Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Газетабызда турыдан туры аралашу вакытын билгеләп, элемтә булдыру – укучыларыбыз күңеленә хуш килде. Безнең белән сөйләшергә тәмам сусаган булганнар икән – узган пәнҗешәмбе көнне 10нчы яртыда ук шалтырый башлаган телефон 3 сәгать буе бер минутка да тынып тормады. Рәхмәт әйтеп, изге теләк теләп шалтыратучылар да, аерым язма уңаеннан фикер белдерүчеләр дә, сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Газетабызның бу санында ук сорауларына җавап тапмаучылар күңелен төшермәсен: димәк, сезнең сорауга җавап эзләнелә йә җавап бирергә тиешле берәр оешмада тоткарланып калган. Аларга газета битендә һичшиксез җавап бирәчәкбез, кайбер шалтыратулар буенча урыннарга да барып чыгарга җыенабыз.

Беренчеләрдән булып, редакциягә Казанда яшәүче 83 яшьлек Зәйтүнә апа шалтыратты. Җәй көне Зәйтүнә апа безнең белән элемтәгә кереп, үзен һәм тагын бер укучыбызны хат ташучының алдавы, тиешле акчаны алса да, «Безнең гәҗит»кә яздырмавы турында сөйләгән иде. Хат ташучы өлкән яшьтәге кешеләрне алдап кына калмаган, эштән дә китеп барган һәм аның кая китүен ул элек эшләгән 110нчы почта бүлекчәсендә дә әйтә алмадылар. Кызганыч, ул ханымны табып, гамәлләрен аңлатуын сорап булмады. Шул ук 110нчы почта бүлекчәсендә алданган укучыларыбыз Зәйтүнә апа белән Рәмзия апаны редакция хисабыннан «Безнең гәҗит»кә яздырып та кайттык.

Безнең илдә почта хезмәте гаҗәп кызык бит ул: эшләмәсә эшләми, ә бер тотынсамы… Безнең яздырганны күреп тордылар инде, ә икенче көнне барып, Зәйтүнә апа белән Рәмзия апаны яңадан «Безнең гәҗит»кә яздырып кайтканнар. Монысы инде укучыларыбызның үз хисабыннан була. Шулай итеп, җәй көне почтадан «Безнең гәҗит»не ала алмый тилмергән укучыларыбызга хәзер икешәр данә газета килә. «Газетаның икенчесен безнең йортта яшәүче Фәрит исемле кеше гаиләсенә биреп барам, алар да бик яратып укый. Бер заман мин кешеләргә ышанмый башлаган идем. «Безнең гәҗит» яхшы кешеләрнең барлыгына ышанычымны кайтарды, рәхмәт сезгә», – дип шалтыратты Зәйтүнә апа. Газета битләре аша күршеләренә рәхмәтен дә җиткерәсе килгән. «Беркөнне күршем Рәмзия керде. Кухняга чыксак, кран тишелгән дә, идәнгә су тулып ята. Без аны-моны аңышканчы, сап-салкын су тубыктан булды. Ул арада күршем Рәмзия ярдәмгә чакырырга йөгерде. Мин, 83 яшьлек карчык, инсульттан соң тернәкләнеп кенә киләм, өйдә инвалид бала белән икәү генә. Шунда күршеләрем ярдәмгә килмәгән булса, нишләр идем икән?! Әлеге Фәрит дигән күршемнең баласын бакчадан алып кайтып килеше иде. Ул, киемнәрен дә алыштырып тормыйча, суны туктатырга кереште. Рәмзия дә аягына резин итек киеп төшеп җитте. Рәхмәт яусын аларга!» – дип хисләрен уртаклашты Зәйтүнә апа.

Кама Тамагыннан шалтыраткан Мөнирә апа газетабызның 15нче октябрь санында (№41) басылган «Картлар авылында күпер юк» язмасына карата фикерен белдерде. «Авыл җирлеге башлыгы Илсур Сәгъдиев, акча җыешып, күпер салдырырга тәкъдим итеп карадык, дигән. Журналистка ник ялганлаган ул! Аны күптән түгел генә билгеләделәр бит әле, сөйләшкәнебез түгел, күргәнебез дә юк. Миңа күпер кирәк түгел инде, балакаем. Тик үлеп китә калсам, мине күмәргә кайткан кешеләр өемә хәтле керә алмаячак, шунысы өчен генә борчылам», – дип сөйләде Мөнирә апа.

Мөнирә апаның бер соравы да бар иде. «Яңа Гасыр» телеканалына телефон аша эләгә алмый изаланам. Җавап бирүче юк, югыйсә тапшырулар ахырында, безгә шалтыратыгыз, дип, телефон номерлары куелган була. Шалтыратасың, тик трубканы гына алучы юк», – дип зарланды ул. Шушы ук сорау Казаннан үзен Сәгадәт Хисамова дип таныштырган укучыбызны да борчый икән. Ачыклык кертү өчен, «Яңа Гасыр»ның гомуми номерына шалтыраттык. «Безнең күз алдыбызда һәр бүлекнең телефон номеры язылган кәгазь эленеп тора. «Манзара» булсынмы ул, «Яңалыклар» тапшыруымы – барысыныкы да бар. Кем генә шалтыратып сораса да, кирәкле бүлекнең телефон номерын әйтәбез. Шалтыратуларга җавап бирүче махсус кеше бар, ул гел телефон төбендә утыра. Тик кайвакыт планеркага, җыелышка киткән булуы мөмкин, андый очракта шалтыратуыгызга җавап бирә алмый. Бер тапкыр телефонны алмасалар, кабаттан безгә зарланып шалтыратучылар бар, аларга яңадан шалтыратып карарга кушабыз. Берникадәр вакыттан соң, әйтик, җыелыш беткәч, аның шалтыратуын һичшиксез кабул итәчәкләр», – дип аңлаттылар безгә кабул итү бүлмәсендә утыручылар.

Газетабызда «Журналистларыбыз бар гозерләрегезне дә тыңларга әзер» дип язган идек. Шулаен шулай, тик күңелләрен артыграк бушатып җибәрүчеләр дә булды. Әйтик, үзен Әхмәт бабай дип таныштырган бер укучыбыз 27 минут буе (сәгатьне махсус карап бардым!) район җитәкчесеннән зарланды. «Безнең «глава» мондый, хатыны тегенди, икесе дә сулга йөриләр, район үзәгендә генә дә өч йортлары бар. Җитәкченең бер туганы көне-төне көмешкә куа, икенчесе – ата карак», – дип зарланды шалтыратучы. Бар гозерләрегезне тыңлыйбыз, дип вәгъдә биреп ташлагач, бүлдереп тә булмый. «Сез кайсы районнан соң?» – дигән соравымны әллә ишетмәде Әхмәт бабай, әллә ишетмәмешкә генә салышты: «Ярар, кызым, рәхәтләнеп күңелемне бушаттым, рәхмәт тыңлавыгызга. «Глава»ның ниләр эшләп ятуының очына чыга күрегез берүк», – дип, трубкасын куйды. Татарстанның 43 районын айкап чыгып, көмешкә куучы туганы булган юньсез җитәкчене эзләп табарга, аны фаш итәргә тиеш булабыз инде без хәзер!

Гозерләрнең менә шундыйлары да булды. Үзегезнең дә, безнең дә, мөһим сорау белән шалтыратырга утырган башкаларның да вакытын хөрмәт итсәк иде, кадерле укучыларыбыз.

Шалтыратуларга Фәнзилә МОСТАФИНА җавап бирде.

P.S. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге уннан көндезге 13 сәгатькә кадәр сез редакциягә шалтыратып үз гозерләрегезне җиткерә, журналистлар белән аралаша аласыз.

Комментарии