Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Редакциядә эшне тавык чүпләп бетерерлек түгел, өстәвенә аның җитәкчесенең. Чөнки бездә һәр кеше 10 кешегә тора. Персонал шоферыбыз да, бушлай бирелгән машинабыз да юк. Чөнки без бюджет акчасына яшәмибез. Ә минем хисаплар тапшыру, киосклар белән килешүләрне барлау вакыты. Киосклар дип дәшкәнмен икән, алдан ук шуны тагын бер кат искәртәм. Бу элемтә вакытында да шалтыратучылар булды. Киоскларда бәяләр артты. Хәзер редакциядән газетаны күпләп сатып алу бәясе бар оешмалар өчен дә 9 сум. Моңарчы 3 сум 50 тиенгә алып аны 10–15 сумга саттылар. Сирәк киосклар 7–8 сумга тәкъдим итте. Киосклар челтәренә сатуга чыгаручы оешмаларга без бәя киңәш итә алмыйбыз. Укучыларыбыз хәбәренә караганда, «»не хәзер иң арзан сатучы киоскта 18 сумга тәкъдим итәләр икән. Аннан да кыйммәткәрәк сатучылар бар. Хәер, редакциядән 3 сум 50 тиенгә алып китеп, элек тә 25 сумга сатучылар булды. Редакция газетасын киоскларга чыгарып зыянга эшли. Газета саткан акча аны бастыру чыгымын да капламый. Чөнки оешмалар акчаны вакытында кайтармый һәм киметә. Шуңа күрә иң яхшысы – газетабызга почта аша язылу. Ул чагында сез дә, без дә отабыз. Газетаның бәясе дә нибары 12 сумга төшә. Әле өегезгә китереп тә бирәләр.

САБЫННЫ ҮЗЕБЕЗГӘ АЛАСЫ

Исемен һәм авылын әйтергә курыккан бер укучыбыз үзенең балалар бакчасында эшләвен, тәрбиячеләргә, бакча мөдирләренә хезмәт хакы артуын, әмма техник персоналның акчасы шул килеш калуына ачына. Пешекченеке дә 40 сумга артып, хәзер 5514 сум гына булды. Ә кер юучы 0,25 ставкага гына эшләп 1300 сум ала. Техник хезмәткәрләргә сәламәтлеккә зыянлы эш өчен өстәмә түләү өчен дә комиссияне үзебез акча түләп Чаллыдан чакырттык. 5 елга документлар эшләделәр. Вакыты җиткәч тагын түләп чакыртасы. Кер юу өчен сабын, порошок бирмиләр. Эш урыны булгач, ярар инде дип, үз акчабызга сатып алабыз. Бу безнең Кукмарада гына шулай бугай, дип куя соравын укучыбыз.

И.Ф. Чынлап та, быел балалар бакчаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арттырылды. Әмма ул тәрбиячеләргә генә кагылды. Ә җыештыручы, каравылчы, пешекче ише хезмәткәрләр турында сүз булмады. Тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары аз иде. Бакчаларда балалар күп, ә педагоглар җитешмәде. Мондый үзгәреш күптән кирәк иде инде. Әмма бездә, гаделлек дип сорасаң, ул кайда бар, дип икенче сорау белән җавап бирәләр. Менә бу юлы да хакимияттәгеләргә, балалар бакчалары тәрбиячеләрдән генә тормый бит, дип әйтәсе килә. Ә инде комиссияне үз акчаларына чакырту, ул документлар өчен хезмәткәрләрдән түләтү, сабын-порошок сатып алу, чынлап та, Кукмара районында гынадыр дип беләм. Һәрхәлдә, хуҗалык кирәк-яракларына акча биреләдер. Әмма ул башка юлларга китә торгандыр, ә сабынны кер юучы үзе сатып алырга мәҗбүр. Ул нишләсен, керне су белән генә юып булмый бит. Кукмара Мәгариф бүлегендә әлеге хәбәргә илтифат итәрләр, дигән өметтә калабыз.

ТАГЫН «ӘБҮЗӘР ФАТИРЛАРЫ»

Сезгә бик яхшы таныш Буадагы Вахитов урамыннан ветераннар йортында яшәп ятучы берничә кеше без. Капиталь ремонт өчен акча җыялар. Ясап бирделәр генә бит әле. Янәсе гомуми кассага. Квадрат метрга 5әр сум. Элеккеге контор бит инде ул. Анда күпләр тормый да. Ә йорт җылытыла. Алар өчен дә ОДН күп килә. Көнгә 40ар киловатт өстәлә, 120-160 сум түлибез. Ул бит ут белән дә җылытыла торган.

– Ул фатирларга ник ризалаштыгыз? – дип сорыйм.

– Ризалашылган инде. Безгә күрсәтмәделәр, яхшы була дип алдадылар. Алдан күрмәдек.

