Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КАРАМАЛЫДА ЛАМПОЧКА НИЧӘ СУМ ТОРА?

Әлки районы Карамалы авылыннан исемен әйтергә теләмәгән абый:

– Авылыбыз урамнарында лампочкалар юк иде, менә быел куярга җыеналар. 12нче февральдә безнең авылда референдум җыймакчылар. Җыелышта шул куелган лампочкалар өчен акча җыю мәсьәләсе күтәреләчәк. Нишләп без ул акчаны түләргә тиеш? Лампочканы куйган өчен дә, янган ут өчен дә халыктан акча җыймакчылар…

Л.Л. Бу сорау буенча мин Иске Камка җирле үзидарә рәисе Әкъбәров Фәргать Әсхәт улына шалтыраттым. Ул миңа:

Бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. Шуңа күрә мин сезгә җавап бирә алмыйм, – диде.

Гафу итегез, белүемчә авыл территориясендә куелган лампочкалар өчен җирле үзидарә акчаны үзе түләргә тиеш, чөнки аларга бюджеттан акча бүлеп бирәләр бугай?

Бирәләр, ләкин бюджет акчасы гына җитмәячәк. Бер баганага лампочка кую якынча 2 меңгә төшә. Ул авылга уртача 80 меңлек лампочка куярга кирәк. Закон буенча, җирле үзидарә ул авылга 7 баганага гына лампочка беркетергә тиеш. Әгәр дә авыл халкы моңа риза икән, без алардан акча җыймабыз.

Фәргать Әсхәт улы белән киләчәктә дә элемтәдә торырга дип саубуллаштык. Бу мәсьәләнең ничек хәл ителүен карамалылар редакциябезгә хәбәр итсеннәр иде.

ССУДА АЛА АЛАММЫ?

Азнакай районыннан Гөлфия ханым:

Элек авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә шәхси фермер хуҗалыгы төзү өчен субсидияләр бирәләр иде. Хәзер банктан шул программа буенча акча алып буламы икән? Булса нинди документлар җыярга һәм кемгә беренче булып мөрәҗәгать итәргә?

Л.Л. Авыл хуҗалыгын күтәрү өчен, дәүләт авыл җирлегендә яшәүчеләргә, үзләренең шәхси хуҗалыкларын үстерү максатыннан, ссуда бирә иде. Бу программа 2008-2012нче елларда башкарылды. Кызганыч, Гөлфия ханым, 2013нче елда мондый мөмкинлек инде юк.

ПСИХОЛОГКА НИЧЕК ЭЛӘГЕРГӘ?

Чүпрәледән Сания ханым:

Бервакыт психолог Рамил Гарифуллин турында язган идегез. Аның номерын бирә алмассызмы икән? Рамил әфәндегә ничек эләгеп була?

Л.Л. Рамил Гарифуллин үзенең кесә телефоны номерын бирергә кушты. Шул номер аша психологка язылырга мөмкин. 89033876824

БАЛА ПОСОБИЕСЕ КҮПМЕ?

Әтнә районыннан исемен әйтергә теләмәгән ханым:

– Яңа елдан соң, бала карау буенча пособиеләр 7 мең сумга җитә дип ишеткән идем. Бу дөресме икән? Гыйнвар узды, ләкин минем пособие акчам артмаган.

Л.Л. Конституциягә 2011нче елның 25нче февралендә керткән төзәтмә нигезендә, (14нче матдә, 3нче пункт № 255-ФЗ) 2013нче елның 1нче гыйнварыннан бала карау буенча пособиеләр дөрестән дә артырга тиеш. 1,5 яшькә кадәр булган 1нче балага минималь пособие күләме—2953,93 сум, ә икенче балага 4907,84 сум тәшкил итәчәк диелә интернет чыганакларда. Иң зур пособие күләме исә 9815,70 сум булачак.

Бәлки сезгә декабрь ае өчен генә акча килгәндер, халыкны социаль яклау бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп карагыз әле.

«» КИОСКЛАРДА КЫЙММӘТЛӘНӘ!

Казаннан Рәйсә апа һәм тагын берничә укучыбыз шалтыратып, киоскларда «Безнең гәҗит»нең кыйммәтләнгәнен җиткерде. Дөрестән дә, хәзер күп кенә киоскларда «БГ» яңа бәядән сатыла (2 тапкыр кыйммәтләнде). Сәбәбе – киосклар белән эшләүнең редакция өчен чыгымлы булуында. Аннан кергән акча типография чыгымнарын да капламый. Киосклар ияләре безнең бәяне 200-300%ка арттыра. Әйтерсең, аны сату эше иң кыйммәтлесе. Әле өстәвенә, сатылмый дип, редакция хисабыннан аны редакциягә кире саталар, әлбәттә, газеталарның үзен түгел, актларны гына. Шуңа да инде без берничә ай дәвамында кисәтә килдек. Бәяләр киоскларда тагын да артачак. Димәк гәҗитебезгә почта бүлекләрендә язылсагыз, күпкә отышлырак булачак!

БЕЗ АЛАРДАН КИММЕНИ?

Казаннан Сәгъдулла әфәнде:

– 23нче гыйнвар көнне мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлет иде. Рамзан Кадыйров бу көнне үзенең республикасында ял көне дип игълан итте. Җәмәгать транспортында йөрүне дә ул көнне бушлай ясаган. Әгәр дә Илдус Фәиз президентыбызга, бездә дә бәйрәм көнне бушлай җәмәгать транспортында йөрергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән булса, Рөстәм Миңнеханов моңа каршы килмәс иде дип уйлыйм. Без башка мөселманнардан киммени?!

Сезнең белән Лилия ЛОКМАНОВА аралашты.

P.S. Бу атна пәнҗешәмбесендә, 7нче февральдә сезнең белән Искәндәр Сираҗи аралашачак. Димәк иртәнге 10нан 12гә кадәр 5234915 телефонына шалтыратып кызыксындырган сорауларыгызны юллый аласыз.

Комментарии