«Алло, «Безнең гәҗит»ме?»

«Алло, «Безнең гәҗит»ме?»

Укучыларыбыз белән кайнар элемтә аша аралашуыбызны дәвам итәбез. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә таш яуса да, тайфун чыкса да, иртәнге 10нан көндезге 1гә кадәр редакциябез журналистлары сезне борчыган сорауларга җавап бирә, гозерләрегезне тыңлый.

Узган атнаның иң беренче шалтыратучысы – Казаннан Сөембикә апа Закирова.

«Минем ирем беренче группа инвалид. Ике ел судлашып йөргәннән соң, аңа Казаннан фатир бирделәр. Әмма ул бик чыгымлы фатир булды. Пропискага керә алмыйсыз дип, башта хуҗаларыннан калган 21 мең сум бурычын түләттеләр. Аннан соң күп акчалар тотып, шул фатирга ремонт ясадык. Слесарьлар бушка эшләми – торбаларны алыштыру да, унитазларны яңарту да үз кесәбездән булды. Болар бөтенесе акча бит инде. Әле шуңа өстәп, тора да башламаган фатирга ай саен түләүләр килә. Нишләп алай икән ул, шуны беләсем килә иде. Һаман-һаман акча түләргә тиешмени без яшәмәгән фатирыбызга? – диде ул.

Фатирны үзегезгә рәсмиләштергән чагында аның коммуналь түләүләрдән азат булуын, ягъни элеккеге хуҗасының бурычлары калу-калмавын ачыкларга кирәк. Бу очракта сез аны эшләмәгәнсез дип аңладык. Билгеле, бу бурычларны сез түләргә тиеш түгел идегез, әмма, инде түләгәнсез икән, аны кире кайтару өчен судлашырга кирәк булачак. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтен күрсәтүче оешма бу акчаларыгызны сезгә кадәрге хуҗаларның әҗәтләрен түләгәнегез өчен кабул итеп, судсыз гына «перерасчет» ясар дип уйламыйбыз.

Фатир сезнеке булып исәпләнә башлаганнан соң, аның хуҗасы да – сез. Ә коммуналь түләүләрне фатир хуҗалары түли. Ул фатирда яшәмәсәгез дә, җылылык өчен чыгымнар бар. Аларны сез түләргә тиеш. Ә инде фактта кулланылмаган хезмәт өчен акча сорыйлар икән (мәсәлән, су кулланмыйсыз, ә түләүләр килә), сезгә шул ук хезмәт күрсәтүче ЖКХ оешмасына барып, үзегезнең бу фатирда түгел, бүтән адрес буенча яшәвегезне, коммуналь түләүләрне шул адрес буенча түләвегезне аңлатып, гариза язарга кирәк. Бу гаризаны язу гына түгел, аның үтәлешен контрольдә дә тотарга кирәк, чөнки ЖКХ оешмалары үзләренә файдасыз андый карарларны үтәргә ашыкмый. Һәм иң яхшысы – су, газ хисаплау приборларын булдыру кирәк.

Сөембикә апа, форсаттан файдаланып, тагын бер соравын бирде.

«Теләче районының Айдар авылы, Ленин урамы 25нче йорттан әтиебез – сугыш инвалидына ветеран йорты бирделәр. Хәзерге вакытта анда телсез-чукрак апам Мәгъзәнур Зәкиҗанова яши. Апрель аенда йортка су җылыткыч колонкалар урнаштырганнар иде, йортны кулланылышка июнь ахырларында тапшырдылар, ә җылы суы һаман да килми. Мин үзем Казанда яшим. Инвалид апам җылы сусыз тора алмый бит, шуңа күрә мин аны үзем янына алып килдем. Айдар авылында безнекеннән тыш та тагын ике ветеран өе бар. Калганнарында кайнар су килә, безнекендә генә юк. Колонка ватык, диләр. Бер туганыбыз Теләчегә йөреп, бу турыда хакимияткә гел әйтеп тора, әмма колонканы алыштырып куймадылар. Безгә аны кайчан да булса алыштырырлармы икән?»

Бу мәсьәлә буенча Теләче районы Советы аппарат җитәкчесе Илдар Мубинов белән сөйләштек.

– Май аенда бу йортлар тулысынча кулланылышка тапшырылган иде. Аны «Максат» фирмасыннан подрядчы Фидаил Закиров дигән егет эшләде. Газ казанындагы суны җылытып чыгара торган өстәмә әйбере эшләми, диләр, бу турыда мәгълүматлымын. Эш болай тора: йортны кабул итү-тапшыру вакытында бөтен әйбер җиренә җиткереп эшләнгән, әмма без аңа карамастан бу сорау буенча «Максат» фирмасына җитешсезлекләрен бетерүләрен сорап, өстәмә команда бирдек. Хакимияткә айлар буе мөрәҗәгать итүче булмады, бу турыда 22нче октябрь көнне генә шалтыратып әйттеләр әле. Сорау һичшиксез хәл ителер. Мондый мәсьәләләр бездә озак тоткарланмый, бигрәк тә телсез-чукрак, ягъни физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше турында сүз барганда. Кыска вакыт эчендә мәсьәләне хәл итәрләр.

Подрядчы Фидаил Закировның үзе белән дә сөйләштем, аның сүзләренчә, йортны җылыту өчен «французский» казан куелган булган.

– Казанны эшләтеп җибәрдек, өйгә җылылык китте, әмма җылы суны көйләп җибәреп булмады, ниндидер «хата» бирде ул. Моны эшләү өчен махсус белгеч эзләдек. Әмма ул белгеч килгәнче, алар үзләре ниндидер бер «оста» кешене чакырып китертеп, казанны актартырга җитешкәннәр. Соңрак, казанны сатып алган җиргә баргач, «Сез монда нәрсәгә тыгылдыгыз, менә тыгылгач, казаныгыз гарантиядән төшеп калды инде», – диделәр, шунлыктан аны алыштырып ала алмадык. Хәзер мин подрядчы буларак 6500 сумга 50 литр сыешлы су җылыткыч сатып алдым да Айдар авылына киттем. Минәйтәм, француз казаны җылы су бирә алмый, мин сезгә аерым суҗылыткыч куям, дидем. Алар мине: «Куймыйсың, булганын эшли торган итеп яса», – дип борып кайтарып җибәрделәр. Тагын берничә мәртәбә сорадым – куйдырмадылар. Бу суҗылыткыч хәзерге вакытта өемдә, әгәр ризалык бирәләр икән, әгәр җылы суны хәзер үк булдырасылары килә икән, бүген үк алып барып куям. Ә инде җылы су казаннан килсен дип таләп итәләр икән, көтәргә туры киләчәк. Чөнки казанны төзәтү өчен запчасть кирәк, ә ул Франциядән кайтарыла. Запчастьне кайтарырга заявка бирдек, әмма ул кайчан кайта – монысын белмим, – диде Фидаил Закиров.

Газетабызның 41нче санында чыккан «Картлар авылында күпер юк» язмасы буенча шалтыратулар һаман да дәвам итә. Әлеге язмада Кама Тамагы районының Бишалаб авылында яшәүчеләрнең яз-көз су астында калулары һәм җитәкчелекнең бу проблемага битараф булуы турында язылган иде. Бишалабтан Мөнирә исемле укучыбыз шалтыратып, бу уңайдан үзенең фикерләрен әйтеп калдырды.

«Айгөл, сезгә Бишалабта Тәлгать исемле кешене гарип дип мыскыл иткәннәр, әйеме? Ул кеше гарип түгел, ул – 40 ел буе Атабайда сыер сауган кеше. Аннары аңа инсульт булды, шуңа гына гарип ул! Гарип дияргә түгел, кешене авыру дияргә кирәк! Сезгә интервью биргән кеше нигә көлгән ул Тәлгатьтән гарип дип?!».

Әлеге уңайдан, Тәлгать абыйдан гафу үтенәм. Авылга баргач, телгә алынган бөтен кеше янына да кереп, гарипме ул, авырумы дип тикшереп йөреп булмый, безгә нәрсә әйтсәләр, үзгәртмичә, шулай дип язабыз инде. Шуңа күрә әлеге аңлашылмаучанлык Тәлгать абыйны рәнҗетмәсен иде.

«Кайнар элемтә» ахырында Азнакайдан Гөлләрия ханым шалтыратты. «Ишеткәнегез-күргәнегез юкмы соң, җырчы Эльвира Хәйруллина исән микән ул? Аның турында берәр интервью әзерләгез әле?» – диде ул.

Бу уңайдан Эльвира Хәйруллинага элемтәгә кереп, хәлләрен сорашкан идем дә, бик аз сүзле булып чыкты. «Юк! Интервью бирергә яратмыйм мин. Бирмим!» – диде ул, төксе генә итеп.

Эльвира Хәйруллина болай итеп миңа түгел, үзенең яраткан тамашачысына «отказ» бирде булып чыга инде. Бер танышым әйтмешли, мин бу дөньяда ике нәрсәне яратмыйм – ялындырырга һәм ялынырга. Шуңа күрә, Эльвира Хәйруллинага кабат-кабат шалтыратып, аны борчымадым инде. Татар эстрадасы җырчыларга бик бай бит ул, башка яраткан артистларыгыз белән менә дигән интервьюлар әзерләрбез, Аллаһ боерса!

P.S. Язманы тапшырганда гына редакциябезгә Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән Равия апа шалтыратты. Аңа газетабызның узган атнадагы санын алып килмәгән булганнар. Бу уңайдан Васильево почта бүлекчәсенә шалтыратып, аның җитәкчесе Валентина ханым белән сөйләштем. «Узган атнадагы санның бер данәсе килеп җитмәгән. Иртәгә китерергә тиешләр, без һичшиксез Равия ханымга аны тапшырырбыз», – диде. Әгәр дә чәршәмбе көнне дә газета килмәсә, тагын бер шалтыратып хәбәр итегез. Гомумән, «БГ»ның югалуы, вакытында килмәвеннән зарланучылар күбәйде. Газета вакытында килмәсә, йә югалса, почтага мөрәҗәгать итегез. Почтада аны сезгә табып бирергә тиешләр. Авыл почтасы үзәктән, үзәк Казаннан соратып алырга бурычлы. Инде почтада сезне «ишетмәсәләр», безгә хәбәр бирегез. Эшләмәгән почтаның телефон номерларын, ваемсыз хезмәткәрләрнең исемен белешеп куегыз.

«Кайнар элемтә» бу атнада чынлап та кайнар булды. Рәхмәт әйтеп шалтыратучылар да, газетаны мактаучылар да шактый иде. Бу уңайдан үзем дә укучыларыбызга, битараф булмаганнары һәм безнең белән элемтәдә торулары өчен, зур рәхмәт әйтәм. Тагын бер атнадан очрашканга кадәр! Онытмагыз, һәр атнаның пәнҗешәмбесендә телефон аша иркенләп аралаша алабыз.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии