Җавапсыз сораулар калмады

Җавапсыз сораулар калмады

укучыларыбыз белән, әлеге сәхифә өчен, тәүге тапкыр гына аралашуым иде бу. Дөресен әйтим, бик дулкынландым. Хәтта төнлә дә юньләп йоклый алмадым. Сорауларына җавап бирә алырмын микән, дип борчылдым. Ни дисәң дә, «Безнең гәҗит»нең һәр журналисты – газетаның йөзе бит ул! Шулай итеп, Аллага тапшырдым!
«Безнең гәҗит» редакциясенең номерын җыйган һәр кешенең редакторыбызга да, бар хезмәткәрләргә дә исәнлек, эшебездә уңышлар теләве күңелгә май булып ята, билгеле. Безнең турыда борчылып, кайгыртып торуыгыз өчен дә зур рәхмәт! Искәндәр Сираҗиның сәламәтлеге өчен дә кайгыручылар күп булды. Лениногорск шәһәреннән Әминә апа журналистыбызга, елый-елый, сәламәтлек теләде. Шәхси тормышым белән кызыксынучылар да табылды. Укучыларыбызның безгә булган кызыксынуы, хөрмәте күңелле, әлбәттә. Тик минем турыда ни дә булса беләсегез килә икән, башка вакытта шалтыратсагыз иде. Яисә редакциягә хат язып салыгыз. Сәхифәбезнең «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» дип аталганын һәм аның беренче чиратта ярдәмгә мохтаҗ укучыларыбызның гозерен тыңлау өчен оештырылуын онытмасак иде.
«АРТИСТЛАР ТУРЫНДА ЯЗМАСАГЫЗ, БЕЗНЕҢ ХАКТА ЯЗЫГЫЗ!»
Балтачтан Роза апа:
– Газетагыз бик матур, әйбәт. Тик менә артистлар тормышы, аларның нәрсә ашаганын, нәрсә кигәнен язмасагыз иде! Андый язмалардан без болай да гарык бит инде. «Безнең гәҗит»не артистлар турында язмый дип кенә алдыра идем. Аннары Искәндәр Сираҗиның биографиясе дә, аның нәрсә эшләгәне, авырганнары безгә, укучыга, бер дә кызык түгел. Алар урынына язучыларның, дөньякүләм билгеле шәхесләрнең тормыш юлын язсагыз, әйбәт булыр иде. Яшьләр алардан хәбәрдар түгел бит хәзер…
Л.Л. Хөрмәтле Роза ханым! Сизгән булсагыз, артистлар тормышы турында язмалар бездә айга бер, күп дигәндә ике тапкыр басылырга мөмкин. «Безнең гәҗит» – халык өчен эшли һәм яза торган басма. Безнең журналистлар Татарстан районнарын гына аркылыга-буйга гизмичә, чит төбәкләрдә, татарлар яшәгән нокталарда, кайчакта хәтта чит илләрдә дә булып репортажлар әзерли. Алар халык проблемаларын чишү артыннан йөри. Ләкин тормыш гел авырлыклардан, ызгыш-талаштан гына тормый бит. Укучыларыбыз арасында да төрле кызыксынулы кешеләр бар. Шуңа да ял вакытларында «җиңел» материал укырга яратучылар да шактый. Аларның да кызыксынуын канәгатьләндерәсебез килә.
Искәндәр Сираҗига килгәндә… Гозерегезне аңа җиткердем. Ул да укучыга якынрак булу өчен генә үз тормыш мизгелләрен сезнең белән бүлешә, дип аңлыйм мин.
Сарманнан Нәзирә апа Зыятдинова:
– Кызым, «Яланаяклы кыз» югалды. Аның хакында белешә алмассыз микән? Бик яратып карый идек шул фильмны.
Л.Л. «Яланаяклы кыз» дигәнегезне җырчы Асылъяр дип аңладым. Җырчының үзенә шалтыратып, хәлләрен белештем. Нәзирә апа, Асылъяр беркая да югалмаган! Сезнең сорауга ул:
– Эш бик күп. Җәй көне вакыт кысан, менә яңа альбом яздырып ятам. Әгәр миңа туры килә торган, халәтемне ачып бирерлек роль тәкъдим итсәләр, киләчәктә мине яңа фильмнарда күрә алырсыз, Алла теләсә, – дип җавап бирде.
