Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Бик күпләр 32 битле газетабызны ошатып, рәхмәт әйтергә шалтыратты. Хезмәтебезне күреп, уңай бәяләвегез өчен зур рәхмәт!

Шул исәптән, газетабызның Алабугадагы даими укучысы Зөлфирә апаны билгеләп үтми булдыра алмыйм. Ул рәхмәт әйтеп кенә калмады, киләчәктә нинди яңа сәхифәләр кертергә кирәклеге, газетада булган язмаларга карата фикерләрен җиткерде. Газета укучылар кайчак шулкадәр якынаеп китә ки, сердәшче дә, киңәше дә булып куя. Динә апа Камалетдинова да шундый укучыларыбызның берсе. Ул да мактау сүзләре белән куандырды.

Азнакай районы Тымытык авылыннан Рәсимә апа Шәрәфетдинова газетабызны инде 10 ел укуы турында әйтте.

– Миңа тиздән 81 яшь тула, әле алай да сезнең газетадан аерылмыйм, вак хәрефләрен лупа тотып укыйм, газетагыз өчен рәхмәт, – диде ул.

Казаннан Таһирә апа Вәлиуллина да шул ук сүзләрне кабатлады. Таһирә апа турында газетабызга да язган идек инде. Аңа 1 февральдә 74 яшь тулачагын белгәнгә, үзе шалтыраткан уңайдан, редакциябез коллективы исеменнән аны тәбрик итәбез. Озын гомер, сәламәтлек телибез!

Казаннан Роза апа Шаһидуллина да шалтыратуын рәхмәттән башлады. Соңыннан гына зарга күчте:

– «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Эльвирага әйтер сүзем бар һәм аны сезнең газета аша әйтмичә тагын ничек җиткерим?! Эльвира ул тапшыруны ямьсезләп тормасын, аннан китсен иде. Миләүшә Айтуганова белән килешеп булмады инде, ул безгә күпме сорап та Айдар Фәйзрахмановны кайтармады. Хәтта газеталарның берсендә: «Ошамаса карамагыз», – дип кенә җавап бирде. Эльвира бүтән тапшырулар алып барырга менә дигән кешедер, бәлки, ләкин аның урыны бу тапшыруда түгел.

Биектау районы Юртыш авылыннан Әлфия апа:

– Безнең хат ташучыбыз юк иде. Рузалия Зарипова, пенсионер булуына карамастан, шушы эшне үз өстенә алды һәм безне газеталы итте. Ул ышанычлы, җаваплы кеше булгач, үзем дә 5 газетага язылдым. Хәзер «»тән дә аерылмабыз, дип шатландырды һәм хат ташучы булып эшләүче Рузалия апага рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Буа районы Күл-Черкен авылыннан Фәһим Гыйләҗетдинов:

– Филүс Каһиров турындагы «Комачауламыгыз Филүскә!» дигән мәкаләне укып чыктым, автор белән тулысынча килешәм. Филүснең үзе белән интервью бастырсагыз иде.

«Яңа гасыр» телеканалында Әлфия Авзалова белән төшерелгән «Туй тамашасы» дигән тамашаны күрсәттеләр, ләкин ул легендар җырчыбыздан көлү кебек килеп чыккан. Андый күренешләргә телевидение җитәкчелеге игътибар итсен иде.

Э.Ф. Нишләптер телевидение эшен нәкъ менә «Безнең гәҗит» аша тәнкыйтьлиләр яисә мактыйлар. Әйтерсең, без «Яңа гасыр» теле-радиокомпаниясенең башында утырабыз.

Ә Филүснең үзе белән интервьюга килгәндә, газетабызда аның белән интервью басылганы бар, шәхсән үзем язган идем.

Казаннан Флера апа да «Комачауламагыз Филүскә!» дигән язма турында үз фикерен белдерергә шалтыратты, ләкин ул югарыда телгә алынган Фәһим Гыйләҗетдиновтан аермалы буларак, язма белән килешмәвен белдерде.

– Мин дә ул концертта булдым. Ришат бик өметле җырчы, Искәндәр Сираҗи аның күңелен төшермәсен. Филүс тә, Ришат та хәзерге татар эстрадасындагы талантсыз яшьләрдән берничә баш өстен, – диде ул.

Э.Ф. Флера ханым, И.Сираҗиның язмасында Ришатка да, Филүскә дә тел тидергән кеше юк. Аларның талантын автор да таный, ул бары тик бу егетләрнең начар продюсер кулына эләгеп әрәм булмауларын тели.

Шул ук язма буенча Сарманнан Әшрәфулла Зарипов та шалтыратып:

– Мәкалә бик яхшы, сүз дә юк! Тик сез Рәшит Ваһаповны мәңгелеккә күмеп куярга исәпләмәгез! Мин аны радиодан да тыңлап үстем, ул бөек җырчы! – дип үз фикерен әйтте.

Э.Ф. Газетаны ничә мең кеше укыса, шулкадәр фикер туа. Бирегә шушы өч шалтыратуны язып куюымның сәбәбе дә – язма буенча фикерләр аермалыгын күрсәтү. Без көн саен бик күп шалтыратулар кабул итеп, теге яки бу язма буенча фикерләр тыңлап утырабыз. Әйе, аларның һәркайсы игътибарга лаек. Ләкин бер кеше дә: «Мин генә хаклы, ә менә сез хаталы сөйләшәсез», – дип әйтә алмый, чөнки һәркемнең үз фикере бар!

Инде «Яңа гасыр» турында да сүз кузгалган икән, Мамадыштан Гөлнара Миңнеханованың шалтыратуын да искә алыйк.

– «Болгар» радиосыннан телефон номерларын бик тиз әйтәләр, газетага радионың телефон номерын языгыз әле. Шулай ук радиога СМС юллау тәртибен дә язсагыз иде, – диде ул.

Э.Ф. «Болгар» радиосына турыдан-туры эфирга шалтырату номеры: 5-705-082. Ә инде башка сорауларыгыз белән кабул итү бүлмәсенә шалтыратыгыз. Телефон: 5-705-078

Әтнә районы Ташчишмә авылыннан Гөлчирә Насыйбуллина:

– Рамил хәзрәтнең вәгазьләрен елап тыңлый идек, ул кайтмады микән әле? – дип борчыла.

Аннары соң, 1990нчы елларда банкта акчалары янган кешеләргә 1945 елга кадәр туганнарга компенсация бирәләр иде, 1946 елгыларга да бирәчәкләр диделәр. Шуны әйткәннәренә берәр ел бардыр инде һаман ул акча бирелмәде, булачак микән, юк микән?

Э.Ф. Без бу хакта инде язгаладык та, мөгаен, күрми калгансыздыр. Рамил хәзрәт Казанда. «Безнең гәҗит» битләрендә аның белән вәгазьләр алып барырга телибез. Хәзер шушы хакта сөйләшүләр алып барыла, без аңа газетабызда мәйдан тәкъдим иттек, Рамил хәзрәт уйлап бер фикергә килергә вәгъдә бирде.

Банктагы акчаларга килгәндә, 2012 елның 3 декабрендә кабул ителгән 216нчы Федераль законның 17 маддәсендә әйтелгәнчә, 1946-1991 елда туган (счет хуҗалары һәм аларның варисларына) Русия Федерациясе гражданнарына, банкта янган акча күләме ике тапкыр арттырылып, 2013 елда түләнәчәк.

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылыннан исемен бары тик редакция өчен дип таныштырган ханым:

– Мәктәптә балаларның китаплары юк. Балалар бер дәреслектән альбом битенә күчермә ясап, шуннан укыйлар. Ата-аналар җыелышында да бу мәсьәләне күтәрдек, анда аңлавымча, директор районга «китап җитә» дип хисап биргән, тик китаплар, чынлыкта, җитешми. Китаплар сатуда бар үзе, ләкин гаеп үзләрендә булгач һәм тавыш чыгуын теләмәгәнгә, китап алыгыз дип безгә дә әйтә алмыйлар. Сатып алырга да ярамый, район да бирми булып чыга. Нишлик икән?

Э.Ф. Чирмешән мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Габделбәр Мифтахов:

– Ата-аналарның безгә бу хакта әйткәне булмады, шуңа күрә без бу проблемадан хәбәрдар түгел идек. Әлбәттә, без бу мәсьәләне барып тикшерербез, хәл итәрбез, – дип вәгъдә итте.

Казаннан Владимир Нигъмәтуллин:

Әти-әнием сугышта катнашкан кешеләр. Сугышта катнашкан кешеләрнең банкта кертемнәре калган дип сөйлиләр, шуны табу өчен чыгымнар чыгарып күпме йөрибез очына чыга алган юк. Шул кертемнәрне ала алган берәр кеше бармы икән? Әгәр булса, үз тәҗрибәләре белән уртаклашсыннар, ничек аласы икәнен күрсәтсеннәр иде.

Э.Ф. Без бу хакта газета аша халыкка мөрәҗәгать итеп, сезнең кебек үк кызыксынган идек инде, тик алай итеп тәҗрибә уртаклашырга теләүче генә табылмады. Тагын бер кат газета укучыларга мөрәҗәгать итәбез: әгәр кем дә булса ул акчаларны кулына алуга ирешкән икән, безнең белән элемтәгә керсен иде.

Казанның Мәҗит Гафури урамы 5 йорттан Гөлбадихан апа:

Әле менә гыйнвар аенда фатир өчен түләү квитанциясе алдык. Бәя 400 сумга артып килде. Рассчетный центрга шалтыраткан идем, паспортыңны ал да идарәгә бар диделәр. Мин бит өйдә дә көчкә йөрим, анда кадәр барып йөри алмыйм. Менә сез шушыны хәл итсәгез иде. Утны счетчик буенча түлибез инде болай да. Кеп-кечкенә коммуналь фатир өчен 3000 сум түлим… – дип зарланды.

Э.Ф. Гөлбадихан апа, идарәгә шалтыраткан идем дә, анда сезнең үзегезнең яки фатир өчен түләүләр кәгазен тотып кемнең дә булса килүе мәҗбүри диделәр. Белүемчә, сезнең балалар да, оныклар да бар. Шулай булгач, зинһар өчен, шуларның берәрсенә шалтыратып, йомышыгызны аларга җиткерсәгез иде.

Сезнең белән Эльвира ФАТЫЙХОВА аралашты.

P.S. Бу атнаның пәнҗешәмбесендә, ягъни 24 гыйнварда 10-12 сәгатьләрдә сезнең белән Лилия ЛОКМАНОВА аралашачак.

Комментарии