-аналар белән эш алып бармасак, балага аңлатып кына булмый. Без инде берничә тапкыр татар сыйныфлары да ачып караган идек, ата-аналар балаларын татар сыйныфында укытырга риза булмагач, тәрбия чараларын татар телендә үткәрдек. Ата-аналар татар теленең кирәклеген, әллә аңлап бетермиләр инде, хәтта күрше Ижауда да татар сыйныфлары бар. Дөресен генә әйтсәм, татар сыйныфы ачабыз дисәк, балаларын анда бирми башлыйлар.
Безнең хәзер, бәлки, беренче сыйныфны булдыру килеп тә чыкмас. Бакчаларда татар төркемнәре бар. Хәзер ата-аналар белән сөйләшү барып чыкмаса, киләчәктә менә бу татар төркемнәреннән килгән балаларны татар сыйныфларына туплый алырбыз.
Аксубай районы хакимияте башлыгы Камил Гыйльманов:
– Безнең Аксубайның үзендә 45% чуаш, 18% рус яши. Заманында рус-чуаш район үзәге булган. Шуңа татар мәктәбе, татар сыйныфлы мәктәп тә булмаган монда. Әмма без татар сыйныфлары булдыру өчен икенче ел эшлибез. Бер мәктәпнең бер өлеше татар телендә генә укытыла торган булачак. Уку елының икенче яртысына эшләтеп җибәрербез дип торабыз. Әзрәк чыгымнар булачак, акча кирәк. Дүрт сыйныфка әзер инде анда, әмма дүрт сыйныф кына җитми диделәр миңа. Анда капиталь төзекләндерү булган мәктәпнең бер канатын тулысынча эшләп бетерү кирәк. Татар сыйныфларында укырга теләүчеләр бар һәм алар көннән-көн арта баралар.
Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова:
– Балтачта элегрәк татар сыйныфлары бар иде ул. Аннан соң җыймадык, әмма бөтен тәрбия эшләре, бөтен чаралар гел татар телендә генә барды. Соңгы берничә ел эчендә татар сыйныфлары да булдыруга артык игътибар итмәгән идек, әмма быел бу мәсьәлә турында, август киңәшмәсенә кадәр үк, май аенда Балтач гимназиясе мөдире белән сөйләшү булган иде. Анда татар-инглиз һәм төрек сыйныфы ачарга планлаштырдык. Безнең мөмкинлекләр бар. Укып кайткан укытучылар да бар. 1 сентябрьдән ул сыйныф эшли башлаячак. Анда бөтен фәннәр дә татар телендә укытылачак, инглиз теленә һәм төрек теленә дә өстәмә дәресләр бирдек.
Лаеш районы мәгариф идарәсе башлыгы Анатолий Новиков:
– Татар сыйныфлары ачарга теләк бар. Уку елы дәвамында без бу мәсьәләне өйрәнәчәкбез. Монда төп әйбер ата-аналар теләгеннән торачак.
Спас районы мәгариф идарәсе башлыгы Александр Ермелин:
– Без хәзер район үзәгендә дә татар сыйныфы булдыру өчен эшлибез. 28нче август көнне районның август киңәшмәсе үтте. Мин анда кисәтү алуыбыз турында да әйттем. 29нчы август көнне бу мәсьәләдә 1нче һәм 2нче мәктәпләрнең мөдирләрен чакырып сөйләштем, шулай ук беренче сыйныфның әти-әниләре белән дә җыелыш үткәрдек. Быел 1нче мәктәпкә дүрт татар баласы укырга керсә, 2нче мәктәпкә укырга керүчеләр арасында татарлар алтау. Җыелышта ата-аналар балаларын татар сыйныфларына бирергә теләмәүләрен әйтте. Икенче яктан, татар балалары да бик аз бит. Гомумән, безнең шәһәрдә татар милләтеннән балалар бик аз.
Без кадетлар мәктәбендә сишәмбе көнне җыелыш үткәрәбез. Бәлки, анда бишенчедән татар сыйныфы ачарга мөмкин булыр. Бу мәктәп гомум мәктәп программасыннан тыш саклану-спорт юнәлешендә дә белем бирә. Быел анда Спас һәм күрше тирә районнардан, хәтта Ульян өлкәсеннән 5-11нче сыйныфка 105 укучы укырга килә. Яртысы татар балалары. Бәлки татар сыйныфын анда ачарга мөмкин булыр.
Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Вилен Касыймов:
– Безнең районда күпчелеге руслар яши, 20 проценты гына татарлар. Югары Осланның үзендә урта мәктәп һәм гимназия бар. Гимназиядә татар төркемнәре һәм рус төркемнәре бар. Татар төркемнәрендә татар теле күбрәк укытыла, ә рус төркемнәрендә татар теле кимрәк. Без татар теле күбрәк укытылган төркемнәрне татар сыйныфлары дип атыйбыз.
Комментарии