- 01.10.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №39 (2 октябрь)
- Рубрика: Архив
Хәтерегездәме икән, узган гасырның 60-70нче елларында совет хөкүмәте авыл белән шәһәр арасындагы аерманы бетерү хыялы белән яшәп алды. Шул чорда авылларда икешәр-өчәр катлы, күп фатирлы йортлар төзеделәр. Янәсе, авыл кешесе эштән кайткач, абзардагы мал-туары янына, утын яга торган мунчага ашыгырга түгел, ә ваннага гына кереп юынып, кулына газета яки китап тотып телевизор каршына – диванга аварга тиеш. Бары шул чакта гына колхозчыны идеологик яктан тотрыклы коммунизм төзүче итеп тәрбияләп була.
ШӘҺӘРЛӘШҮ БАРЫП ЧЫКМАДЫ
Матур хыял иде, әлбәттә, әмма тулаем алганда, коммунизмның үзе кебек үк тормышка ашмаслык утопия булып чыкты. Иң беренче чиратта, бу йортларны төзегәч тә, аларда яшәүче кешеләрне тулы канлы шәһәр тормышы белән тәэмин итә алмадылар. Чөнки күп авылларда фатирларда ванна вә бәдрәф булса да, аларның канализацияләрен төзеп мәшәкатьләнеп тормадылар.
Октябрьнең фәләненче еллыгына, ягъни партиянең чираттагы съездына бүләк буларак, кызыл тасмалар кисеп, зур түрәләр чакыртып ачтылар да, алар киткәч ишек алларына «М» һәм «Ж» хәрефләре белән билгеләнгән «стратегик әһәмияткә ия» биналар төзеп куйдылар. Аларның исләре бөтен ишек алдына таралды, тәрәзәләрне ачмаслык булды, чебен халкы рәхәт чикте… «Совет кешеләренең бер-берсеннән яшерер сере юк», – дигән гыйбәрә дә тулысынча аклана башлады – күрше-күлән иртән бәдрәфтә бер-берсен тәмәке белән сыйлый-сыйлый, янәшә утырып әңгәмә куерттылар, коммунизның якты киләчәге хакында хыялландылар. Шулай итеп, халыкның культура дәрәҗәсен үстерергә тиешле «цивилизацияле» фатирлар кешенең оят хисен үк юкка чыгардылар. Яхшыга юрап башлаган эш, гадәттәгечә булып чыкты…
Ванна бүлмәләрендә тагарак торса да, канализация булмагач, бу файдасыз бер савыт кына булып калды. Юынып булмау сәбәпле, анда бәрәңге-кишер үзенә лаеклы урын тапты. Ә юынырга кирәк иде. Шулай итеп ике катлы «шәһәрский» йортлар янына төрле кыяфәттәге, төрле зурлыктагы мунчалар калкып чыкты. Авыл кешесе шәһәрчә фатирда яшәсә дә, ияләнгән тормышыннан баш тартырга теләмәде – җаен табып абзарлар төзү әмәленә кереште. Башта кош-корт, соңрак дуңгыз, сарык, сыерлар да асрый башлады. Совет иленең «цивилизацияле» йортлары тирәсендә төрле-төрле мунчалар торбаларыннан төтен чыгарып, нинди материал табылса шуннан төзелгән дуңгыз вә сыер абзарлары хуш исләр бөркеп утыра башлады… Кыскасы, гөлләр генә үсеп утырырга тиешле ишек алларын тирес өемнәре басып китте. Әле кешеләр үз фатирларының тәрәзәләре астына түтәл казып суган-сарымсак булса да утырта башладылар. Авыл тормышын үзгәртергә совет хөкүмәтенең көче җитмәде…
Ә менә аны киләчәктә бөтенләй җимерү өчен «ВАКЫТ БОМБАСЫ» куеп калдыра алды. Чөнки бүгенге көндә, ул заманда төзелгән 40-50 яшәр йортлар инде тузды, барлык коммуникацияләре тәмам эштән чыкты. Ә алар янындагы абзарлар үсеп, зурая торгач, аннан бүселеп, моннан ишелеп, әллә нинди куркыныч хәрәбәләр кыяфәте алдылар. Тирес өемнәре дә елдан-ел биегәя торды. Бу корылмалар авылның экологик һәм архитектур проблемасына әверелде, йортлар исә социаль катастрофа төсмерен алды. Тырышраклар яңа йортлар җиткереп күченде, аларның фатирларын Урта Азиядән күчеп килгән гастарбайтер вә качаклар сатып алды… Нәтиҗәдә, социаль, экологик, архитектур проблемалар өстенә милләтара низаглар да өстәлде.
Әле Яңа гына Лаеш районының Урыс Никольские авылыннан шалтыраттылар: «Ярдәм итегез, абзарларыбызны ишәләр!» Тиз генә җыенып чыгып киттем. Авылның Совхоз урамында ике катлы йортлар 60нчы елларда салынган икән. Инде трактор килеп 6-7 сарайны ишеп тә киткән. Әмма бу кешеләр үзләре төзеп куйган керделе-чыктылы абзарлар түгел, ә фатир белән бергә төзеп бирелгән кирпеч сарайлар.
– Безнең базларыбыз шушы сарайларда, бөтен кирәк-яраклар, инструментлар шунда саклана. Велосипед куяр урыныбыз да шул бит. Әгәр аларны җимерсәләр кеп-кечкенә фатирларыбызга нәрсә генә сыйсын? – дип каршы алды мине ишек алдында утыручы әбиләр.
Безнең сөйләшкәнне күреп башка фатирлардан да кешеләр чыга башлады.
– Бу сарайлар безгә фатирларыбызга кушып бирелсә дә, ордерга кермәгән. Аларны сүтәргә җирле җитәкчеләр күптән кызыгып йөри: «Законсыз корылмалар», – дип кенә җибәрәләр. Документларыбыз булмагач, үзебез төземәсәк тә, законсыз саныйлар. 40 елдан артык законлы булганнар, ә хәзер законсызмы? Язын җыен җыеп сүтәргә карар чыгармакчы булдылар – дәррәү каршы чыктык. Инде сүтү уеннан кайткан кебек тә булганнар иде, – ди кешеләр.
– Мин дүшәмбе иртән эшкә барырга чыксам, трактор тора. Тракторчыга сарайларны җимерергә җирле үзидарә башлыгы Эрнест Алиев кушкан икән. «Әгәр җимертсәң, чит кеше милкен бозган өчен судка бирәм», – дип янадым, җимермәскә сүз бирде. Чынлап та тимәгән иде. Икенче көнне эшкә барышлый карап киттем – барысы урынында. Кич кайтсам, 6-7 сарай җимерек. Шул исәптән минеке дә. Ә минем анда балконны җылытырга дигән төзелеш материалларым тора иде, – ди Сергей Иванов.
– Безнең ике катлы үзебез төзеп куйган зур абзар иде. Заманында анда дуңгыз, кош-корт асрадым. Хәзер олыгайдым инде, буш торды. Эрнест Хәбибулла улы аны үзебезгә сүтәргә кушты, алайса трактор белән эттереп җимерү белән янады. Ике көн эчендә сүтеп, такталарын өеп куйдык, – ди Татьяна Ляшкина.
Кайберәүләр үзләренә бирелгән сарайдан тыш, әле өстәмә абзарлар да төзеп куйганнар. Алардан дуңгыз мыркылдавы, бозаулар мөгрәве, кош-корт тавышы ишетелеп тора.
– Минем бозауларым, 30лап бройлер чебешләрем бар. Әгәр сараемны сүтсәләр аларны нишләтим? 30 чебеш белән 2 бозау суыткычка сыймый, – ди Альбина.
Башкаларны да шул ук кайгы баскан: мал-туарны нишләтергә? Ә хайван асрамаучылар базлары өчен кайгыра – бәрәңгене кая куярга? Кыскасы, һәркемнең башына уй төшкән. Барысын тыңлап, зарларын язып алып көчебездән килгәнчә ярдәм вәгъдә итеп кайтырга кузгалдым…
«КҮҢЕЛЛЕ» ЯШИБЕЗ
Ләкин әле алай җиңел генә китәсе түгел икән, кешеләрнең башка зарлары да күп булып чыкты. Биредәге биш ике катлы йортның бишесендә дә проблемалар җитәрлек. Әйтик, 1,2,3нче йортларга моннан өч ел элек кенә капиталь сипләү уздырсалар да, бу бер дә күренми.
– Элек түбәләрдән су үтми иде, яңага алыштыргач, шыбырдап ага башлады. Мин икенче катта яшим, яңгырлы көнне су минем диварлар аша беренче каттагы фатирга кадәр ага. Түбәдәге вентиляция торбаларын карагыз – алар ярылып, тишкәләнеп беткән. Көннәрнең берендә башыбызга ишелеп төшәргә мәмкин. Төзүчеләр бер айда өч йортны рәттән сылап чыктылар да, китүгә бөтен эшләгәннәре куба башлады, – ди Игорь, икенче йортның подъездын күрсәтеп.
Чынлап та, йортның тышы да, эче дә инде кыршылып беткән, яңа сипләнгән диярлек түгел. Буяу вә штукатурлары кубып, хәерче киеме кебек җилфердәп тора. Ә түбәдәге вентиляция торбалары чынлап та куркыныч тудыралар. Ишелеп төшү мөмкинлеге дә, һаваны начар тарту сәбәпле, кешеләргә ис тию куркынычы да бар. Узган кыш Казанда ике гаилә шулай янган газ төтене белән агуланып үлде дип хәтерлим. Мондый фаҗига булса, кем җавап бирер?
Беренче йорт янына килгәндә үк подъезд янында җыелып торган сасы күлдәвекләргә игътибар иттем.
– Безнең монда бер чокырдан юынтык суларны суыртып алып китәләр генә, икенчесе тулып ташый башлый. Әле монысы – яңа гына ташыганнан калганы. Бөтен пычрак подъездга агып керергә генә тора, – ди биредә яшәүчеләр.
Подъездга кергән идем, борынымны кысып чыгып киттем. Монда юл буендагы җәмәгать бәдрәфе исләре килеп тора, кешеләр ничек түзәләрдер. Бу ис белән чагыштырганда ишек алдындагы абзарлардан килгән тирес, дуңгыз исе саф һава булып тоела. Баксаң, подвал тулы канализация суы икән. Ишеген ачып күрсәттеләр – су өстендә нәҗес йөзеп йөри. Кеше мондый шартларда яшәргә тиеш түгел. Яңа гына капиталь сипләнгән йортта мондый хәл була алмый.
– Төрмә камералары да безнең фатирлардан яхшырактыр, – дип озатып калды мине Валентина Бенедиктова.
Узган елны бу урамда 4нче йортны гына әйбәт сипләгәннәр, беркем зарланмый. Шулай да, бөтенләй үк проблемасыз йорт түгел, икенче каттагы бер фатирны таҗик кешесе сатып алган икән.
– Алды да, бөтен идәннәрен каерып атып китеп барды. Аның күренгәне дә юк, Казанда яши, фатиры ягылмый. Шуңа күрә бездә суык, түшәмнәр дымлана, штукатуркасы кубып төшә, – ди Заһир бабай Матуров.
Монысы инде «Халыклар дуслыгы» мәсьәләсе…
АВЫЛ «КАРАВОН»ГА КОМАЧАУЛЫЙ
Бөтен шартларны карап чыккач шундый нәтиҗә ясадым: биредә әле авылны ямьсезләп торучы абзарлар хакында кайгыртканчы, башта кешеләрне кешечә яшәтергә кирәк. Аннан соң матурлык, «Каравон» уздыру мәйданнары хакында уйлый башларга була.
Авыл кешеләрен сарайсыз калдыру, мал-туар асраудан мәхрүм итүне дә аңлап булмый. Эшсез-ашсыз калган халык кибеттән сатып ала алмый, басудагы бакчалары, абзарларындагы терлекләре хисабына яши. Әгәр аларның бу лапасларын, абзарларын ишеп бетерсәләр, мондагы халыкны ач үлем көтмиме соң? Ә бит бу корылмаларны сүтми дә булмаячак. Алар антисанитария буларак та, үтә ямьсез булулары белән дә куркыныч. Ләкин авыл кешесенең тормыш чыганагы да менә шушы ямьсез корылмаларда. Димәк, ниндидер урталык табу кирәк. Әйтик, бу кешеләргә «Каравон» бәйрәмен зурлап уздыра торган, авылның йөзен бозмый торган матур лапаслар төзеп бирергә буладыр бит?
Мин бу сорау белән авыл башлыгы Эрнест Алиевка мөрәҗәгать иттем.
– Кешеләрнең базлары, мал-туарлары хакында мин беләм. Әлегә андый абзар һәм сарайларга тимибез, хуҗасыз һәм кулланылмаганнарын сүтәчәкбез. Киләчәктә исә юлның икенче ягында аларга яңа сарайлар төзеп бирәчәкбез. Әле акча да алмаска ният бар. Ә бу җидәге корылмалар киләсе елга сүтеләчәк һәм «Каравон» мәйданына – «Каравон–сити»гә әвереләчәк. Хәзер федераль үзәк мондый милли проектларга акча бирә, мөмкинлегебез барында алып, авылны матурлап, халыкның көнкүрешен яхшыртып калырга кирәк, – ди ул.
– Башта кешеләрне юньле шартларда яшәтә башларга кирәк, – дим.
– Әйе, кирәк, бу йортларны начар гына эшләп киткәннәр, яңадан ясату кирәк. Менә шушы программа нигезендә аларны да ясыйбыз, әлегә сусыз тилмергән ярты авылны сулы да итәбез, авыл уртасындагы сазлыкка әверелгән күлне дә чистартабыз, юлларны да ясап куябыз, – дип вәгъдә бирә авыл башлыгы.
Быелга исә инде сарайлар сүтү булмаячак, халыкка тынычланырга була. Һәрхәлдә җирле түрә миңа шулай диде, сүзендә торыр дип өметләнәм. Әгәр нәтиҗәдә авыл кешеләре яңа сарайлы булса, йортлары кеше яшәрдәй хәлгә китерелсә, юл һәм су булса, теге сасы вә җимерек сарайлар жәл түгел. Әмма вәгъдәләр үтәлмәсә, елга 4-5 сәгать бәйрәм ителгән «Каравон» аркасында халыкның булганын да җимерү берничек акланмаячак. Әлегә бирелгән вәгъдәләргә ышанып торыйк, калганын вакыт күрсәтер, иншалла…
Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии