Зарым бар

Зарым бар

Әлмәт районы Тайсуган авылыннан Тәслия Ризванова, Казаннан Таһира апа һәм башка шактый гына укучыларыбыз безнең өчен борчылып шалтырата. «Газетаны бик яратып укыйбыз, әмма һәр санын кулыбызга алган саен, куркып куябыз, журналистларыбызны берәр нәрсә эшләтеп куймагайлары, дибез», – ди алар. Сакланырга кушалар. Күп тапкырлар әйткәнем бар: бүредән куркып урманга бармый тормыйбыз бит. Шулай булгач, бу безнең вазифабыз, хезмәтебез. Без эшләмәсәк һәм ул вазифаны тиешенчә башкармасак, кем эшләр. Мин эленке салынкы йөрүне кабул итә алмыйм. Эшләсәң, эшлә җиренә җиткереп, эшләмәсәң, юк. Шуңа күрә «» бернигә карамый, алга таба да яклаучы вазифасын башкарачак. Ә безнең иминлеккә килгәндә, тагын 5 минуттан ни буласын беркем дә әйтә алмый. Язмышыңда ни язылган, шуны күрәсең, без күрәсен, башкалар күрми, ягъни. Безне Сезнең хәер-догалар, изге теләкләрегез, рәхмәт сүзләрегез яшәтә, саклый. Яныңа әллә нинди сак хезмәтен куйсаң да, Аллаһы сакламаса, берни эшли алмыйсың…

ВЕТЕРАН СУКБАЙ ХӘЛЕНДӘ

Чаллыдан Дилбәр Әхәтова ире ягыннан туган тиешле кеше – Бөек Ватан сугышы инвалиды 85 яшьлек картны тәрбияләүләре, Таджикстаннан кайтуы сәбәпле гражданлык ала алмавы, пенсиясез көн күрүе, мирас бүлешү низаглары, мәрхүм иренең йортын балаларына рәсмиләштерә алмавы турында ачынып сөйләде. «Бабайны кызым карый, әмма ул әтисенең йортын үзенә яздыра алмый. Иренең сеңелләре дә суд аша мирас бүлешә», – диде ул.

И.Ф. Дөрестән дә васыять язылмаган, яки мирас бүләк ителмәгән очракта милеккә бар туганнар да дәгъва итә ала. Бигрәк тә пенсионерларның, инвалидларның, балигъ булмаган балаларның хокуклары аерым якланган. Монда инде туганнарның үзара килешүләренә генә өмет. Мәрхүмнәрнең мирасына туганнарның тарткалашы өчен мәрхүмнәр дә тыныч кала алмый, дип аңлата дин белгечләре. Чөнки бу кешенең дөньяда ызгыш-талаш чыкмаслык итеп, барын да хәл итеп китәргә өлгермәве турында сөйли. Шуның өчен васыять язу (хәзер аны нотариуслар аркылы раслатырга да кирәк) аеруча мөһим гамәлләрдән санала.

Дилбәр ханым мәчеткә, андагы имам Илдус абыйга рәхмәтләрен җиткерде. Бабайга алар булыша, диде ул.

Ә бабай мәсьәләсендә без ул яшәгән Минзәлә районы Тупач авылына караган җирле үзидарәгә шалтыраттык. Әмма кат-кат шалтыратуларга карамастан, җавап бирерлек кешеләрне таба алмадык. Телефон номерларын язып алып калсалар да, яңадан шалтыратучы булмады.

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» ЮГАЛА

Редакциябезгә газеталарның соңарып килүе, я булмаса бөтенләй югалуына зарланып шалтыратучылар бик күп. Турыдан туры элемтә вакытында да андый дәгъвалар булды. Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылыннан Габрдахман Фәхриев «Безнең гәҗит»нең 24нче санын китермәүләрен әйтте. Бәтке почта бүлекчәсенә шалтыраткач, бу почтага килергә тиешле барлык нөсхәләр дә килмәвен, районга хәбәр итүләрен әйттеләр. Тик әлегәчә газеталар юк, диделәр. Без район почта бүлеге җитәкчесенә чыккач, икенче көнне газеталарны таптык, дип хәбәр иттеләр.

Шулай ук Бөгелмәдән дә шактый зарланалар. Газеталар анда еш югала. Хәлимә Әүхәдиеваның гозерен без 9нчы почта бүлекчәсенә җиткердек. Почта бүлекчәсе башлыгы Людмила Владимировна вәзгыятьне тикшерергә, чарасын күрергә вәгъдә итте. Әлбәттә, алга таба хаталарны эш редакциягә барып җиткәнче үк төзәтерләр, дигән өметтә калабыз. Редакция газеталарны үз вакытында чыгара. «Безнең гәҗит» кенә түгел, ул тәкъдим иткән «Серләр гәҗите», «Шифалы гәҗит», «Могҗизалы дөнья», «Мыштым тема» газеталарының да июнь ае саннары укучыларына барып ирешергә тиеш иде инде. Почта бүлекчәләреннән сорагыз. Әгәр редакцияне гаепләүче бар икән, безгә хәбәр итегез. Почта газеталарны табып бирергә тиеш.

КИСӘТЕРГӘ КИРӘК ИДЕ

Әтнә районыннан Бәрәзкә авылында яшәүче Рифкать Кадыйров Әтнә башкарма комитеты административ комиссиясе тарафыннан үзләренә штраф салынуына ачынып шалтыратты.

– Салам, куярга урын булмаганлыктан, капка төбендә тора иде. Язын комиссия килеп, 1 атнадан килеп тикшерәбез, дип кисәтеп китеп бардылар. Без чистарттык. Әмма штрафны инде салган булып чыктылар. Быел печәнлекне дә зурайттык инде. Без генә түгел бит. Мин ул штрафны түләргә җыенмыйм, – ди шалтыратучы.

И.Ф. Административ комиссия штраф салырга хокуклы. Әмма ул алдан кисәтелеп, мәсьәлә төзәтелмәсә генә җәза билгеләнсә, кешеләрдә үпкә хисләре калмас иде. Үзара аңлашып яшәүгә ни җитә, бигрәк тә авыл җирлегендә… Комиссиягә дә башта гаепнең сәбәбен ачыклап, хәлне төзәтергә вакыт билгеләп, аннан соң гына катгый чаралар күрсә, яхшырак булмас иде микән?! Без Әтнә районы башкарма комитеты каршындагы административ хокук бозуларны тикшерү комиссиясенә шалтыратып карадык. Әмма анда җаваплы хезмәткәр ялда диделәр. Ә Сез үзегез әлеге комиссия карарына протест белдерә аласыз. Әлбәттә, дәлилләрегез булырга тиеш. Комиссия әгъзаларына кереп сөйләшеп чыгуыгыз да мәслихәт.

ТАБИБ СҮЗЕ ДӘВАЛАМЫЙ

Кукмарадан Гөлназ Мөхәмәтҗанова болай ди:

– Мин авариягә юлыктым. Хәлем бик авыр булды. Шунда битемне теккәндә хирург миңа карап: «Бу ямьсез битең белән ирең ташлап китмәсә ярый инде», – дип көлде. Аңа кушылып шәфкать туташлары да көлеште. Табиб шулай кешедән көлә ала микәнни ул?! Җепләре үзе төшә дигән иде, әле дә авырта. Икенче табибка күренгәч, дөрес эшләмәгәннәр диде. Ә мине анда битемне тектеләр дә чыгарып ук җибәрделәр. Баш әйләнгәч, 2 атна узгач баргач, баш мие дә селкенгән булган дип диагноз куйдылар. Тиешле ярдәмне дә күрсәтмәгәннәр бит үз вакытында, ә мәсхәрәли беләләр.

Газетабызның 27 июнь санында («Бер сыер бөтен көтүне…» язмасы) шул ук больницасы, анда тиешле медицина ярдәмен алу проблемалары турында язган идек. Менә тагын бер шикаять. Без шундый «уен көлкеле» табибның исемен атап тормыйбыз. Кукмарада хирурглар күп түгел, беләләрдер, сүзнең кем турында барганын. Әмма Гиппократ антын эчкән табиб, сүзе белән дә дәваларга тиешлеген оныткан күрәсең. Нинди мәгънәсезлек?! Гөлназ ханым, мин Сезгә сәламәтлек саклау министрлыгына шикаять язарга киңәш итәм. Ни өчен сезгә иң баштан ук тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәгәнен, тиешле диагнозлар куелмаганын да, табибның дорфалыгын да тикшерсеннәр. Бәлкем андыйларны кеше дәвалау дигән изге эштән читләштерергәдер…

БАЛА ҮСТЕРҮ КЫЕН

Кукмарадан тагын бер шалтыратучы ханым исемен күрсәтмәүне үтенде. 2 бала әнисе ул. Кечесенә яшь тә 8 ай гына. «Эшкә чыгар идем дә, бакчада урын юк. Без чиратта 33нче урында. Чират селкенми диярлек. Алга ташламалылар керә. Эшләмәгәч, акча җиткезеп булмый. Балалар санын арттырырга диләр, ә аларны ничек үстерәсең, Кукмарада бакчалар булдыру турында уйламыйлар, ди ул. Бакчага урнаштыра алмаганда 3 яшькә кадәр акча түләнә, диләр. Шул дөресме?

И.Ф. Эш урыны аша федераль социаль иминият фонды бары тик яшь ярымга кадәр генә пособие түли. Аннан соңгы бала тәрбияләү буенча бирелә торган отпуск түләүсез. Ә бакча мәсьәләсендә Кукмарада аларны ишәйтү турында уйларлар дип өметләнәсе килә.

ГАДЕЛЛЕК ЮК УЛ

Арча районы Каенсар авылыннан шалтыраткан Нурия апаның фикере белән бик күпләр килешә торгандыр.

– Миңа хәзер 75 яшь. Әтием сугышка киткәндә 3 яшь ярымлык идем. 4 бала белән миннән кечерәк тагын яшь ярымлык баласын кочаклап әнием Сара тол калды. 41нче елның 16нчы ноябрендә өйдән чыгып киткән әтиемнең 1942нче елда Рязаньнан соңгы хаты килгән. Сталинград сугышына керергә әзерләнәбез, исән калсам, язармын, язмасам, бу хатым соңгысы булыр, дигән. Бүген дә ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Кайда җирләнгәнен дә белмибез. Әниемә безне аякка бастыру ай-һай авыр булды. Гомер буе колхозда, иң авыр эшләргә куелды. Өйдә әби бар иде. Шул бар дип урман кисәргә дә җибәрделәр үзен. Менә шундый авырлыклар кичкән әнием дә бернинди кадер-хөрмәт күрми үлеп китте. Боларның балачагы булмады, дип безгә дә илтифат юк. Ач ялангач килеш тормышны кечкенәдән җигелеп тарттык. Ә менә әтиләре сугыштан кайтканнарның оныкларына фатирлар бирделәр. Аларның пенсияләре дә зур. Шул фатирлар өчен туганнар дошманлашып бетте бит инде. Бу депутатларыбыз, ил җитәкчеләре ни уйлый икән соң? Кайда бу гаделлек?

Нурия апаның сүзләренә аңлатма бирү урынсыз. Хак сүзләр. Русиядә уйлап җиткермәгән карарлар күп кабул ителә. Шуның берсе сугышта катнашучыларга һәм аларның тол хатыннарына фатирлар бирү… Минемчә, өлкән буынның һәркайсы кадер-хөрмәткә лаек. Фатирлар өләшмәсәң – өләшмә, сугыш ветераннарына гына түгел, шул газаплы чор балаларына да, сугыш ятимнәренә дә өлеш чыгар. Барына да бүлгәч, күп тә чыкмас. Булсын бер 50 генә мең… Әмма бу кадер дип атала. Кызганыч, кайчакта бездә күп кенә гамәлләр, ниятләр салган баштан хәл ителә сыман тоела миңа…

Калган шалтыратулар да исәпкә алынды. Кайберләренә җавапны киләсе саннарда тәкъдим итәрбез, ә кайбер моң-зарларны тикшерергә журналистларыбыз юлга чыгачак.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Киләсе пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12гә кадәр сезнең белән турыдан-туры элемтәдә Лилия Локманова булачак. Казандагы телефон (843) 523-49-15Зарым бар , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии