- 03.02.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Архив
ТЕННИС буенча AUSTRALIAN OPEN турнирында милләттәшебез Динара Сафина беренче уеннан ук дилбегәне үз кулында тотты. Хәтта хатын-кызлар теннисы ассоциациясе (WTA) рейтингын да татар кызы җитәкләячәк, диючеләр булды. Әмма шимбәдә, әлеге турнир финалында беренче булам дигәндә генә, Динара, Серена Уильямска 0:6, 3:6 исәбе белән оттырырга мәҗбүр булды. Хыяллар артта калды, шулай итеп, Динара – дөньяның икенче ракеткасы. Динара үзенең оттыруын тәҗрибә белән техник алымнар җитмәвендә генә түгел, ә күбрәк дулкынлану, каушау кебек золымның бу уенда нык тәэсир итүен сәбәпче дип саный.
ХОККЕЙ. Плэй-офф якынлашкан саен, уеннар да кыза бара. Аллага шөкер, «Ак Барс» та чын йөзен күрсәтә башлады. Әле 25 гыйнварда Магнитогорскиның «Металлург»ына 0:2 исәбе белән үз бозыбызда оттырган булсак, аннан соң тәнәфескә кадәр узган ике мөһим, принципиаль уеннан Казан тамашачысы тулаем канәгать калды. Иң элек, Чиләбенең «Трактор» командасын 6:2 исәбе белән оттык, 30 гыйнварда үз бозыбызда туган-кардәшләрне — «Салават Юлаев»ны кабул иттек. Киеренке уен бушка узмады: исәп — 3:2 (буллит буенча).
Спорт белгечләре фикеренчә, казанлылар бирешергә җыенмый, болай барса, икенче урында төпләнеп, ә бәлкем, уфалыларны да куып җитү ихтималлары бар. Чөнки «Салават Юлаев» инде икенче уенын оттырырга мәҗбүр булды.
Хәзерге вакытта Гарәп Әмирлегендә «Ак Барс»ның җыены уза. Команда Казанга 5 февральдә кайтачак. Ә 11ендә «барс»лар үз бозында Чеховның «Витязь» командасын кабул итәчәк. Шулай итеп, даими чемпионат тәмамланырга барлыгы җиде очрашу калды. Аннан хәлиткеч уеннар башлана, сюрпризларга бай — плэй-офф.
Футбол. “Зенит” командасы һөҗүмчесе Андрей Аршавинның чыгыш ясаячак яңа командасы билгеле булуы. Бу хакта ел буе бәхәс барган иде. Әлеге вакыйга Лондонның «Арсенал» клубы тарихында булмаган хәл китереп тудырган: ниһаять, инглизләр Аршавин өчен «Зенит»ка 17 млн фунт стерлинг акча түләргә ризалашты. «Арсенал» башта 10 млн фунт стерлинг тәкъдим иткән иде бит. Әмма «Зенит»чылар, 10 + 7 чишелеше белән эш йөрткәндә генә ризалашуын белдерде. Инде ике як та килешеп бетте сыман, тиздән «Арсенал»чылар Санкт-Петербургка килеп, эшне ахырына кадәр җиткерерләр дип көтелә.
Чит төбәк клублары белән булган вакыйгаларга татар матбугаты да битараф түгел. Аршавин даирәсендә барган вакыйгаларның даими яктыртылып торуы шул хакта сөйли. Аның каравы, Русия Чемпионы, үзебезнең Казан командасы «Рубин» читкәрәк китте кебек. Биредә трансфер чәчәк ата бара. Уенчылар килә, йә китә. Сибайя, Милошевич, Адамов кебек оста футболчылар белән бергә тагын берничә спортчының, яңа сезоннан бездә чыгыш ясамаулары билгеле иде. Хәзер «Рубин» янә дүрт оста уенчысын югалтырга мөмкин. Бу турыда журналистларга команданың баш тренеры Корбан Бердыев сөйләде. Тренер исемлекне атамаса да, кайбер чыганаклар бу дүрт уенчының берсе Русия җыелма составының капитаны, оста ветеран Сергей Семак булуы ихтимал, ди. Бердыев әйтүенчә: «Составны әле ныгытасы бар. Алда безне Чемпионнар Лигасы көтә». Бүгенге көндә «Рубин»нан 7 футболчы киткән булса, яңа контракт нигезендә килешү төзегән футболчылар саны 18 инде. Алар арасында җанатарларга яхшы таныш Быстров та бар.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ.
Комментарии