Балык Бистәсенең явыз бәндәсе

Балык Бистәсенең явыз бәндәсе

Бәладән баш-аяк, дип, күргән-белгәннәр Роберт белән аралашмаска тырыша. Күршеләр бөтен йортыбызны куркытып торды, диләр аның турында. Быел җәй үзенең чын явыз икәнен кабат күрсәтте ул.

ТОТАШ НАЧАРЛЫКТАН ТОРГАН ТОРМЫШ

Башын усаллыкка салган 1991нче елгы Р. Раузетдиновның тәрҗемәи хәлендә телгә алырдай якты сәхифәләр юк. Мәктәп яшеннән үк урларга һәвәсләнеп китеп, балигъ булганчы җиңелчә җәзалар белән котылып килгән ул. 18 яшен тутыру белән ике ел ярымга колониягә озатылган, төзәлүенә өметләнеп, вакытыннан алданрак иреккә чыгарылгач та Казанда һөҗүм итеп кеше талаган өчен 5 ел ярымга утыртылган. Дүрт елдан соң, әлеге хөкемне җиңеләйтеп, төзәтү эшләренә җибәрәләр аны, ләкин төзәлергә дә, эшләргә дә теләмәгән егет тагын япкынлыкка кайтарыла. Вакыты җитеп азат ителгәч, Балык Бистәсендә машина урлау кебек җинаятьләр кылып тагын ике елга якын «лаеш шулпасы» эчкәннән соң, узган кышта Чулман буендагы туган төбәгендә пәйда була.

Тәртипсез гаиләдә туып-үсмәгән ул үзе. Башка балалар кебек үк бакчага йөргән, мәктәптә укыган. Дөрес, тиешле белемнәрне үзләштерә алмагач, коррекцион мәктәпкә күчерелгән, акыл үсеше ягыннан артка калганга күрә психиатрда исәптә дә торган, әмма ошбу кимчелеге җиңелчә дәрәҗәдә санала аның. Әгәр үз гамәлләрен аңламаслык зәгыйфь булса, кылган җинаятьләре өчен төрмәгә түгел, махсус сырхауханәгә җибәрелгән булыр иде.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәри уку йортында пешекче белгечлеге алса да, бер генә көн дә эшләмәгән. Димәк, башкалар хисабына яшәгән, төгәлрәге, ата-ана җилкәсендә утырган. Юкса, көн саен эчеп, кәеф-сафа корып йөрү өчен акча кайдан алырга кирәк? Әнисе Әдифә хәзер пенсиядә, өлкән яшьтәге әтисе Рамил яхшы түләүле эшне Ростов на Дону каласында тапкан. Берара хатын-кыз да ире янында шул шәһәрдә яшәгән. Ләкин ана күңеле Балык Бистәсендәге фатирларында ялгызы яшәүче Роберт өчен борчыла һәм 1нче июнь көнне Әдифә ханым улы янына кайтып төшә.

АНА КҮҢЕЛЕ БАЛАДА

Әни кеше өчен газаплы вә михнәтле тормыш була бу. Эшлексез малай туктаусыз исереп йөрү генә түгел, еш кына дулап китеп өйдәге әйберләрне дә вата-җимерә башлый. 10нчы июньдә Ә. Раузетдинова дуамал улы янында калырга куркып, кунарга туганнарына китә. Икенче көнне ерак каладагы ире Рамил бу хакта белеп алып, шул ук бистәдә алардан аерым яшәүче олы улы Алмазга теге сәрхушне тәртипкә чакырырга, кисәтергә куша. Моның файдасыз эш икәнен белгән Алмаз үтенечне игътибарсыз калдыра. Аның каравы, тиздән салмыш энекәше үзе шалтырата аңа. Ул сөйләгәннәрне дә колагына элми Алмаз. Югыйсә, Роберт сагаерлык нәрсәләр әйтә, бүген нәрсә эшләгәнемне белсәң, алданрак кылган җинаятьләрем шаяру гына булып күренәчәк, дип лыгырдый, кеше үтерүен искәртә. А. Раузетдинов соңрак биргән күрсәтмәләрендә, акча сыгарга чамалый, дип уйладым, ышанмадым, дип бара. Шул ук көнне кич белән әтисе тагын шалтырата һәм әнисенең кайда икәнен сораша, телефоны җавап бирмәвенә борчыла. Салкын канлы малае исә Әдифә ханымның Чистайдагы туганнары янына китәргә җыенуын әйтеп тынычландыра атасын. Чөнки көндезге сәгать 11ләр тирәсендә әнисе юллык акча күчерүен сорап хәбәрләшкән була аның белән.

Икенче көнне иртә белән ул да шөбһәгә төшә. Рамил хәләл җефетенең Чистайда түгеллеген хәбәр итә улына. Аңа гына түгел, район полициясенең участок инспекторы Нияз Кәримуллинга да шалтыратып әйтә ул бу хакта. Полиция хезмәткәре машинасы белән Алмазны барып ала да Раузетдиновлар яшәгән йорт ягына юнәлә. Әлбәттә, ирләр котырынкы егет әнисенә зыян китергән дип шикләнә. Ләкин фатирда башка төрле хәвеф көтә аларны.

МӘХШӘР

Алмаз ишекне үз ачкычы белән ачып, алдан керә, аның артыннан фатирга Н. Кәримуллин да уза. Чын мәгънәсендә туздырылган торакка аяк баса алар. Чөнки ишек пыялалары, шкафлар, ике телевизор ватылган-җимерелгән була. Ләкин монысы эшнең башы гына икәнлеге тиз ачыклана. Чөнки йокы бүлмәсендәге караватта юрган астыннан тырнаклары буяулы хатын-кыз аяклары чыгып торуы күренә. Бу инде явыз бәндә узган көнне сөйләгәннәрнең хак булуын раслый. Алмаз мәетнең энесенең сөйгән кызы Нина икәнен таный.

Эксперт А. Ханин мәрхүмә гәүдәсендәге туксан тугыз җәрәхәтнең кул белән ясалуын, ләкин 1989нчы елгы кызның башына кимендә алты мәртәбә ниндидер каты әйбер белән ору нәтиҗәсендә җан бирүен белдерә. Тикшерү барышында үтерү коралы итеп тузан суырткычның тимер торбасы кулланылуы ачыклана.

Әлеге ерткычлыкның кем эше икәне мәгълүм булганга, аны шунда ук эзләү чаралары башлана. Полицияне Әдифә Раузетдинова язмышы да борчый, чөнки аның телефоны 12нче июньдә дә «эндәшми». Шул ук көнне полициянең «Хәвефсез шәһәр» дигән бердәм видеокүзәтү системасы язмасында 11нче июньдә көндез Раузетдиновлар йорты янына ак төстәге «Рено Логан» килеп туктавы, аннан төшкән Әдифә Раузетдинованың подъездга кереп китүе күренә. Хатын-кыз анда озак тормый, аның артыннан Роберт та пәйда була һәм алар икәүләп теге машинага утырып китеп баралар. Ике көннән Казан автовокзалында аларның Уфага таба юл алулары ачыкланса да, кайсы төбәккә, кем янына китүләре билгесез булып кала. Ләкин шул араларда Әдифә ханым ире Рамилга үзләренең Казанда булуын хәбәр итә. 15нче июньдә участок инспекторы Нияз Кәримуллин Балык Бистәсендә урамда йөрүче күптәнге танышы Роберт Раузетдиновны күреп ала һәм «оперативник»лар ярдәме белән тоткарлап, полициягә алып килә. Шул рәвешле, биш көн дигәндә, җинаять ачыла, җинаятьче сак астына ябыла.

КҮРӘЧӘК АРТТАН ЭТӘ

Р. Раузетдинов булачак корбаны белән гыйнвар аенда таныша. Бактың исә, ул колонияләрдә яшәгән чагында яңа «һөнәр» үзләштергән, ягъни татуировка ясарга өйрәнеп кайткан да, бу осталыгын Балык Бистәсендә куллана башлаган икән. Яман чир тиз таралган кебек, бу хакта күпләр, шул исәптән, район үзәге янәшәсендәге Анатыш авылында гомер итүче Нина да ишетә. Һәм муенына, корсагына ике сурәт эшләтә. Заманында бокс белән шөгыльләнгән нык гәүдәле егет белән утыз яшьлек кыз очраша башлыйлар.

Егетнең кем икәнлеге Нинаның әти-әнисенә мәгълүм булганга, алар араны өзәргә тәкъдим итеп карый. Бигрәк тә кызларының тәнендә күгәргән, шешкән урыннар, ягъни кыйнау эзләре күренә башлагач ныклап әйтәләр. Тыңламый туташ өлкәннәрне, хәвефкә таба баруын дәвам итә.

Робертның сөйгәненә кул күтәрү очракларын Әдифә ханым да белә. Шул кыз белән танышкач, егетнең холык-фигыле тагын да начараюын, ягъни котырынып китеп, әйберләрне вата-вата дулау очраклары ешаюын да әйтә һәм моны көнләшү нәтиҗәсе дип саный. Чөнки айнымас егет сөйгән яры белән хәбәрләшкәч, еш кына телефонын идәнгә томырып иләсләнә.

Һәр ата-ана кебек, ирле-хатынлы Панкратовлар да кызларын бары тик яхшы яктан гына искә ала. Төнге сәгать 12дән дә соңга калмыйча өйгә кайта иде, диләр. Шуңа күрә 11нче июньдә Нина телефонына туктаусыз шалтыраталар, көндезге сәгать 12нчедә аның номерыннан тынычландыра торган СМС хәбәр дә килә, әмма телефон тагын җавап бирми башлый. Әти кеше ул көнне полициягә хәбәр итәргә батырчылык итмәдек, ди. Ләкин теге хәбәрне үтерүче яза, ул вакытта кыз үлгән була инде.

ТӨНГЕ ВӘХШӘТ

Вакыйганы күбрәк Р. Раузетдинов сөйләгәннәр буенча сурәтләргә туры килә. Күреп торучы шаһитлар юк чөнки. Күпфатирлы йортта яшәүче күршеләр, шау-шу ишетелмәде, ди. Күрәсең, үзләренә мәшәкать чыгарасылары килми. Пыяла коелып төшкән, хатын-кыз кычкырган тавышларны ишетмәскә мөмкин түгел югыйсә.

10нчы июньдә әнисе чыгып киткәч тә исерек Роберт сөйгәнен кунакка дәшә. Шул тирәдәге «Безнең арыш» кибете сатучысы ул кичтә яшьләрнең ике тапкыр кереп аракы, сыра алып китүләрен әйтә. Димәк, аулак өйдә бергәләп сыйланалар. Әлеге җинаять эшен алып барган өлкән тикшерүче Айрат Хәзбетдинов фаҗигагә икесенең дә исерек булуы һәм ир-егетнең көнчелеге этәргән дигән нәтиҗәгә килә. Моны Роберт үзе дә таный, салмыш Нина шул көнне Андрей атлы ир кеше белән аңа хыянәт итүен берничә тапкыр кабатлагач, кызып киттем, дип күрсәтмә бирә. Әйтүенчә, кыйнаганнан соң да кыз белән өстәл артында сыйланып утыралар, иртә белән йокыдан торып, Нинаның җансыз икәнен күргәч, асылынып үләргә дә тели ул. Монысын ишек катындагы турникка эленгән элмәк тә раслый.

Әйтелгәнчә, Нина тимер торба белән башына сугу нәтиҗәсендә үлә. Котырынган егеттән сакланып азапланган кызның кул бармаклары сына, борын сөяге дә чәрдәкләнә. Шулай да анда үтерү нияте булмаган дип табыла һәм Айрат Хәзбетдинов явыз бәндәгә аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп, саксызлык белән кеше үтерү дигән озын, ләкин законда чагыштырмача җиңел җәза каралган рәсми гаепләү белдерә.

Ошбу галәмәтләр акылга тулы кеше эшләренә охшамый, әлбәттә. Сүз кеше үтерү, әйберләрне ватып котырынулар хакында гына да түгел. Шушы явызлыкны кылгач, әнисе белән башта Казанга, аннан соң автобус белән Башкортстанның Дүртөйле районына кадәр барып җитә алар. Робертның җинаять урыныннан качарга омтылуы аңлашылса да, Әдифә ханымның аңа иярүен, телефонын алмыйча, кача-поса йөреп, чынлыкта өстәмә мәшәкать чыгаруына төшенеп булмый. Ул үзе, Роберт өйгә кертмәде, анда ни булганын белмәдем, Нинаны үтерүе турында Дүртөйледә генә әйтте, дип сөйли. Шуннан соң узгынчы машиналарга утырып Казанга кире кайталар да, танышларында кунгач, уңмаган малай анасының барлы-юклы акчасы булган банк картасын алып чыгып китә. Әйтүенчә, полициягә барып бирелергә ниятли.

Ләкин никадәр генә сәер кыланса да, Р. Раузетдинов гамәлләре, акылындагы тайпылышлардан бигрәк, гади исереклек нәтиҗәсе дип табыла, ягъни психиатрлар, җинаять кылганда ул үзен-үзе белештермәс хәлдә булмаган, дип белдерә. Бу исә Балык Бистәсенең явыз бәндәсе закон нигезендә тиешле җәзасын алырга тиеш дигән сүз.

Октябрь азагында район суды 1991нче елгы Р. Раузетдиновны 10 елга кырыс режимлы колониягә озатырга карар чыгарды.

Наил ВАХИТОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии