Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Минем кайдандыр укыганым бар: баксаң шәһәрләрдә халык саны күбрәк булган саен, уртача гомер озынлыгы да кыскара бара. Кечкенә шәһәрләрдә озаграк яшиләр. Мин үзем Мәскәү шәһәрен гомер буе үз итә алмадым. Йомыш төшеп барган очракта да, тизрәк кайтып китү җаен эзлим. Ыгы-зыгы, этеш-төртеш… Ә менә яшьлегем үткән Чаллыны яраттым. Аннан Казанга да ияләштем. Тик бүген Казан да ыгы-зыгылы калага әйләнде шул. Кыйммәт бәяләр, медицинадагы коррупция, дәвалану мөмкинлекләренең кимеп баруы, хаксызлык кына түгел, урамнардагы тоткарлыклар, этеш-төртеш тә гомеребезне кыскарта. Безнең күп вакытыбыз эштә түгел, каршыдагы машинаның артына төртелеп, кайчан хәрәкәтләнә алырбыз дип, юлда үтә бүген. Менә Искәндәр Сираҗи да чираттагы кизүенә соңарды. Болай да 2 сәгать алдан чыктым, димәк, 3 сәгатькә иртәрәк кузгалырга кирәк икән, диде ул. Ә мин бар телефон «һөҗүмен» Газинур Гафиятуллиндай үземә алдым.
Мамадыштан 75 яшьлек Рәхилә апаны 5 ай элек кызының үтерелүе, аңарчы 10 ел элек киявенең дә үлүе, ә үзенең шул кызына бик нык ярдәм итүе, әмма хәзер туганнарының аны санламавы борчый. «Туганы төрмәдә утырып чыкканнар полициядә эшли аламы?» – дип тә кызыксынды ул.
И.Ф. Белүебезчә, якын туганнары хөкем ителгәннәр (боларга ата-ана, балалары, бертуганнары керә) органнарга эшкә алына алмый. Әмма җәзаны тулысынча үтәгән кешедән «судимость» алына, ул бары тик икенче тапкыр җинаять кылынганда искә алына. Шуңа күрә кайчандыр хөкем ителеп, инде хөкем гамәлдән чыккан икән, бу исәпкә алынмый. Һәрхәлдә, прокуратурага шикаять итә аласыз бу нисбәттән. Ә инде туганлык арасындагы низагка килгәндә, ахырзаман галәмәтенең бер мисалыдыр инде бу. Бүген ата – кызны, ана улны белми. Мал бүлешә. Үзара булган низаг турындагы гозерегезне хат итеп, тәфсилләп язып салсагыз, хәлегезне яхшырак аңлар идек.
Ахырзаман дигәннән, Бәрәңге бистәсендә яшәүче ерак туганым Миңзифа апа мәсьәләне кабыргасы белән куйды. «Энем, иртәгә дөнья бетәме?» диде ул. Баксаң, Мари илендәге Бәрәңге бистәсендә дә кибетләрдә шырпы, шәм калмаган. Керосин дефицитка әйләнгән…
И.Ф. Бар җаваплылык белән әйтә алам. Әле дөнья бетми. Телефон элемтәсен шул «дөнья беткәнче үк» язып куям, ә сез аны 26нчы декабрьдән соң гына укый аласыз. Аннан мин халкыбызның шундый сабыйлыгына аптырыйм: кыямәттән шәмнәр белән генә сакланып була микәнни ул?! Аның өчен изге гамәлләр күбрәк кылырга кирәк. Ахырзаманда, шәм түгел, тәкъвалык, изгелек кенә коткара. Иманым камил, бик күпләр дөнья бетә дип, аракы запасларын да барлап куйгандыр. Дини китаплар туплыйсы, намаз укыр өчен догалар ятлыйсы урында…
Арча районы Кышкар авылыннан Илсөя Батталова телетапшыруларны тәлинкә ярдәмендә караулары, әмма программалар тәртибенең гел үзгәреп торуыннан зарланды. Без ТНВның 2 каналын да карый алмыйбыз. Район үзәгеннән оста чакыру кыйммәткә төшә, ди ул.
Чистай районының Татар Бачакалысыннан Фаягөл апа да «ТНВ-Планета» каналының юкка чыгуына зарланды.