Менә шундый инде газета укучылар. Берәүләр артистларны язмагыз ди, икенчеләре шалтыратып яисә редакциябезгә хатлар юллап, җырчылар турында кызыксына. Безгә исә алтын урталыкны гына табарга кала…
Казаннан Рафаэль Сальмушев, шулай ук Сарманда яшәүче Нәзирә апа да сугыш чорында үскән, тылда хезмәт куйган балалар, «әти» сүзен әйтергә тилмергән нарасыйлар хакында язу тәкъдиме белән чыкты.
Л.Л. Укучылардан килгән хатларның шактыенда сугыш чорын тылда үткәргән, олылар белән бергә хезмәт куйган яшүсмерләр турында языла. Укучыларыбыз хатларына газетада игътибар зур. Әле менә бу санда да (12нче биттә) нәкъ менә сез әйткән тема күтәрелә.
«ӘТИЕМНЕ ЭЗЛИМ!»
Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Фәйзилә апа Гыйләҗева әтисенең документларын эзли.
– Мин икенче төркем инвалид. Әтием сугышта үлеп калган. Хәбәрсез югалганнар исемлегенә кергән, чынлыкта исә хәрби госпитальдә вафат була. Миңа, әтием сугышта югалу һәм үзем инвалид булу сәбәпле, өстәмә пенсия каралган, диделәр. Ләкин моның өчен әтинең үлү турында документлары кирәк. Әтием Галиәскәр Камалиев Кайбыч районының Кошман авылында яшәгән. Сугышка да 1941 елның августында шуннан киткән. Кайбыч районында документларны эзләтеп караган идем, Апаска мөрәҗәгать итегез, диделәр.
Л.Л. Мин Апас районы хәрби комиссариатына шалтыратып, гозерегезне аңлаттым. Хәрби комиссариатта эшләүче ханым, аларга түбәндәге адрес буенча хат юлларга һәм үзегезнең үтенечегезне тулысынча аңлатып, документларның нинди формадагылары кирәк булуын ачыкларга кушты.
Апас хәрби комиссариатының адресы: 423350, Апас районы, Апас авылы, Заводская ур., 11Б. Фәйзилә апа, тулы җавапны, сезгә шунда бирәчәкләр.
Кама Тамагы районы, Келәнче авылыннан шалтыратучы ханым исемен дә, фамилиясен дә әйтмәде.
– Нинди заман икәнен үзең беләсең бит, сеңлем. Шуңа әйтмим. Ярдәмегезне генә көтеп калам. Безнең авылда «Камское Устье» дип аталучы агроширкәт бар. Инде менә өченче директорны алыштыралар. Халык өчен берни дә эшләнелми. Фермада эшләүчеләр рәтләп хезмәт хакы алмый. Күптән түгел 10 бозау үлде, 1се югалды. Ул югалганын полиция хезмәткәрләре килеп эзләгән дә булдылар. Кая аның очына чыгасың ди инде?! Ә җитәкчелек үлгән бозауларны да, югалганын да эшчеләрдән түләтергә уйлый. Безнең болай да рәтләп хезмәт хакы күргәнебез юк, балаларыбыз, гаиләбез бар. Тирә-як районнарда, авылларда, эшчеләргә колхоз рәисләре печән тараттыра, ә бездә әле уйлап та караган кеше юк. Бар өметебез сездә генә, зинһар, ярдәм итсәгез иде!
Л.Л. Мондый эшне телефоннан гына хәл итеп булмый. Алдагы атналарда журналистларыбызның берсе районыгызга барып, тикшерү үткәреп кайтыр.
«ҮЗЛӘРЕ ТАЛЫЙ, ЮЛЛАМА БИРМИЛӘР»
Питрәчтә яшәүче Зәйтүнә әби Сәфәргалиева инде сиксәнгә җитеп килә икән. 2010 елны гына алар яши торган йортка капиталь ремонт ясаганнар. Ләкин кабат, капиталь ремонтка дип, шул йортта яшәүчеләрдән акча җыя башлаганнар. Зәйтүнә әби авыру, карт һәм ялгызы гына яшәвенә дә карамастан, гаризалар язып, түләмәскә дигән рөхсәт алган. Тик аннан барыбер 166 сум тотып калалар икән.
– Мин – икенче төркем инвалид. Менә икенче ел инде ял йортына юллама алырга дип чиратта торам, ләкин һаман бирмиләр. 2005 елда соңгы тапкыр барган идем. Үзем социаль пакеттан да баш тарттым. Чөнки бушлай бирелә торган дарулары өч тиенлек кенә. Закон буенча, мин ял йортына ел саен барырга тиеш дип беләм, шуны да ачыклагыз әле.
Л.Л. Зәйтүнә әби! Минем дә сезнең яшьләрдәге ике әбием бар, шуңа да мин сезне бик нык кызганам. Бу сорауны ачыклау өчен Питрәч районының Торак-коммуналь хезмәтенә көне буе шалтыратып тордым, тик телефон трубкасын алучы булмады. Алдагы саннарыбызда бу соравыгызга җавап бирергә тырышырмын.
Икенче соравыгыз буенча Питрәч районының Гражданнарны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Анда эшләүче ханым миңа:
– Әлегә җитәкчебез урынында түгел, шуңа да мин сезгә тулы җавап бирә алмыйм. Зәйтүнә Сәфәргалиева 2011 елда ял йортына юллама алырга дип чиратка баскан. Хәзер чират электрон вариантта бара һәм берничек тә кешене алдан җибәреп тә, артка калдырып та булмый. Ял йортларына ташламалы яисә бушлай юлламаларны Казанда Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан бүлеп бирәләр. Безнең Питрәч районына 22 юллама бирелә. Теләк белдерүчеләр, авырулар күп булган ил өчен бу бик аз, билгеле. Сәфәргалиева Зәйтүнә хәзерге көндә электрон чиратта 25 булып тора, – дип аңлатты. Үзегезнең чиратыгызны көтәргә генә кала инде, Зәйтүнә апа.
Минзәлә районы, Бикбау авылыннан шалтыраткан Мәтгүзә апа (исемегезне ялгыш ишеткән булсам, гафу үтенәм) үз авылында яшәүче Мөхәсим Мозаффар улы Вәлиевтан зарланды. Баксаң, аларның авыл территориясендә «план буенча» су астында калырга тиешле булган болынлык бар икән. Тик Ык суы ул кадәр күп күтәрелмәгән, су басу булмаган һәм җирләр документларның берсендә дә күрсәтелмәгән. Ул болынлыклардан авыл халкы гомер буе файдаланган. Ә соңгы вакытта авылдашлары М.М.Вәлиев ул җирләрне үз «кул астына» алган һәм печән чабуны тыя ди. Печән чабарга теләүчеләр, Мөхәсим Мозаффар улына акча түләргә тиеш, имеш.
– Безнең авылда күпчелек пенсионерлар, бер сыер гына асрап яшәүчеләр дә күп. Печәнне болай да чаптырган, китерткән өчен акча түлибез. Җир өчен дә түләтә башласалар, нишләргә инде?! – дип шалтыратты.
Л.Л. Соравыгыз буенча, беренче булып Җирле үзидарәгә шалтыраттым. Чөнки авыл территориясенә караган җирләр закон буенча алар карамагына күчеп килә. Анда сәркатип булып эшләүче Кадрия ханым миңа Җирле советы рәисенә шалтыратырга кушты. Рәис Илнур Вәлиевтан документлар хакында сорагач, ул миңа, барысы да закон буенча эшләнгән, барысы да тәртиптә, дип белдерде. Ә Мөхәсим Вәлиев ул җирләрне нинди максат белән алды икән, дип сорагач, Мөхәсим Мозаффар улының үзенә шалтыратырга кушты. Кызганыч, Вәлиев М.М.ның кесә телефоны номеры «временно заблокирован» булып чыкты.
Шуннан соң мин Минзәлә районының Теркәү палатасы белән элемтәгә кердем. Анда эшләүче туташ, авыл халкына җыелып, Теркәү палатасына гариза язарга кушты. Теркәү палатасы хезмәткәрләре, гариза булган очракта гына, сезнең авылга килеп, җирләрне үлчәргә, документларны тикшерергә мөмкин икән.
Бу авыл халкы белән мин ул көнне тәмам «дуслашып беттем» дисәм дә була. Баксаң, Билбау авылында инде әллә ничә ел су юк икән. Бу проблемагызны да газета битләрендә яктыртырга тырышырбыз.
Өстә язып үтелгән гозерләрдән кала да бик күп шалтыратулар, проблемалары белән бүлешүчеләр булды. Сезнең соравыгыз бу язмада урын алмаган икән, ул безнең тарафтан игътибарсыз калган дигән сүз түгел. Һәркайсыгызның соравы язып алынды һәм без аларга җавап табарга тырышырбыз.
Лилия ЛОКМАНОВА.
P.S. Киләсе пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12гә кадәр сезнең белән турыдан-туры элемтәдә Искәндәр СИРАҖИ булачак. Казандагы телефон (843) 523-49-15Җавапсыз сораулар калмады , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии