Сөйләшеп тә күрсәттек!

Сөйләшеп тә күрсәттек!

Укучыларыбыз аралашуга сусаган ахры, җомга көнне сәгать 10 тулганчы ук өзлексез шалтырарга тотынды. Ике сәгать эчендә 20дән артык шалтырату кабул иттем һәм барысын да бу сәхифәгә генә сыйдыра алмаячагымны аңларсыз дип уйлыйм. Кайбер мөрәҗәгатьләрне тәфсилләп тикшереп, киләсе санга аларга да урын бирергә тырышырбыз.

Казанның Дәрвишләр бистәсеннән Айгөл:

– Ирем «Хитон» оешмасында эшли, берничә айга хезмәт хакын тоткарлыйлар. Узган атнада гына февраль ае өчен хезмәт хакы бирелде, ә инде май ае бетеп килә. Фатир, балалар бакчасы өчен түләргә акчабыз юк, бу мәсьәләне ничек тә булса хәл итеп буламы?

Э.Ф. «Хитон» оешмасына кат-кат шалтырата торгач, ниһаять, бер җавап ишеттек: «Без комментариев». Ләкин сез үзегез дә яхшы аңлыйсыз: бу очракта закон сезнең яклы. Андый «саран» оешмалар Хезмәт инспекциясеннән курка. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Казан шәһәре, Хөсәен Ямашев проспекты, 48Б йорты. Кайнар линия буенча 525-20-23 номерына да шалтыратып белешә аласыз, анда сезгә ярдәм итәрләр.

Бөгелмәдән Роза апа Гизетдинова:

– Улым сакчы булып эшләү өчен, «Легион» дип аталучы дәүләтнеке булмаган 2 айлык уку курсларын тәмамлады. Түләп укыды. Улыма моның өчен таныклык (удостоверение) бирергә тиешләр иде, ләкин бланклар юк дигән сылтау белән аны бирмәделәр. Белешмә (свидетельство) генә бирделәр. Ул хәзер шуның белән генә эшләп йөри. 6нчы разряд белән укып бетерде, 4нче разряд белән эшли. Мәскәүдән бланклар кайтырга тиеш икән. Өлкән лейтенант А.Христофоров тагын ел ярым көтәргә кушкан. Бу нинди хәл? Без кайчан бланкларны ала алачакбыз?

Э.Ф. Сезнең көн дә шалтыратып тилмертүегезгә зарланган Александр Христофоров әйтүенчә, таныклык өчен бланклар шушы араларда Мәскәүдән кайтып җитәргә тиеш. «Ел буе көтәсе дип аңа беркем дә әйтмәде, ул бланкларны Мәскәүдә ясыйлар, үзебез дә көннән-көнгә көтәбез, тиздән булачак», – дип ышандырды ул.

Мамадыш районы Шәдче авылыннан ветеран укытучы Маһруза апа Газимова:

– Шикәр авыруыннан интегүчеләргә электән үк дәүләт ярдәм итә иде, безгә дару бирелә иде. Менә шул дару быел гыйнвар аеннан бирле юк. Безнең больницада бер мин генә түгел күпләр шуннан зарлана. Рецепт язып бирәләр бирүен, ә даруы юк. Ике айга бер булса да бирсеннәр иде ичмасам, ул бит 5 ай буе бирелми хәзер. Аның акчасы районга кайтарыладыр ич инде…

Э.Ф. Мамадыш районы больницасы баш табибы Дамир Хаҗиев 5 ай буе дару ала алмау фактын инкарь итте. «Диабет белән авыручылар федераль һәм региональ төркемнәргә бүлеп карала. Региональ төркемгә керүчеләргә акча аз бүленеп бирелү сәбәпле дарулар җитмәскә дә мөмкин, ләкин без бу очракта шундый ук дәвалау сыйфатына ия икенче препарат тәкъдим итәбез, ләкин 5 ай буе ташламалы категориягә керүче дару ала алмаган диабет белән авыручы кеше була алмый», – диде ул. Конкрет бу очракны тикшереп кабат шалтыратырга вәгъдә иттеләр.

