Көлкегә калдыралар

Көлкегә калдыралар

Бу арада редакциябезгә районының авылыннан шалтыратучылар күбәйде. Турыдан туры элемтә вакытын да көтеп кенә торганнар диярсең: буалылар телефонны тәмам «кыздырды». Алар бу районның «Коммуна» хуҗалыгындагы ыгы-зыгыга, бер төркемнең төрле инстанцияләргә шикаятьләр язып, авылдагы тынычлыкны алуларына борчыла. Бу хакта «»тә язганнан соң, хәтта бу төркем безгә янауга, безне дә башка газеталар аша хурлауга күчте. Түбәндә шул хактагы фикерләрне җиткерәбез.

– Безнең «Коммуна» хуҗалыгындагы хәлләрне беләсез. Ризасызлар төркеме бар. Шулар Казанга барып митинг оештырып йөри икән. Алардан мин үзем дә бик куркам. Чөнки төн уртасы дип тормыйлар, иртә таң димиләр: «Кул куй!» – дип берәр кәгазь тотып килеп җитәләр. Күпләр нәрсә өчен икәнен дә сорарга куркып, Җәүдәткә каршы имза сырлап җибәрә. Чөнки алар төркем белән йөри, барысы да таза-таза ирләр. Туйдык инде, кайчан котылырбыз икән? Алайса, гөрләп эшләп торган колхозыбызны бөтен Татарстанга көлкегә калдыралар бит. Берүк газетада исемемне күрсәтмәгез, – дип үз сүзен җиткерде Буа районы, Кильдураз авылыннан бер әби.

И.С.: Апа, мин сезнең «Коммуна» хуҗалыгына алар чакыруы буенча килгән идем. Әмма ике журналист урам буйлап сораштыру үткәреп йөргәч, колхозчыларның күмәк җыенында катнашкач, аңладым – алар хаклы түгел. Чөнки ул «канәгатьсезләр» юлы белән барсаң, хуҗалык тарала, мөлкәтен түрә-кара үзара бүлешеп бетерә, гади халыкка берни тәтеми. Әле эшсез һәм ашсыз калу куркынычы да яный. Җирләрне исә инвесторга биреп эшкәрттерәләр. Рәхәт бит! Якын-тирәдәге инвестор килгән авылларны үзегез күрәсез… Шуңа да «Коммуна» хуҗалыгын таркатудан саклау юлына бастым. Ә Җәүдәт әфәнде әле хуҗалыкны саклап тота ала, ул китсә, барысы таркалачак. Моңа иманым камил. Минем үз җырларын җырламаячагымны белгәч, канәгатьсезләр менә нинди СМСлар җибәрә башлады:

«Искәндәр, нихәл инде. Бу Кильдураз мужиклары яза инде. Нигә 131нче статья белән утырганыңны язмадың? Политический жертва кебек язгансың. Кильдуразга кертмибез сине башка. Монда Җәүдәт хуҗа түгел. Без. Җиңү безнең белән. Гаделлек безнең якта».

Бу СМС миңа 8-950-319-45-94 номерыннан мәкаләмәНинди уен уйныйсыз?» (2012, 30 май) җавап булып килеп төште. Ләкин үзләрен «мужиклар» дип атаучылар ялгыша – мин беркайчан да үземне «сәяси корбан» итеп күрсәтмәдем, «Бер утыру – бер гомер» әсәрем дә китап булып чыкты. Хәзер ул тулаем диярлек «Безнең гәҗит»тә басыла. Ә инде мине «надан язу»да гаепләү бик көлке яңгырый. Кильдуразга мин үзем теләгәндә барачакмын һәм беркем дә туктата алмаячак. Хәер, әгәр хуҗалыкны таркатудан туктасалар, ике аягымның берсен дә атламам, туйдым инде…

Тагын бер пенсионер әби (исемен күрсәтмәүне сорады):

Ике ел газаплыйлар, газеталарга теләсә нәрсә яздыралар, туйдык…

И.С. Аңлыйм, әби, үзем дә туйдым. Инде үзләре хәл итсеннәр дип ташлап китәргә дә уйлый башлаган идем. Ләкин сезнең кайбер егетләрегез телефоныма янаулы СМСлар җибәрә башлагач, ахыргача көрәшергә булдым. Чөнки мин китсәм, Җәүдәт Хөсәеновны хакимият кешеләре белән берлектә алар җиңәчәк, ә газабын авыл халкы күрәчәк. Менә яңа гына газеталарда минем яманатымны сатып язып чыктылар. Әле тагын нәрсәләрдер язарга җыеналар икән, гайбәт җыеп йөргәннәр, менә 8-950-319-45-94 телефоныннан килгән янаулары:

«Искәндәр, син тагын без юкта Кильдуразда йөрдең әле? Җитмәдемени? Ярар, тагын язарбыз. Бу юлы статья синең ничек студент вакытыңда мәчет сәдакасын урлау турында булыр. Ташлы Ковалда булдык без – синең турында бөтенесен беләбез!»

Бер тапкыр бу бәндәләр «Минем дүрт балам бар, ә сез миңа бернәрсә дә бирә алмыйсыз», – дип Җәүдәт Хөсәенов ягына күчүем хакында уйдырма уйлап тапканнар иде инде, тагын нәрсәдер уйлап маташалар. Ярар, язсыннар, хәтта бу язмаларын «Безнең гәҗит»кә үк җибәрергә мөмкиннәр, басарбыз. Чөнки студент вакытымда әле мин мәчет ишегенең кайсы якка ачылуын да белми идем, ә менә сыраханә ишеге инде яхшы таныш иде. Кызганыч, дингә соңрак килдем, анда да мәчет сәдакасына якын килердәй эштә булмадым – Ислам яшьләре берлеге төзедем. Ташлы Ковалдагы авылдашларым исә миңа рәхмәтле генәдер дип беләм. Чөнки мин анда мәктәпне әлегә яптырмый саклап кала алдым. Авылның җирле үзидарәсен саклап калу буенча эш бара, озакламый авылымны тернәкләндереп җибәрердәй, чын татар авылы итәрдәй гамәл дә кылырга торам, Аллаһы боерса. Шуңа күрә языгыз, егетләр, языгыз…

Әнәс абый:

– Кичә Казанда, ТР Дәүләт советы каршында «Коммуна» хуҗалыгы җитәкчесенә каршы митинг булды. Имеш, авыл халкы Җәүдәт Хөсәеновка каршы. Мин телевизордан карадым, әмма анда авыл халкын бик күрмәдем. Районның Теркәүләр палатасы җитәкчесе урынбасарының сеңлесе белән малае, район хакименең бер туганы, хуҗалыкта азрак эшләп «киткән» бер-ике кеше күзгә чалынды, ә чынлап эшләүчеләр юк иде. Эшләмәгән кеше ничек җитәкчелеккә каршы була ул? Алар Җәүдәт безгә пайларыбызны бирми ди – дөрес түгел, бүген үк алсыннар, бирә.

И.С. Әнәс абый, мин дә эшләмәгән кешенең ничек җитәкчедән канәгатьсез булуын аңлый алмый азапланам шул. Мөгаен, аларга үз кубызларына гына биеп торырдай кеше кулай булыр иде, әмма Җәүдәт әфәнденең талканы корырак бугай, шуңа ярап бетмидер.

Ә җир мәсьәләсендә сез хаклы. Моннан ике ел чамасы элек килеп, гомуми җыен җыеп, аласы килгән кеше җир паен теләсә кайсы вакытта алырдай итеп беркетмә төзетеп киттем. Теләгән кеше әллә кайчан алыр иде дә бит, бер генә ризасызлык белдерүче дә алмаган. Димәк, аларга җир түгел, ә гауга чыгарып йөрү генә кирәк. Әгәр теләгән кешегә җирне Җәүдәт Хөсәенов бирмәсә, мин беренче булып аңа үзем каныгыр идем. Чөнки позициямне беләсез – татар кешесе үз җиренә үзе хуҗа булырга тиеш.

Хәтәм абый:

– Мин күп еллар «Коммуна»да агроном булып эшләдем, гомергә алдынгы хуҗалык булдык, әле дә шулай. Хәзер печән өсте бара, ә безнең кайберәүләр Казанда митинг оештырып йөри. Анда чыккан кешеләрнең юньләп колхозда эшләгәне булмады. Башкаларга эшләргә комачаулап йөриләр.

И.С. Бөтен кешенең дә үз сүзен мәйданга чыгып әйтү хокукы бар, моны безгә РФ Конституциясе рөхсәт итә. Ә инде аларның хаклымы, түгелме икәнен без үзебез чамалыйбыз. Миңа калса, алар чынлап та, эш кешесенә комачаулап кына йөри. Ләкин хокуклары бар. Газетада мин үзем дөрес санаганны һәрдаим язып киләм. Әгәр авыл халкы бу талаштан туйган икән, җыен җыеп әйтү кирәктер…

Рәис Зыятдинов:

– Мин колхозда инде 20 ел эшлим – Җәүдәт Хөсәеновка бер начар сүзем юк. Дөрес пикет түгел ул!

Терлекче Фазилә Кадыйрова:

– Бөтен тынычлыкны алды бу канәгатьсезләр. Ирем Таһир да, мин дә хуҗалыкта эшлибез, иртән китеп, кич кайтабыз, вакытында акчасын алабыз. Ник соң без канәгать, ә эшләмәгән кешеләр канәгать түгел? Безнең исемнән сөйләргә ни хаклары бар аларның?

Тракторчы Фәрит:

– Басудан шалтыратам. Эш кешесенең пикетларга йөрергә вакыты юк аның…

И.С. Җәмәгать, йөрәгегезгә якын алмагыз, үз эшегезне эшләгез. Ә туйсагыз, өстә әйткәнемчә, авыл җыены җыеп, беркетмә төзеп әйтегез: «Туйдырдыгыз», – диегез.

***

Әлки районы Иске Салман авылыннан Руфия:

– Үзем Чаллыда яшим, әйтер сүзем киленебез хакында. Ул 4 бала, ике аяксыз каенанасын тәрбияләүче тол хатын. 2010нчы елда аңа ипотекага йорт салып бирделәр, тик бүгенгә кадәр анда яшәрлек түгел. Газы, суы кермәгән, электр өйгә кадәр генә килә, эчендә ут юк, бәдрәф, ванна юк. Хәзер бөтенесе өчен аннан акча сорыйлар. Газ торбасы суздырырга канау казу өчен дә, ут кертү өчен дә… Бу дөресме?

И.С. Ипотекага йорт төзегәндә ул салынып бетү белән кереп яшәрдәй булырга тиеш. Йортны алучы анда башкарылган эшләр өчен түләми, чөнки төзелешне Торак фонды алып бара, аңа исә банк ипотека акчасын инде күчергән. Сатып алучы бары тик банкка булган бурычын гына түләп барырга тиеш. Әгәр районның тиешле хезмәтләре якын көннәрдә үз эшләрен җиренә җиткермәсә, бу районга килеп чыгармын. Сездәге халыктан башка төр зарлар да килгәли әле, хакимияте белән шактый кызыксынабыз…

Казанның Чистай урамыннан Халисә апа:

– Мин 55, 57, 59, 61нче йортларның ишегалдында яшим. Инде «Дальний» вакыйгаларыннан соң полиция акылга утыргандыр дигән идем, юк икән. Беркөнне минем күз алдында полиция хезмәткәрләре бер кешене кыйнады. Сәгатькә карадым, 19 сәгать 58 минут иде. Телефоныма төшерә алмый калдым, әмма машиналарының номеры мәгълүм: А 14 58.

И.С. Халисә апа, битараф булмаганыгызга рәхмәт. Күпләр мондый хәлне күрмәмешкә салышыр иде, ә сез безгә хәбәр иттегез. Белүемчә, хәзер Эчке эшләр министрлыгы матбугатка зур игътибар бирә, бу язмадан соң да тикшерү уздырырлар дип уйлыйм.

Бөгелмәдән Галимҗан Әхмәдиев:

– Безнең улыбызны кыйнап үтерделәр дә юл һәлакәтенә сылтап калдырдылар. 2000нче елдан бирле гаделлек эзлибез. Аның кесәсендә документлары булса да, 3 көн буе «билгесез мәет» итеп тотканнар һәм шулай күмеп тә куясы булганнардыр инде…

И.С. Сез барысын да түкми-чәчми безгә татар телендә хат язып җибәреп карагыз. Ләкин 12 ел элек булган хәлнең очына чыгачагыбызга минем дә өметем юк. Күңелегезне шулай тынычландыра алсагыз гына инде… Аллаһ сезгә сабырлык бирсен!

Лаеш районының Татар Янтыгы авылыннан Фирая апа:

– «Безнең гәҗит»тән укыдым, безнең район буйлап йөрергә җыенасыз икән. Әйтер сүзләребез күп, безгә дә кереп чыгыгыз әле.

И.С. Һичшиксез, керәчәкмен, очрашу көннәрен газета битләрендә хәбәр итәрмен.

Казанның Сыртланова урамыннан Рәсимә ханым:

Безнең янда бик матур ял паркы, шунда сыра сата торган җәйге кафе бар. Без балалар белән йөрибез, шунда ук исерекләр сыра эчеп утыра. Бу дөресме?

И.С. Ял паркы – җәмәгать урыны. Ә закон буенча җәмәгать урыннарында, урамда исерткеч эчемлекләр эчү тыела. Район хакимиятенә шикаять языгыз, алып атарлар…

Нурлат районының Әлмәт авылыннан Вәгыйзь Зыятдинов:

– Мин газетаны чыга башлаган көннән бирле алам, ләкин почта аны начар китерә…

И.С. Килмәгән газеталарны почта бүлекчәләреннән таптырыгыз. Әгәр селкенүче булмаса, безгә шалтыратыгыз.

Чаллыдан Әсхәт:

– Әле газетадан Лаеш, Зәй районнары хакында укыдым. Проблема бөтен районнарда да бар…

И.С. Бөтенесенә дә чират җитәр, иншалла. Әнә бит Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов матбугатта чыккан тәнкыйди язмаларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска дигән иде. Димәк, файдасы булыр. Без бу язмалардан соң күп рәхмәтләр ишетәбез. Хакимият җитешсезлекне төзәтә башлаган. Языгыз! Бергә булсак, дөньяны яхшы якка үзгәртербез, иншалла.

P.S. Зәйдән килгән хәбәрләргә караганда, «Безнең гәҗит»нең узган санын киоскларга чыгармаганнар. Бары тик хакимият үзенә генә өч данә алып калган. Киләсе атнага ук анда китәм, глава Татьяна Васильевна белән «үпкәләшергә» туры килер, ахры. Редакциядәге 150ләп газетаны да илтермен, Зәй халкы үз хакимәсенең нинди шәп җитәкче икәнен белми калмасын…

Бүгенгә шушылары җитеп торыр, киләсе очрашуга кадәр.

Искәндәр СИРАҖИ.

P.S. Киләсе пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12гә кадәр сезнең белән турыдан-туры элемтәдә Эльвира ФАТЫЙХОВА булачак. Казандагы телефон (843) 523-49-15. Шалтыратыгыз.

Комментарии