- 24.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Алло, «Безнең гәҗит»ме?
Узган пәнҗешәмбедә, мин редакциягә килеп кергәндә, Искәндәр Сираҗи инде эш урынында иде. Сәгать 10 тулганчы ук, Казанның Батыршин урамында яшәүче Таһирә апа Вәлиуллина шалтыратып, «Безнең гәҗит»нең килмәвен җиткерде. Почта бүлегенә дә шалтыраткан укучыбыз, анда аңа газета бөтенләй чыкмаган дип җавап биргәннәр.
Шундый ук мөрәҗәгать белән Казанның Мәүлетов урамында яшәүче Мәрзия апа, Ямашев урамында торучы Габделфәр абый Курамшин да шалтыратты. Азино бистәсеннән шалтыраткан укучыбыз да газета килмәүгә зарланды.
– «Безнең гәҗит»не мин инде 9 ел буе яздырам, шул гомер эчендә бер генә тапкыр килми калды. Анысында да почтада яңа хат ташучы эшли башлагач, ялгыш башка кешенең почта тартмасына салып киткән иде. Кичә кабат газетагызны алмадым.
17нче октябрьдә чыккан сан Яшел Үзәнгә дә барып җитмәгән булып чыкты, моны да укучыбыз җиткерде.
Л.Л. Хөрмәтле әбүнәчеләребез! Безнең монда бер гаебебез дә юк! «Безнең гәҗит» һәр атна саен, сишәмбе, кичке 6лар тирәсендә типографиягә җибәрелә, чәршәмбе исә сезнең өйләргә таратыла. Казаннан ераграк урнашкан районнарга, авылларга пәнҗешәмбе килеп җитәргә тиеш. 16нчы октябрьдә дә без газетаны вакытында тапшырдык, тик ни сәбәпледер, газета кайбер почта бүлекләренә барып җитмәгән. Бу сорау буенча Искәндәр Сираҗи махсус үзе шөгыльләнде. Минем янда гына да 5-6 җиргә шалтыратып, газетаның таралмау сәбәпләрен белеште. Барысы да, ятлап куйган кебек, бер үк җавапны бирделәр: «Почта бүлекләренә әҗәтегез бар!» Ләкин редакциянең бернинди кисәтү алганы булмады. Һәм ул исәп-хисап документларының редакциягә килеп җитмәве аркасында гына җыелган кечкенә бурыч. Аны телефон аша да сөйләшеп хәл итеп буласы үзе.
Кызганычка каршы, почта үз вазыйфасын төгәл үтәсә – газетаны югалтмый, үзвакытында укучыларга җиткерү эшен тәртипкә салса иде. Ә болай «Безнең гәҗит»не таратуда кыенлыклар тудырырга дигән күрсәтмә алынмагандыр дип ышанабыз. Юкса, андый тырышлыклар кайбер районнарда күзәтелгәли. «Безнең гәҗит» кемгәдер, дөрестән дә, «ошап бетми», ә бәлки, миңа шулай тоела гынадыр…
КОРБАН ГАЕТЕ КАЙЧАН БУЛА?
Түбән Кама шәһәреннән Фатыйма апаВәлиуллина бик борчылып шалтыратты:
– Гарәп илләренең бөтенесендә дә Корбан гаете 26сы көнне уздырыла. Безнең Татарстаныбызда исә Гаетне 25енә билгеләделәр. Ярый ла белә торган кешеләр 26сы корбан чала, ә бу хакта ишетмәгән-белмәгәннәргә нишләргә ди?! Хәзер безнең географик киңлектә яшәүчеләрнең китергән корбаны кабул булмый бит инде!
Л.Л. «Ислам» мәчетендәге бер карт: «Бу хакта безгә төгәл мәгълүмат бирүче булмады. Корбан гаете төгәл ничәсе көнне булуы турында үзебездән дә сорашучылар булды, бу соравыгызга мин җавап бирә алмыйм», – дип җавап бирде.
Шуннан соң мин Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт белән элемтәгә кердем. Ул исә миңа:
– Корбан гаете ничәсе көнне булуын мөфтиләр билгели. Обсерватория буенча 25нче октябрь дип килешенгән бит инде ул. Мөфти ничек әйтсә, шул дөрес була, – диде.
НӘЗЕР КОРБАНЫН НИЧЕК БҮЛӘРГӘ?
Мари Иле республикасыннан Минзифа апа Хәбибуллина шалтыратты.
– Бер дустымның хатыны, исән-сау бәбидән котылсам, корбан чалыр идем, дигән. Без, авылыбыз таркалгач, Татарстаннан Мари Иле республикасына күчеп килдек. Безнең авылда нәзер корбанын чалгач, зур казанга салып аш пешерәләр. Аннан соң ул ашны авылда һәр йортка таратып чыгалар иде. Итен дә шулай итәләр. Ә Мари Илендә нәзер әйтеп суелган тәкәне башта өч өлешкә бүләләр. Берсен мохтаҗларга тараталар, икенче өлешен туганнарына бирәләр, өченче өлешен үзләренә алып калалар. Моның кайсысы дөрес була икән?
Л.Л. Минзифа ханым, сезнең соравыгызга, «Болгар» мәчетеннән Мансур хәзрәт җавап бирде.
– Нәзер корбанын хуҗа кеше дә, аның өендәгеләр дә ашарга тиеш түгел! Корбан итен тулысынча мохтаҗларга, ятимнәргә таратырга мөмкин, яисә мәҗлес җыеп, чакырган кунакларын сыйласыннар, – диде.
ЯҢА ВӘГАЗЬЧЕ КИРӘК
Биектау районы, Юртыш авылыннан Әлфия апа Мөхәммәдъярова:
– Илдус Фәизнең алдаулары, Рамазан аенда да, кешеләрне зинданга ябып, шулай җәзалавы күңелне әрнетә. Аның мәчеттә сөйләгән гел бер сүзеннән туйдык инде! Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов вәгазьләрен тыңлыйсыбыз килә.
Л.Л. Әлфия апа, сезнең үтенечегезне җиткерим дип, Татарстанның Баш казые Мәхмүт хәзрәткә 5-6 тапкыр шалтыратсам да, телефонын алмады. Эше тыгыз вакытка туры килдем бугай. Үзегез шалтыраткач, бәлки сезнең белән сөйләшер. Мәхмүт хәзрәтнең телефон номеры: 249-45-63.
ФӘЙЗРАХМАНОВ КАЯ КИТКӘН?
«Яңа гасыр» телеканалында менә инде 12 ел буе барган, күпләрнең яраткан тапшыруына әйләнгән «Җырлыйк әле!»дә алып баручылар алышынган. Бу тапшыруны олы яшьтәге апалар бик яратып карый иде, яңа алып баручыларга әле һаман да күнегә алмыйлар бугай, «Айдар Фәйзрахманов хәзер кайда икән?» – дип берничә укучыбыз шалтыратып сорады.
Казан шәһәре, Беломор урамында яшәүче Нурия апа:
– «Җырлыйк әле!» тапшыруыннан Айдар Фәйзрахмановны ник алдылар икән? Тапшыруны хәзер карамый башладым, «Җырлыйк әле!»нең бөтенләй яме китте, диде.
Л.Л. Бу сорау буенча мин «Яңа гасыр» генераль директоры урынбасары, продюсер Миләүшә Айтугановага шалтыраттым.
– Бер дә борчылмасыннар, Айдар Фәйзрахманов икенче программага күчте. Хәзер ул «Татарча караоке» проекты буенча эшли, – диде.
Татар газеталарының берсенә бирелгән интервьюда Айдар Фәйзрахманов тапшырудан китүенең сәбәбе җитәкчелекнең шундый карар кабул итүенә бәйле булуын әйткән һәм тапшыруны бик сагынуын, мөмкинлек булса, кабат «Җырлыйк әле!»не алып барачагын да белдергән.
РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР ХАСТАХАНӘСЕ ИШЕКЛӘРЕН АЧЫГЫЗ!
Әлмәт шәһәреннән Сәвия ханым:
– Бүген Казанга, Балалар хастаханәсенә, авыру балам белән килдек. Хастаханәнең керә торган урам як капкаларын ябып куйганнар. Авыру бала белән әллә кайлардан әйләнеп керергә туры килде. Авылда, маллар йортка кермәсен өчен генә капка ябып куялар бит. Нишләп шулай эшләгәннәр икән?
Л.Л. Сәвия апа! Әлеге мәсьәләне бары хастаханәнең баш табибы гына чишә ала. Хастаханәне җитәкләүче Рафаэль Фирнаяль улы Шәвәлиев белән элемтәгә керергә дип ничә тапкыр шалтыратсам да, баш табибка чыга алмадым. Сәвия ханым, бәлки, үзегез шалтыратып карарсыз. Рафаэль Фирнаяль улының телефоны: 269-82-78. Вакытыгыз булса, үзе янына кереп чыксагыз да була!
«КӘКРЕ КАЕН»ГА ТЕРӘГӘННӘР
Мөслимнән Гөләндәм ханым Шакирова:
– Февраль аенда Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан «Сапсан Драйв» автосалоныннан «Fiat Albea» машинасы сатып алдык. Автосалонда безгә машинага паспорт бирмәделәр, ике атнадан бирәбез, диделәр. Салон хәзер бөтенләй ябылды. Менә ярты елдан артык инде машинабыз гаражда тора. Без анда йөри дә алмыйбыз, сатып та җибәреп булмый, чөнки документлары юк. Судка да мөрәҗәгать иттек, суд безгә ул документларны завод бирергә тиеш дигән карар чыгарды. Суд җәй көне булуына да карамастан, завод безгә документларны бирергә хәзер дә ашыкмый. Прокуратурага да мөрәҗәгать иттек, ярдәме генә тимәде. Нишләргә дә белгән юк!
Л.Л. Гөләндәм ханым, сезнең машина маркасы мәсьәләсе буенча мәгълүмат җыя-җыя, «Fiat» компаниясе турында бөтен нәрсәне белеп бетердем бугай инде. Хәтта машинаның нинди илләрдә җыелуын, нинди илләрдә сатылуына кадәр саный алам хәзер. «Fiat»ны инде ике еллап Татарстанда җыймыйлар, сатудан да төшкән. Шуңа да сезгә тизрәк сатып җибәрү ягын караганнардыр, артык товардан котылырга кирәк булган, күрәсең. Казан шәһәрендә урнашкан «Сапсан Драйв» салонының интернетта күрсәтелгән телефоны буенча ике көн шалтыратып карадым, гел «занято» иде. Салонның телефоны: 570-5-785. Машинаның документларын кулыгызга төшерер өчен завод ишек төбен кабат-кабат таптаудан башка юл юк бугай бу очракта.
ХӘРБИ БИЛЕТ КИРЕ КАЙТАРЫЛАМЫ?
Азнакай районы, Урманай авылыннан Фәрит абый Хәсәнов:
– Минем 1975нче елда туган улым, Рәис Хәсәнов, 1993нче елда хәрби хезмәткә алынды. Хезмәт срогының соңгы айларын улым Көньяк Кавказда уздырды. Без аны үзебез хәрби госпитальдән эзләп таптык, чөнки Рәиснең Чечняга җибәрелүе турында безгә хәбәр итмәделәр. 2003нче елда улыбыз автоһәлакәткә очрады, хәзер инде ул мәрхүм. Улыбызның хәрби билетын хәрби комиссариат үзенә алды һәм безгә кайтармады. Бер тапкыр мөрәҗәгать иткәч: «Баш катырып йөрмәгез әле, хәрби билетларны әллә кайчан юк иттек инде!» – дип җавап бирделәр. Ул чагында әле комиссариатта җитәкче Хәкимов иде. Рәис Чечняда хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветеран булып санала. Улыбызга үлгәннән соң берәр нинди ташламалар бармы икән? Хәрби билетны кире кайтарып буламы?
Л.Л. Бу сорауны мин Азнакай районы хәрби комиссариат җитәкчесе Рәдис Әнәс улы Камалиевка бирдем. Ул миңа:
– Әгәр ир-егет Көньяк Кавказда хезмәт итеп, ветеран санала икән, дәүләт аңа, әлбәттә, ташламалар ясый. Ветеран вафат булган очракта, аның бөтен ташламалары хатынына һәм баласына күчә. Әти-әнисенә ташламаларны гражданнарны Социаль яклау бүлеге аша гына күчереп була дип беләм. Хәрби билетка килгәндә, Хәсәновларга аның кирәге дә юк. Улларының Чечняда хезмәт итүен дәлилләргә кирәк булган очракта, без яки авыл Советында эшләүчеләр Фәрит абыйга белешмә бирә ала. Тагын сораулары булса, туп-туры үземә килсеннәр, – дип җавап бирде.
ПОЛИЦИЯГӘ КЕМНЕ ЭШКӘ АЛАЛАР?
Инде аралашу вакыты бетеп, сәгать өчләр тулып килгәндә, шундый сорау белән, Түбән Кама шәһәреннән Зөлфия апа Гарипова шалтыратты.
– Улым юридик белем алды, тик беркая да эшкә урнаша алмый интегә, аңа гел: «Син безгә туры килмисең», – диләр. Әгәр туганнары арасында җавапка тартылучылар булса, полиция хезмәткәре булып эшли алмый дигәнне ишеткәнем бар иде. Бу ерак туганнарга да кагыла микән?
Л.Л. Зөлфия ханым! Улыгызның нинди бүлеккә, кем булып урнашуы да бу очракта зур роль уйный, әлбәттә. Әмма полиция бүлекчәсенә әти-әнисе, бертуганы җаваплылыкка тартылган очракта гына алмыйлар дип беләм.
Кайбер укучыларның сорауларына җавапны тулысынча таба алмаганмындыр, бәлки, анысы өчен гафу үтенәм. Кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә, сезнең сорауларга җавап табарга тырыштым.
Сезне Лилия ЛОКМАНОВА тыңлады.
P.S. Киләсе пәнҗешәмбедә Корбан бәйрәме булу сәбәпле, турыдан туры элемтә тагын 1 атнадан 1 ноябрьдә генә булачак. Иртән 10-12 сәгатьләрдә, сезнең белән Искәндәр Сираҗи аралашачак. Телефон: (843) 523-49-15. Шалтыратыгыз! Алло, «Безнең гәҗит»ме? ,

Комментарии