И.Ф. Сезгә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүне торак ияләренең гомуми җыелышында тикшерергә, идарә кешеләреннән җавап таләп итәргә кирәк. Бергәләшеп хатлар язып, имзалап кисәтсәгез, хаклы булачаксыз. Чынлап та, әле яңа гына корыштырып куелган «Әбүзәр йортларына» (аларны «глава» исеме белән шулай атыйлар «Ветераннарга «Әбүзәр фатирлары» (6 февраль, 2013 ел), «Пәрәвез йорт» (4 апрель, 2012 ел) хәзер үк инде капиталь ремонт кирәк. Ветераннар акчасын үзләштереп корыштырылган ул фатирлар алга таба районның гына түгел, республиканың да баш авыртуына әйләнәчәк әле.

Бу теманы Мамадыштан Әбүбәкер абый да дәвам итте: «Зәй хакимәсе, Буаның булдыклы «главасы» турындагы мәкаләләрне укып утырдым әле. Мондый хәлләр бар районга хас бит. Президентның киңәшчеләре, куштаннары бардыр. Алар ни карый?! «Булгария» батты. Казан белми, Мәскәү күрсәтә. Мәскәүдән алып репортаж ясыйлар. Метроны, урамнарны су басты. Җавап бирүче юк. Шул була инде ул коррупция. Түрәләр ыштан туздыралар. Мәгънә юк. Әйтик, татар телен рәсмиләштерү өчен ни кирәк? Түрәләрнең татар телен хөрмәт итүе кирәк. Дәүләт Советында колакчыннар (наушниклар) таратсыннар. Һәм татарча сөйләттерсеннәр. Аңламаганнар колакчыннан тәрҗемә тыңласын. Татар телен иң элек түрәләр хөрмәт итми. Бар җирдә ялган. Моңарчы 5 млн тонна ипи җыйдык, дип мактандык. Чүбен җыеп кушып себерсәң дә 5 млн тулмый бит ул. Универсиада да урларга гына кирәктер дип уйлыйм. Халыкка аның файдасы юк, – диде ул.

АРМИЯ…

Р. ханым: «7 яшьтән ятим бердәнбер улымны ялгыз үстердем. Техникумны тәмамлый. Сколиозы да бар. Мин аны армиядән алып кала аламмы?

И.Ф. Сез әле пенсия яшендә дә түгел икән бит. Бердәнбер улыгыз булса да, сез сәламәт булганлыктан, ул закон буенча армиягә барырга тиеш. Ә авыруларын хәрби комиссариат һәм табиблар белән киңәшләшергә кирәк.

УРЛЫЙЛАР, ЭШЛИЛӘР

Арча районы Байкал авылыннан исемен әйтергә теләмәгән укучыбыз: «17нче гыйнварда ферма мөдирен яшь бозауларга дип кайта торган комбикорма белән тоттылар. Бөтен авыл кешесе каршында төяп алып төшеп киттеләр. Элек ничек эшләгән һәм урлаган булса, шулай дәвам итәләр».

И.Ф. Сезнең инвестор «Вамин» икән бит. Анда шундыйрак тәртипләр шул. Үземнең дә гаделсезлек очракларына юлыгып тәртип урнаштыруда катнашканым бар. Кемдер урлый, әмма тотылмый, ә кемнәрнедер урламаган килеш гаепләү очраклары да бар бу хуҗалыкта.

МАШИНА…

Казаннан Курчатов урамы 8нче йортта яшәүче Рәшит Габдуллин: «Урам тар. Машиналар җәяүлеләргә дә урын калдырмый. 4нче подъезд каршында 1 машина 1 ел тора. ЖКУ танкодром начальнигына әйттек. Урам себерүче чистарта алмый. Хәрәкәт зур».

И.Ф. Гозерегезне үз участогыгыздагы полиция инспекторына, һәм ЖКУ җитәкчесенә язмача тапшырыгыз. Һәм эшләнгән эшкә язмача җавап та таләп итегез.

ГАЗЕТА КИЛМӘСӘ…

Чаллыда яшәүче Алидә әби, «Безнең гәҗит»нең соңгы битендә чыккан сканворд рекламасыннан күреп «Сканвордлар» газетасына язылган икән. Һәм аны «Безнең гәҗит» редакциясенеке дип уйлаган. Газетаның әле 1 санын да алмаган.

И.Ф. Мондый кызыксыну башка укучыларыбызда да бардыр, дип аңлатма бирәм.

Газетабызда чыккан сканвордлар башка редакциядән алына. Аларны без бары тик рекламалыйбыз. Укучыларыбызга белгертү өчен, бар яңа газеталар турында да мәгълүматны бик теләп урнаштырабыз.

Инде «Сканвордлар» газетасына килгәндә, ул әлегә айга бер тапкыр чыга. Газетаның гыйнвар саны инде ел башында ук дөнья күргән. Шушы арада укучыларга икенче саны килеп ирешергә тиеш. Почтада: «Чыкмады, җибәрмәгәннәр», – дигән сүзләргә ышанмагыз, почта хезмәткәрләрен тынычлыкта калдырмагыз. Алар югалган газетаны табарга тиешләр. Әгәр сезнең белән сөйләшүче табылмаса, эшләргә теләмәсәләр, редакциягә шалтыратыгыз. «Сканвордлар» газетасының телефон номеры – 89274307917. Газеталар югалу очраклары белән «Безнең гәҗит» тә интегә. Почтада газета килмәгән, редакция җибәрмәгән, дисәләр, алардан таләп итегез. Редакция почта белән килешү төзи һәм ул чыгу графигын боза алмый.

Балтач районы Кариле авылыннан Тәбрис Габдрахманов район газетасының «Безнең гәҗит»не сары матбугат дип язып чыгуына борчыла.

– Сез газетаның узган санында дөрес язгансыз. Район газетасы халык мәнфәгатен кайгыртучы түгел, район хакимнәрен яклаучы матбугат. «Хезмәт»нең редакторы Нурулла Галиев бөтен республикага рисвай булды: ул үз газетасын да укымый икән бит.

И.Ф. Без инде бу хакта узган санда тәфсилләдек фикеребезне. Укучыбызның сүзләренә ни дә булса өсти алмыйбыз. Мәҗбүри яздыру оештырылмаган, бюджет акчасына яшәмәгән газеталарны, алар сәяси булса да, сары матбугат дип шәрехләү Балтач район газетасында гына түгел. Минем үземә дә төрле киңәшмәләрдә бу хакта еш ишетергә туры килә. Ә нинди була ул сары матбугат, дигәч, җавап юк. Шуңа күрә мондый ахмак гаепләүләргә үпкәләмибез. Ахмаклыкка үпкәләп була димени?! Балтач район газетасында ахмак мәкалә чыккан икән, аңа игътибар да итәсе түгел иде.

Нинди матбугат чарасының халык мәнфәгатен яклавы турында сүзне Тәбрис абыйдан соң Буадан Түбән Наратбаш авылыннан Хәйдәр абый дәвам итте.

– «Безнең гәҗит»не күптән алабыз. Мин аны Петр I заманындагы прокурор белән чагыштырам. Ул чагында прокурор халыкны яклаган бит. Газетаны кешеләргә биреп торам, аны рекламалап йөрим.

И.Ф. Рәхмәт. Без бүген нәкъ менә Тәбрис абый кебекләр күп булганга ишәябез. Безне белүчеләр, безнең белән дуслашучылар торган саен арта бара.

Актаныштан 85 яшьлек Дәли Ханнанова да әле генә шалтыраткан укучыларыбызның сүзен куәтләде. Безгә гади генә бәя бирде: гадел газета, диде.

Казаннан Рифкать Ибраһимов, һәм башка шактый гына укучыларыбыз, газетабызга мәкаләләр җибәрүләрен, әмма аларның басылмавына уфтана.

– Эт-мәчеләр турында әкиятләр, сериаллар басканчы сәясәт турында языгыз, – ди Рифкать әфәнде, үзенең мәкаләсе басылмауга борчылып.

И.Ф. Бүген газетабызга язышучы авторларыбыз бик күп. Көн саен почтадан гына да дистәләп хат алабыз. Интернеттан да шул ук санда хат килә. Узган ел почтадан гына меңнән артык хат килгән. Ял көннәрен дә кушып көн саен 3–4 хат алганбыз булып чыга. Әле интернет хатлар теркәлмәгән. Аларны хисаплап барырга өлгермибез. Шуңа күрә, хөрмәтле авторларыбыз, сабырлык белән үз нәүбәтегезне көтсәгез иде. «Мин хат салдым, килеп җиттеме» ише сораулар белән аптыратмасагыз иде. Безнең мондый сорауга җавап бирергә мөмкинлегебез юк. Хатларыгызның язмышы кызыксындырса, сишәмбе көннәрендә генә 5234915 телефонына шалтыратып белешә аласыз.

Яшел Үзән шәһәреннән Тәлгать абый Зафаров:

– «Безнең гәҗит» тәкъдим иткән бар газеталарга да язылдым. Нәни газеталар кайчан чыга икән?

И.Ф. Кызганычка каршы, ул газеталар беренче вакытта ук яхшы гына тираж җыйса да, алга таба почтада югалу очраклары күп булу сәбәпле, тираж кимеде. Чөнки килмәгән газетага кем язылсын?! Редакциягә хәбәре килгән абунәчеләребезгә без ярдәм иттек. Әмма күпләр шалтыратып, зарланып тормый бит. Шуңа күрә бу ярты еллыкта алар бер генә тапкыр чыга торган булып калды. Алга таба яшәп калачаклармы, әлегә хәл итмәгән. Язылган абунәчеләр аларны март аенда көтсен. Март ахырына кадәр килмәсә, почтадан таптырсын. Без газеталарның чыккан вакытын «БГ»да хәбәр итәчәкбез.

P.S. Газетабызның узган санында чыккан «Ышанырга кирәк»дигән язма укучыларыбызда зур кызыксыну уяткан. Күпләр халык дәвачысы Сөембикә ханымның телефонын сорый. Ул Лаешта яши, телефоны – 89625517799.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХАНОВ.

P.S. Бу пәнҗешәмбе иртәсендә, 22 февральдә сезнең белән Эльвира ФАТЫЙХОВА аралашачак. Иртәнге 10нан 12гә чаклы (843) 523-49-15 телефонына шалтыратыгыз.

Комментарии