АЛМЫЙ ТҮЛӘНҮЧЕ… КРЕДИТ

АЛМЫЙ ТҮЛӘНҮЧЕ… КРЕДИТ

Кредитлар белән янган кешеләр азмы? Әле шушы айда гына Чаллы шәһәрендә, түли алмаганга, бер хатын элмәккә менгән. Ара-тирә шундый ук хәбәрләр республикабызның төрле почмагыннан ишетелеп тора. Тормыш без уйлаганча гына барса, ул алуның бер кыенлыгы юктыр да бит, ә уйламаганда-көтмәгәндә уңыш арты белән борылса?! Кыскасы, бу язмада берничә гыйбрәтле язмышны сурәтләп, газетаны укучылардан да ярдәм өмет итәм. Бәлки, сез дә бу тарихның бер өлешедер?!

Бер дә арттырмыйча әйтәм: Гашура апа редакциягә 3 хат язды. Шуларның беренчесе быелның март аенда ук килгән иде.

Минем моңарчы газетага язган юк иде, язарга осталыгым булмаса да, языйм әле, дидем. Мин үзем бистәсендә яшәүче пенсия яшендәге хатын булам. Исемем, документлар буенча, Гашура дип йөри, дуслар Миңсылу диеп атыйлар. Сезгә бер үтенечем бар иде. Мин районы, Тинчурин урамында яшәүче Асия Сөләйманова тарафыннан алданган хатын. Ул минем документлар белән акча «оформить» итеп алды да бирмәде. Бу хәл 2011нче елның ноябрь айларында булды. Банк картасын да аңа биргәннәр дип аңладым. Монысы да – табышмак. Хатка барысын да язып тормыйм инде, бәлкем минем кебек алданучылар тагын бардыр әле. Әгәр булса һәм шушы хатны укысалар, редакция аша хәбәр итсеннәр иде. Башкаларга да әйтер сүзем шул: аның аркылы акча «оформить» итеп йөрмәсеннәр. Бу хатын эшлидерме, юкмы – белмим, аның кешеләргә шулай акча алып биреп, соңыннан тотып калган процент акчасына яшәвен беләм. Биргән кешегә бирәдер ул, менә миңа бөтенләй биреп тормады. Ялганлап кул куйдырды, ә акчаны бирмәде. Алмаган акчаны түләргә уйламыйм. Былтыр сентябрь аенда судка биргән идем. Судны Сабада була диделәр. Тик миңа 5 хат килде дә, шуның белән эш бетте. Ахыргысында ул хатынга карата эш ачуда «отказ» биргәннәр. Чөнки оператор кызның ялган мәгълүмат бирүе аркасында, җүнләп тикшереп тә тормаганнар. Йә Хода, нишләп шундый кешеләргә берни дә булмый икән? Миндә бернинди акча да, карта да юк дип, алдап, кул куйдыртып хәзер рәхәтләнеп йөри бит.

Сәлам белән, бәхетсез хатын Гашура дип белерсез.

Шушы хаттан соң, апрель аенда, Гашура апа белән күрешергә дип Шәмәрдәнгә юл тоттым. Тик аны өендә туры китереп булмады. Соңрак исә, редакциягә тагын бер хат килеп төште.

«Сез безгә килгән булгансыз икән, өйдә булмаганмын, кат-кат килеп йөри алмыйбыз дип киткәнсез. Зинһар өчен, аңлагыз, алмаган акчаны хәзер миннән түләтәләр. Ул бит 1 мең сум гына да түгел, ә ай саен 8 меңнән артык… 250 мең сумнан артык акчаны алмаган да килеш мин ничек түлим?»

Бу хатта Асия Сөләймановадан алданган тагын бер хатын искә алына иде. Кабат юлга чыкмый әмәлем калмады.

***

Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Гашура апа Газизуллинага 2011нче елда акча алып торырга кирәк була. Кредитны эшләмәгән кешегә кем бирсен? Ул хакта уйлыйсы да юк. Менә ул иптәш хатынында ремонт ясаган вакытта үз мәшәкатьләре белән уртаклаша һәм хикмәтле кеше хакында ишетеп ала.