И.Ф. Белүебезчә, быел «ТНВ-Планета» телеканалы да эшли башлады. Әгәр аны югалткансыз икән, түбәндәге киңәш ярдәм итәр. 3нче декабрьдән («Триколор ТВ») яңа техник үзгәрешләр кертеп, «ТНВ-Планета» тапшыруларын MPEG-2 форматында эшләүче «Оптимум» пакетыннан алып MPEG-4 форматындагы «Супер Оптимум»га күчерде. Шунлыктан «ТНВ-Планета» тапшырулары MPEG-2 һәм MPEG-4 форматларында эшли алучы аппараттан гына (алар 2010нчы елның февраленнән генә җитештерелә) күрсәтелә. MPEG-2 форматында гына эшләүче искерәк приемниклар аша бу каналны карап булмый.
Шуңа күрә модельләрегезне карап, үзегез көйли алмасагыз мастер чакыртырга һәм аппаратны алыштырырга туры килүе бар. Ә үзегез көйләсәгез, ул болай эшләнә: «MENU»га басыгыз, «Поиск каналов «Триколор ТВ»ны сайлап «OK»га басыгыз. Аннан экранда күренгән күрсәтмәләрне үтәгез. Кайбер төр аппаратлар кулдан көйләнми, автомат рәвештә генә эшли. Белгәнрәк кеше белән сөйләшүегез сорала. «Яңа гасыр» каналы исә бу нисбәттән Мәскәүгә шалтыратырга киңәш итте: (495) 284-51-24
Балтачның Нөнәгәр авылыннан Мөзәйкә ханым Искәндәрне ишетәм дип сөенеп шалтыратса да, барып чыкмады. Мин генә тыңладым. Ул Искәндәр Сиражиның «Бер утыру – бер гомер» романын укуын, бик тиз төгәлләнүенә уфтана. Аның башка китаплары да юкмы, дип сорый. «Бер утыру – бер гомер» китабы чыгып инде таралып бетте. Сираҗиның башка әсәрләре дә шактый. Яңа елдан газетабыз калыная, димәк анда мөмкинлекләр дә арта. Сиражиның әдәби әсәрләренә дә урын булачак әлеге газетада. Быел 40 яшьлегенә чыгарырга тиешле «Бәйләнчек кеше язмалары» дигән китабын бер шәхси нәшрияттә махсус төшереп калдырганнар. Хәзер ул китапны үзебезнең көч белән чыгара алырбыз дип уйлыйбыз, Аллаһ насыйп итсә. Газетабызда бу хакта хәбәр бирелер.
Инде телефонны Искәндәрнең үзенә тапшырам. Ниһаять килеп җитте.
***
Эшкә кырык минут соңга калып килдем. «Бөке»ләр җелеккә төште тәмам. Килеп керүгә баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов трубканы сузды:
– Синең урынга 11 ел элек узган кырык яшьлегемә котлаулар кабул итеп утырам менә, – дип, Илфат миңа барча котлауларны да тапшырды. Рәхмәт, берсен дә кысып калмады. Бары ахырзаманны гына «кичектереп» куйган.
Лаеш районының Никольская авылыннан Альбина:
– Ирем Анатолий «Семеречье» совхозында тракторчы булып эшли. Инде сентябрьдән бирле аңа хезмәт хакы түләмиләр. Ничек яшәргә?
И.С. Альбина, сезнең районнан бер күч халык зары җыелды инде. Озакламый киләм. Һәм, иншалла, чираттагы мәкаләм дөнья күрер дип уйлыйм. Шунда без главагызга да, башка түрәләрегезгә дә «Акчасыз ничек яшәргә?» дигән сорауны бирербез. Гомумән, сезнең район белән бер федераль телеканал да кызыксына башлады әле. Аның өчен дә материал туплана. Инде элегрәк чыккан язмаларымны җыеп, урыс теленә тәрҗемә итә башладым, бәлки, сезнең главагыз татарча аңламыйдыр? Ярар, урыс газетасында аңлатып карарбыз. Мин бер язмамда Лаеш хакименә барча хаталарын аңлатырга вәгъдә биргән идем, аңламый ахры. Кайчакта төзәлә башлаган кебек булып китә, сөенеп тә өлгермисең, ялгышканыңны аңлыйсың. Инде дусларымны, хезмәттәшләремне чакырып изге ниятләрен дә сөйләп җибәрә. Соңыннан барысының да буш сүзләр икәнен раслап, аларны тикшерү органнарына чакыртып, юк гаепләрен бар итеп күрсәтеп куркытырга тырышалар. Бәлки моңа Лаеш хакименең катнашы юктыр, анысын да, бу бәндәнең башка гөнаһларын да ачыкларбыз, Аллаһы боерса. Ә инде аның аркасында Татарстаннан «чүп» читкә федераль каналларга чыкса, Президент аңа бу гөнаһларын кичерер дип, уйламыйм. Болай да күп кичерә бугай инде ул. Лаеш хакимиятенә монысында үзенә үк эш эзләргә туры килмәгәе.
Казаннан Динара туташ:
– Татар дөньясы өчен мөһим вакыйгаларны яктыртып баруыгыз өчен редакциягезгә зур рәхмәт. Әмма, миңа калса, КФУның татар хоры ябылу алдында торуы, яңа ректорның финанслау таба алмавы бик аз язылды кебек. Ирнис абый ул хорны һәр нота өчен җан атып профессиональ дәрәҗәгә җиткерде. Инде икенче ел Италиягә чакыралар. Барырга, Татарстанны, татар халкын күрсәтеп кайтырга акча юк, имеш. Язасызмы бу темага?
И.С. Динара туташ, аңлавымча, үзегез дә журфакта укыгансыз. Язып китерсәгез, мәкаләгезне бастырырбыз.
Казаннан Фаягөл әби:
– Рамил хәзрәтне Казанда күргәннәр дип ишеттем. Кайтканмыни?
И.С. Рамил хәзрәт Юныс күптән Казанда инде. Аның илдән качып киткәне юк. Чөнки качарлык сәбәп булмады. Ә аңа җинаять эше ачылды, дипломы ялган, дигән сүзләр нахак яла иде. Үзе юкның күзе юк, дигәндәй, Рамил хәзрәт чит илгә барып кайткан арада аны пычрату өчен бу сүзләр махсус таратылды, дип уйлыйм. Динебез дошманнары бик сөенмәсеннәр – Рамил Юныс исән-сау, илдә һәм бик күтәренке күңел белән йөри.
Чүпрәле районының Бизнә авылы халкы:
– Коррупциягә каршы көрәшәбез дип, «Чиста куллар» проекты нигезендә түрәләргә символик сабын өләшеп йөриләр икән. Калган булса, безнең районга да бераз җибәрсеннәр әле.
И.С. Ярар, бер килгәндә үзем булса да кертеп чыгармын.
Арчадан Фәния апа:
– 12 декабрь көнне «Кара-каршы» тапшыруында Зөлфия Гарифуллина дигән халык табибы бар иде. Шуның телефоны һәм адресы кирәк.
И.С. 8 919 635 64 26 телефоны белән шалтыратсагыз, адресын үзе әйтер.
Казаннан Фәүзия Гарипова:
– Телевизор карыйсың – бала дәваларга акча сорыйлар, газета-журнал ачасың – тагын акча сорыйлар. Элек мондый хәл юк иде, балаларны да, олыларны да бушка дәваладылар. Хәзер чирле балалар саны да көннән-көн арта бара. Миңа калса, мондый чирләрне Аллаһы Тәгалә күз яшьләре, каргыш җыйган нәселләргә җәза итеп итеп бирә.
И.С. Фәүзия апа, бу хакта мин дә уйлыйм һәм якын араларда фикерләремне укучыбыз белән дә уртаклашырмын дип торам…
Теләче районының Сауыш авылыннан Фәйрүзә:
– Бездә «Нәфис» акционерлык җәмгыятенең акциясе бар. Әле узган гасырның 90нчы елларында ук ваучерга биргәннәр иде. Шуңа бер дивидент алган юк. Аны ничек алып була?
И.С. 570-42-02 телефоны буенча «Нәфис» ширкәтенең юридик бүлегенә шалтыратыгыз. Барысын да аңлатып бирерләр. 20 еллык дивидентлар алып баегач, безне дә кунакка дәшәргә онытмагыз.
Лаеш районының Кече Елга авылыннан Мөхетдин:
– Мәктәптә Кыш бабай бүләге өчен акча җыялар. Ул бүләк түләүлемени?
И.С. Бу уңайдан районыгыз хакиме урынбасары Михаил Владимирович Фадеевка шалтыраттым. Ул вәзгыятьне ачыкларга вәгъдә итте. Тик шалтыратып җавабын гына җиткермәде. Сез бит балаларыгызның ничәнче сыйныфта укуын әйтмәдегез. Белүемчә, бүләк башлангыч сыйныфларга гына бушлай, ә бишенче сыйныфтан башлап түләүле…
Әлмәт районының Тайсуган халкы исә хат ташучылары Зөһрә Хәбиповага рәхмәт җиткерергә кушты. «»не бик вакытлы китереп җиткерә икән. Монысы өчен аңа редакциябез дә бик рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә барчабызга да иминлек, саулык, вә бәрәкәт бирсен.
Иң изге теләкләр белән,
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ һәм Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии