Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Алло, «Безнең гәҗит»ме?!

Телефоннан аралашу көнем Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан гына булганга, бик күп кеше бәйрәм белән котлап шалтыратты. Һәркемне аерым-аерым телгә алып тормыйм, барыгызга да зур рәхмәт. Гомумән, бу көнне шулкадәр күңелле булды ки, берничә шалтыратуны исәпкә алмаганда, күбесе рәхмәт әйтү өчен элемтәгә чыккан.

Казанның Мәҗит Гафури урамыннан – Таһирә апа больницада ятып чыгуын әйтеп,2нче больницаның терапия бүлегенә рәхмәт укыды, «Бик яхшы карадылар», – дип мактады.

Арча районы, Симетбаш авылыннан – Дания апа Хәкимова:

– Әле узган яртыеллыкта, бүтән «Безнең гәҗит»не алмыйм, башкасын алам, дип, язылмый калган идем. Сезнең газетадан башка ике генә ай чыдап тора алдым. «Безнең гәҗит» бөтен дөреслекне, дөнья хәлләрен ничек бар шулай итеп яза торган бердәнбер газета икән. Теге язылган газеталарыма күнегә алмадым, язган темалары ошамады. Шундый аңлаешлы, гыйбрәтле газета чыгаруыгыз өчен зур рәхмәт әйтергә шалтыратам! Үзегез сәламәт, озын гомерле булыгыз, тиражыгыз зур булсын!.. – дип, изге теләкләрен җиткерде.

ҮЗ ФИКЕРЛӘРЕН ҖИТКЕРДЕЛӘР

Зәй районы, Кәрәкәс авылыннан – Фәиз Гомәров:

– Гимнга сүзләр язылды бит инде. Хәзерге гимн – безнең горурлык! Андагы сигез юлга бөтен Татарстан кереп беткән. Менә шушы гимнны татар теле һәм әдәбияты укытучылары яки җыр укытучылары үз укучыларына мәҗбүри ятлатсын иде. Гимн яңгыраганда, безнең халык горур рәвештә аны җырлап утырсын. Без партия гимннарын ятлап җырлый идек. Татарстан балалары бу гимнны белеп үсәргә тиеш, – дип белдерде.

Э.Ф. Редакция дә сезнең белән килешә, Фәиз абый! Гомумән, акыллырак укытучылар гимнны ятлатуны да өстән кушканны көтеп тормыйдыр ул, балаларга болай да өйрәтәдер.

Арча районы, Ташкичү авылыннан – Мәйсәрә апа Хәбибуллина:

– Әле узган санда гына бер татар теле укытучысының «Татарча сериаллар кирәкми» дип әйтүе турында язган идегез. Менә шуңа ачуым килеп шалтыратам. Нишләп кирәкмәсен?! Нинди кешеләр икән ул? Әле менә узган санда гына чыккан «Тәүбә» дигән хикәяне елый-елый укыдым. Искәндәр Сираҗиның «Бер утыру – бер гомер» дигән әсәрен дә җыеп барып укыдым. Фирдүс Гыймалтдиновның бер хикәясе басылган иде, анда татарларны ничек мәчеткә җыеп яндырулары хакында сүз бара, менә шундагы вакыйгалар хәтта ел буе төшемә керде. Ул кешеләр сүзенә карап кына «Татарча сериал» сәхифәсен бетерә күрмәгез. Кирәк, бик кирәк!

Э.Ф. Әйткәнем дә бар: газетаның тиражы ничә мең данә булса, шулкадәр фикер. Әлеге сәхифәне яратып укуларын беләбез, чөнки газетага анкета урнаштырып үткәрелгән сораштыру шуны күрсәтә.

Казаннан – Әкълимә апа:

– Кол Шәриф мәчетенең бүгенге хәле бик борчый. Хакимият нишләп татар, мөселманнар яклы түгел соң, дип борчылам. Әле менә Татарстан, Президент атамаларын яклап митингка чыктык, 1 сәгать суыкта өшеп басып тордык, анда да безне күрмәмешкә салышалар. Митингка телевидениедән дә, газеталардан да журналистлар килмәде. Аннары дин белән бәйле бөтен мәсьәләләрдә белгеч итеп Рәис Сөләймановны чакыралар. Юкса, аның безнең республикага каршы эшләвен бөтен кеше күрә, белә, аңлый…

Азнакай районыннан шалтыратучы бер ханым үзен «Шакирова апагыз» дип таныштыру белән чикләнде һәм «Яңа гасыр» телеканалында эшләүче Ләйсән Сәдретдиновага рәхмәтен белдерде.

– Төрле өлкәләрдәге татар авылларына барып, шунда яшәүчеләр турында аңлаешлы, кызыклы итеп сөйли… Ул бит татар халкы өчен нинди зур эш башкара. Безнең милләттәшләр шулкадәр күп һәм без шуны да белмичә яшибез икән. Мин аңа исәнлек-саулык телим һәм шуны белсен: без аның хезмәтен бәялибез, без аны яратабыз.

ПРОБЛЕМАЛЫ ШАЛТЫРАТУЛАР…

Тәтеш районы, олы Тархан авылыннан бер апа:

– Сеңлем, менә без тагын урамга чыктык. Монда давыл. Өйләребезгә керергә куркабыз, чөнки капка төбендә генә торучы өянкеләр сынар да, йортыбыз өстенә ишелеп, шуның астында калырбыз дип куркабыз… Кайларга гына язып карыйк? Ничек шул агачларны кистерик икән? Үзебезнең авыл җирлегенә мөрәҗәгать итүдән бер файда юклыгын беләбез, инде район башлыгына да ничә тапкыр яздык, хәтта президентка кадәр яздык бит инде шул тупылларны кистерегез дип, адәм көлкесе! Тагын кая барыйк?

Э.Ф. Тәтештә нинди пошмас җитәкчеләр утыруын әлегәчә аңлый алмыйм. Язда яки көздә – урам пычрак, дип зарланалар, җәйдә техника табып булмый, кышта – кар…

Олы Тархан авылы җирлеге рәисе Наил Маштыевка шалтыраттым. Аның белән шәхсән дә аралашкан бар һәм ул бу агачларны инде узган ел ук җир катыргач кисәргә вәгъдә иткән иде. Тик, ачыкланганча, аның өчен ике дөнья – бер морҗа. Үзе шул тупыл астында калып үләсе булмагач, башкаларда эше юк! Маштыевтан соң, Тәтеш районы башлыгының ярдәмчесе Илдар Роберт улы Фаткулов белән сөйләштем. Ул зарымны тыңлап торды да, ачуыннан кайнап чыкты:

– Менә хәзер үк Олы Тарханга чыгып китәм, урамда бер кеше дә булмаса, берни дә эшләмибез, – диде тавышын күтәрә төшеп. – Без бу хакта сөйләштек бит инде: ул тупылларны кистерү өчен махсус техника кирәк. Ә бездә ул юк! Шул дүрт тупылны кисү өчен генә без ул техниканы сатып ала алмыйбыз. Нишләп алар сезгә шалтырата, ә миңа шалтыратмый? Нишләп менә миңа беркем дә шалтыратмый?

Хөрмәтле, Олы Тархан халкы, Илдар Фаткуловның эш номерын язып алыгыз: 2-62-72. Әле үземә шалтыратсагыз, аның кесә телефон номерын да бирермен. Сезнең тупылларны мин килеп кисә алмыйм, әнә шул җитәкчеләрне шалтыратып тилмертегез.

Мамадыш районы, Шәдче авылындагы махсуслаштырылган инвалидлар йортында бетмәс-төкәнмәс ремонт баруы турында сөйләделәр. «Аны 3 айга дип кенә ремонтка япканнар иде, менә хәзер 3 ел була инде. Ул ремонт кайчан төгәлләнер? Үзебезнекеләр эшләсә, әллә кайчан төгәллиләр иде инде. Аны нинди оешма алып бара икән?» – диде укучыбыз.

Әлеге инвалидлар йортының директоры Гүзәл Илдус кызы Шәфыйкова ремонтның Министрлык аша башкарылуын, биредә районның бер катнашы да булмавын әйтте. Димәк, монда инде ремонт эшләрен нишләп сезнең район кешеләре түгел, ә нәкъ менә «БизнесСтройпроектинвест» оешмасы алып баруы аңлашыла.

– Килешү буенча, алар ремонтны 1 июльгә төгәлләргә тиеш. Нәкъ менә 2013 елның 1 июленә. Бу ничектер озайтылган вакыт та түгел, алдан ук шулай килешенгән булган. Анда инде эш бетте диярлек, шуңа күрә бүген анда төзүчеләр күренми дә. Бүленеп бирелгән акчаның экономияләнгән өлешенә ашханәне һәм баскычны да ремонтлатасы булыр дип торабыз. Үзем дә бу инвалидлар йортының ачылышын көтәм, – диде Гүзәл Илдус кызы.

Чаллы шәһәреннән медицина көллияте турындагы сорауга киләсе саннарның берсендә җавап бирербез. Әлеге көллияткә рәсми сораулы хат юлланды, чөнки, имештер, журналист халкы белән язмача гына аралашалар икән.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

P.S. 14нче мартта, пәнҗешәмбе көнне, 10-12 сәгатьләрдә сезнең белән Искәндәр Сираҗи аралашачак. Безнең телефон: (843) 523-49-15

Комментарии