Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Арча районы Орнаш авылыннан Дания апа Шәйхетдинова:

– Безнең авылдан ике Социалистик хезмәт герое чыккан: Зөләйха Гыйззәт кызы Богданова һәм Илсур Гарәфи улы Шәйхетдинов. Әлеге геройларны яшьләр белмәвенә эчем поша. Сугыштан кул-аяксыз, имгәнеп кайткан ветераннарны искә аласы иде. Быел безнең авылда Сабан туе да уздырылмады. Авыл җирлеге башлыгы Ядкәрдән сорасаң, Сабантуй уздырырга өстән рөхсәт юк, дип кенә җавап бирә.

Э.Ф. Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиев урынында булсам, мин бу сорауга тыныч кына җавап бирә алмас идем, мөгаен. Аның аңлатмасыннан соң, эшләгән кешене күрергә тырышмауга, хөрмәт тә, рәхмәт тә булмауга тагын бер кат инандым. Юкса, бу җирлектә, бу авылда башкарылган гамәлләр күпләргә үрнәк булырлык.

– Орнаш авылында кеше яшәми шул, – дип башлады сүзен Ядкәр әфәнде. – Ул авылның беткәненә 5-6 ел бар инде, ташландык авыл ул. 8-10 ел элек бу авылда колхоз да, әз-мәз кеше дә бар иде, иганәчеләр табып, Сабантуйлар уздыра идек. Колхоз да булыша иде. Ул авылдан чыккан Социалистик хезмәт герое Илсур Гарәфиевич та үз исеменнән бүләкләр куя иде. Аннары ул авылда япа-ялгыз бер йорт утырып калды, анда әби белән бабай яшиләр иде, әби үлеп киткәч, бабай берьялгызы калды. Бабай хәзер картлар йортында. Авылда кеше калмагач, анда Сабантуй уздырып торуны кирәк санамадык. Йорт та булмаган авылда Сабантуй оештырып булмый ич инде. Шуның белән Сабан туе тукталды, бетте ул. Быел менә зурлап зират өмәсе оештырдык. Анда бик күп кеше кайтты. Шунда Сабантуй булмаячагын әйткәч, якташлар җыены оештыру хакында килештек. Ул җыен әле узган атнада гына булды. 80ләп кеше кайтты, картлар йортындагы теге бабайны да алып кайттык. Бөтен авылга азан яңгыратып, чараны Коръән укудан башладык. Бик күңелле булды. Бар кеше бергә зур өстәлләр корып, чәйләп утырдык. Сез әйткән Дания апаны да чакырып кайтардык, ул үзе Казанда яши…

Ядкәр әфәнде сөйләде дә сөйләде. Тагын кайда бар шундый якташлар очрашулары, әйтегез әле? Беткән авылда зиратта өмә оештыру, җыеннар җыю түгел, хәтта зират коймалары да тотмыйлар. Моннан күп еллар элек язган идем инде: Кукмара районы Көшкәтбаш авылында зират коймалары җимерелгәч, каберләр өстендә көтү йөрде. Хәзер йөридерме, юкмы, белмим, ләкин бу шалтыратудан соң ул авылны бер әйләнәм әле. Район башлыгы урынбасары белән ул авыл турында күп кабат сөйләшкән идек, берәр чарасын күргәннәрдерме, юкмы, карарбыз.

Арчадан исемен әйтергә теләмәүче бер апа:

– Узган елны давыл булды. Безгә МЧС бернинди ярдәм бирмәде, районнан да булмады. Сарай түбәсен, өй түбәсен үз исәбебездән яптык. Ә бит телевизордан гел карап торабыз, берәр бәла-каза булса, шунда ук ярдәм итә хөкүмәт. Әллә бу безнең Арча районына гына кагылмыймы икән?

Э.Ф. Арчаның шәһәр советына 10 тапкыр гына шалтыратмадым. Тик Илдус Котдус улы Аглеевны туры китерә алмадым. Әллә эшкә йөрми микән ул, дигән шигем дә туды. 8 (84366) 3-12-35 номерына шалтыратып, аның белән сөйләшү бәхетенә ирешсәгез, сез, мөгаен, лотереяга бер миллион сум отудан да зуррак бәхеткә ия булырсыз. Аның кәрәзле телефон номерын сәркатибе дәүләт сереннән дә катгыйрак итеп саклап утыра. Барыбер берни белән дә ярдәм итә алмагач, ул сәркатипнең ник кирәге бардыр – монысы да мантыйкка сыя торган әйбер түгел. Сүз арасында гына әйтәм: давылда зыян күрүчеләргә Министрлар кабинетыннан ярдәм булган һәм аны Илдус Котдус улыннан сорагыз, таба алсагыз.

Әлки районы Әхмәт авылыннан Мәүлия ханым:

– Рәсим хәзрәт Хәбибулланың язмаларын укып барам, аңа үземнең дә кайбер сорауларым бар иде, телефон номерын бирә алмассыз микән, – дип шалтыратты.

Э.Ф. Аның телефон номерын газета аша бирә алмыйбыз, сорауларыгызны редакциягә язып җибәрегез, ул аларга җавап язар.

Актаныш районы Зөбәер авылыннан хат ташучы Филүзә Нәбиева һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Эльмира Галиева шалтыраттылар:

– 2013 елның беренче яртысына Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләр китабына безнең бүлекчәдән 23 кеше язылды. Ул ике басма икән, каталогта да бар. Әмма китап чыкмады, диләр. «Акчарлак»ка шалтыратып сораган идек, акчаны элемтә бүлекчәсеннән сорагыз, диләр. Районга шалтыратабыз, алар: «Бездә акча юк», – диләр. Ул акча нәшриятка киткән бит инде. Менә хәзер дә газетага язылуның соңгы көннәре, барыбер безгә газета-журналлар килми дип, кешеләр хәзер язылудан баш тарталар. Акча да юк, китап та юк, ярдәм итегез.

Э.Ф. «Акчарлак» нәшриятына шалтыратып белештем. Рамил Юнысның беренче китабы, беренче яртыеллыкка язылу төгәлләнү белән үк, язылучыларга җибәрелгән инде. Ягъни, китап узган елның декабрь ахырында яки гыйнвар башында ук укучыларга таратылган. Ә икенче яртыеллыкка язылучыларга ул июнь аенда язылу төгәлләнү белән үк җибәреләчәк. Сезнең китаплар кайда югалып калгандыр – менә анысын инде районның язылу бүлегеннән шалтыратып сорагыз. Бар районнарга барып җитеп, сезгә генә килеп җитми кала алмый.

Апас районы Кушлы авылы Фәретдин Идрисов:

– Май заводында эшләгән елларыма белешмә ала алмыйм. Архив янган, нишләргә? Пенсия фонды өчен 5 еллык өзлексез стаж һәм хезмәт хакы турында белешмәне ничек эшләтеп була?

Э.Ф. Бу хакта бер генә сөйләшмәдек бит инде. Бу мәсьәләне бары тик суд аша гына хәл итеп була, без сезгә белешмә бирә алмыйбыз!

Апас районыннан Люция:

– «Кара-каршы» тапшыруында мөселман яшьләре өчен кием-салым тегүче ателье хакында сүз барган иде. Фәния Сабирова дигән хатын килгән иде, шуның телефон номерын бирә алмассыз микән?

Э.Ф. Мәскәү урамы, 72/10, «Әл-Кыйбла» сәүдә йорты.

Телефоннары: 8 (843) 276-21-02 яки 89872376323.

Чаллы шәһәреннән Әлфия апа:

Соңгы тапкыр 1998 елда күргән туганнарымны эзлим. Борисов Виктор Степанович һәм Зарипов Наил Солтанович.

26 июльдә суд була. Репрессия корбаннарының балаларына чираттан тыш яшәү урыны, фатир бирелмәде. Бик зур ышанычым Сираҗида гына, күсәген тотып килсен иде. Документларны газетаның электрон адресына да җибәрә алабыз, яклаучыларга ышанмыйм, бары тик Искәндәр генә кирәк!

Э.Ф. Искәндәр Сираҗига сезнең гозерне җиткердек. Газетабызның электрон адресына документларыгызны җибәреп карагыз, телефон номерларыгызны да күрсәтергә онытмагыз. Шуларны карагач, бәлки, сезнең якларга килеп тә чыгар.

Түбән Кама шәһәреннән Габделфәт абый:

Киләсе елга миңа пенсиягә чыгасы иде. Быелдан ук документлар тапшырасы дип, безнең оешмада кәгазь боткасы җыя башладылар. Әллә инде мине шулай дип алдап, эштән кыскартмакчы булалар микән? Узган ел гына пенсиягә чыккан иптәшемнән сорыйм да, аның документларын бер дә алай җыеп йөрмәгәннәр. Мине инде идарәгә генә дә ничә тапкыр чакырттылар.

Э.Ф. Казан шәһәренең Совет районы Пенсия фонды белгече Роза Минапова болай диде:

Бу бит әле быел гына, хәтта ки берничә атна элек кенә кертелгән яңалык. 2013 елның 20нче маеннан ТР Министрлар кабинеты тарафыннан «Об организации подготовительной работы по назначению пенсий в электронной форме» дигән карар кабул ителде. Әле менә 14нче июньдә генә безнең Пенсия фондында да киңәшмә булып, шушы яңалыкны үзебезгә кертү турында сөйләштек. Әлегә кадәр «Оргсинтез», КПМО, ЗАО «Кварт» кебек бик олы оешмалар гына үз эшчеләрен пенсиягә чыгарырга әзерләп, документларын алдан ук тапшырган булса, хәзер инде барлык оешмалар, предприятиеләр дә, милек формасына бәйсез рәвештә, җирле пенсия фондына бер ел алдан, үз эшчеләренең документларын әзерләп тапшырырга тиеш була. Бу электрон формада эшләнә.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

P.S. Бу атнаның пәнҗешәмбесендә, ягъни 27 июньдә, иртәнге 10нан 12гә чаклы сезнең белән Искәндәр СИРАҖИ аралашыр.

Комментарии