АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

Лаеш районының Татар Янтыгы авылыннан Ания Сираева:
– Әле күптән түгел генә авылның әбиләре җыелышып мәчетне юып, чистартып чыгардык. Халыкның рухи тормышы, зират һәм мәчетнең төзеклеге өчен янып-көеп йөрүче Рәшит хәзрәтебезгә һәм Гандәлифә абыстайга, аның кияве Рәшиткә дә рәхмәтлебез – гел мәчеткә ярдәм итеп тора, авыл картларын җыеп «Болгар җыены»на кадәр алып барды…
И.С. Бүгенге кизүемнең рәхмәт сүзләре белән башлануына бик шатмын. Яхшы сүзләр күбрәк яңгырасын иде…
Казаннан Роза ханым:
– Сезгә бу мәсьәлә белән бер шалтыраткан идем инде, ярдәмегез ике-өч көннән үк тиде. Тагын ярдәм итмәссез микән? Минем улым 2012 елның декабрендә Бөтендөнья Татар Конгрессында эшләп йөрде. Моның өчен аңа 4 мең сум акча тиешләр иде, озак сузып йөргәч апрельдә сезгә шалтыраттым да, 2мең сумын шунда ук бирделәр. Яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин калганын 9 май бәйрәменнән соң бирергә вәгъдә иткән. Инде Сабан туйлары узды, ә акча һаман юк…
И.С. Әгәр дә Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкарма комитетын, шул исәптән сез әйткән Тәбрис Яруллинны да «Татар иле» проекты өчен бирелгән 15 миллион сум акчаны дөрес кулланмауда, эшнең башкарылмавында гаепләп шау-шу купмаган булса, мин сезнең үзегезне эт итеп сүгеп атар идем. Нәрсә милләт файдасына ниндидер 2 мең сум кызганычмы?! Әмма «Милли оешмабыз» финанс мәсьәләләрендә үзенең пакьлегенә шикләнердәй гамәлләр кылган булып чыкты. Шуңа күрә улыгызның акчасын алуы дөресрәк булыр. Югыйсә, барыбер милләт файдасына китми бугай ул… Әй, Конгресс, кешеләрнең эшләгән акчасы кайда? Урлап бетермәгәнсездер ич? Ник гаугага үзегез сәбәп биреп, оешманың болай да юк дәрәҗәсен тагын да төшерәсез сез анда?!Аннан соң бу тап бөтен милләткә күчә.Милләтне үстерергә тиешле оешма аны үтерүгә өлеш кертмәсен иде…
Казаннан пенсиядәге фотокорреспондент Мидхәт Шакирҗанов:
– Искәндәр, «Безнең гәҗит»не яратып укыйм, әмма бу юлы тәнкыйтьләп шалтыратам әле. Узган сандагы «Тагын халыкны талыйлар» дигән мәкаләң ошады, бик зур эш эшләгәнсең, әмма «сарай» дигән сүзне күп куллангансың. Татарда лапас, абзар, келәт, амбар, каралты-кура ише сүзләр дә бар бит.
И.С. Мидхәт абый гел татар теленең сафлыгы өчен көрәште инде. Миңа аның белән, борын-борын заманда, «Ватаным Татарстан» газетасында бергәләп эшләргә дә насыйп булды, ул чакта да һәр сүзне карап бара иде. Киңәшегез өчен рәхмәт, Мидхәт абый. Әмма бу очракта бары «сарай» сүзе генә туры килә иде кебек шул. Гәрчә бу сүз үземнең үк колакны ертса да, шуны кулланырга булдым. Чөнки ике катлы «шәһәрский» йортлар янында «лапас» та, «абзар» да, «келәт» тә була алмый кебек, ә «сарай» сүзе туры килә…
Арчаның Зәйнуллин, Тынычлык, Вәгыйзов урамнарындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләр исеменнән Равия:
– Бу өч катлы йортлардан ипотекага фатирлар алдык, ай саен банкка процентлары белән әҗәтне, коммуналь хезмәтләргә тиешле акчаны түләп барабыз. Ләкин соңгы арада фатирларыбызның рәхәтен күрә алмыйбыз. Чөнки бездә су юк. Кайбер йортларда беренче катта бераз ага, әмма икенче һәм өченче катлар сусызлыктан интегә. Кайчакта төнлә бераз аккач инде сәгать өчкә будильник куеп йоклыйбыз, шул чакта җыеп калырга тырышабыз. Соңгы биш көндә анысы да булмады. Юынырга авылга кайтып йөрибез, эчәргә чишмәләрдән ташыйбыз, бәдрәфкә агызып җибәрердәй су да юк. Бу эсседә ничек сусыз яшәмәк кирәк? Идарә итүче компаниягә дә, «Водоканалсервис»ка да, диспетчер хезмәтенә дә шалтыратабыз – су юк…
И.С. Әгәр халык сусызлыктан зарлана башлаган икән, җәйге челлә килеп җиткән дигән сүз. Арчаның «Водоканалсервис» ширкәте җитәчесе Тәлгать Җәүдәт улы Миңнебаев белән сөйләштем: «Хәзер бит кешеләр бакчаларына су сибә, басым кими, югарыга су менеп җитми. Мин үзем тау башында яшим, бу урамнарда су югында миндә дә булмый. Шуңа күрә барысыннан хәбәрдар. Биш көн үк түгел, ә менә соңгы өч көндә чыннан да проблема бераз бар. Бездә ут линияләрен алмаштыралар, шуңа күрә көндез насосларны куллана алмыйбыз, бары төнлә генә эшләтәбез. Әлегә су басымы җитмәү шуның белән дә бәйле. Бөтенләй бетәбез дип чаң сугардай вәзгыять түгел», – дип шәрехләде ул.
Кешеләрне дә аңлыйм, мондый эсседә бер көн сусыз яшәве дә проблема. Әмма үзегез күрәсез – әлегә ут линияләрен алыштыралар, бераз түзәргә туры килә инде…
Мөслим районының Исәнсәф авылыннан Мөҗаһидан Мортазин:
– Минем бер шалтыратып әйткәнем бар инде: ник Хәнәви Шәйдулллин турында бер дә язмыйсыз. Ул минем сабакташым иде…
И.С. Сезнең сабакташыгыз булган өчен генә түгел, әлбәттә, әмма язарга план бар. Киләсе яртыеллыкта үткәннәрдәге сәхнә йолдызларын искә алырдай бер сәхифә булдыру уе белән янып йөрим. Аның нинди форматта булуын редакциядә җыелып хәл итәсе бар әле. Бәлки, аны без язарбыз, ә бәлки укучыларыбыз теге яки бу зур артистка кагылышлы истәлекләре белән уртаклашыр… Кыскасы, андый уй-фикер бар, сез дә үзегезнең хатирәләрегезне барлый торсагыз иде.
Кабат очрашулар көтеп, Искәндәр СИРАҖИ.
P.S. Укучыларыбыз белән махсус билгеләнгән вакытта, телефон аша аралашуыбызның монысы – бу җәйдә соңгысы. Хәзер отпусклар чоры. Журналистларыбыз аерым көнне кизү тормый. Редакциягә көн саен, теләсә кайсы эш көнендә һәм эш сәгатьләрендә шалтыратырга мөмкин. Ә болай махсус аралашуларыбыз көзгә дәвам итәчәк.

Комментарии