- 04.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Алло, «Безнең гәҗит»ме?
Яр Чаллы шәһәреннән Сирин Хәмитова:
– Шимбә-якшәмбедә «Татарстан-Яңа гасыр» каналында Фәридә Төхвәтуллина «Синнән миңа сәлам» тапшыруын алып бара. Гел бер әйбер, гел бер җырлар. Шалтыраткан кешене тыңлап та бетермиләр. 60 ел бергә яшәгән ирле-хатынлы кешеләргә «17 яшем бүген» дигән яки бөтенләй башка мәгънәдәге җырлар куюларына ачуым килә. Артистлар чыгып, тормыш юлларын сөйләп утыра. Газета-журналларда да шулар. Без аларның тормышын үзләренә караганда да күбрәк беләбез инде хәзер, аларны сөйләтеп утырганчы, котлауларны күбрәк укып, җырлар куйсыннар иде. Менә хәзер әниемне шуннан котлатырмын дигән идем. Аның өчен 1700 сум түләп, үзем бер җыр да сорап ала алмыйм. Нишләп шулай икән?
Фәридә ТӨХВӘТУЛЛИНА үзе бу сорауга болай дип җавап бирде:
– Әгәр кеше үзе теләгән җырны куйдырырга тели икән, аны «Хәерле иртә» тапшыруында да эшләргә була. Бу җыр безнең фондта булса, аны куялар. Ә безнең тапшырудагы хезмәт «Йолдызлы котлау» дип атала. Димәк, ниндидер билгеле шәхес тарафыннан котлау укыла. Һәр тапшыруның үз тамашачысы бар, ул кемгәдер кызык булырга, ә кемгәдер бөтенләй ошамаска мөмкин. Шуны да аңласагыз иде: әгәр без тамашачы теләгән җырны куя башласак, һәр атнада бер үк җырлар булачак, чөнки әти-әни, никах көне турындагы җырларны гел сорыйлар. Шулай да, без, җырны котлау темасына булдыра алганча туры китерергә тырышабыз.
Казаннан укучыбыз Миләүшә апа тавышымны ишетү өчен генә шалтыратты, бик күп мактау сүзләре җиткерде. Редакция әгъзаларына уңышлар теләде. Хезмәтебезнең кадерен белүче укучыларыбыз булганга үзебез дә куанабыз. Рәхмәт сезгә, Миләүшә апа.
Мамадыш районының Шәдче авылыннан Маһруза апа шалтыратып, диабет авырулы кешеләргә исәпләнгән даруларны, ниһаять, алуын әйтте, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Азнакай районының Зур Сухаеш авылыннан Лениза Шәрифуллина:
– Без ике катлы, 17 фатирлы йортта яшибез. Элек ул «Сельхозжилсервиз»га карый иде. Өстәмә түләүләр булмасын өчен, аларның идарәсеннән баш тарттык. Хәзер безнең йортның хуҗасы, караучысы юк булып чыга. Түбәдән су үтә, электр приборларын тоташтырсак ток сугар дип куркып яшибез. Әле менә узган җомгада яңгырлар булды, күгәрчен тизәге түбәдән фатирыма агып төште. Хакимият башлыгыбыз яңа, ул бу хәлне белмидер дә… Кемгә барып карыйк икән?
Э.Ф. Йорт беркая карамаса да, район хакимиятендә бу сорауны авыл җирлеге белән хәл итәсе икәнен әйттеләр. Алар исә, район белән сөйләшеп, сезнең проблеманы хәл итәргә тиеш.
Казанның Авиатөзелеш районыннан Сәлимә апа Ганиева шалтыратып, «Бәширәне яратабыз!» (27 июнь, 2012 ел) язмасы өчен рәхмәт әйтте. Нишләп сезнең газета киоскларда 10 сум гына ул? Үз-үзегезне алай кимсетмәгез, бер укырлыгы булмаган газеталар да 20 сумнан да ким тормый, дип зарланып алды.
Э.Ф. Дөресен генә әйткәндә, газетаның киосклар аша таратылуы редакция өчен артык чыгым гына. Шәһәрдәге йортларда почта тартмалары булмау, газеталар урлану проблемасы булганга, күп кеше газетага языла алмый. Андый укучыларыбыз барлыгын күздә тотып, даими укучыларыбызны саклап калу максатыннан гына газета киоскларга чыгарыла да. Редакция зур табыш артыннан кумый. Шулай булса, газетабызның киосктагы бәясен без дә үлчәп-нитеп тормый гына арттырып, табыш алып ятар идек.
– Искәндәр Сираҗиның «Бер утыру – бер гомер» кыйссасын электрон варианттан укый идем, аның анда бер өлеше генә бирелгән. Аның калган өлеше дә булачакмы? – дип сорады бер укучыбыз.
Э.Ф. Язмалар «Безнең гәҗит»нең электрон вариантында газета чыгу белән түгел, ә бераз соңрак басыла. Ни өчен дигәндә, газета әбүнәчеләр хисабына яши, ә интернет сәхифәбез газетабызны чит төбәкләрдәге милләттәшләребез дә укып-танып белсен өчен ясалды. Кыйсса газетада басылгач кына, соңрак тулы вариантта интернет сәхифәбезгә куярбыз.
Буадан Рәмзия Моратова:
– Банк счетында янган кертемнәрне әкренләп кайтара башлаганнар иде, 1945 елга кадәр туганнарга аны 3 сум исәбеннән бирделәр, ә менә 1946 елдан соңгыларга алай бирмиләр. Ни өчен икән?
Э.Ф. Без бу сорау белән Мәскәүгә, «Сбербанк»ның үзәкбүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек. Аннан матбугат үзәге хезмәткәре Анастасия Вахламова болай диде:
– Чыннан да, 1945 елга кадәр туганнарга 1 сум урынына 3 сум исәбеннән аларның кертеме кире кайтарыла. Ягъни 20.06.1991 числога исәп-хисап счетында аларның 1000 сум акчалары булган булса, ул 3000 сум итеп түләнә. 1946 елда туганнарныкы исә 2 сум исәбеннән генә хисаплана. Компенсация күләме аларның анда күпме вакыт саклануына карап артырга һәм моңа кадәр алынган компенсацияләр күләменә кимергә мөмкин. 20.06.1991-31.12.1991 вакыты аралыгында исәп-хисап счетын япкан кешеләргә әлеге түләүләр башкарылмый. Нигә кемнәргәдер 3 сумнан, ә икенчеләргә 2 сумнан дигәндә, әлеге шартны без билгеләмибез. «Сбербанк» РФ Хөкүмәтенең эчке дәүләт бурычларын түләүне тәэмин итүче агенты гына булып тора. Бу компенсацияләрне түләү тәртибе 2012 елгы Федераль бюджет турындагы Федераль закон нигезендә билгеләнә. Шуңа күрә «Сбербанк» төрле категория кертемчеләр булуны, аларга булган түләүләрнең нигә нәкъ менә шулай билгеләнүен аңлата алмый. Закон ничек куша, без шулай эшлибез.
Кукмара районының Ядегәр авылыннан Вәгыйз МИФТАХОВ:
– Безгә күрше тиешле Әнәс Хайруллиннар гаиләсе законсыз рәвештә 5 сутыйдан артык җиребезгә керде. Җир үлчәгән кешегә ышаныч юк, ике арадагы җирне үлчәгәндә бертөрле аңлатты, икенче төрле эшләде. Документларга алдап имза куйдырдылар. Гомер-гомергә безнеке булган, башта бәрәңге үстергән, соңгы елларда печән чәчелгән җиребезгә кереп хәзер инде шул күршеләр баганалар бастырып куйды. Җитмәсә, икенче ягыбыздагы, безгә карамаган җирне безнеке итеп теркәп куйганнар. Хәзер алар ягы туганнары килеп тә безгә тавыш чыгарырга мөмкин, гәрчә боларның берсе дә безнең гаеп булмаса да.
ҖЧҖ «Азимут» җитәкчесе, сезгә килеп җир үлчәгән Илдар Сибгатуллин:
– Бар әйбер дә законлы рәвештә эшләнде, күршеләр тарафыннан имзалар куелды. Ул җир моңарчы дәүләтнеке саналган, «самозахват» ясап кына файдаланылган. Вәгыйз үз җирен алдан ук межалаган булган һәм бу җир аның документларында күрсәтелми калган. Димәк, ул ике арадагы буш җир булып чыга. Хәзер җирләр бүленде һәм моны бары тик суд аша гына хәл итеп була.
Э.Ф. Күршеләр арасында җирләр бары тик ике якның да килешүе нигезендә генә рәсмиләштерелә ала. Ул җирләрдән моңарчы сез файдаланганны раслый алырдай шаһитләрегез бардыр. Җитмәсә, үзегез үк әлеге кешеләрнең башка күршеләр белән дә җир аркасында тавышланышып йөрүе турында әйтеп торасыз. Судка бирегез. Әгәр эшләр зурга китсә, без бу вакыйганы матбугат чараларында яктыртып, кемнең ниләр майтарып ятуын ачыкларбыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз. Ләкин инде хәзер үк биредә җир үлчәүчеләрнең тиешле дәрәҗәдә эш алып баруында шикләнерлек сәбәпләр бар. Ләкин шунысы билгеле: җир хуҗасыз ятса, ул бу җирдән файдаланган кешенеке булып исәпләнә ала, күрше-тирә бу җирне үзара әүлешкәндә, әлеге җирләрдән файдаланучы кеше өстенлекле як булып санала.
Казаннан Мөнирә апа:
– Сез узган саннарның берсендә әфганчыларга торак бирү мәсьәләсе турында язган идегез. Анда акчалата субсидия бирелү хакында да әйтелгән иде. Апамның малае 1986 елда Әфганстанда үлде. Ул да шул программага карый микән?
Э.Ф. Казан шәһәре социаль яклау идарәсендә бу сорауның индивидуаль характерлы булуын әйттеләр һәм үз районыгызның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә куштылар. Анда сезне кызыксындырган бар сорауларга да җавап бирерләр. Шунда кадәр барып йөрисегез килмәсә, авыл җирлеге дә бу мәсьәләне хәл итеп, сезнең сорауларга җавап табарга бурычлы.
Әгерҗедән Тәслимә апа:
– Мин тумыштан эпилепсик. Олы улымда «тавык күзе» – кичен фонарь яндырып кына йөри, кече малаем да күз буенча инвалидлык алырга йөри. Өйдәге бер сәламәт кеше – ирем. Ул да балалар йортында үскән. 27 кв. метрлы бүлмәдә дүртәү яшәп ятабыз. Социаль фатирга 2003нче елдан чиратта торабыз. Хакимияткә керсәң, гел алдыйлар: әле «сез икенче», әле «30нчы» дип чыгаралар.
Э.Ф. Тәслимә ханым, бу көннәрдә Искәндәр Сираҗи Әгерҗегә җыена: «эшләнеп бетмәгән эшләрем», «әйтер сүзләрем» калган, ди… Сезне дә онытмас.
Минзәлә районының Тәкермән авылыннан Фаягөл Саттарова:
– Узган ел Германиягә, хәрби әсирләр лагерена әтием Гариф Закировның каберенә барган идек… Юл чыгымнары 150 мең сумнан артып китте. Миндә ТР Хәрби коммисары Погодинның хаты бар: бу чыгымнарны хәрби комиссариат түләргә тиеш икән. Үзебезнең районда әйттеләр: кайдан сугышка алынган, шул комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әтием Саба районының Лесхоз бистәсеннән алынган, анда тыңлап та тормадылар. Бу акчаны ничек алыйм?
Э.Ф. Фаягөл апа, сез янәдән ТР Хәрби комиссары Погодинга ачыклабрак аңлатуын сорап хат языгыз. Теге хатның күчермәсен дә ясап җибәрегез. Хәрбиләрнекен үзегез беләсез – генерал ничек әйтсә, шулай түләрләр.
Азнакай районының Эстәрле авылыннан Сиринә апа:
– «Горгаз» белән «Электросеть» бөтен пенсиямне алып бетерәләр, ничек яшәргә дә белмим…
Э.Ф. Сиринә апа, сез безгә хат язып салыгыз әле. Конвертка газ, ут өчен түләү кәгазьләрен дә тыгыгыз. Соңгы 3-4 айныкы җитә. Тикшереп карыйк, бәлки, артык алып яталардыр.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
P.S. Калган шалтыратучыларның сораулары да киләсе саннарда урын алыр, мине оныттылар, дип уйламагыз.
Киләсе пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12гә кадәр сезнең белән турыдан-туры элемтәдә Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ булачак. Казандагы телефон (843) 523-49-15.Беркемне дә онытмыйбыз ,
Комментарии