Их, Кукмара, Кукмара…

Их, Кукмара, Кукмара…

халкының уңганлыгы хакында күп тапкырлар язганым да, әйткәнем дә бар. Биредә халык шундый булдыклы ки, артыгын эшләп ташлап тагын да баеп китмәсен өчен, хакимияте бераз комачаулап та тора бугай…

Мондый фикерләрем өчен кайчакта Кукмарадагы дус-ишләрем ачулана да: «Син район хакында тәнкыйди язмалар язасың, ә безгә монда яшисе. безнең дуслыкны белә: «Гел начарны гына күрә, бераз яхшысын да язсын инде», – дип әллә ничә әйттеләр. Бәлки, бер мактарсың, ә?»

«Мактарлык эш күрсәтсен хакимиятегез, шунда ук күкләргә чөеп мактыйм. Әлегә сезнең районнан гел шикаятьләр генә килеп тора», – дип котыла килдем.

КҮЗ БУЯУЧЫЛЫК…

Менә, ниһаять, Кукмара хакимиятен мактарлык та фал күрдем. Биредә гаилә фермаларын күп төзиләр. Ә бу татарның үз көнен үзе күрергә, хуҗа булырга өйрәнүен күрсәтүче фал. Моны ничек мактамыйсың?!

Купка авылында яшәүче дустым Илфат Гыйлметдинов үзенә 50 сыерлык ферма төзеп куйгач, шуны ачу тантанасында бәйрәм итеп йөрдем дә, бераз хакимияткә дә җылы сүз әйтергә булдым. Чөнки район хакиме Рауил Рәхмәтулллин бу ферманың нигезе салынганда ук килеп, ярдәмен вәгъдә итеп китте. Ә безнең татарга күп кирәкмени?! Түрә агай җилкәсеннән кагып, бер кәлимә җылы сүзен әйтеп, бергә утырып бер чынаяк чәй эчсә, ярдәм иткәннән дә болайрак була! Моның өчен татар агае аның ярдәмен инде оялмыйча сорап та тормый, барысын үзе эшләп куя, ә түрә агайга көн-төн рәхмәт укый.

Илфатның да шулайрак булды: глава килгән, җилкәсеннән каккан, бергәләп бер чынаяк чәй эчкән, ярдәм вәгъдә иткән… Ачылыш тантанасына исә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Мәскәүдәге сенаторы Вәгыйз Минһаҗев та килгәннәр иде. Хакимият рәхәтләнеп мактанды, зур түрәләр алдында үзенең булдыклылыгын күрсәтте, тагын да шундый зур уңышларга ирешеп эшләячәген расларга маташты… Ә инде зур түрәләр үз чиратында моңа ышанган булып кыландылар. Без Буа театры җитәкчесе Раил Садриев белән дустыбыз Илфатны жәлләп йөрдек. Чөнки элек ул 4-5 кенә сыер сава иде, хәзер 40-50не савачак, ашатачак, астын җыештырачак…

Әле шул ук вакытта хакимияткә дә бил бөгеп алырга онытмаска кирәк. Югыйсә бәйләнү җаен табарлар, эшләргә ирек бирмәсләр, фәлән итәрләр… Кыскасы, татар түрәгә бил бөгү өчен 77 сәбәп таба белә ул. Ә түрә исә аның тырышлыгына, лояльлегенә төкереп кенә бирә.

Әнә, зур кунакларга ферманы күрсәтеп мактанды да, Кукмара хакимияте, Илфатның барлыгын да онытты. Ә бит әле аның фермер алдында бурычы бар: фермага кадәр юл саласы, ут кертәсе калды. Илфат инде ике айдан артык сыерларын бензиннан эшли торган электрогенератор ярдәмендә саварга мәҗбүр. Бу исә көненә мең сум чамасы артык акча чыга дигән сүз. Әле бит Илфатка кредитларын да түлисе, малларга игенен, печәнен-саламын да аласы бар, ә сөтнең бәясе түбән. «» күтәрергә дә җыенмый. Кыйммәткәрәк җыючыны хакимият районга кертергә бик атлыгып тормый. Бу хакта байтак яздык инде. Хәтта сөтне күбрәк сатучы авыллар янында ЮХИДИ хезмәткәрләре тордылар, сөт җыючыларны борып җибәрделәр… Мондый шартларда ничек әҗәтен түләсен дә, ничек табыш алсын авыл кешесе?!

Әле җитмәсә, Илфатның чәчүлек җирләре дә фермасыннан ерак. Малларга салам-печән ташу үзе үк чыгымлы булачак. Фермасы янындагы пай җирләрен авылдашларыннан арендага сораган иде ул, каршы булмадылар. Тик тагын хакимият каршы чыкты – җирләр «Вамин»да арендада. Бүген «Вамин»ның хәле начар, менә таралам, менә җимереләм дип тора, ә район хакимияте эшләргә теләүчегә җир бирми! Моны ничек аңларга? Шушы булдымы авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеш?

Вәзгыятьне бу көннәрдә Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка сөйләдем, очына чыгарга вәгъдә бирде. Инде район хакимияте аны тыңламаса, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга да мөрәҗәгать итәрмен дип торам…

Күрәсез, Кукмара районында карап торышка бер мактарлык фал тапкан идем, анысы да күзгә төтен җибәрү генә булып чыкты. Ул төтенне исә минем күзгә генә түгел, Республика җитәкчелегенекенә дә җибәрәләр бит. Нәтиҗәдә, хакимият башлыгы әйбәт булып күренә… Күренә генә шул, чынлыкта аны инде пенсиягә озату хәерлерәк түгелме икән?

КҮРЕНМӘС ХӘРАБӘЛӘР

Кукмара районы хакимияте үзенең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләрен генә ялтыратып күрсәтми, аның башка «яшерен маллары» да байтак. Әйтик, Кукмара бистәсенә килеп кергәч, аны бик төзек дип уйларга мөмкин, бер генә кыйшайган-җимерелгән корылма да күзгә чалынмый. Чынлыкта исә «тыштан ялтырый, эчтән калтырый» гыйбарәсе Кукмарага бик тә туры килә. Биредә революциядән соң байлардан тартып алынган йортларда әле дә яшәп яталар. Шундыйларның берсе – бистәнең үзәгендәге Ворошилов урамының 6нчы йорты. Аны соңгы тапкыр моннан 40 еллар элек сипләгән булганнар, шуннан бирле аннан-моннан буяштыргалап – тыштан ялтыратып кына тотканнар.

Ә бит бу йорт әле 1860-1870нче елларда ук салынган. Ягъни 140-150 еллык тарихы бар. Элек ул Кукмара төбәгенең иң бай фабрикантлары бертуган Комаровлар йорты һәм каралты-куралары булган. Берничә корпустан торучы бу хәрабәләр комплексында яшәүчеләр, кайбер биналарны элек ат абзары булган, революциядән соң гына торакка әверелдерелгән дип саныйлар.

Инде йортта берничә тапкыр янгын чыккан һәм кайбер бүлмәләрдә яшәмиләр. Чөнки электр чыбыклары шундый халәттә ки, бу өй теләсә кайсы көнне янып китәргә мөмкин. Шулай ук түшәме ишелеп төшкән бүлмәләр дә бар, аларда да яшәмиләр. Ләкин шул ташландыкның күршесендәге фатирда әле дә кемдер көн күреп ята. Гәрчә аның да түшәме асылынып, матчасы сынып чыгарга җитсә дә, кешеләрен куркынычсызрак торакка чыгарырга бик атлыгып тормыйлар. Әнә, районның күренекле үзешчән сәнгать остасы Әлфинур Юнысованың бүлмәсе ишелә башлагач, килеп терәү генә терәтеп китәләр. Белмим, терәүгә калгач күпмегә барыр бу йорт, әмма баскычларына сак кына басып икенче катына менгәндә дә, ишелеп төшә дип торам. Бер ишек төбендә түшәм ишелә башлаган, шактый мул гына кисәкнең берәрсе башына килеп төшүе бар. Бу фатирда бәләкәй балалар да яши, әгәр шуларга ул-бу булса кем җавап бирер?

