- 11.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №40 (10 октябрь)
- Рубрика: Алло, «Безнең гәҗит»ме?
Редакциябез телефонына һәрчак тынгы юк. Ә менә турыдан туры элемтә вакытында үзебезгә дә сулыш алырга җай җитми. Минем инде «Безнең гәҗит» хокук яклау оешмасына әверелеп бара, дип әйткәнем дә бар. Нинди генә гозерләр белән мөрәҗәгать итмиләр. Көн саен дистәләгән хат кына алабыз. Ә инде хат язмыйча, шалтыратырга уйласагыз, моның өчен пәнҗешәмбе көнне сайласагыз, ялгышмассыз. Башка көннәрдә редакциябездә журналистларны туры китерә алмаска да мөмкин. Чөнки без һәрчак юлда. Халык арасында.
Инде соңгы элемтә турында.
Арча шәһәреннән Сәвия ХӘКИМОВА тәүге шалтыратучыларның берсе иде.
– Мин Муса Җәлил урамындагы 6нчы йортта йорт идарәсендә рәис. Халык соравы буенча 11 почта тартмасы куйдырдык. Арча район элемтә бүлегенә шуның өчен акча түләдек, әмма тартмалар җимерек булып чыкты. Инде 14нче августтан бирле йөрим. Почта җитәкчесе мине һаман «иртәгә»ләр белән сыйлый. Халык мине гаепли, акчаны миннән таптыра. Акчаны кире бир, тартмаларны үзебез куябыз, диләр.
И.Ф. Әлеге хәбәрне Арча районында ишетерләр. Әгәр шушы вак кына мәсьәлә дә, халык башына баш авыртуы булып ябыштырыла икән, бу алдакчы вәгъдә ияләре белән якыннанрак танышырбыз. Әлегә исемнәрен әйтеп тормадык. Бәлкем, җәлт итеп кенә мәсьәләне хәл итеп тә куярлар.
Газетабызның беренче көннәреннән үк актив хәбәрчесе булган Әлфия апа МАДЬЯРОВА Биектау районының Юртыш, Мәмдәл авылларын берләштергән «Правда» ширкәте җитәкчесе Фиркать Җәүдәт улы Вахитовка рәхмәтләрен җиткерә:
– Минем сезнең белән аралашканны халык белә, аларның үтенечен җиткерәм. Өлкәннәр көнендә 2 авылда да һәркем хөрмәтләнде, һәркемгә бүләкләр өләштеләр. Олыларны шулай олылаган өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен олыласын. Юртыш белән Мәмдәл авыллары уңды. Фиркать бик яхшы җитәкче, – диде ул.
И.Ф. Мондый үрнәк кешеләр, игелекле эшләр турында ишетү, язу безгә дә күңелле. Тормышыгыз шатлык-сөенечләрдән генә торсын.
Кукмарадан Әлфия апа ПАНТЕЛЕЕВА:
– «Их, Кукмара, Кукмара…» (3 октябрь, 2012 ел) мәкаләсен сөенеп укыдым. Бар да дөрес язылган. Безнең Кукмарада җитәкчеләр гади халыкны яратмый. Халык курка шул. 3 кенә мең кеше дә курыкмыйча үз сүзен әйтә алса, дөреслек булыр иде ул.
Бездә дә әйбәт кешеләр бар. Кукмара газ идарәсе начальнигы Фәнис Гыйбадуллинга рәхмәт. Бик ярдәмчел кеше. Әле Торак коммуналь хуҗалыгыннан Илгиз Низамиев килеп краннарымны төзәтеп китте. Тик андый яхшы кешеләр бик сирәк хәзер.
Азнакайдан ФӘНИЯ апа:
– Азнакайдан Казанга күчәсе идек. Фатир сатып алдык. 4нче августтан рәсмиләштердек. Әмма фатир хуҗасының әнисе 8нче сентябрьдә генә пропискадан төште. Без яши башламаган, ә 2 мең сумнан артык түләү квитанциясе килде. Газга элеккеге еллар өчен дә түләнмәгән булган.
Бу сорауга Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә ЯХИНА җавап бирде:
– Ниндидер киңәш бирү өчен килешүне карарга кирәк. Анда әҗәт турында (обременительный) сүз бармы? Ягъни сез аларның пропискадан төшмәгәнен, бурычлары барлыгын белдегезме? Бу очракта сез түлисе, ләкин мәсьәләне суд аша хәл итеп була. Инде килешүдә әҗәт турында сүз булмаса, сез бу хакта белмәгән булсагыз, түләмәгез. Әгәр элеккеге хуҗалар белән мөнәсәбәтләрне куертырга телмәсәгез, түләп торып, алар түләргә ризалашмаган очракта, акчагызны суд аша кайтара аласыз. Шуңа квитанцияләрегезне югалтмагыз.
Милеккә Сез хуҗа. Шулай булгач, килешү буенча аңа бар хокуклар да Сезгә күчә. Ләкин килешү төзегәнче үк милекне «чисталыкка» тикшерү бик кыен эш шул. Шуңа күрә милек сатып-алу эшендә үтә сак булырга кирәк. Иң яхшысы – ышанычлы фирмалар һәм белгечләр белән эш итү.
Чаллыдан РӘХИЛӘ әби:
– «Безнең гәҗит»не бик яратып укыйм. Илдус Фәизгә, зиратта әтисе кабер ташына рәсем куярга теләгән Сәлиховка бәйләнәсез. Буа хакимен гел сүгәсез. Ул «Дальний»лар да… Болар бит бүген генә чыккан түгел. Бу кешеләрне кемнәр куйган эш урынына? Республиканың элеккеге һәм бүгенге җитәкчелеге түгелмени?! Әнә хәзер Казан ханлыгын җимергәндә файдаланылган Зөяне торгызып яталар. Анда эшләүче юк бит. Бу бит халык акчасына торгызыла.
И.Ф. Рәхилә апа, борчылуларыгыз урынлы. Хаклык та юк түгелдер. Әмма кимчелекләрне, намуссызларны без күрмәсәк, без фаш итмәсәк ни булыр?! Дөрес, матбугатның көче бүген закон түгел. Түрәләрне журналистлар сүгә тора, ә алар элеккечә эшли, урлый бирә. Әмма, иртәме-соңмы хаклык барыбер җиңә. Без алга таба да тормышыбыздагы чатаклыкларны шулай фаш итәчәкбез.
Казаннан РӘИСӘ апа:
– Кол Шәриф мәчетен ремонтка яптык, диделәр. Әмма анда ремонт бармый. Ишектән кертмиләр, төзүчеләр дә күренми. Шунда эшләүчеләр куркып шыпырт кына сөйләшә: «Корбан гаетенә генә ачып алачаклар да, музей итеп кенә калдырасылар», – диләр. Имамнарның хат язуын ишетеп тә борчылдым. Диндә дә дөреслек юк шул. Аларны мәҗбүриләп кул куйдыртканнар дип беләм. Эш урынын югалтудан, балалары өчен куркалардыр.
И.Ф. Моннан берничә ел элек, әле Кол Шәриф мәчете ачылып күп үтмәгән иде, шунда эшләүче бер дустым миңа шыпырт кына экскурсия үткәрде. Мин ул чакта ук шаккаттым. Түбәсеннән су үтә. Яңгыр, кар сулары агучы урын ачык, анда югары көчәнешле электр кабельләре сузылган. Шуннан су да ага… Бу мәчеткә, чынлап та, ул вакытта ук ремонт кирәк иде. Ул төрекләр тарафыннан төзелгәндә үк сыйфатлы корылмаган. Дөньяга чыгарыйк, дип караган идем дә, теге дустым үз язмышы өчен курыкты.
Мәчетне музей итеп калдырырга тырышу барлыгына да ышанам. моны рәсми дәлилләмәсләр дә. Кол Шәриф берничек тә музей гына булып кала алмый. Ул беренче чиратта гыйбадәт йорты. Һәм ул халык акчасына салынды. Аңа һәркем өлеш кертте. Кол Шәрифне Аллаһ йорты итеп саклап калу үзебездән тора. Мөфти аны күптән музей дип игълан итте инде.
Ә инде мөхтәсибәтләр хатына килгәндә, бу Диния нәзарәтенең чираттагы ахмаклыгы, дип бәялим. Нәрсә, безнең хәзрәтләребез цензура кертергә телиме?! Журналистның авызын беркем, хәтта Президент та томалый алмый. Әгәр ул ялгыш мәгълүмат бирә икән, аны фаш ит, дәлиллә. Ә болай җайлы ич… томалыйсың да… Тик безнең имамнарыбыз ишан булмакчы, ахры, нинди заманда яшәгәннәрен онытканнар…
Лениногорск районыннан СӘЙДӘ апа:
– Рамил Юнысны юксынабыз. Җомга вәгазьләрен көтеп ала идек. Олы белемле кеше югалды. Аның турындагы гайбәтләргә халык ышанмады.
И.Ф. Бездә кешенең авторитетын төшерү өчен ниләр генә уйлап чыгарылмый. Әгәр Рамил чынлап та законга каршы килә торган гамәлләр кылган булса, аны инде әллә кайчан эзләп тапкан булырлар иде. Тик хаклык барыбер калкып чыгар, дип уйлыйм. Кемнең кем булуын тиздән белербез. Без капчыкта ятмый ул.
Түбән Камадан Фатыйма ГАБИДУЛЛИНА:
– Газетада якташыбыз Фатыйх хәзрәт язмаларын көтеп алабыз. Тик сирәк чыга. Ирек хәзрәт елдагыча хаҗга төркем җыйган иде. Тик зарыгып көткән кешеләр бара алмый калыр, ахры. Шуңа йөрәк әрни. Бу мөфтияттә тәртип кайчан булыр икән?!
И.Ф. Фатыйх хәзрәткә үзегез үк әйтсәгез иде: ешрак язсын. Ә менә мөфтияттәге хәлләр чынлап та борчылырлык. Быел, бик күпләр хаҗга бара алмый нәүмиз калырга мөмкин.
Кукмарадан ГӨЛФИЯ:
– Балалар бакчаларын хәләл ит белән тәэмин итеп булмый микән?
И.Ф. Минемчә, бу мәсьәләне ата-аналар үзләре хәл итә ала. Азык-төлек белән тәэмин итүчеләргә тендер үткәрелә. Мөдир шул чакта җитештерүчеләргә һәм сатучыларга үз шартларын куя ала. Бүген хәләл продукция табу кыен түгел.
Казаннан Әлфия САДРИЕВА:
– Арча педучилещесының язмышы кызыксындыра иде. Шулай ук телевизордан без бик яратып караган Гөлнара Зиннәтуллинаның авыруы да бик борчый. Халыктан аз-азлап җыелган акча күп булмас инде ул. Бездә спортчыларга өеп бирәләр. Әнә Олимпиадада җиңгәннәргә 3әр млн сум, машиналар тараттылар. Мондый авырулар өчен дәүләт махсус фонд булдыра алмый микәнни?!
И.Ф. Училище әлегә Арча җирлегендә эшләп тора. Әмма җитәкчелек алышынды.
Ә икенче фикер буенча, сезнең белән тулысынча килешәм. Инде язган да идем. Бүген теге яки бу авыруны чит илгә алып барып дәваларга дип халыктан акча җыялар. Ә ник без үзебездә, башка илләрдән шулай безгә килеп дәваланырлык клиникалар булдырмыйбыз?! Моңа ник акча жәллибез? Спортка, чынлап та, бик зур акчалар китә. Мин берничә ел уңыш казана алмый торган командалар белән дә уйнап торырга риза, ә шул акчаларны медицинаны куәтләргә сарыф итәргә иде. Авыруларның теләнеп халыкка мөрәҗәгать итүе өчен хакимият оялырга тиеш. Мондый ватан үз гражданнарын кайгырта дип әйтеп булмый шул.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА:
– Газетаның бер санында Гөлсинур ханымның минем белән танышып сөйләшеп утырырга теләве турында язылган иде. Язмаларыма битараф калмавы өчен, аңа рәхмәтләремне җиткерәм. Ләкин, әлбәттә, хатын-кызлар чакырган җиргә кунакка йөрү шәригатькә туры килми. Шуның өчен, әгәр мөмкинлек тапсагыз, сез миңа бирәсе сорауларны «Безнең гәҗит» газетасы адресына юллагыз. Ә мин сезнең сорауларга газета аша тәфсилле җавап бирергә тырышырмын. Гөлсинур ханымны кызыксындырган сораулар башкаларга да кызыклы һәм гыйбрәтле булыр дип уйлыйм.
И.Ф. Укучыларыбыз арасында үзара танышырга, кунакка йөрешергә теләүчеләр байтак. Әле менә Казаннан да Мәдинә апа Шакирова хат язып салган. «Гәүһәрия Вәлиуллина язмаларын бик яратып укыйм. «Әнием хатирәләре» (26 сентябрь, 2012 ел)язмасын өч тапкыр укып чыктым, өч тапкыр утырып еладым. Дүрт ел буе газетагызны алам. Гәүһәрия Вәлиуллинаның язмаларын көтеп алам. Моңарчы кайда булдың син, сеңлем?! Кем син? Бер туйганчы синең белән сөйләшеп утырыр идем», дип яза ул хатында. Бәлки, шушы хәбәрдән соң укучыбыз безнең белән хәбәрләшеп, Мәдинә апа өчен тулы адресын бирер?!
Балык Бистәсенең Иске Арыш авылында яшәүче Мәҗитовлар гаиләсенең кызы Алсу авылдагы әти-әнисе өчен борчыла.
– Язгы ташу вакытында бакчада җир убылды. Быел бәрәңге дә утырта алмадык. Шуны күмдерүче юк.
И.Ф. Авыл җирлеге башлыгы Әлфия Нуретдиновага шалтыраткан идек тә, сәркатип Чулпан Мөбәрәкшина, рәиснең нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча район үзәгенә киткәнлеген хәбәр итте. «Бу проблеманы МЧСлардан да, район үзәгеннән дә килеп карадылар инде. Ничек хәл итәргә дә аптырадылар», – диде ул.
Моң-зарлар өчен урын калмасын, сөенеп яшәргә язсын дип,
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
P.S. Киләсе пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12 сәгатькә кадәр сезнең белән Эльвира ФАТЫЙХОВА аралашачак.

Комментарии