- 13.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Алло, «Безнең гәҗит»ме?
«Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенең әле өченче генә чыгарылышы. Аның кирәклеген элек тә тоя идем. Әмма ничектер кул җитмәде. Аннан соң, журналистларыбыз сәгать, вакыт белән түгел, укучылары белән даими аралашып торырга тиеш, дип саныйм. Тик бер проблема: редакциябездә эшләүчеләр саны күп түгел, без бит бюджет акчасына яшәмибез, булган кадрларыбыз берничә хезмәткәр өчен эш башкара. Шуңа күрә редакциядә телефон төбендә даими кизү торучы юк әлегә. Журналистларыбыз һәрчак юлда, командировкаларда. Ә аралашу өчен аерым вакыт билгеләсәк, гозерләрегезне шунда тыңласак, безнең өчен генә түгел, Сезнең өчен дә уңайлы булыр дип редакциядә киңәшләштек тә, шушы элемтәне булдырдык. Әгәр аралашу өчен вакыты ипсез булса, бу хакта да тәкъдимнәрегезне әйтерсез. Шулай ук аралашканда хезмәткәрләребезгә газетабызны тагын да эчтәлеклерәк итү өчен фикер-тәкъдимнәрегезне дә җиткерсәгез иде.
Минем аралашуым, 10нан гына түгел, күпкә иртәрәк башланды. Туры китереп булмас дипме, укучыларыбыз иртәнге 8дән үк шалтырата башлады.
Иң элек газетабызны беренче көненнән үк яратып, әле һаман да тугрылыклы дусларыбыз булып калган укучыларыбызның күп булуына сөенеп, аларга рәхмәт белдерәсем килә. Аларның күбесе кызыклы язмалары аша укучыларыбызга да таныш. Бүген форсаттан файдаланып алар рәхмәт әйтеп шалтыратты. Гәүһәрия апа, Рәмзия, Сәлим абый, Фәүзия апа һ.б. бик күп укучыларыбыз гозер җиткерү өчен түгел, хәл белешеп шалтыратты (кемнәрнеңдер исемнәрен телгә алмасам, гафу итәрсез). Сез безнең ярдәмчеләребез дә. Газетабызны таратуда, танытуда зур тырышлык куйдыгыз, әле һаман бу эштә төп булышчыларыбыз. Әйтик, Гәүһәрия апаны беләм, ул газетабызны җыеп туплап, төпләп тота. Аны күрше-күләнгә, туган-тумачага тарата.
Кукмара районындагы Яңа Сәрдек авылы мәчете тирәсендә ТЫНЫЧЛЫК ЮК, дип башлады сүзен Рафил атлы укучыбыз. Район хакимият башлыгы Равил Рәхмәтуллин 90нчы елларда салынган мәчетне сүтеп үз йорты янына икенче мәчет салдырган. Авыл халык белән киңәш-табыш итешү булмаган. Хәзер авыл картлары мәчеттән бизеп бара, диде ул. Раил Шакиров исемле икенче дин кардәшебез үзенә карата янауларга да карамый әлеге күренешне фаш итеп тикшерү органнарына шикаять иткән. Вәзгыятьне редакциябез контрольгә ала.
АКЧА ТҮЛӘМИЛӘР
– Без, Буа шикәр заводы эшчеләре, үз хезмәт хакларыбызны кайчан ала алырбыз икән инде. 3 ай акча күргән юк. Складта шикәр тулып ята. Узган сезон гадәттәгедән озаккарак сузылды. Чөгендерне эшкәртеп бетерә алмадык, булган шикәр дә сатылмый, дип акланалар безгә, – ди шушы заводта эшләүче, ләкин исемен газетада игълан итәргә теләмәгән укучыбыз.
Әлеге хәбәргә ачыклык кертергә теләп завод җитәкчелеге белән элемтәгә кердек. Тик бер телефоннан икенчесенә юллана торгач, җавап ала алачагыбызга өмет өздем. Сезгә ТР Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исемнәрегезне әйтергә курыксагыз, хәбәрләр аноним да кабул ителә. Телефоны 5252023, адресы – Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 48Б йорты. Мәсьәлә инде анда да хәл ителмәсә, безгә кабат шалтыратыгыз.
ШӘРИГАТЬ КИРӘКМЕ?
Яр Чаллы шәһәреннән Сания апа Сөләйманова газетабызда күп тапкыр сөйләнгән вакыйга – Казан Мөселман зираты тирәсендә туган шау-шуга борчыла:
– Бөтен татар зиратларында да кабер ташларына рәсем куела. Зиратка кергәч, мәрхүмнәрнең рәсемнәрен күргәч, аның нинди кеше булганын беләсең. Рәсемле булса, ни булган?! Ул әтисенә рәсем куярга теләгән Альберт Салиховны ник тыярга? Куйсын… Әнә бит баш казый Җәлил хәзрәтнең туган ягында үз туганнарының ук каберләрендә рәсемле ташлар тора…
– Хөрмәтле Сания апа! Шәригатьтә сурәт тыела. Чөнки чын мөселман рәсемгә, потка табынмый, бары тик Аллаһысына гына сыена. Кем ничектер, мин үзем зиратка рәсемнәр карарга бармыйм. Мәрхүмнәрнең каберләрен чистартырга, дога кылырга керәм. Казанда шәригать кануннарын үтәүче бердәнбер мөселман зираты булдырылды. Ә сез әйткән зиратларны чын хак мөселман каберлекләре дип атап булмый. Алар татарныкы. Ә Җәлил хәзрәтнең туганнары кабер ташларына килгәндә, бу бары тик аның намусында. Һәркем үз гамәлләре өчен үзе җаваплы.
Сания апа газетабызның бик эчтәлекле һәм уйландырырлык гыйбрәтле язмаларга бай булуы турында да әйтеп, аны урыс телендә дә нәшер итеп булмыймы, дип тә кызыксынды. Кызганычка каршы, бу бик чыгымлы эш. Аның өчен матди мөмкинлекләр әлегә җитенкерәми. Тик, әлегә, дидем, киләчәктә, исән-сау булсак, бәлкем, мөмкинлекләр табылыр. Әле менә газетабыз Интернет телевидение булдыру артыннан йөри. Кем белә, бәлкем башка эшләребезгә дә чират җитәр.
ЧҮПНЕҢ ИЯСЕ КЕМ?
Кайбыч авылының Кошман авылыннан 300–400 метрда гына бик матур болынлык. Кызганычка каршы, анда бөтен авыл халкы чүп түгә. Эттермиләр дә, – диде шушы авылда яшәүче укучыбыз.
– Мин шушы авыл җирлегенә элемтәгә чыгып карадым. Тик телефон көнозын дәшмәде. Авыл җирлегендә бу проблемага игътибар итәрләр дип өметләнәм. Әмма авыл халкына да сүзем бар: чүпне авылга беркем читтән китереп түкми. Шундый матур болынлыкны чүп базына сез үзегез әйләндерәсез. Авыл җирлегендә тәртип бозучыларга штрафлар булдырсалар да ярый торгандыр.
ТАШЛАМА БАРМЫ?
Балтач районының Мөнәгер авылыннан Хәдия Галиева:
– Мин 49нчы елгы 2 группа инвалид. Әтием сугыш инвалиды иде, 1992нче елда үлде. Әнием дә 2000нче елда бакыйлыкка күчте. Үзем кияүдә булмаган, 63 яшьтә. Миңа инвалид тәрбияләгән кеше буларак берәр ташлама юк микән?
– Әлеге мәсьәлә буенча Сезгә район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Закон нигезендә нидер билгеләү өчен проблеманың бар нечкәлекләрен исәпкә алып кына соравыгызга җавап бирергә мөмкин. Әгәр Сез тумыштан инвалид икәнсез, пенсиягезне әтиегезнеке белән алыштыра аласыз. Моның өчен район пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ПАТРИОТ ТӘРБИЯЛӘП БУЛМЫЙ
Тукай районы Сәед авылыннан Әбүзәр Габдрахманов:
– Мин Әфганчы. Иске Абдул авыл җирлегендә Ендуков исемендәге хәрби-патриотик музейны 3 кеше эшләтәбез. Анда Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышчылары заллары бар. Иҗтимагый башлангычта гына эшлибез дияргә була, кечкенә генә хезмәт хакы алабыз, әмма аны төрле чаралар оештырырга тотабыз. Шунысы күңелне әрнетә, безгә игътибар җитми. Тукай районы газетасына биргән хәбәрләребез, акча түләсәк тә, басылмый. Әле майның соңгы атнасында гына Әфганда үлеп калган егетләребезнең каберлекләренә зират кылдык. Әмма бу хакта сөйләмәделәр.
– Әбүзәр әфәнде, хәбәрләрегезне безгә җибәрегез. Бездә хәбәр бастыру түләүле түгел. Сезнең белән килешәм: патриотик тәрбия дип сөйләнеп кенә Ватанны яратырга өйрәнеп булмый. Яшь буынны каһарманнарыбыз үрнәгендә тәрбияләргә, тарихыбызны барларга да кирәк бит. Бик мактаулы хезмәт башкарасыз. Ә бу хезмәт янында коммерция турында уйлау бик үк дөрес түгелдер.
ЯТИМНӘРНЕ ЖӘЛЛИК
– Мин авырып киттем. Казанга анализлар тапшырырга барганда, бар да әйбәт булса, асрамага бала алыр идем, дип сүз бирдем. Аллага шөкер, бар да әйбәт булып чыкты. Һәм инде үз балаларым үсеп җиткән булса да (кызым кияүдә, улыма 23 яшь), балалар йортыннан 2 ир бала алып кайттык. 1 генә бала алам дигән идем дә, бертуган 2 ир бала булгач, аера алмадым. Муеныма сарылдылар. Хәзер Әмиремә 5 яшь, Тимурга – 7. Баштарак гаилә тормышына күнектерү бик читен булды. Ирем Нәгыймгә дә хәзер әтием дип кенә торалар.
Авылдашларымны үгетлим. Балалар йортларында күпме ятим?! Алыгыз, дим. Рәмзия Гыйләҗева әнә 2 малай алып кайтты. Башкалар да алыр идек, ди. Тик акчасы аз шул. 1 балага 2500 сум бирәләр. Ул нәрсәгә генә җитә инде?! Баланың үзенә тагын 6100 сум бирелә. Аны киендерергә дә күпме кирәк. Җыештыручы идән юып, чүпрәген ташлап кайтып китә, бездән күбрәк ала. Ятимнәр булмасын дисәләр, бу нәрсәгә дә игътибар итсеннәр иде ул.
ҮЗ ӨЕМНЕ САТЫП АЛАСЫ
Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан Фәрит Галимов:
– Миңа инде 70 яшь. Өйне рәсмиләштерү өчен 8 мең түләргә, диләр. Бу бит күпләрнең 2 айлык пенсиясе. Ә үзең юллап чыкмалы түгел. 1966нчы елда үзебез салган өйне хәзер үзебезгә сатып алырга микәнни?! Рәсмиләштермәсәң, штраф дип тә куркыттылар.
– Фәрит абый, искитмәле илдә яшибез шул. Законнар халыкка ипле булсын өчен түгел, кыенлыклар тудыру, авылны бетерү өчен чыгарыла бугай. Йортыгыз балаларыгызга калсын, дисәгез, рәсмиләштерергә кирәк. Бәлкем авыл җирлегендә бу эшне үзәкләштереп оештыра алырлар. Алай арзангарак төшәр чыгымнар.
ИГЪТИБАР БАРМЫ?
Әтнә районы Кышлау авылыннан Гөлнара.
– Безнең Татарстан урамында электр баганаларын алыштырып бетермәделәр. Юлга да таш түшәлмәгән.
Кышлау авыл җирлеге җитәкчесе Рәхимә Шакирова җавап бирә:
– Авылда 4 урам. Шуның өчесендә баганалар алыштырылды. Бездә бу эшкә бюджетта акча юк. Район ярдәмендә эшләнә. Хәзер калган урамны да район программасына кертү мөмкинлеге карала. Ә юлларны «Таң» күмәк хуҗалыгы белән берлектә төзекләндердек. Шул ук Татарстан урамында 300 метрлап ара калды. Аны быел көзгә кадәр эшләрбез дип өметләнәм. Барысы да берьюлы башкарылмый. Акрынлап бар да корылыр.
Әлмәттән Ландыш ханым:
– Бездә әле күптән түгел транспорт картасы булдырылды. Әмма мин Казанга больницага барганда 45нче маршрутта кондуктор аннан акча ала алмады.
– Транспорт картасы бөтен Татарстанда гамәлдә. Бернинди проблема булырга тиеш түгел иде. Салонда кая шикаять итәргә мөмкинлеген күрсәткән адреслар, телефоннар була. Шунда шалтыратып автобус номерын әйтеп мәсьәләне хәл итәргә мөмкин.
БАШКА МОНДЫЙ ГАЗЕТА ЮК
«Безнең гәҗит»не яратып укыйбыз, әмма ул еш югала, вакытында килми дип зарланучылар да шактый булды. Газеталар соңарса, я югалса, почта бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәйрәм вакытлары туры килмәсә, «Безнең гәҗит» һәр атнаның чәршәмбе иртәсендә почтага тапшырыла. Татарстанда ераграк авыллар икенче көнне, ә якыннар шул ук көнне аны укый алырга тиешле.
Сезнең язмышыгыз өчен борчылабыз, бигрәк курыкмыйча язасыз дип борчылып шалтыратучылар да булды. Сезнең өчен догада торабыз, дип сөендерергә дә онытмады укучыларыбыз. Бүредән куркабыз, дип урманга бармый тормыйлар бит. Нишлисең, эшебез шул булгач, башкача булдыра алмыйбыз. Иң кыю иң булдыклы журналистлар бездә дип әйтә алам. Танылган журналист Искәндәр Сираҗи безгә килгәч, тагын да куәтләндек. Шуңа күрә «Сакчыларыгыз бармы?» дип сораучыларга җавабым шул: «Безгә сакчы кирәкми. Алар безне саклый алмый. Безне Аллаһыбыз, игелекле эшләребез, һәм сезнең догаларыгыз саклый, яшәтә. Бер беребезгә иминлек теләп догада торыйк. Хаклык һәрчак өстен ул. Ялганның гомере кыска. Ә без шул хаклык өчен тырышабыз.
Туганнар арасында мөлкәт бүлешү, күршеләрнең баскынлыгы, кеше хакына кул сузу кебек яман чирләр турында сөйләүчеләр дә булды. Без һәр гозерне язып алдык. Хәбәрчеләребез аларны тикшереп, укучыларыбыз хөкеменә дә тәкъдим итәр. Гозерләр тиешле оешмаларга җиткерелер.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
P.S. Киләсе җомга иртәсендә 10нан 12 гә кадәр сезнең белән турыдан туры элемтәдә Эльвира ФАТЫЙХОВА булачак. Казандагы телефон (843) 523–49–15. Шалтыратыгыз.

Комментарии