ХӘЕРЧЕ БУЛУ – ГАЕП…

ХӘЕРЧЕ БУЛУ – ГАЕП…

«Байлык – бер айлык, ярлылык – гомерлек», – ди иде мәрхүмә әбием берәр кешенең мантып китеп борын чөя башлаганын ишетсә. Дөнья күргән татар карчыгының шушы сүзләрен әле бер көнне генә ТР Дәүләт Советы депутатларына әйтәсем килде. Чөнки бу үтә акыллы ил агайлары республикабыз өчен гаять мөһим мәсьәлә – хәерчелек проблемасын чишеп утыралар.

Әйе, бу проблеманы инде күптән хәл итәргә кирәк иде. Кеше башына тигән табигый байлыклары буенча дөньяда бишенче урынны тоткан Русиядә, гомумән, юксыллар булырга тиеш түгел. Ә инде үзенең «чәчәк атуы» хакында дистә еллар буе бөтен дөньяга шаулаучы, моны раслау өчен миллиардлар түгеп үтә кыйммәтле спорт командалары асраучы, берсеннән-берсе кыйбатлы уенчылар сатып алучы, кредитларга бата-бата «Универсиада», футбол буенча дөнья чемпионатлары уздырырга җыенучы Татарстанда бу хакта авыз ачып сүз әйтер җирлек тә була алмыйдыр…

Ләкин ни хәл итәсең – әйтер сүз бар икән шул. Әнә бит, агайлар кызып-кызып хәерчелек белән көрәшеп яталар. Соң булса да, уң булсын дияр идем, тагын әйтәсе килми. Чөнки халык ялчыларыбыз республикабыз өчен хәерчелек кебек ямьсез күренешне юк итү хакында түгел, ә хәерче булган өчен җәза бирү хакында бәхәсләшәләр. Ягъни, әгәр берәр әбинең бөтен пенсиясен торак-коммуналь хуҗалык үзенең дистәләгән тапкыр арттырылган бәяләре белән талап ала һәм аның ашарына да акчасы калмый икән, бу әби өендә ятып үләргә тиеш. Әгәр бер бөтен ипи һәм бер пакет сөт сорап кибет янына кулын сузып баса икән, беренче очраган полиция хезмәткәре үк аның калтыранган кулына штраф түләргә квитанция тоттырып китәргә тиеш була. Әллә башта полиция участогына алып барып кыйнарлар, өстенә тагын берничә җинаять алдырырлар, аннан соң гына суд каршына бастырырлармы икән? Монысын хәл итеп бетерергә кирәк, әфәнделәр!!!

Шулай ук штрафның күләмен дә аңлап бетермәдем: 100 сумнан 1000 сумга чаклымы, әллә 500 сум да җитәрме? Бу җиргә җиткәч кайсыдыр бер депутат сүз боткасы куертып җибәреп, үзен үтә белемле итеп күрсәтеп алырга булды һәм дөнья практикасы хакында лаф ора башлады. Машинада барганда радиодан гына тыңлавым сәбәпле аңлап бетерә алмадым. Ләкин төп проблеманы аңладым: хәзер Татарстанда, бигрәк тә башкалабыз Казанда хәерче булу бозу саналачак һәм моның өчен штраф түләргә туры киләчәк. Тик, хөрмәтле вә гыйззәтле депутат әфәнделәр, бу кешеләрнең күпчелеге кесәләрендә 100, 500 яки 1000 сум акчалары булса, хәер сорарга чыгар идеме икән? Аларны бит урамга нужа бабай куып чыгарган һәм бу проблеманы штраф белән генә чишеп тә булмыйдыр… Хәер, бу юл белән чишәргә маташуны оятсызлык буларак бәяләү дөресрәктер…

Моның өчен берничә сәбәп тә бар. Кешеләрне хәер сорашу көненә кем калдырды? Күп очракта илнең камил булмаган кануннары, түрә-караның үз эшенә салкын каравы, ил байлыгының бер җәзасыз урланып бетеп социаль программаларга барып җитми калуы сәбәпче түгелме соң? Аннан соң, депутат әфәнделәргә як-якка карап алу да комачауламас. Әйдәгез әле, залга күз йөртеп алыгыз. Нәрсә күрәсез? Арагызда ничәгезне олигарх дип атап була? Ничәгез зур предприятиеләр җитәкчесе? Ничәгез завод-фабрикаларны хосусыйлаштырып, штатларны кыскартты? Ничәгез шул завод-фабрикаларның эшчеләр яшәгән тулай торакларын үзләштереп кешеләрне урамга куып чыгарды? Яхшылап карадыгыз, үз-үзегезгә бәя бирдегезме? Анда беркемгә дә ни зыян сала, ни файда кыла алмыйча тиктомалдан кәнәфи биләп торган бер Роберт Мөгаллим улы гына бар бугай, ә калганнарыгыз мәсьәләсендә шактый бәхәсләшеп була кебек…

Шуңа күрә, хөрмәтле вә гыйззәтле «халык ялчылары», сез әле һәр хәер өстәп йөрүче янына туктап гафу үтенеп йөрергә тиеш түгелме икән дип шикләнәм. Чөнки аларның бу көнгә калуында сезнең өлешегез дә чагыла шикелле. Ә сез җәза, штраф дисез, дөнья үрнәген мисал итәсез…

Ләкин бит сезнең дөнья үрнәгенә сылтарга да хакыгыз юк түгелме соң? Әгәр дөнья парламентларына һәм сезнең сайлану формасына күз салсак, башка мондыйрак уйлар килү гаҗәп түгел… Бөтен дөньяда дәүләт түрәләре, парламентлар халыкка җиңеллек китерү өчен эшли. Бары Русиядә генә халык сезне сайлау һәм салымнар түләп асрау өчен яши кебек…

Яңа канунның ник кабул ителүен аңлыйм – Универсиада вакытында хәерчеләрсез, сасы сукбайларсыз, гел «чәчәк атып» кына торучы, капитализмның иң биек үрләрен яулаучы шәп республика булып күренәсегез килә. Ләкин бит бу «штрафлы канун» хәерчелекне юкка чыгармый, ә бары тик аны яшерүгә генә китерә. Димәк, ялганга вә икейөзлелеккә корылган закон булып чыга. Сез кайчан да булса намуслы, гадел кешеләр булып карый аласызмы ул? Әлегә мин мондый сыйфатларыгызны абайлый алмый азапланам…

Ә бу закон белән кешеләрне соңгы өметләреннән – миһербанлылыктан ук мәхрүм итәсезме? Хәер, монысы нәкъ Русиячә булачак: халыктан таләп итәләр, тик аңа бер нәрсә дә бирмәскә тырышалар.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии