«Җавап бирәсен онытмагыз!»

«Җавап бирәсен онытмагыз!»

Юлларда машина йөртүчеләр арасында низаглар еш була, юк-бар сәбәпләр аркасында сугыш чыккан очраклар да бар. Узган елның октябрь аенда Казан – Атабай юлында шоферларның үзара бәрелешүе кан кою белән тәмамланды һәм бу хәл Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә шаукым куптарды, телевидениенең Мәскәү каналларына кадәр безнең коткару хезмәтен фаҗигале хәлне кисәтә алмауда гаепләп сөйләде.

КЫР БУЕНЧА КУГАННАР

Лаеш районының Сокуры авылында яшәүче абыйлы-энеле Ситдыйковлар шул яклардагы Рус Никольское төбәгендә урнашкан «Семиречье» агрофирмасында машина йөртүче булып эшлиләр. 10нчы октябрь – шимбә көнне дә «КамАЗ» белән ашлык ташый алар. Кичкә таба машиналарын гаражга куйгач, Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан хәмерле мәҗлес оештырган хезмәттәш ир-егетләргә кушылалар, чөнки шул көннәрдә өлкән Рамис Ситдыйковның икенче малае туа. Исерүләре җиткәч, бертуганнар үзләренең ВАЗ-2115 «Жигули»ларында Никольскоедан авылларына юнәлә. Рульдә энесе Фәнис бара.

Атабай юлына чыкканда бер «Шевроле Нива»ны үткәреп җибәрмичә, аның йөртүчесенә комачау итәләр дә, аның шоферы куып җитеп «Жигули»ны туктата. Фәнис шунда ук «разборка»га китә һәм машинасында утырган Сергей Елесинга ачык тәрәзә аша сугарга тотына. Анысы бу исерек яныннан китү ягын карый, әмма тегеләр аның артыннан куа чыга. «Нива» шоферы олы юлдан басуга төшә, гади «Жигули» кырда артта калыр дип уйлый, әмма бертуган егетләр калышмый.

Сергей Елесин шул чакта «112» телефонына шалтырата да инде. Башта аның кайда икәнен төгәл ачыклый алмыйлар, чөнки басу-кырлар буйлап чабучыларның урыны үзгәреп тора. Машинасы яхшырак булса да, Сергей гади «Жигули»ны артта калдыра алмый, тәмам чыгырдан чыккан Фәнис Ситдыйковка «Шевроле Нива»га килеп бәрелү мөмкинлеге дә бирә. Нәтиҗәдә машина ава, акылларын җуйган агайнеләр чатнаган алгы тәрәзә пыяласын ватып, аңа чыгарга «булышалар». Сергей Елесинның: «Җавап бирергә туры киләчәк!» – дип кисәтүләрен дә аңламыйлар. Кул-аяк белән сугу-тибү генә түгел, тимер көрәк белән дә кыйныйлар. Тиздән Елесинга ярдәмнең кирәге калмый инде. Аны сул ягында яткан машинасының алгы тәрәзәсеннән эчкә төртеп кертәләр. Күрәсең, ул чакта аны «Нива» аву нәтиҗәсендә үлгән кеше рәвешенә кертергә телиләр. «Жигули»ның алгы ягы бик каты җимерелсә дә, бөтенләй йөрмәслек хәлдә булмый. Бертуганнар авылларына шуның белән кайталар һәм, иң элек, мунчага кереп юыналар, канга буялган киемнәрен алмаштыралар. Икенче көнне әлеге дәлилләрне күпердән Мишә елгасына ыргыталар. «Жигули»ның кәкрәйгән-ватылган әйберләре дә бик ерак яшерелә.

ҮТЕРГӘННӘН СОҢ ДА ТЫНЫЧЛЫКТА КАЛДЫРМАГАН

Сергей Елесин «Нива принт» җәмгыятендә җылыту җайланмалары буенча инженер булып эшләгән. Ул кунарга кайтмагач, хатыны Наталья дус-ишләренә, туган-тумачаларына шалтыратып чыга. Алар да, фирма җитәкчесе С.Чемоданов та Сергейның кайда икәнен әйтә алмыйлар. Соңрак абыйсы Андрей Елесин энесенең ул көнне эш буенча Лаеш районының Тетеево, Вороновка авылларына барырга тиешлеген, беренчесендә булуын, икенчесенә барып җитә алмавын ачыклый һәм кешенең хәбәрсез югалуы турында Казандагы «Дәрвишләр» полиция бүлегенә гариза бирә.

Мәет һәм машина бары тик 13нче октябрь көнне төш вакытында Комлы Кавал авылы янындагы нефть кудыру станциясе коймасыннан нибары бер чакрым чамасы читтәрәк табыла. Ә хәвефле кичтә мондагы ялкын да, кара төтен дә беркемнең игътибарын җәлеп итмәгән. Кеше үтереп өйләренә кайтканнан соң, Фәнис Ситдыйков «УАЗ» машинасында яңадан җинаять урынына китә. Үзе белән 10 литр бензин ала. Эзләрне, дәлилләрне яндырып юкка чыгарырга ниятли. Ауган «Нива»ны машинасы белән тарттырып көпчәкләренә бастыра, аннан соң өстерәтеп, бу урыннан читкәрәк, агачлык артына илтеп куя. Чөнки Сергей Елесин, чынлыкта, Комлы Кавал авылы һәм олы юл янәшәсендә үк һәлак ителә. Мәет яткан машина эченә бензин сибеп ут төрткәч, тизрәк бу тирәдән ычкыну ягын карый ул.

Суд-медицина эксперты гәүдә бик нык янган булу сәбәпле үлемгә китергән төп сәбәпне тәгаен әйтә алмый, тән җәрәхәтләре дә сөяк сынган урыннар буенча гына санала. Алар 38 яшьлек ирнең кыйнап үтерелүен раслый үзе. Эксперт аның үлгәннән соң яндырылуын әйтә.

Әлеге ерткычлык мәгълүм булгач, бигрәк тә мәгълүмат чаралары шаулый башлагач, хокук саклау органнары бик җәлт эш итәләр. Җинаять урынындагы тәгәрмәч эзләре дә, башка дәлилләр дә туплана. 10нчы октябрь кичендә бу якларда булган телефоннар, ягъни аларның ияләре ачыклана һәм Ситдыйковлар игътибар үзәгенә тиз эләгә. Алар үзләренең гаепләрен таный, әмма күрсәтмәләрен даими үзгәртеп торалар. Бу, иң беренче чиратта, Фәнис Ситдыйковның, барысын да үз өстенә алып, абыйсын яклап маташуы белән бәйле. Бу ике бала атасы булган Рамисны бәладән йолып алу теләге белән генә аңлатылмый. Икәүләп, ягъни төркем белән үтергән өчен законда кырысрак җәза каралган бит. Рамис үзе дә төрлечә сөйли, ахыр чиктә: «Сергей Елесинга бары тик кул белән бер тапкыр суктым», – ди дә тикшерүче сорауларына җавап бирми башлый. Димәк, үзенең үтерүгә катнашы булуын кире кага.

Бертуганнар никадәр генә хәйләләп карасалар да, РФ Тикшерү комитетының Биектау районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Станислав Зубов кеше гомере аларның уртак явызлыгы аркасында өзелгән дип саный. Ләкин җинаятьтә 22 яшьлек Фәниснең өлеше зуррак дип табыла. Тикшерүче аларның икесенә дә «алдан килешү буенча төркем белән кеше үтерү»дә рәсми гаепләү белдерә. Яшь Ситдыйков, смартфон, антирадар кебек әйберләре белән «Шевроле-Нива» машинасын яндырып ярты миллион сумлык зыян китергән өчен, «Чит кеше мөлкәтен юк итү» дигән маддә буенча да җаваплылыкка тартыла.

Шаукымлы эшне карау Татарстан Югары судында да республика прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкчелегендәге дәүләт гаепләүчеләре катнашуы белән үзенчәлекле узды. Илдус Нәфыйков судтан Фәнис Ситдыйковны – 22, Рамис Ситдыйковны 19 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Хөкемдар, җәзаны берникадәр киметеп, «Бертуганнарның беренчесе – 18 ел ярым, икенчесе 16 ел гомерен кырыс режимлы колониядә уздырырга тиеш» дигән хөкем карары игълан итте. Моннан кала, бертуган Ситдыйковлар мәрхүмнең хатыны Натальяга һәм абыйсы Андрейга барлыгы 4 миллион 495 мең сумлык рухи һәм матди зыянны кире кайтарырга тиеш, дип табылды.

Комментарии