100 ел изге юлда

100 ел изге юлда

Узган якшәмбедә мәчетендә олы тантана – ул үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Зур мәҗлескә авылның өлкән апа-абыйлары чакырылды, кунаклар да күп килгән иде. Өстәл артындагылар корбан итеннән пешерелгән пылаудан авыз итте. Тантаналы мәҗлесне мәчете имам-хатибы Вазыйх Гарипов алып барды. Мәхәллә халкы һәм килгән кунаклар аның аша әлеге мәчетнең бай тарихыннан хәбәрдар булды.

Яңа Кырлай мәчетен авыл кияве Хәкимҗан Ишморатов төзетә. 1911нче елда ук артыннан йөри башлый һәм, ниһаять, 1913 елда сафка баса. Шунда гына кызлар һәм малайлар өчен мәдрәсәсе дә була. Мәчетләр җимерелгән кара заманда ул да зыян күрә, Х.Ишморатов Себергә сөргенгә куыла, кәгазь ясау фабрикасы ача. Тик анда да тынычлыкта калмый, озакламый үзен алып чыгып китеп аталар.

– 1936нчы елда мәчетне ябалар, манарасын кисәләр. Тик ул кайбер урыннардагы кебек клуб, склад итеп файдаланылмый, балаларга белем бирү йорты була, – ди сөйли Вазыйх хәзрәт. – Каюм Гыйлаҗетдинов, Гомәр Яруллин мәчетне яңадан торгызу мәсьәләсен күтәреп чыктылар. Фарух Мортазин, Даян Шакиров Мәдәният министрлыгына кадәр барып, финанс ягын кайгырттылар. Мәчетне сафка бастыруга бөтен авыл халкының өлеше керде. Манарасы да, ае да булды. 2011нче елда ул яңадан төзекләндерелде. Бу юлы район башлыгы финанс ярдәме күрсәтте. Хәзер күңелләребезгә иман нуры өстәп, авылда азан тавышы көн дә яңгырый.

Мәчет иркен, зур, якты, җылы. Тәүлек буе утырып гыйбадәт кылсаң да була. Мәдрәсә дә эшләп килә. Өлкәннәргә Рәшидә абыстай, балаларга Кәримә һәм Зәйтүнә абыстай дин дәресләре бирә. «Тик балаларны тарту гына кыенрак», – ди Вазыйх хәзрәт.

– Җибәрегез балаларыгызны мәчеткә, килсеннәр, дини белем алсыннар. Дингә килгән кешене авырлыклар да читләтеп уза, бәхетне дә Коръәннән табарга була, – диде юбилейга махсус кайткан Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгече Тимергали Юлдашев һәм үтемле итеп вәгазь сөйләде ул.

Аннан сүз кунакларга бирелде. районы мөгаллимәләр шурасы җитәкчесе Рая Фәтхуллина хакимияте, мөхтәсибәте исеменнән олы юбилей белән котлап, теләкләрен шигырь юллары аша җиткерде. мәчетеннән килгән Нурлыһодә Хәнәфиева күңелләргә үтеп керердәй матур һәм моңлы итеп мөнәҗәт укыды. Алексеевск районының Югары Татар Майнасы авылыннан махсус атап килгән Әмин хәзрәт белән очрашу аеруча кызыклы булды. Ул бу хакта Болгарга экскурсиягә килгән яңа кырлайлылардан ишеткән.

– Моннан 52 ел элек Яңа Кырлайга ут кертүдә катнашкан идем мин, – диде ул. – Шул вакыттан күңелгә якын булып кереп калган. Мондый олы юбилейны калдыру гөнаһ булыр, дип уйладым. Мәчетнең гомере озын булсын, иманлы кешеләр тәрбияләсен иде.

Әмин хәзрәт мәчеткә бүләк, муллага чапан, умартачы буларак күчтәнәчкә бал һәм…бер бидон таң суы алып кайткан.

– Бу мәҗлесне җыю Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итү, тагын да күбрәк кеше җыю иде. Бу көннәрдә авылда һәркем телендә мәчет, дин. Күпме ризыклар алып килделәр, әзерләшергә булыштылар. Шулай ук иганәчеләргә дә барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт. «Кырлай» агрофирмасы ширкәте (ул мәчетнең коммуналь хезмәтләре өчен дә түләп бара), «Касыйм» ширкәте, «Сафиуллиннар» фермер хуҗалыгы зур ярдәм күрсәттеләр, – диде Вазыйх хәзрәт.

«Авылыбыз өлкәннәре һәр изге гамәлебез, авылыбыз иминлеге өчен дога кылып тора. Шуңа эшләребез дә уң безнең, – диде мәҗлескә килгән «Кырлай» агрофирмасы җитәкчесе Габделхәй Кәримов. – Аллаһы Тәгалә өлкәннәребезгә озын гомер бирсен, бер гасырлык мәчетебездә азан тавышы тынмасын.

Амин. Бу авылда иман нуры тагын да ныгыр гына. Чөнки мондый дини бәйрәмнәрне оештыручылар, мәхәлләне берләштерүчеләр, Вазыйх хәзрәт, Рәшидә, Кәримә, Зәйтүнә абыстай кебек иман орлыгы сибәргә җан атучылар бар авылда. Зәйтүнә апа белән бер сөйләшү һич кенә дә истән чыкмый. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган тәҗрибәле педагог бүген дә тәрбия эшендә. «Бераз кызыктырып та, бүләкләр өләшеп, чәйләр эчертеп, күңелләрен күреп, хәйләләп тә җәлеп итәбез инде балаларны мәдрәсәгә», – дигән иде ул көлеп.

Менә бит нинди күркәм гамәл. Бүген балаларыбызны иман йортына хәйлә белән булса да җәлеп итсәк, иртәгә алар гамәлләренең ни икәнен аңлап үзләре килер. Әле алай гына да түгел, үзләренең әти-әниләрен дә иман юлына басарга күндерер. Сер түгел, имансызлык чәчәк атканда диненнән ваз кичә язган буын балаларының күпчелеге бүген иманның ни икәнен белә. Һәм үз балалары аркылы иманга якынайган ата-аналар да җитәрлек.

Бирсен Хак тәгалә, иманны безгә жәлләмәсен. Иманлы җирдән бәрәкәт качмас, ди. Җырларда җырланган, бөек Тукаебыз өчен дә кадерле булган Яңа Кырлайда да халык бәрәкәтле тормыш белән көн күрер. Әнә бит мәхәллә бәйрәме белән тирә-якка үрнәк күрсәттеләр инде.

Сәхифәнең авторы Гөлсинә ЗәКИЕВА.

«Җидегән чишмә» халык театры артисткасы, журналист.

Арча шәһәре.

 

Комментарии