– Кукмарада Асия Сөләйманова дигән хатын бар, син шуңа барып кара әле. Ул банктан кредит алырга ярдәм итә һәм инвалидлык та алырга булыша, – ди аңа Олыяз авылында яшәүче Равилә апа.

Ничарадан-бичара дигәндәй, Гашура апа шулай эшли дә. Тик аның 100 мең сум дигәне генә «хикмәт» өстенә фаҗига булып, күпкә зуррак суммага әверелә.

– Менә минем судка язган гаризамда Асиянең ничек итеп миннән куллар куйдырып ялганлап акча алуы, группа алырга вәгъдә итүләре турында язылган. 100 мең сумны 250 мең сум иткән, 250 мең сумны 320 мең сум түли торган итеп язган ул. «Асия, нишләп шулкадәр күп соң ул?» – дигәч, «Ник син аны 3 ай гына түлисең бит, группаңны алгач, мин аны үзем түләп бетереп яптырам», – диде. Бүгенге көнгә кадәр ул миңа бер тиен акча да бирмәде, инвалидлык алып бирәм дип алып киткән амбулаторный кенәгәмне дә бирми. Группа алырлыгым бар инде минем: инсульт та булды, колагым да ишетми. Дөрес, 2008нче елда ук булды инде ул инсульт, Урыссуда идем ул чакта, шуңа аның кәгазьләре юк шул. Казанга берүзем чыгып китәргә куркам, югалырмын дип уйлыйм, баш та эшләп бетерми. Чынлап та, эшләп бетерми инде, эшләсә шундый хәлләргә каламмы соң мин, балакаем, – дип елый Гашура апа.

Аңа банктан хатлар ява, шалтыратып та торалар икән. Ә тикшерергә дигән эш кенә урыныннан кузгалмый. Хәер, ике банк хезмәткәреннән сорау алу булган икән. Алар Гашура апаның шәхсән үзе банкка килеп кул куеп акча алуын раслаган. Әлбәттә, раслый инде, үзләрен үзләре пычратып утыра алмыйлар бит.

– Ничек мин анда барып йөрим, Казанда йөри дә белмим бит. Яклаучым Ямашевский полиция бүлекчәсенә барган иде (эшне тикшерер өчен шунда юллаганнар – авт.), аңа «дело»ларны бирмәгәннәр. «Эт – эткә, эт койрыкка» дигәндәй йөртәләр! Бөтен курыкканым: пенсиядән колак кактырмасалар ярар иде, – ди Гашура апа.

Ул һаман дөреслек таба алмагач, баш прокурор Кафил Әмировка да хатлар язган, Татарстанда Кеше хокукларын яклау идарәсенең вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская белән очрашкан…

– Гашура апа, сез ул хатынны соңгы тапкыр кайчан күрдегез?

– Быел гына түгел инде. Янына 2012нче елда баргаладым, төрлечә алдап чыгарды, акча биргәне булмады аның. Ялганлап йөргәч нигә барыйм? «100 мең сумны иреңә бирдем», – ди. Мин аны күрмәдем бит, әллә ул аны аңа биргән, әллә юк. Мин аңа шалтыратып та сорадым: «Амбулаторный картаны гына булса да бир инде, больницага барырга кирәк», – дип. Анда бит еллар буена күпме авырту тарихлары җыелган. Аптырагач яңаны ачтырдым. Участковый табиб әйтә: «Менә, бирәсең калмаган аңа, бәлки, үзебез ярдәм иткән булыр идек», – ди. Йөрүче, булышучы кеше булмагач, бардым инде.

Бер безне генә түгел, ничә еллар шулай кешеләр алдап йөргән икән ул. Янына барсаң: «Сез мине бернишләтә алмыйсыз? Миңа берәр әйбер булса, мин сезгә малайларымны җибәреп, үтереп торба астына салдырам, йөзегезгә кислота сибәм», – дип, тагын әллә ниләр әйтеп куркыта ул.

– Сезнең бу кредитны бөтенләй түләгәнегез юк, димәк?

– Аптырагач, бер түләгән идем, аның да квитанциясен Асия алып калды. «Кирәк була», – диде.

Пенсионер хатынга, эшләмәүче кешегә ничек итеп кредит биргәннәр дип аптырап утырам. Гашура апа Хезмәт кенәгәсен күрсәтә, анда аның соңгы эш урыны Сабадагы бассейн дип язылган. Борып-борып мөһер дә сугылган. Шул ук язу астында, төзәтү белән, «запись сделана неверно» дигән язу тора.

ГАЗЕТАДАН ТАБЫЛГАН «ТӨП»

Югарыда бер кат телгә алынган Равилә апа Гайнуллинаны Саба районы Олыяз авылында эзләп таптым.

– Сез Асия Сөләйманованы кайдан беләсез, Равилә апа?

– «Саба таңнары» газетасында игълан күрдем. «Бурычка акча биреп торам», дигән язу иде ул. Шуннан акча алып торырга дип бардым. Хәзер ул хатыннан 480 мең сум акча аласым бар. Ул үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, бездән кул куйдырып, акчаны алып барды, безгә бирмәде. Ә соңыннан безгә гел «угрожать» итте. Танышкач: «Инвалидлык та ясатып бирәм», – диде. Аңа амбулаторный картамны биреп, артыннан 6 ай йөреп, көчкә кире алдым. Иптәш хатынны да авыр хәлгә калдырдым бит әле шуның аркасында. Аның амбулаторный картасын әле дә бирми бугай. Нәрсәгә бирәләр ул газетада рекламаны тикшермичә?!

– Бурычка акча алу ничек оештырыла?

– Ул документлар белән килә дә, сине фотоларга төшерә. Аннары банкка бара да акчаны алып кайтып кына бирә.

– Акчаны алып кайтып бирә һәм күпмесен тотып кала?

– Ул ничек тели – шулай алып кала.

– Иң беренче юлы күпме акча алам дип бардыгыз?

– 100 мең сум алам дип бардым. Ул 250 мең сум итеп кредитка алды. «Мин 9 банк белән эшлим. Шулай 9 ел кешенең процент акчаларына яшәдем инде», – диде. Әгәр Гашураның эшләре килеп чыкса, мин дә судка бирәм Асияны. Без ничек түләргә тиеш шулкадәр кредитны? Ирем дә, мин дә – пенсиядә. Минем Василым шуның аркасында авырый башлады, яман шеш бүлегенә кадәр барып җиттек. Бервакыт малае мине Казанга алып барды. Барып җиткәч сорыйм: «Күпме бирим соң?» – дим. «20 мең сум», – ди, малай җаным!

ГАЗЕТАДАН ТАНЫШЛАРЫН ЭЗЛИ?

Асия Сөләйманова белән күрешмәсәм, бу язмам тулы булмас иде, әлбәттә. Әйтергә кирәк, кемлегемне белгәч, аның хәтта куллары ук калтырый башлады, җөмләләре буталды, эзлеклелек югалды. Хәтта шушы хәлләрдән үк аның эше бик үк дөрес булмавы аңлашыла иде.

– Асия апа, сез Гашура апага 250 мең сум кредит алып биргәнсез икән.

– Мин бөтенләй эшләмим.

– Ә кредит алу мәсьәләсе бит бер кешедә генә түгел.

– Сез бу сораулар белән миңа килмәгез инде, ул бит органнарга барды, органнар тикшерде, алардан сорагыз яме. Саба районыннан… Ул язгач, аңа «за дачу ложных показаний» 5 мең сум штраф бирделәр. (Гашура апа бернинди штраф түләмәве хакында соңгы күрешүебездә әйтте.) 100 мең сум «личный» акчаны, дусларча, биреп тордым мин аңа.

– Амбулаторный картасы да сездә икән әле аның.

– Мин больницада эшләмим бит, ничек аның амбулаторный картасы миндә булсын инде?! Ул бу хәлләрне ике тапкыр полициягә язып, ике тапкыр отказной чыгардылар. Органнардан сорагыз. Алар хәтта миңа килеп тә тормадылар, аның сүзе дөрес булмагач. Ул кул куеп, кредитка, 150 мең сум акча алган, әйе. Ә мин аңа 100 мең сум үземнең акчаны бирдем.

– Кукмара районы газетасындагы сезнең игъланны үзем күрдем.

– Деньги в долг. Бар иде! Элек! Хәзер юк инде ул!

– Анысын да шулай кредит белән эшли идегезме?

– Ничек кредит белән? Үземнең акчаны бер-ике процент белән биреп тора идем. Үз танышларыма гына. Минем үземнең кредитларым да бар.

– Танышларга гына дисез, димәк?

– Канишны, үземнең якын кешеләргә генә биреп тордым. Үземнең «личные сбережения».

– Шундый ук игълан Саба районы газетасында да бар.

– Кайчан? Хәзерме? Мало ли кем бирә! Менә мин сиңа бер газетаны күрсәтәм, ул бит хәзер бөтен җирдә, миндә генә түгел. Менә, «Кредит до 5 млн», дигән. Моны банк түгел, алар биреп утыра. Банклар белән эшләгән кебек итеп.

– Бер генә очрак булса аңлашылыр иде, ул бит берничә җирдә, Асия апа…

– Мин үземнең средстволарымны теләсә кемгә биреп торырга хокуклы. Равилә малаена туй уздырды. Ул: «Пажалуста, минем иптәш хатынга да биреп тор әле», – дигәч, мин биреп тордым да шуның белән – шул.

– Кредит алганда документларны тутырырга сез булыштыгызмы?

– Юк, бернинди документ тутырмадым. Мин акчаны расписка белән генә бирдем. Равиләнең полициядә аңлатмасы да бар: «Мин Асиядән 100 мең сум алып торырга булдым, ул килде, безнең ничек яшәгәнне күрде һәм миңа акча биреп торды. Шуннан иптәш хатын Гашурага да сорап тордык », дигән. Хәзер бөтен кеше дә бурычка алып тора, мин үзем дә алып торам.

– Сез: «Якыннарыма гына акча бирә идем», – дисез. Ә якыннарга гына биргәч, газетага игълан бирү нигә кирәк иде? Монда ниндидер мантыйксызлык килеп чыга?

– Миңа шул вакытта шулай кирәк булган, димәк. Менә Равиләне мин башта кеше әйткәннән генә белә идем, аннары ничек яшәвен барып карадым да бирдем. Банк килеп карамый мыни?!

***

Белмим, полиция нәрсә тикшергәндер, район газеталарында басылган игъланнарны күргәндерме, бурычка акча алып торган башка кешеләрне эзләгәндерме-юктырмы, һәрхәлдә шәхсән үзем шул хатыннан акча «алып торган» тагын берничә кешене эзләп таптым.

Алар акчаны кредитка алуларын, аннары шул акчаны банкка түләүләрен сөйләде. Димәк, Асия ханымның да шәхси акчасы банкныкы һәм шуңа күрә ул кредит итеп эшләнә булып чыгамы? Әкиятегезне полициягә сөйләрсез, Асия ханым, ә мине алдап була дип уйламагыз.

Сорау туа: Кукмарада, полициянең борын төбендә шундый эшләр башкарып яткан хатынны ник беркем дә күрми? Саба районы ник бу эшне тикшерми? Хезмәт кенәгәсендәге язуны бора-бора мөһер сугып кем эшләгән?! Кредит алганда Гашура апаның эш урыны дип нинди җир күрсәтелгән? Боларны полиция ачыклый алмыймы?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Саба-Шәмәрдән-Олыяз-Кукмара-Казан.

P.S. Асия Сөләйманова тарафыннан алданган кешеләр булса, шушы телефон номерына шалтыратып үзегез турында белдерсәгез иде. Телефон: 89196895617.

  АЛМЫЙ ТҮЛӘНҮЧЕ... КРЕДИТ, 5.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии