- 03.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №35 (4 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Республика көне алдыннан, кичтән үк, бәйрәм программасын эзләргә тотындым. Кызганыч, таба гына алмадым. «Азатлык» Татар Яшьләре Берлегенең пикет уздырачагы гына бөтен социаль челтәрләрдә ялтырый иде. Ярый соң, шунда булса да барып килермен.
«Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге активистлары, бәйрәм уңаеннан, 5 меңләп Бату-хан календарьләре һәм 3 меңләп Татарстан байрагы тасмалары таратты. Милли җанлы яшьләр байрак һәм календарьләр тараткан вакытта 30 августның Татарстанда Суверенитет көне булуын да искә төшерергә онытмады. Халык календарьләрне дә, тасмаларны да бик яратып кабул итте, күпләп алдылар. Вакыт-вакыт сибәли торган яңгыр да «Азатлык» активистларына эшләрендә комачау итә алмады.
Республикабыз көненә чуаш милләтчеләре дә килгән иде. Алар да «Азатлык» шигаре белән килешүләрен раслап пикетка чыктылар.
Шәһәрдә, әллә ни, бәйрәм яме сизелми иде. Узган ел һәр багана Шәһәр көне белән «котласа», быел «Бәйрәм белән, Татарстан!» дигән берничә элмә такта гына шәйләнә. Хәер, бу такталарны Чаллыда күптән күреп, Татарстанны кайсы бәйрәм белән котлыйлар икән, дип аптырап кайткан идем инде. Көн дә бәйрәм булган илдә яшибез, ләбаса, нинди бәйрәм белән котламаслар.
Кыскасы, шәһәребезнең төп чарасы Камал театры каршында узды. «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесенә республикабызның төрле почмакларыннан җыелганнар иде. Түбәтәйле, гармунлы абыйларны күреп күңел җырлады.
Казан шәһәренең Киров районы Урман арты мәдәният йортыннан килгән «Казан татарлары хоры» җитәкчесе Ләйлә Сафиуллина: «Безнең төркемдә егетләрнең дә, кызларның да ансамбльләре, дуэтлар, солистлар, шигырь сөюче нәфис сүз осталары бар», – дип мактанды.
«Яшь йөрәкләр» ансамбле әгъзалары.Питрәч районы Күн авылыннан килгән Гөлҗиһан Айнуллинаның татарча биюен карап торсаң, аңа 84 яшь тула дип әйтеп тә булмый. Хәдичә апа Нәҗметдиновага да 80 яшь тула икән инде. Ул «Безнең гәҗит»не яратып укуын әйтеп шатландырды.
Спасс районы Тукай авылыннан килгән Ризван Гиниятуллин үз районыннан гармун белән килгән бердәнбер татар кешесе булып чыкты. Ул 25 ел мәдәният йортында эшләвен, Суверенитет көненә ел саен килүен сөйләде.
«Татарстан республикасы территориясендә 119 милләт яши», – дип хәбәр итте чараны алып баручы Айдар Фәйзрахманов. Биредә Балтач удмуртлары да кыздырды, Чүпрәле чуашлары да күңелне күтәрде, Лаештан килгән урыс төркемнәре дә биетте… Бөтен милләтне бергә җыйгач, нинди матур милли бәйләм барлыкка килә икән, искиткеч!
Лаеш районы Рождественское авылыннан «Русская душа» халык-фольклор ансамбле бәйрәмгә 18 ел дәвамында һәр көн килә икән.
Лаеш районыннан «Чирпышечки» ансамбле дә килгән иде…
Буа районыннан килгән «Уяв» (бәйрәм) чуаш ансамбле минем белән чатнатып татарча сөйләште.
Концерт программасына кушылып, һәрдаим биеп торган бер апа белән абыйга (әби белән бабай дияргә тел әйләнми!) сокланмаган кеше калмагандыр. Аларны алып баручы да сәхнәгә чакырып чыгарып истәлекле бүләк тапшырды. Алар Чаллы шәһәреннән килгәннәр икән.
Балык Бистәсеннән килгән Виталий абый, танып алып, үзе яныма килде. «Син газетада бик таза күренәсең, болай ничава, симез түгел икәнсең», – диде ул, озаклап күзәткәннән соң. Күзләремә карап шигырен дә укыды, «синмени инде бу», дип шаккатып берничә кат килеп тоткалап та карады.
Соңрак Тукай бүләге лауреатларын бүләкләү булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның татарча сөйләшүенә, милли җанлы булуына рәхмәт әйтеп, аның һәр сүзен алкышлап торган халыкка караганда, аны бик хөрмәт итәләр һәм яраталар. Быел бу бәйрәмнең Шәһәр көне булмыйча, Республика көне дип аталуы, хәтта кайбер урыннарда «Суверенитет» сүзе яңгыравы да аның эше дип ышанасы килә.
Кичен дә бәйрәм салютын карарга дип үзәккә төштек. Камал театры яныннан узганда, шуның диварына сөялеп кече йомышларын үтәп торучы егетләргә бер аптырасам, шулар янында гына чүгәләгән кызларга икенче кат аптырадым. Моннан да оятсызрак, мәгънәсезрәк гамәлне шушы яшемә җитеп күргәнем юк иде. Аптырагач, бер күчкә өелеп көлешеп торучы полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итми булдыра алмадым. Театр дивары җәмәгать бәдрәфеме? Нишләп полиция хезмәткәрләре дүртәүләшеп, сыра эчеп утырган карт бабайга бәйләнә, ә яшьләрнең шушы оятсызлыгын күрми?! Иң кызганычы, шушы яшьләр, тиздән сезон башлангач, матур күлмәкләр киеп, һәвәскәр театраллар сыман шушы бинага килеп утырырга мөмкин. Шәһәрнең менә шундый тәрбиясез яшьләре өчен оят!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Комментарии