Бу йортларда яшәүчеләр инде дистәләгән хатлар, шикаятьләр язганнар, журналистларга мөрәҗәгать иткәннәр, файдасы гына булмаган.

– Ничә комиссия килде – файдасы юк. Барысы да йортны яшәргә яраклы дип таба. Менә сез дә язып чыгарсыз да, тагын бер файдасы булмас инде, – дип озатып калдылар мине хәрабәләрдә көн итүчеләр.

Кукмарадан кайтуыма ике көн үттеме-юкмы, район хакимиятеннән шалтыратып вәзгыятьне аңлаттылар, язмавымны үтенделәр. Баксаң, хакимият Ворошилов урамындагы 6нчы йортта яшәүчеләр хакында көн-төн уйлый икән. Бу йортны якын көннәрдә тагын карап, кешеләрнең хәлен җиңеләйтү өчен тагын нишләп булачагын хәл итәселәр икән… Район түрәләре шундый вәгъдәләр биргәч мин дә бераз көтәргә булдым. Ләкин җәй үтеп китте, йортны килеп караучы да булмаган, хакимият тагын алдаган булып чыгамы?

Моннан күп еллар элек булган бер ТР Дәүләт Советы сессиясе истә калган. Анда халыкның Казанның бер районындагы җәмәгать транспорты мәсьәләсендә зарланганын тикшерделәр. Шул чакта Минтимер Шәймиевнең кылган гамәле күңелемә хуш килгән иде. Ул район хакимен сессиядән куып чыгарды: «Бар, машинаңны калдырып җәяү кайтып кит!» – дигәнрәк сүзләр белән сөргән иде ул аны. Әле сак хезмәтенә булса кирәк, җәяү кайтуын карап торырга да кушты. Мөгаен, шул чакта глава әфәнде салкында, кар-буранда, яңгырда җәмәгать транспорты көтеп торуның «тәмен» татыгандыр. Шуннан соң бу районда транспорт буенча зарланучы булмады дип беләм.

Бу вакыйганы ни өчен искә төшердемме? Бер тәкъдимем бар: әллә соң Кукмара районы хакимиятен тулы составта Ворошилов урамындагы 6нчы йортта берәр атна яшәтеп алуны оештырыргамы дим? Шуннан соң бу йортны сипләү җаен да, теләгән кешеләрне социаль ипотека белән тәэмин итүнең дә әмәлен табарлар иде. Кеше хәлен кеше белми бит ул, үз башына төшмәсә…

ӘЛЕ КЫЙНЫЙЛАР ДА…

Кукмара кешесенең татар арасында иң тырышы, иң уңганы, иң һөнәрлесе булуын беренче генә әйтүем түгел инде. Тик менә шул кешегә үз районында сан гына юк. Ничек тә аны изәргә, басарга, кимсетергә тырышалар кебек. Ярдәм сораса – булышмыйлар, тиешен таләп итсә – бирмиләр… Әле шуның өстенә кыйныйлар да икән!

Барысы да район мәдәният бүлеге мөдире Рамил Нуриевны эштән алып ташлап, аның урынына хакимияттән Гөлнара Гариеваны билгеләүдән башланды. Ул килеп күп тә үтмәде, редакциягә шикаятьләр килә башлады. Элек беркайчан да зарланмаган Кукмара мәдәниятчеләре зарлана! Баксаң, яңа җитәкче килү белән авыл клублары мөдирләрен, сәнгать җитәкчеләрен административ ялга гариза яздырган икән. Шул ук вакытта бу кешеләр кичләрен клуб ачарга, бөтен мәдәни чараларны да уздырырга тиеш булып чыгалар. Ягъни бөтен эшне эшлиләр, ә акча алмыйлар. Әлбәттә, мондый формада «ялга китү»не мин бары тик «акчаны янга калдыру» өчен генә эшләнә дип аңлыйм. Күргәнегезчә, мәдәният хезмәткәрләре акчасын түгел, ә хакимиятнекен. Кызык, ул «янга калган» акча кая китә икән?

Ул чакта мин бу мәсьәләдә ТР Мәдәният министрлыгына хат та язып карадым, ләкин хәзер мондый мәсьәләләр һәр районның үзендә генә хәл ителә икән.

Инде кыйнау мәсьәләсенә килик. Сүз тагын да шул Гөлнара Гариева ханым хакында барачак. Район мәдәният йортында эшләүчеләрнең барысы зарлана аннан. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә эт итеп сүгеп ата, аты-юлы белән кычкыра, мыскыллый диләр. Үзем ишетмәдем анысы, шуңа күрә иман китерә алмыйм, ә менә үзешчән сәнгать остасы Әлфинур Юнысованың кара янган эзләрен үзем күрдем.

– Мине сүгә башлады, дәшми генә тыңлап торгач башта этеп җибәрде – стенага барып бәрелдем, аңымны җуя башладым, йөрәгем тотты. «Ашыгыч ярдәм чакырыгыз», – дим, чакырмыйлар, Гөлнара Закирҗановна башкаларга рөхсәт итми. Үзем телефонымнан җыя башладым – кулыма китереп сукты, тагын тотынам – тагын суга… «Кылана гына ул, ышанмагыз», – ди. Көчкә бер бүлмәгә качып ашыгыч ярдәм чакырттым, байтак кына хастаханәдә ятып чыктым, – ди Әлфинур үзе.

– Җыештыручыларга бәйләнеп тә шактый гаугалар чыга монда. Сәвияне шундый итеп сүккән, әле генә юган идәнен тагын бер кат кулдан юып чыккан. 500ләп урынлык тамаша залы бит ул. Ә Асиягә шундый акырган, йөрәк өянәге тоткан… Бар инде монда сөйләсәң, районда яшисе генә бар… Ә хакимият Гөлнара Гариеваны яклый. Әле бүген синең киләсеңне белгәч тә, кичә җыен җыйдылар, главаның урынбасары керде. Сиңа артык сүз сөйләмәскә куштылар. Шуңа күрә исем-фамилияләрне язма инде, – ди очрашудагы кешеләр.

Галиәхмәт Гатин гомере буе мәдәният йортының рәссамы булып эшләде. Мин аны әле студент чакларда гастрольләргә килгәннән үк беләм. Очрашуга ул да килгән иде.

– Мин Гөлнара килү белән озак эшли алмадым, пенсиямә «китеп бардым». Анда да юньләп, 40 ел эшләгән кешене матур итеп озата белмәде – чыгарып диярлек атты. Мин бу хатынны мәдәният хезмәткәрләре белән эшләрдәй кеше дип санамыйм, никадәр тизрәк озатсалар, шулкадәр район өчен дә, мәдәният өчен дә яхшырак булыр, – ди ул.

Аңа рәхәт, ул инде пенсиядә – теләгәнен әйтә ала. Хәер, әле аның да, башкаларның да, һәр әйткәнен язмадым – киләсе мәкаләгә калдырдым. Әгәр якын араларда чара күрмәсәләр, Кукмара районына еш йөри башларга, башка коллегаларыма да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килер кебек…

P.S. Күрәсез, минем бер генә гаебем дә юк – районны чын күңелдән мактамакчы булдым. Ләкин хакимиятенең гамәлләрен күргәч, тагын тәнкыйди язма килеп чыкты. Күз буяу белән шөгыльләнүче, кешеләрне юньле шартларда да яшәтә алмаучы, аларны мыскыл итүче, кагучы-сугучы хакимият хакында мин җылы сүз әйтә аламмы? Юк! Миңа калса, аны тулы составта алыштыру лазем…

Искәндәр СИРАҖИ.

Их, Кукмара, Кукмара... , 4.5 out of 5 based on 26 ratings

Комментарии