Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Редакциябезгә гозер белән генә шалтыратмыйлар. Кайберәүләр рәхмәт әйтергә, йә киңәшен бирергә шалтыратса, ә кемнәрдер ачулана: кайбер сәхифәләр ошамый, әйтик, дин артык күп, ди берсе, икенчесе дингә игътибарыбыз бөтенләй диярлек булмауга зарлана, берәүләргә телепрограмма кирәк түгел, икенчеләренә ул җитми. Кемнәрдер, безнең белән шундый тонда сөйләшә ки, мин аннан соң, үземне ниндидер яман эштә тотылган малай кебек хис итә башлыйм. Менә бу юлы да булды андый сөйләшүләр. Әйдәгез, бер-беребезгә ихтирамлырак, әдәплерәк булыйк. Беркем-беркемгә тиеш түгел. Барыбыз да бер-беребезгә ялланмаган, бәйләнмәгән. Киңәшләрегезне, тәнкыйтегезне үпкәләтми генә җиткерегез.

Гозер белән мөрәҗәгать итүчеләргә: «Безнең гәҗит»не укыйсызмы?» – дисәң: «Юк, мин башканы укыйм», – диючеләр дә бар. Адресны сорыйлар да, аның газетаның арттан өченче битендә күрсәтелүен әйткәч, ул газетаны кайдан аласы, дип аптырап калалар… Кыскасы, газетаны укымыйлар, ә ярдәмне бездән сорыйлар. Алай була алмый. Бергә булсак, туганнарча дус яшәсәк, максатларыбызга ирешер идек.

Инде телефон аша аралашуларга килсәк, ул берөзлексез шалтырап торды. Алып булмый, дип зарланучылар да күп. Безгә турыдан-туры элемтә вакытында гына түгел, башка чакта да шалтыратырга була. Тик редакциябездә журналистлар даими рәвештә урында утырмый, алар һәрчак эш белән урыннарга чыгып китә. Шуңа туры китерә алмавыгыз ихтимал дип кизү торуны керттек.

КЕШЕ ӨЧЕН ЭШЛӘТӘЛӘР

– Азнакай районының картлар йортында санитаркаларны кыскарттылар, хәзер без 2 кеше өчен эшлибез. Мин 5600 сум фатир хакы түлим. Ә акчам 6600 сум, бәйрәм көннәре керсә 7 мең сум була. Безгә ничек яшәргә?! Илһам Илсөярович вакытында әйбәт иде, хәзер директор алышынды, – дип шалтыратты бер укучыбыз.

И.Ф. Бу мәсьәләне телефон аша гына хәл итеп булмый. Сез кадрлар сәясәтендә хилафлыклар бар дип саныйсыз икән, безгә барын да аңлатып хат языгыз. Ә безнең журналистлар сезгә килеп чыгарлар. Шуңа күрә бу юлы исемнәрне күрсәтми торырга булдым.

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»КӘ ЯЗЫЛУ АРЗАН

Саба районы Бигәнәй авылыннан Дамира: «Безнең гәҗит»не яратып укый идем. Соңгы санда күрәзәчеләр турында реклама күргәч түнеп китә яздым. Бу бит хәрәм эш. Туктатыгыз», – дип боерды.

И.Ф. «Безнең гәҗит» бүген форматына, бит санына караганда, татарда иң арзанлы бәйсез газета. Без бюджеттан туенмыйбыз. Шулай да язылу хакын арттырмаска тырышабыз. Быел гына да типография, почта хаклары бик нык артты. Без аларга ияреп, алдагы ярты еллыкка, ким дигәндә, 100 сумга кыйммәтләнергә тиеш идек. Әмма барын да үлчәдек тә 18 сумга гына күтәрдек хакны. Сез миңа каршы килеп 400–500 сум булса да язылабыз, дисез дә, әмма сез языла аласыз, очын-очка ялгап яшәүчеләр бар, аларны матбугаттан мәхрүм итикме? Киләсе ярты елга язылу хакы – 333 сум. Әле 21енә кадәр язылсагыз, иске бәядән 315 сумга язылып калып була. Чыгымнар чиксез арта, безгә яшәргә кирәк. Шуңа редакция реклама бүлеге оештырып ята. Айга 1 тапкыр 32 битле дә булып калынаеп чыкканга, без укучыларыбызның өлешенә кермәдек. Ә инде күрәзәчеләр рекламасына килгәндә, аларга мөрәҗәгать итүнең хәрәм гамәл икәнен аңлатырга кирәк. Проблеманы күрмәмешкә салышып түгел, аның ни икәнен аңлатып тәрбияләп хәл итеп була. Без күрәзәчеләргә йөрүнең гөнаһ икәнен гел язып-аңлатып торабыз. Шул ук вакытта алар турында язуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Аларның рекламасын бар да баса, ТВ да күрсәтә.

Хәрәм дигәннән, бүген сезнең авылыгызда, бәлкем өегез янында ук аракы сатучы кибет бардыр. Ник аны да тыймыйсыз? Бүген хәрәм дип кенә яшәп булмый. Әйтик, кредит алу хәрәм, әмма ансыз машина, фатир, башка әйбер сатып алып буламы? Син җыйганчы акчаң юкка чыга, әле җыеп бетерә алсаң. Әйдәгез, кылычлар белән катгый кизәнми генә, акыллы булып, бер-беребезне иманга чакырып яшик. Аннан соң, ялгышмагыз, «Безнең гәҗит» дини газета түгел. Ул иҗтимагый-сәяси басма.

БЕЗНЕ ДОГАЛАРЫГЫЗ САКЛЫЙ

Апас районы Багыш авылыннан Фатыйма әби:

Газетагызны беренче саннарыннан ук укыйм. Бик кыю язасыз, сезнең өчен борчылабыз, – ди.

И.Ф. Рәхмәт җылы сүзләрегезгә. Инде әйткәнем дә бар, хәвеф-хәтәр киләсе булса, ул сайланып тормый. Президент кадәр президентлар да яшь килеш авырып үлеп китә. Шуңа күрә иминлегебезне дә безнең Аллаһы Тәгалә саклый. Әлбәттә, сезнең хәер-догаларыгыз аша. Язмышыбыз шул. Без инде шушы вазифадан тайпылмаячакбыз. Ә инде авылыгызда хат салу өчен почта тартмасы булмау, монысы әйбәт түгел. Газетабызның бу санын Апас почта бүлекчәсендә күрерләр, Багыш авылында кеше күп йөри торган уңайлы урында почта тартмасы ясап куярлар дип ышанабыз. Фатыйма әби, аның элек кибет янында булуын, әмма алып ташлауларын хәбәр итте.

Яшел Үзән районыннан авылын да, исемен дә күрсәтергә теләмәгән укучыбыз да: «Газетабызны ала башлагач, башкалар пүчтәк кенә булып калды, хәзер көтеп алып укыйбыз, иминлегегез өчен борчылабыз», – дип башлады сүзен. Бу укучыбыз фикеренчә, газетабызда «Иманга юл» сәхифәсе азрак. – Шәригать кануннарын күбрәк бирсәгез, сериал сәхифәсендә Динә Камалетдинова, әле генә Фоат Садриев әсәрен бик яратып кабул иттек. Кайчагында чиерәк хикәяләр дә басыла. Фәүзия Бәйрәмованың «Соңгы намаз» әсәрен урнаштыра алмассызмы? – дип сорады.

И.Ф. Әйткәнемчә, без дини газета түгел. Догалар, аларга тәфсирләр бастырмаячакбыз. Мин, шәхсән, бу эштә хата җибәрүдән дә бик куркам. Ә менә гореф-гадәтләрне, дини һәм милли йолаларны пропагандалауны төп максатыбыз дип эшлибез. Безне укып, әле диннән ерак булганнар да иман турында уйлана башласа, без максатыбызга ирешер идек. Юкса, бүген күп кенә хәзрәт-абыстайларыбыз, бик күп тыюларны күпертеп күрсәтеп, орышу, сүгү белән генә мәшгуль: дингә тартасы урында, куркытып, аннан ерагайталар. Акыллы дәгъват җитенкерәми. Ә инде сериаллар турындагы фикергә колак салырбыз. Фәүзия апа белән бик якын аралашып торабыз. Газетабызда аның әсәрләре дә урын алыр дип уйлыйм.

«ДАВАЙ ПРОГРАММУ!

Казаннан Котдус абый Мостафин мәсьәләне кабыргасы белән куйды. «Газетагызда Татарстан радиосы программасы буламы юкмы, әнә чүп-чар басуны туктатыгыз. Меңнәр тыңлаган радионы басмыйсыз!» – дип кычкырып салды ул.

Чүп-чар дигәннәребез төрле сериаллар, гыйбрәтле вакыйгалар икән… «Программа 2 биттә бирелә, аны артырып булмый», – дип карасам да, арттыр, дип кенә җикерде бабай.

Үпкәләмәдем мондый тонга. Без бар газетабызны программа белән генә тутыра алабыз. Бик җайлы булыр иде, тик ул газета булмый инде аннан. Шуңа күрә программа битен арттыру яклы түгелмен. Бәлкем башка фикерләр бардыр. Тиздән анкета басылачак. Укучыларыбыз фикерен дә ишетербез бу уңайдан. Аннан кайсы ТВ, радио программалары кирәклеген дә, укучыларыбыз үзләре билгеләсә, без ул битне үзгәртер иде.

Нурлаттан Рауза апаның ТНВдан күрсәтелгән концертта күлмәк урынына челтәр сетка киеп чыккан Резеда Шәрәфиева гайрәтен чигергән. «Назга сусавы турында өзелеп җырлады, Казан урамына шул килеш чыкса, сусавын басар», – диде ул.

Газетабызда аерым җырчылар, шәхесләр белән очрашулар күрергә теләк белдерүчеләр дә булды. Башка-гозер тәкъдимнәр дә игътибарсыз калмады. Алар буенча эш бара. Газетабызны укып барсагыз сорауларыгызга җавап табарсыз.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Бу пәнҗешәмбе иртәсендә, 18нче апрельдә иртән 10нан 12гә чаклы редакциябездә сезнең белән Искәндәр СИРАҖИ аралашачак.

Комментарии