Соңрак урынбасар вазифасын башкаручы Рамил Галиев шалтыратып, Маһруза апаның гыйнвар-март айларында бөтенләй рецепт алмавын, ә апрель-май айларында, чыннан да, дару җитмәвен әйтте.

– Июнь аенда ул инде тәгаен алачак, икенче яртыеллыкта бу проблема тулысынча хәл ителәчәк, – диде ул.

РФ хөкүмәтенең 890нчы карары нигезендә, диабет белән авыручыларга дарулар бушка бирелергә тиеш. Бу очракта район прокуратурасына кереп, нинди авыру белән авырганыгызны тәфсилләп һәм биш ай буе дару бирелмәвен ассызыклап гариза язарга кирәк. Әлбәттә, кулыгызда рецептлар булу да кирәк.

Әлмәттән шалтыраткан Эдуард Сафин:

– Чирмешән районы Туймәт авылыннан Зөһрә Галимованың «Зыянлы шартлау Чернобыльдә генә булганмы?» (23 май, 2012 ел) дигән язмасы басылган иде. Мин ул авторга ярдәм итәргә телим. Чиләбедә, 1954 елда булган шартлаудан соң иренең шунда хезмәт итүе, аның тиз арада картаюы, чәчләре агаруы, тешләре коелуы, тәне сызлавы турында язган иде ул. Андый кешегә ташламалар юк, дип сызланган. Аларга ташламалар 1994 елдан бирле булган, ләкин бу хакта без генә белмәгәнбез шул. Менә мин дә алардан 2010 елда гына файдалана башладым. Аны алу өчен җирле хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда анкета тутырталар. Шуның нигезендә, төрле документ күчермәләрен дә алып, хәрби комиссариат түбәндәге адреска «запрос» ясый: 456780, Акционерное общество закрытого типа, Южно-Уральское управление строительства, Челябинская область, гор.Озерск, ул.Октябрьская, 7. Алар архивтан табып, кешенең кайда хезмәт иткәнлеген ачыклый һәм Чиләбе өлкәсе хөкүмәте исеменнән җавап хаты җибәрә. Андагы белешмәдә сезнең ташламаларга хокуклы булуыгыз турында әйтелгән була.

Нинди ташламалармы? Пенсия арттырыла, фатир өчен түләүләр беразга гына булса да киметелә, Социаль тәэмин итү үзәгеннән өстәмә азык-төлек бирү каралган һәм елга бер тапкыр шифаханәгә бушлай юллама бирелә, – диде Эдуард әфәнде.

Казаннан Фәрдия апа:

– «БГ» газетасы ябыла, аңа язылырга кирәкми, дип сөйли «озын теллеләр». Мин язылам анысы, аңа карамыйм, тик сезнең язмышка борчылып йөрим.

Э.Ф. «БГ» газетасы ябылмый, әле киресенчә, үсә, яңара. Планнар зурдан. Киләчәктә үз телевидениебез да булыр дип өметләнәбез. Андый уйдырмаларга ышанмагыз. Әгәр язылган вакытта чикләү фактлары белән очрашасыз икән, безгә хәбәр бирегез. Кайбер хакимият башлыклары авызыннан «БГ»га яздырмагыз дигән фәрманнар чыгуын беләбез.

Буадан Галия Исмәгыйлева:

– Тол калган ветераннарга бездә нинди фатирлар бирелүен сез дә язып чыктыгыз. Хәзер шул йортларга капиталь ремонт ясадылар. Шуңа карамастан, ай саен, фатир өчен түләүләр кәгазендә һәр квадрат метр өчен 5 сум тирәсе тариф белән капиталь ремонт өчен түләү дә килә. Бу ни өчен шулай? Ремонты булды ич инде, тагын нинди түләү?

Э.Ф. Галия апа, капиталь ремонт өчен түләүләр өр-яңа йортларда да була. Бу законлы һәм ул Торак кодексының 154,158 маддәсе нигезендә эшләнә. Бу түләү туплана баручы түләүләр категориясенә керә. Ягъни еллар дәвамында ул акча җыелып, киләсе капиталь ремонт вакыты җиткәч файдаланылачак.

Азнакайдан Фәндисә Шакирова:

– Сездә кешене аңлый белүче һәм кеше кайгысын үзенекедәй күтәрә белүче журналистлар эшли. Андыйлар бик аз. Менә Илшат Әминовка да ябышырга гына торалар. Әле кайчан гына руслар бездән көлеп: «Кремльгә эткә керергә яраган, ләкин татарны кертмәгәннәр», – дип көлә иде. Тагын шул хәлгә төшеп барабыз ахры. Эльмира Исрафилованың язмышы ничек икән, шуны беләсем килгән иде.

Э.Ф. Эльмира хәзерге вакытта Төркиядә практика уза, июль урталарына гына кайта, – дип хәбәр иттеләр «Яңа гасыр» телеканалының Хәбәрләр тапшыруы редакциясеннән. Ул эшеннән алынмаган, мөхәррир вазифасын башкара.

Азнакай, Актүбәдән Тәскирә Вәлиева:

– Мин сугыш еллары баласы. Газетагызда сезне, Сираҗины, Кутушевны бик яратып укыйм. Тик «БГ»ның бер ягы ошамый: хикәяләргә, эт-мәчегә бик күп урын бирәсез. Без бит милләт өчен көрәшергә тиеш. Путин сәясәте безгә дә килеп җитте менә. Җыен «тетя-мотялар» хәзер авыз сузып, татарларны изәргә кирәк дип базарда да кычкырып утыра башлады. Ә без мескен булып кала бирәбез.

Э.Ф. Тәскирә апа, Татарча сериал, Имәндә икән чикләвек, Гыйбрәт ал сәхифәләрен яратып укучы һәм газетаның сәясәт битләрен бөтенләй укымыйбыз, алары кәгазь әрәм итү генә, бу тема безгә кызык түгел дип әйтүчеләр дә байтак. Эт-мәчегә килгәндә, газетабызда әлеге конкурс игълан ителүне хуплаучылар күп булды. Газетабызның аудиториясе төрле һәм шуның өчен тематика да киңкырлы булуын аңласагыз иде. Шулай да бу санда күңелегезгә хуш килердәй язмалар күбрәк булыр дип уйлыйм, чөнки бу санның күпчелек өлеше нәкъ менә милли мәсьәләләргә багышланган.

Кама Тамагы районы Чаллы авылыннан Гүзәлия Гәрәева:

– Безнең әти-әнинең бергә тормыш итә башлавына быел 65 ел тулды. 7 май көнне зурлап бәйрәм иттек. Авыл җирлегенә хәбәр иткәч тә алар килмәде. 17 майда районда бәйрәм булачагын һәм әти-әнине шунда алып барырга кирәклеген, анда аларны котлаячакларын әйттеләр. «15 май – Гаилә көне» уңаеннан күп еллар бергә яшәгән гаиләләрне районда җыячаклар икән. Аларны шул бәйрәмгә алып барыр алдыннан (инде җыенып беткәч!) тагын авыл җирлегенә шалтыраттык һәм алар бу бәйрәмнең булмаячагын хәбәр иттеләр. Әти-әни ымсынып калса да бу вакыйга узды. Менә хәзер районның «Идел таңнары» газетасыннан «Уртак тормыш» дигән язманы укып утырабыз, ә анда зур итеп шул бәйрәм турында язганнар. Фотода берничә пар утыра. Нишләп безне шулай алдаганнар дип, районның ЗАГС бүлеге мөдире Елена Халиковага шалтыраткан идем, ул 50, 60 ел бергә яшәүчеләрне генә җыюлары, 65 ел яшәүчеләрнең исемлеккә кермәве турында әйтте. «65 ел яшәүчеләр районда шулай күпмени, ничәү соң алар?» – дигән соравыма бик югары тонда: «Мин болай да сезгә күп вакытымны әрәм иттем, аны белү өчен сайтны актарып утырырга кирәк», – дип җавап бирде. Инде район башлыгына шалтыраттым, аның вакыты юк диделәр. Безнең әти-әнигә бүләк кирәк түгел, УНИКСка концертка, Камал театрына спектакльгә дә алып бардык. Алар – сугыш ветераннары! Әтием Гайнан Насыйров пленда булып кайткач күп еллар аны сугышчы буларак кабул итәргә теләмәделәр, хәтта сатлыкҗан дип атап 25 елга төрмәгә дә хөкем иткән булганнар. Әнием дә сугыш ветераны! Кешене ничек шулай рәнҗетергә була?! Булырлык булмагач ышандырмасыннар иде. Өлкәннәрнең күңеле баланыкы кебек бит! Әти-әнием өчен аларга бик рәнҗим. Шулай да сез сорап карагыз әле, районда 65 ел бергә тормыш итүчеләр ничәү икән, бәлки сезгә әйтерләр?

Э.Ф. Кама Тамагы районы Гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Елена Халикова бу вакыйгаларны аңлашылмаучанлык дип атады һәм болай дип ачыклык кертте:

– Райондагы традиция буенча без ел саен алтын һәм бриллиант туйларны уздыручы парларны җыябыз. Аның өчен һәр авыл советына шалтыратып, кайсы авылда 50 һәм 60 ел бергә яшәүчеләр барлыгын белешәбез. Олы Кариле авылы җирлегенә дә шалтыраткан идек, анда 65 ел бергә яшәүче бу гаилә турында әйттеләр. Мөмкинлек булса, парлар җыелмаса, аларны районга алып килербез дидем. Бу үзара гына булган сөйләшүне алар ветераннарга әйтергә дә тиеш түгел иде. Безнең 5 пар җыелды. 65 ел яшәүчеләр районда 2 пар гына булса да аларны чакырырга мөмкинлек булмады. Миңа моның буенча шалтыратып зарландылар инде һәм мин аларны аңлыйм, алар тулысынча хаклы. 8 июль көнне «Мәхәббәт һәм тугрылык көне» дә билгеләп үтелә, район күләмендә бер парга медаль тапшырыла, аңа кадәр авыл Сабан туенда да андый парларны зурлыйбыз, шушы арада без бу аңлашылмаучанлыкны хәл итеп бетерербез дип өметләнәм.

Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин турында газетабызда бер бик зурлап-хурлап язган идек инде. Бу хәл аның җирлеге территориясендә килеп чыгуы тагын бер кат аның үз эшенең «остасы» булуын раслый. Үз авыл кешеләреннән качып ятучы, җир бүлү низагында да сәркатибен генә җибәрүче кешенең 65 ел бергә тормыш иткән кешеләрне, сугыш ветераннарын(!) котлап чыгарга вакыты булмавы инде бер кысага да сыймый! Нәрсә генә эшләргә тиеш соң ул авыл җирлеге башлыгы? Район башлыгы кая карый? Ни өчен бу кеше бюджет акчасын «кимереп» ята?! Оялыгыз әзрәк, Фарук абый!

Бирегә сыймый калган сораулы, үтенечле шалтыратуларны үз вакыты белән газетада бастырырга вәгъдә итәм. «Мин сезне бик олы яшьтәге, тәҗрибәле, хатын итеп күзалдына китергән идем, фотода укучы кебек кенә күренәсез, ә үзегез шундый көчле язмалар язасыз», – дип үземне мактаучылар да күп булды, җылы сүзләрегез өчен рәхмәт сезгә.

8 июнь көнне иртәнге 10нан 12гә кадәр Казандагы 523-49-15 телефон номерына сезнең шалтыратуларны баш мөхәррир Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итәр. Шалтыратыгыз!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Сөйләшеп тә күрсәттек! , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии