- 19.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Алло, «Безнең гәҗит»ме?
Биектау районының Юртыш авылыннан Әлфия Мадиярова шалтыратты:
–Авылыбызның хат ташучысы эштән киткәнгә бик борчылам. Газетаны да, пенсияне дә вакытында китерә иде, аның җаваплы булуына ышанып, киләсе яртыеллыкка да 5 газетага язылган идем. Эштән китүенең сәбәбе – эш хаклары бик кечкенә. Бер айга 2900 сум акча алган, еламый гына инде. Газга түләсәк, ашарга калмый, ди. Почта җитәкчесе дә китәргә җыена. Акчасы аз булгач, алар урынына килүче дә юк. «Майский» совхозына йөреп эшләмәкчеләр. Анда аена 17-19 мең сум түлиләр икән, дип сөйлиләр. Аннан автобус килеп ала, китереп куя. Эш хакларын ник арттырмыйлар икән? Без газеталарны ничек алырбыз?
Э.Ф. Бу сорауга «Татарстан почтасы» матбугат бүлеге җитәкчесе Әлфия Бариева болай дип җавап бирде:
– Бу авылны белештем. Анда почта хезмәткәрләре ярты ставкага гына эшли икән. Көндәлек эш вакыты – 2-2,5 сәгать. Хезмәт хаклары аз булуны инкарь итмим. «Татарстан почтасы» үзе эшләп тапкан акчага яши, дәүләттән бер тиен дә дотация бирелми. Почталар эшләп тапкан 1 сум акчаның 70 тиене хезмәт хакына китә. Авыллардагы почталарның күбесе безгә чыгымга гына эшли, үзләренә хезмәт хакы ясарлык та керем кертә алмыйлар. Әйе, 3-4 авылга бер почта калдырып, без дә почталарны кыскарта алыр идек, ләкин бу кулланучыга да, безгә дә өстәмә кыенлыклар тудырачак. Әйтик, сез шул ук газеталарны 3-4 авыл аркылы читкә барып алырга мәҗбүр булачаксыз. Шуңа күрә бер почтаны да япмыйбыз, шулай эшләүне дәвам итәбез. Менә күптән түгел генә почталарга «сдельный» түләү системасы керттек. Башта окладалып эшләсәләр, хәзер аларга күпме акча эшләүләренә карап хезмәт хакы түләнә. Сезнең авылда да почта хезмәткәрләре 0,5 ставкага гына эшләгәнгә, окладның яртысын ала һәм күпме акча эшләүләренә карап, өстәмә түләнә. Ул совхозлар кебек 17-18 мең сум хезмәт хакы түли алмыйбыз. Без дәү бер гаиләнең әтисе кебек: һәр балага да ашарга җиткерергә кирәк. Тик тормыйбыз, эшләргә тырышабыз, ләкин хезмәт хакын арттырырлык мөмкинлек булмавын аңласагыз иде.
Исемен әйтергә теләмәгән бер апа шалтыратты:
– Балаларыбыз аграр университетта укый, социаль стипендия алырга тиеш булсалар да, бирмиләр. Узган ел бөтенләй түләмәделәр, киләсе елга бирербез, диделәр. Быел исә беренче яртыеллыкта бирделәр дә икенчесендә бирмиләр. Мәскәүдән акча күчереләдер ич инде аларга? Бу нигә шулай? Ул акча кая китә?
Э.Ф. Бу сорауга механизация институты директоры урынбасары Ранис Мәрданов болай дип җавап бирде:
– Социаль стипендия фонды гадәти стипендия фондының яртысыннан артыграк булырга тиеш түгел дигән карар бар. Димәк, социаль стипендия фонды чикләнгән. Әмма аны алырга теләүчеләр, матди яктан мохтаҗ саналучы гаиләләр бик күп. Без исемлеккә барысын да кертә алмыйбыз. Иң беренче чиратта инвалидларга, ятимнәргә биреп, калганнарын мохтаҗлар арасында бүләбез. Шуңа күрә кемнәрдер бу яртыеллыкта ала, кемнәрдер икенчесендә.
Әлмәт районының Түбән Абдул авылыннан исемен әйтергә теләмәгән бер хатын-кыз шалтыратып, үз авыл халкына мөрәҗәгать итәргә теләвен белдерде.
– Безнең авылның бер өлеше тау өстенәрәк урнашкан. Җәй көннәрендә безгә су килеп җитми, менә инде ничә ел буе җәйләрен сусызлыктан интегәбез. Шул ук вакытта аскы якта яшәүчеләр көне-төне бакчага су агыза. Аларның суы ерганак булып Шушмага кадәр агып төшә. Зинһар өчен, башкалар турында да уйлагыз, безнең чәй эчәргә дә су булмаганда, бакчагызга су агызмагыз. Өйдәге яшь балаларны юындырырлык та су юк бит, хәлебезгә керегез, диясем килә.
Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән Илһам Хатыйпов шалтыратып, транспорт картасын алуы, ләкин инде менә ничә ай файдалана алмавы турында сөйләде.
– Ул карта май аенда бирелде, 342 сум акчасын да Үзәк банкка түләдек. Ләкин транспортка утырсаң, картагыз гамәлдә түгел, диләр. Социаль яклау бүлегенә шалтыраткан идем, түләгәнлеккә квитанциясен күрсәтеп, шуның белән йөрергә кушалар. «Әгәр төшереп калдырсалар, автобус номерын безгә әйтегез, шоферын эштән алдырабыз», – диләр. Нишләп әле алар мине бушка утыртып йөртергә тиеш?! Аларның да хезмәт хакы кеше санына карый бит. Инде менә марттан бирле шулай тилмерәбез. Ике айдан бу мәсьәлә хәл ителер, диләр, ләкин җәй көне өйдән чыкмыйча утырып, көзге яңгырларга тотынгач кына йөрисе килми.
Э.Ф. Яшел Үзән районының социаль яклау үзәге хезмәткәре Венера Захарова болай диде:
– Республика программасы буенча эшләнгән социаль транспорт карталары Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә әле февральдән генә чыгарыла башлады. Соңыннан аның җиренә җиткереп эшләнеп бетмәгәнлеге ачыкланды, чөнки транспорт карталары башка шәһәрләрдә укылмый иде. Сез әйткән кешенең картасы да Яшел Үзәндә укыладыр, ләкин инде Казан транспортында гамәлдә түгелдер. Хәзерге вакытта бу сорау хәл ителә һәм Транспорт министрлыгының нәкъ менә шушы сорауны хәл итәрдәй карары кабул ителергә тиеш. Хәзергә бу кешеләрнең кулларында транспорт картасы өчен түләгәнлеккә чек һәм документ булу зарур. Шуны күрсәтсәләр, кондукторлар аларны төшермәскә тиеш.
Питрәч районыннан Үлмәсбикә Кәримова:
– Укытучы Фәния Габдуллина турында мәкаләләр язган идегез, менә шуның өчен бик борчылып шалтыратам. Лариса Павлова ник ул хатынны шулай тилмертә икән? Инде Фәния өчен борчылып, үземнең төн йокыларым калды, аяктан егылдым. Мин үзем гомерем буе медицина өлкәсендә эшләгән кеше. Хезмәт кенәгәмдә 2 генә язу бар: 1958 елда эшкә алынды һәм 1987 елда эштән китте, диелгән. Хезмәт ветераны, медальләрем дә бар. 1200 кешелек Чыты авылында 2 кеше генә эшләдек. 100ләп кеше берьюлы трахома белән авырды, 100дән артык кеше тимрәүдән егылды, 100ләп кеше туберкулез йоктырды… Бер генә кеше дә инфекция авыруыннан үлмәде, барысын да дәваладык. Айга кырыктан артык бала таптыра идек. Хәзер бөтен районга шулкадәр булса булыр. Ирем дә сугыш чоры баласы, ул да гомер буе эшләгән кеше. Шулай да, укытучыныкыннан да авыррак хезмәт юктыр! Ничек аны шулай суд юлында йөртергә була? Аңа баласы шушы яшьтән үк күпме хәсрәт алып килде, әле нәтиҗәсе тагын да булыр. Бер гаепсез укытучының рәнҗеше төшәр. Гадел хөкем булмаса да, Ходай хөкеме барлыгына ышанам. Рәхмәт тыңлавыгыз өчен. Шушы сүзләремне әйтеп эчемне бушатыйм дигән идем.
Мирный бистәсеннән Әлфия апа Зәкиева:
– Сез «Крутушка»шифаханәсе турында язган идегез, без дә анда баргалыйбыз. Менә әле бер юллама алган идек тә, аны икегә бүлеп булмый микән дибез. Моңа кадәр бүлеп була дип ишеткән идек, узган ел директор янына кертмәделәр бөтенләй. Быел, ичмасам, яңа директор килгәч, бер кешене 10 көн ял иттерү урынына ике кешегә 5әр көн бирмәс микән дибез. Без анда килгәч, түләүле дәвалау чараларына да йөрибез, икегә бүлсәләр, бер зыяны да булмас иде.
Э.Ф. «Крутушка» шифаханәсе директоры Лариса Бикмуллина болай дип җавап бирде:
– Бу сорау белән безгә мөрәҗәгать иткәннәре бар инде. Әйе, чыннан да, моның безгә чыгымлы яклары юк. Тик бездә Халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәт һәм социаль иминлек министрлыгыннан килгән карар бар һәм шуның нигезендә эшлибез. Ә аның буенча, безнең бер юлламаны икегә бүләргә хакыбыз юк. Моның өчен безнең үзебезне штрафка тартырга, хәтта эштән дә алырга мөмкиннәр. Бу үзе үк канун бозу булыр иде. Бу юллама бер кешенең дәвалануы өчен генә каралган шул.
Мидхәт Шакирҗанов шалтыратып, «Крутушка» санаторие турында язган мәкалә өчен рәхмәт әйтте. «Хәзер мин шунда ял итәм. Бөтен җитәкчелек ыгы-зыгы килә, тикшерү килеп китте, кешеләргә карата мөнәсәбәт яхшырды», – диде ул.
Балтач районының Ор авылыннан Хәмидуллина фамилияле (һәрхәлдә ул үзен шулай дип таныштырды) ханым:
– Әфганчыларга торак бирү мәсьәләсе буенча узган ел ноябрьдә үк документлар җыеп тапшырган идек. Арча, Балык Бистәсе районнарында аларга акчалата субсидия бирелгән дип ишеттек. Ул 400 мең сум тирәсе дип беләм. Безнең районда һаман юк, булачак микән?
Э.Ф. Балтач муниципаль районы төзелеш эшләре бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлнара Әхмәдиева бу сорауга болай дип җавап бирде:
– Кешеләр документларын авыл җирлегенә тапшыра, алар исә үз җирлегеннән ничә кешенең шушы программа буенча узуын әйткәч, исемлек төзибез. Ничә әфганчы торак шартларын яхшырту буенча чиратта торганын әйтә алмыйм, ләкин 70тән артык кеше булуын тәгаен беләм. Закон буенча, ул субсидия 2005 елга кадәр чиратка басканнарга федераль бюджет хисабыннан бирелергә тиеш. Андыйлар безнең районда өчәү, тик әле аларның да бу акчаны ала алганы юк. Соңрак яңа закон кабул ителгәч, кайчан чиратка басуга карамастан, башкалар да бу субсидиягә лаек дип табылды, ләкин ул акча инде җирле бюджеттан бирелергә тиеш. Әйе, безнең районда бу проблема юк дип әйтә алмыйм һәм моны бары тик акча юклык белән генә аңлата алам.
Таһирә апа Вәлиуллина, Казан шәһәре:
– Без инвалидларга июнь аеннан акча өстәлгән дип беләм. Соңыннан аны инвалид булып туган кешеләргә генә бирәләр икән дип тә ишеттем. Кайсы дөрес соң? Ул акча кемнәргә каралган?
Э.Ф. Бу сорау буенча безгә Совет районы пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге белгече Валентина Усолова җавап бирде:
– РФ Президенты тарафыннан Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан 9 май бүләге буларак билгеләнгән һәм бер тапкыр (!) гына түләнүче өстәмә акча турында сүз бара дип аңлыйм, чөнки июнь аеннан башка өстәмәләр юк. Бу акча июнь ае пенсиясенә кемгә – мең сум, ә кемгәдер 5 мең сум булып өстәлеп киләчәк.
Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннары (сугышта булганнары һәм кайнар нокта тылында хезмәт итүчеләр турында сүз бара), балигъ булмыйча концлагерьда булганнарга, Бөек Ватан, Япония, Финляндия сугышында катнашкан сугышчыларның тол калган хатыннарына 5 мең сум өстәмә түләнсә, тыл ветераннарына, балигъ булган чакта концлагерьда булучыларга 1 мең сум түләнәчәк. Пенсия фонды бу акчаны инде 3 июньнән бирле июнь ае пенсиясе белән өләшә башлады. Безнең республикада 2220 кеше 5 мең сум өстәмә акча алса, 4808 кеше мең сум алачак.
Сарман районының Рангазар авылыннан Ситдыйка апа шалтыратты:
– Бөтен авылыбыз белән борчылабыз, Ленинны мавзолейдан алып җиргә күммәкче булалар икән бит. Күммәсеннәр иде аны. Үзем, мәсәлән, аны күрү өчен генә Мәскәүгә бардым, киленем алып барды, ике чакрымлы чират иде. Ленинны халык ярата, аны күрү өчен ничә йөз чакрым узалар, ә монда ниндидер яңа түрә килә дә үз башбаштаклыгы белән әллә ниләр эшли башлый. Моңарчы күммәгәннәр, торган бит әле, торсын алга таба да.
Бу урында Ситдыйка апага мәетнең җиргә иңдерелгәч кенә җанына тынычлык табачагы турындагы аңлатуларым да ярдәм итмәде. «Аның җаны болай да тыныч инде, күпме кеше ярата бит аны», – диде ул.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
P.S. Киләсе җомгада 10-12 сәгатьләрдә сезнең белән турыдан-туры элемтәдә Искәндәр Сираҗи булачак. Казандагы телефон (843) 523-49-15. Җавапсыз сораулар калмасын… ,

Комментарии