Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«АЗАТЛЫК» КАЯ КИТКӘН?

Свердлау өлкәсеннән – Вилсур Хафизов:

– 1апрельдән бездә «Азатлык» радиосын тыңлап булмый башлады. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Компьютерым юк, шуңа бөтен хәбәрләрне дә укып бара алмыйм.

Л.Л.: Бу хакта «Азатлык» радиосының «Вконтакте» битендә һәм радионың рәсми сайтында түбәндәге белдерү бирелгән иде.

«Хөрмәтле укучылар һәм бигрәк тә тыңлаучылар!

Кыска дулкыннардагы радиотапшыруларны тыңлау соңгы елларда кискен кимү һәм «Азатлык»ның төп эше интернет сәхифәсенә күчү сәбәпле радиобыз 31 марттан тапшыруларын кыска дулкыннарда бирүне туктата. Аудио язмалар безнең сәхифәдә биреп барылачак, тапшыру шулай ук әлегә иярчен аша да дәвам итәчәк».

Ярты гасыр эшләгән радионың менә шулай күз алдында бетә баруы, тагын бер татар һәм башкорт телендә сөйләүче радионың кыска дулкыннардан юкка чыгуы бик кызганыч, әлбәттә.

БАЛАЛАР БАКЧАСЫН АЧМЫЙЛАР

Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылыннан берничә хатын-кыз шалтыратып, авылда балалар бакчасы була торып аның эшләмәве турында хәбәр итте.

– Безнең авылда 14 бала бар. Бакчабыз эшләми. Түбән Шәмәрдән авылына барырга кушалар. Кайчан булыр икән үз бакчабыз? Нишлик икән?

Л.Л.: Әле узган атнада гына бу авылдан бары тик УАЗ машинасы белән генә чыгып булуы, юллар юклыгы, мәктәп балаларының да көч-хәл белән Ядегәр мәктәбенә кадәр укырга йөрүе хакында язган идек. Мәгариф бүлеге бу авылдан укырга йөрүче балаларга да автобус бирә белми, ә эшләп торган бакчаны ябарга булдыра, димәк. Яз-көздә бу авылдан ни кереп, ни чыгып булмавы аңлашыла. Тау астында урнашкан авылга шуып төшәрсең дә бит, ләкин кире менәм димә. Мәгариф бүлеге мөдире Роберт Мансуровка бакча хакында да, мәктәпкә йөрүче балаларга булырга тиешле автобус турында да мөрәҗәгать иттек.

Автобуска килгәндә, аны куюның югарыдан билгеләнгән үз таләпләре бар. Әйтик, авыл арасы 2 чакрымнан да якынрак булырга тиеш түгел. Ә анда Тарлавы да Ядегәргә терәлеп тора, Түбән Шәмәрдәне дә. Әле менә бүген генә җыелышта шул автобус хакында сөйләштек. Югары Шәмәрдән авылында юл таулы да бит әле, таләпләрнең берсе буенча автобус андый юлдан йөрергә тиеш түгел.

Бакчага килгәндә, ул ябылган чакта анда ике бала калган булган. Ә ул эшләсен өчен анда кимендә 8 бала булырга тиеш. Анда рәттән генә Түбән Шәмәрдән авылы булгач, балаларны шунда урнаштыру мөмкинлеген карадык, ул бакчаны зурайту, ремонт уздыру турында да уйлашып, балаларны шунда бирергә тәкъдим иттек. Хәзер инде бер ябылган бакчаны яңадан ачу өчен тагын үз таләпләре бар. Иң беренче чиратта, ата-аналар ходатайство язып безгә китерергә тиеш һәм шуның нигезендә без бу бакчаны эшләтү-эшләтмәү хакында карар кабул итәбез. Инде бу мәсьәлә буенча авыл җирлеге башлыгы мөрәҗәгать иткән булган, менә хәзер сез дә әйттегез, ата-аналар да мөрәҗәгатьләрен китерер… Тик бу мәсьәлә берничек тә ел уртасында хәл ителә алмый, шуңа күрә бераз көтәргә туры килер. Андый мәсьәләләр ел башында, бюджет, акча бүленгән вакытта эшләнә. Ул бакча ата-аналарга гына түгел, безгә дә кирәк, балалар булса, бакчалар эшләсә без үзебез дә бик шатланып торабыз, – диде ул.

«БЕЗГӘ АКЧА БИРЕРЛӘРМЕ?»

Арча районы, Лесхоз бистәсеннән – Миләүшә Тимергалиева:

– 1991-1992нче елларда саклык кенәгәсенә салынган акчалар буенча шалтырата идем. 1991нче елда акчаларын саклык кенәгәсенә салучыларга дәүләт компенсация түләде. Минем 1992нче елның гыйнвар аенда салынган акчам бар, безгә дә кайчан да булса ул акчалар кайтарылыр микән?

Л.Л.: Бу хакта шалтыратып, кызыксынучылар шактый булды. Гәҗитебездә үзем генә дә берничә тапкыр җавап бирдем. Әлегә дәүләт 1991нче елның 20 июненә кадәр акчасын саклык банкына салучыларга гына компенсация түли. Дәүләт компенсацияләрне бер бирергә тотынган икән, аз-азлап булса да, башка еллардагыларга да түләр инде ул. Өметсез шайтан гына диләр бит, сез дә көтегез.

РӘХМӘТ СИҢА, ЭЛЬВИРА!

Лениногорск районы Иске Иштирәк авылыннан – Сөембикә апа:

– Эльвира Фатыйховага бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Мин телевизор мәсьәләсе буенча бер шалтыраткан идем инде. Спутник тәлинкә куйдыруга да карамастан, кайбер каналлар күрсәтмәде. Баксаң, бер үк тәлинкәнең номерын ике кешегә биргән булып чыктылар! Ә бит аның өчен без акча түлибез. Бу тәлинкәләрне куючы оешма вәкилләре килеп, барысын да төзәтеп киттеләр, ялгышлык бездә булган диделәр. Халыкны яклавыгыздан туктамагыз, шул биеклегездән төшмәгез! Булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Л.Л.: Эшеңнең нәтиҗәсен күрү, шуның өстенә рәхмәт тә ишетү икеләтә рәхәт безнең өчен. Без сезнең өчен эшлибез! Җылы сүзегез өчен үзегезгә рәхмәт!

АНЫ ХАЛЫК САЙЛАРГА ТИЕШ!

Теләчедән – Мәрьям ханым:

– Сезнең редакциягә, нишләп Рамил хәзрәт Юныс мөфтилеккә үз кандидатурасын куймый дип шалтыраталар. Шул уңайдан үз фикеремне җиткерәсем килә. Акыллы кеше үз-үзен мактый-мактый мөфтилеккә сайланамы инде? Рамил хәзрәт тә юләр кеше түгел. Аны халык сайларга тиеш!

Л.Л.: Бик дөрес сөйлисез, Мәрьям ханым! Теләсә нинди җитәкче, шул исәптән дин өлкәсендә дә, халык тарафыннан сайланып куелырга тиеш. Чөнки аның төп бурычы – халыкка хезмәт итүдән гыйбарәт. Тик безнең нинди илдә һәм нинди кануннар белән яшәвебезне дә истән чыгармаска кирәктер.

«БЕЗ ӨЙЛӘНГӘЧ – ТӨН КЫСКАРДЫ…»

Казаннан даими шалтыратучыбыз – Таһирә апа Вәлиуллина:

– Без 9 бала үстек. Колхозларның гөрләп торган чагы иде. Ишле гаиләбез булуга да карамастан, заемын да түләдек, салымын да каерып алдылар. Дөньялар матурлангач, инвалидларга дәүләт машина бирде. Без ала башлагач кына, ул «акция» бетеп китте. Дәүләттән бер тиен дә ярдәм күрмичә, беренче төркем инвалид булып яшәп ятам. Нишләп безнең илдә генә шундый башбаштаклык икән соң? Ник олы кешеләргә бер дә кадер-хөрмәт күрсәтелми?!

Л.Л.: Әле Д. Медведев ил башлыгы булганда, инвалидларга машина өләшү программасын яңартырга дип сүз кузгаткан иде. Бу программа яңадан эшли башласа, иң беренче машиналарны инвалид балалары булган гаиләләргә һәм эшләүче инвалидларга бирәчәкләр. Ходай кушып, дәүләт җитәкчеләребез «юмартланса», бәлки сезгә дә өлеш чыгар, Таһирә апа.

ӘЛЕ ЯРЫЙ СЕЗ БАР!

Кукмара районыннан – Әлфия апа Пантелеева:

– Безнең мунчада бик ягымлы, ачык күңелле кызлар эшли. Ишектән килеп керүгә сәлам бирәләр, елмаеп каршы алалар, хәлләрне белешәләр. Мунчадан чыкканда: «Җиңел пар белән!» – дип озатып калалар. Шунда эшләүче Светлана ХӘБИБУЛЛИНАГА, Надежда НИКОЛАЕВАГА «Безнең гәҗит» аша рәхмәтемне әйтәсем килә. Һәрвакыт шундый ягымлы, киң күңелле булып калыгыз. Без мунчага тагын да ешрак йөрербез, иң мөһиме, бәяләрен генә арттырмасыннар инде!

КИТАПЛАРЫ БАРМЫ?

Әтнә районы Күшәр авылыннан – Сәвия Минһаҗева:

– Рамил Юныс кебек гыйлем иясе Татарстанда гына түгел, дөньяда да юктыр, мөгаен. Аның китаплары бармы? Аларны кайдан табып була икән?

Л.Л.: Рамил Юнысның вәгазьләр китабын шәхсән үземнең очратканым бар. Мәчет янында урнашкан китап кибетләреннән сорап карый аласыз. (Мин Казанның иске автовокзалында урнашкан «Бәракәт» кибетендә күргән идем)

БЕЗГӘ ДӘ КИЛМӘСМЕ ИКӘН?

Әлмәттән – Лена апа:

– Хөсәен табиб безнең якларга да килеп чыга алмасмы икән? Хәзер ул Азнакай якларында йөри дип ишеткән идем.

Л.Л.: Кызганыч, Лена апа, бөтен таныш-белеш журналистлардан сорадым, андый табиб турында ишеткән кеше табылмады. Бәлки ул әфәнденең кулына «Безнең гәҗит» эләгеп, шулай безнең белән элемтәгә керер.

НИНДИ ИСЕМ КУШАРГА ЯРЫЙ?

Казаннан – Әлфия апа Нәсыйбуллина:

– Апрель аенда оныгым туарга тора. Аңа вафат булган дәү әнисенең исемен кушарга ярыймы икән? Исламда моңа ничек карыйлар икән. Шуны беләсем килгән иде.

Л.Л.: Сезнең сорауга «Гадел» мәчетеннән РАМИЛ хәзрәт җавап бирде:

– Ислам дине моңа каршы килми. Шуңа күрә оныгыгызга вафат булган әбисенең исемен куша аласыз.

ГАЗЕТАЛАР КАЯ ЮГАЛА?

Инде ике атна чамасы элек Апас районы Янгелде авылыннан шалтыратып, бик күп язылучыларга газета барып җитмәве турында хәбәр иткәннәр иде. Апасның үзендә дә безнең газетаны алмаучылар булган. Бу шалтыратудан соң Янгелде авылы почта бүлеге җитәкчесе Мансура Гыйльфанова белән элемтәгә кердек һәм ул да бу шалтыратуның хак булуын, газетабызның 10нчы номеры нибары 2 генә данә килеп, калган 14 язылучыга газета җитми калу турында сөйләде. Газетабызның кайда һәм нинди сәбәпләр аркасында югалуын ачыклау өчен «Татарстан почтасы»ның безнең төбәктәге директоры Регина Кузнецовага хат юлларга мәҗбүр булдык. Менә, ниһаять, алардан да җавап килеп төште.

«БГ» газетасының 10нчы номеры ияләренә барып җитмәү факты дәлилләнде. Бу хәл Апастагы бер хезмәткәрнең гаебе белән килеп чыккан. Хәзерге вакытта газеталар ияләренә тапшырылган. Ә гаепле хезмәткәр газетаны вакытсыз тапшыруы өчен март аена бирелергә тиешле премиясез калачак. «Безнең гәҗит»не укучылардан гафу үтенәбез.

Ул хезмәткәр, чыннан да, бардырмы-юктырмы, премия турындагы сүз дөрестерме, белмибез, ләкин бу очрак башкаларга да гыйбрәт булсын иде.

Балык Бистәсе районы Куки авылыннан шалтыратып: «Безнең авылда сезнең газетага яздырмыйлар, Казанга барып язылырга кушалар», дип әйтүчегә дә «Татарстан почтасы» җавап бирде. Сезгә газеталарга язылу өчен Балтач авылы почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балык Бистәсе районыннан шалтыратучы Рәмилә апа Ахмәтсафинага җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Кунакка чакыруыгыз өчен дә рәхмәт. Сезнең якларга килеп чыксам, чәйгә керми калмамын!

Сезнең белән Лилия ЛОКМАНОВА аралашты.

P.S. 11нче апрельдә, 10нан алып 12гә кадәр сезнең белән Илфат Фәйзрахманов аралашыр. Безнең телефон: (843) 523-49-15

Комментарии