Зөлфәт Гәрәев: «Иртә өйләнүнең плюслары күп…»

Зөлфәт Гәрәев: «Иртә өйләнүнең плюслары күп…»

Һәрвакыт шат күңелле, шаян телле, ачык йөзле егет ул. Театрда аның моңаеп, ачуланып йөргәнен күрмәссең. Мамадыш һаваларын сулап, татлы суларын эчеп үскән Зөлфәт Гәрәев – бүген Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының иң талантлы, өметле артистларының берсе.

– Артистлар, гадәттә, бала чактан ук сәхнәдә була. Синең кечкенә чагыңда иң истә калган чыгышың нинди булды?

– Иң истә калган чыгыш 1998ме, 1999нчымы елда булды. Ул «Сандугач керде күңелгә» фестивале иде. Аңа мин өч ай чамасы әзерләнгәнмендер, мөгаен. Мамадышта безнең туган апалар яши. Фестивальгә дә мине шул апалар үгетли-үгетли алып барды. «Диңгезче булам мин!» дигән җыр өйрәнгән идем. Миңа зәңгәр, ялтыравыклар белән бизәлгән костюм-чалбар кидергәннәре исемдә. Ул фестивальдә диплом алдым. Сәхнәгә чыгарга әзерләнүләр, дулкынлануларны әле дә яхшы хәтерлим. Бу минем өчен бик зур вакыйга, бик дулкынландыргыч мизгел булган иде.

Үзеңнең артист булачагыңны кайчан аңладың?

– Сигезенче сыйныфта укыганда, авыл клубында спектакль куйган идек. Ул спектакльне авылларга, ярминкәләргә йөреп уйнау, бераз акча эшләп алу өчен куйдык. М. Фәйзинең «Галиябану»ы иде ул. Мин, җырчы малай буларак, Хәлил ролен башкардым. Сөйгәнем генә миннән 5 яшькә өлкәнрәк кыз иде. ( Көлә.) Өстәвенә, буем да кечкенә. Мин бит Казанның хлорлы суын эчеп кенә буйга үстем. Шул спектакльдән соң укытучым мине сәхнә артисты булырга өнди башлады.

Мин тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, безнең авыл мәктәбен тугыз еллык кына итеп калдырдылар. Шуннан кая барырга, нишләргә дигән уй белән йөри башладым. Мәсьәләне әни чиште. Тугызынчы сыйныфтан соң театр училищесына укырга алалар икән дип ишеткән дә, мине шунда җибәрде. Шулай итеп мин артист булдым!

Дөньяда бик күп театрлар бар. Син шуларның кайсында уйнар идең?

– Үзебезнең театрда, әлбәттә!

Әгәр сине башка шәһәргә, мисал өчен Мәскәүгә эшкә чакырдылар, ди. Андый мөмкинлекне кулдан ычкындырыр идеңме?

– Юк, бармас идем! Күңел барыбер татар театрына, татар сәхнәсенә тарта. Чит илдә олтан булганчы, үз илемдә солтан булып яшәүне кулайрак күрәм. Аллага шөкер, театрда үз урынымны таптым. Шуңа сөенәм. Әлегә бар да мин планлаштырганча, мин теләгәнчә бара.

– Артист халкы хискә тиз бирешүчән була. Син үзеңне хисле кеше дип саныйсыңмы?

– Мин бик хисле кеше! Бер секунд эчендә кабынып китеп, кешене ачуланып та ата алам, шунда ук кире суынам да. Һәр нәрсәне йөрәгем аша, күңелем аша үткәрәм. Мин үземне ачык кеше дип саныйм, шуңа да һәр нәрсәне дә якын кабул итәм.

Иҗатыңда нинди девиз белән яшисең?

– Элегрәк: «Укырга! Укырга! Укырга!» иде. Хәзер исә үз өстемдә эшләргә, камилләшергә тырышам. Артист кеше тавыш кую буенча да эшләргә, физик формасын да югалтмаска тиеш.

– Үзеңне ничек камилләштерәсең?

Буш вакытым булуга, театр училищесына барып, вокал дәресләре алып киләм. Гадәттә моны атнага ике тапкыр булса да эшләргә тырышам. Сәхнә теле буенча камилләшәм, училищеда өйрәткән күнегүләрне кабатлыйм, башка күнегүләр башкарам.

Мин тик ятарга яратмыйм. Спектакль булмаган көннәрдә, өйдә үз гәүдәмне кая куярга белми тилмерә башлыйм. Бер көнне, эшсезлектән ялыгып үлмәс өчен, чыктым да, машина тәгәрмәчен алыштырып кердем. ( Көлә.)

– Син үзеңне теләсә нинди рольне дә башкара алам дип саныйсыңмы?

Габдулла Кариев театрында эшли башлагач ук, Н.Исәнбәтнең «Җиде кыз» әсәрендә Шүрәле ролен бирделәр. Мин ул рольне бик яратып, күңел биреп башкардым. Аннары миңа бөтенләй башка төрле рольләр башкарырга туры килде. «Башмагым»да – Галимҗан, «Алхимик»та Илдус рольләре иң яратканнарым. Шулай ук «Нигез ташлары» спектаклендәге төпчек малай роле дә миңа бик кадерле.

– Рольләрең тормышыңа йогынты ясыймы?

– Башка артистларны белмим, ә минем рольләр тормышымны төптән үзгәртә. Кеше буларак та, профессионал буларак та, мин үземдә зур үзгәрешләр сизәм. Шул ук «Башмагымда»гы Галимҗан ролен өйрәнгәнемне яхшы хәтерлим. Анда С.Сәйдәшевның безнең заман өчен ят булган арияләрен өйрәнүе җиңелләрдән булмады. Алар татар халык җырларыннан да, попсадан да бик нык аерыла. Рәхмәт, театрның вокал буенча белгече Лилия апа Зәйнуллина ул җырларны өйрәнергә ярдәм итте. Ул спектакльнең премьерасы алдыннан, нәкъ «Сандугач керде күңелгә» фестивалендәге кебек нык дулкынландым.

Сәхнәдә мин башка кеше. Галимҗан ролендәге Зөлфәт белән, тормыштагы Зөлфәтнең аермасы җир белән күк кебек. Дуслар, әти-әнинең күп тапкырлар минем спектакльләргә килгәне бар. «Сине бит анда бөтенләй танып булмый», – диләр. Кайбер артистлар, артыгын уйнап ташлап, рольдән чыга алмыйм әле дип йөриләр. Миңа калса, бу бер дә дөрес әйбер түгел. Спектакльдән соң сәхнә ролең аерым, син аерым булырга тиеш. Ул образ сиңа ничек кенә ошаса, ничек кенә сиңа тәэсир ясаса да… Шул ук вакытта, күбрәк уйнаган саен осталыгың арта, рольне, образыңны камилләштерә барасың. Роль ул кешене кеше буларак үстерергә тиеш дип саныйм.

– Зөлфәт, син күптән түгел гаилә кордың. Сәхнәдә рольләрең матур, әйбәт килеп чыга. Ә ир ролен ничек башкарасың?

– Хатынның зарланганы юк. ( Көлә.) Миңа әти-әни тәрбиясе бик яхшы эләкте. Әти-әнидән дә бигрәк, мине күбрәк апам тәрбияләде. Казанда бертуган апам белән яшәдем. Ул яшь булгач мине аңлый, үзе, дус-ишләре ясаган хаталардан мине саклап, тормыш итәргә өйрәтеп килде. Хәзер дә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Мамадышта яшәвенә карамастан, атнасына бер тапкыр килеп булса да китә. Чәйләр эчеп, рәхәтләнеп озаклап сөйләшеп утырабыз үзе белән. Хатыныма булган мөнәсәбәт, хөрмәт тә гаиләдәге тәрбиядән киләдер.

Без яратышып өйләнештек. Бер-берсен яраткан парлар иң бәхетле кешеләрдер алар. Хатыным мине аңлый, сәхнәдә булуыма сөенә генә. Спектакльләремә йөри. Кайчагында: «Менә монысын болайрак уйнасаң, кызыграк була иде», «бу җирендә бүген башкача уйнадың», дип киңәшләрен дә бирә. Бер-беребезгә 100% ышанабыз. Аллага шөкер, арабызда көнләшү дигән әйбер юк.

– Сиңа бит 23 яшь яңа гына тулды. Ирекле тормыш белән иртә саубуллаштым дип үкенмисеңме?

– Юк, вакытында өйләндем. Иртә өйләнүнең плюслары бик күп бит аның! Балаларың иртә аякка баса. Әле бит бер-ике бала гына табарга димәгән, дүрт-биш бала үстерергә дә мөмкин. Артист кешенең өендә хатыны көтеп торса бигрәк тә яхшы. Гастрольгә киткәндә дә, сумкаларың җыелган була.

– Яратышып өйләнештек, дисең. Мәхәббәт синеңчә нәрсә ул? Сәхнә кешесе өчен аның әһәмияте нәрсәдә?

– Сәхнә кешесе өчен мәхәббәт күп төрле була ала. Без бит гел партнерлар белән эшлибез. Еш кына бер-береңә мәхәббәт аңлатырга да туры килә. Гаиләдәге мәхәббәт ул башка. Гаиләдә хөрмәт һәм мәхәббәт төшенчәсе – минем өчен икесе дә бер үк әйбер. Тагын гашыйк булу бар. Анысы инде бөтенләй башны югалттыра, аңны томалый.

– Син еш гашыйк буласыңмы?

– Еш. Мин теләсә нәрсәгә гашыйк була алам. Безнең умарталыкта үзем утырткан агачлар бар. Авылга кайткач, шул агачларга да ничә тапкыр сокланганым, гашыйк булганым булды. Үзебезнең этебездән башка да яши алмыйм. Бер атна шуны күрми торсам, сагынып бетәм инде менә!

– Язмышка ышанасыңмы, әллә һәр кеше үз язмышын үзе төзи дигән гыйбарә белән яшисеңме?

– Әлбәттә, кеше үз язмышына үзе генә хуҗа! Һәр нәрсәне, һәр ялгышны язмышка аударып калдырсаң, нәрсә була инде ул? Ялгышлар да, бәхетле мизгелләр дә бары үзебезгә генә бәйле. Гаепне һәрвакыт үзеңнән эзләргә кирәк. Ялгыштың икән, димәк бу синең дөрес эшләнмәгән, уйлап бетермәгән адымың. Бар нәрсәне дә «әй бу язмыш инде» дип утырсаң, бер нәрсәгә дә ирешә алмыйсың.

– Һәр кеше бәхетле булырга омтыла. Һәр кеше өчен ул төрле. Синең күзаллавыңда бәхет нәрсә ул?

– Әти-әниең исән булу. Янәшәңдә сине яраткан хатын булу да – бәхет. Моңа тагын туганнарыңның исән-имин булулары да керә. Эшләгән эшеңне ярату, аңардан тәм табудан, гомумән, кешеләрне яратудан да зур бәхет була алмыйдыр.

– Син үзеңне ирекле дип саныйсыңмы?

– Хәзер инде ирекле.

– Элек юк идеме?

– Элек мин әти-әнигә бәйле идем. Хәзер үз көнемне үзем күрәм. Нәрсә телим – шуны эшли алам.

– Син бик шаян, шук кеше. Сине нәрсә җитдиләндерә ала?

– Мин гаиләдә бик җитди! Танышларым, дуслар да: «Зөлфәт өендә мондый шаян түгел!» – диләр. Әти-әни янына кайткач әле мин иркәләнә, шаяра алам. Үземнең гаиләдә исә ир-ат ролен «серьезно» башкарырга кирәк! ( Көлә.)

– Һәр кешенең дә хыялы була. Синең күңелеңдә йөрткән теләгең нинди?

– Алай яшереп йөргән теләкләрем юк инде. Минем җыр карьерамны булдырасым килә. Җырлау миңа рәхәтлек бирә. Ул теләк элек, бәлки, ныграк та булгандыр. Җырлы спектакльләрдә уйнагач, барыбер сәхнәдә җырлыйм бит инде дисең дә, тынычланасың. Кемдер артист та, спортчыда, икенче берәү артист та, танылган умартачы да була ала. Минем дә җыр өлкәсендә үсәсем, үземә рәхәтлек аласым килә.

– Димәк, сине эстрада сәхнәсендә дә күрергә мөмкин булачак?

– Юк, юк. Мин күңел өчен генә җырлаячакмын!

Үзем өчен Зөлфәтне мин яңа яктан ачтым. Гел шаярып, көлеп кенә йөри торган артист егет әле бик җитди һәм таләпчән дә була белә икән бит! Бу тиктормас җан ничек итеп бер сәгать минем сорауларыма җавап биреп утыра алыр икән дип борчылган идем башта. Баксаң, тормышта ул бөтенләй башка кеше булып чыкты. Рольләрең күп булсын, тамашачы спектакльләреңә агылып килсен, Зөлфәт!

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Зөлфәт Гәрәев: «Иртә өйләнүнең плюслары күп...», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии