Сәер җинаятьләр

Сәер җинаятьләр

Балаларга карата җенси бозыклыклар кылган ир затларының рухи һәм акыл ягыннан камиллеге икеләнү тудырмый калмый. Кимчелексез кеше мондый юньсезлекләргә бармый чөнки. Ләкин аларның сәер гамәлләре, кагыйдә буларак, аңлы рәвештә эшләнгән дип санала.

БӘЛА ИЯРЕП КИЛӘ

Әти-әнисе, кечкенә сеңлесе белән Юдино бистәсендә яшәүче 2007нче елгы Эльвира (кыз һәм аның туганнары исеме үзгәртелә.Авт.) янәшәдәге мәктәптә бер ел укыганнан соң, Мәскәү районындагы ерак гимназиягә йөри башлый. Башлангыч сыйныфларда өлкәннәр озатып куеп-каршы алса, үсә төшкәч ялгызы барып кайткан чаклары да еш була. 2019нчы елның 11нче мартында да 5нче сыйныфта укучы бала үзе генә кайтырга чыга. Юл уңаенда «Пятерочка» кибетенә кереп чыга. Шунда артыннан бер иләмсез ир кеше иярүен сизми ул.

Юдинога баручы автобусның алгы утыргычына урнашкач та, замана баласы телефонына төртелә. Янындагы урын бушагач, теге кеше килеп утыра һәм бераздан, мөгаен, янәшәдә басып торган хатын-кызның читкә караган мәлен туры китереп, 11 яшьлек баланың итәк астына кулын тыгып ботын сыйпарга керешә. Коты алынган кызый кисәк аңа таба борылгач, күрәсең, кычкырыр дип куркып, кулын тартып ала. Ләкин куркынган бала тавыш чыгармый, шул ук хәл тагын ике мәртәбә кабатлангач араларына аяк киеме салынган биштәрен куя.

Тукталышта аңа ияреп төшә ир заты. Үзләре яшәгән аулак урамга таба барырга шикләнгән кызый светофорлы чат тирәсендә йөри, бу хакта әнисенә хәбәр итә. Татьяна кызының кайда икәнен белешә дә, шундагы «Фасоль» дигән кибеткә керергә һәм телефонын сатучыга бирергә куша. Хатыннар бер-берсен тиз аңлаша: кибетче кызны үзе янына кертә дә, аның белән күптәнге танышлар кебек шәрран ярып сөйләшергә керешә. Шикле бәндә кибеттән нәрсәдер алып, акчасын түли дә чыгып юк була. Тиздән анда Эльвираның бабасы килеп туктый.

Кыз «Юдино» полиция бүлеге хезмәткәрләренә куе кашлы, зур борынлы, озынча йөзле, зур башлы кешене бик тулы итеп сурәтләп бирә. Әлбәттә, хәзерге заманда берничә урындагы видеокүзәтү җайланмаларына эләгә алар. Аеруча кибеттәге теркәгечтә әйбәт күренә, әмма техник сәбәпләр аркасында ул язманы күчереп алып булмый. Ләкин ир затын оперативниклар хәтердә калдыра, билгеле. Икенче көнне автобустагы язмаларны алу нияте белән, 4нче пассажир автотранспорты предприятиесенә киләләр. Өстәвенә, Эльвира әлеге ир кешенең кондуктор белән гәпләшкәнен әйтә. Билет сатучы һәм шофердан юньле мәгълүмат алынмый. Аның каравы, гараж ишегалдында арлы-бире йөрүчеләр арасында охшаш кеше күзгә чалына.

Документ сорагач, әле 2-3 ай элек кенә Казандагы 2нче төзәтү колониясеннән чыгарылуы турындагы белешмә күрсәтә ул. 1983нче елгы Илдар Низамиев полиция бүлегендә гаебен танып, барысын да сөйләп бирә. Башка чарасы да булмый аның, әлбәттә. Ике көннән суд сак астына ябарга карар кыла аны. Чөнки 14 яше тулмаган кызга карата кылынган җенси рәвештәге мондый гамәлләр өчен законда 15тән 20 елга кадәр иректән мәхрүм каралган.

Әлеге кыланмышларын җенси тәкатьсезлеген канәгатьләндерү ниятеннән икәнен яшерми Низамиев. «Пятерочка» кибетендә күргәч тә бик ошаттым кызны, ди. Бу өлкәдәге «казанышлары» белән дә теләп уртаклаша. Әйтүенә караганда, 2006нчы елда Декабристлар урамындагы йорт подъездында 10-11 яшьләрендәге бер кызчыкны чишендереп, ярамаган җирләрен капшап кәефләнгән икән. Бу юлы нибарысы бер елга Менделеев каласындагы колониягә озатыла ул. Аннан кайткач күп тә үтми, икенче бер кыз балага ияреп фатирына керә дә, өлкәннәр өйдә булмаудан файдаланып, шундый ук бозыклыклар кыла һәм өч елга хөкем ителә. Ике елдан подъездда тагын 10-11 яшьләрендәге кызларны чишендерә. Монысы өчен 7 ел утырып, 2018нче елның 28нче декабрендә өенә кайта.

1947нче елгы авыру әнисе белән яши ул. Эчүе аркасында бердәнбер улы 7-8 яшьтә чакта ук аерылып киткән әтисе Балык Бистәсе районында тора. Илдар үзәк нерв системасы зарарлану дигән диагноз белән 9 яшеннән бирле психиатрда исәптә санала. Әнисенең әйтүенчә, үсеш ягыннан яшьтәшләреннән калышкан, табиблар киңәше буенча 8-11нче сыйныфларны өйдә укып тәмамлаган. Ләкин тикшерү материалларында аның урта махсус белемле булуы күрсәтелә. И.Низамиев үзе дә Казан сәүдә техникумында укып чыгып, технолог белгечлеге алуын әйтә. Әлбәттә, бу һөнәре буенча эшли алмаган ул, ләкин хөкем белән хөкем арасындагы тәнәфесләрдә рәсми рәвештә эшкә урнашкан. Соңгысында, мәсәлән, 4нче автохуҗалыкта урам җыештыручы булган.

Психиатрлар үткәргән экспертизалар нәтиҗәсендә аның акылындагы бик күп кимчелек һәм тайпылышлар күрсәтелә, әлбәттә, педофилия дә телгә алына. Тыныч, йомыкый холыклы кешедә кечкенә кызларга җенси омтылыш кайдан килгән, дип, әнисе дә аптырый аның. Рухи яктан җитешсезлекләре гади күзгә дә күренгән кешене белгечләр һәрвакыт үз гамәлләрен контрольдә тотарлык, алар өчен җавап бирерлек зат дип табалар. Нәтиҗәдә, тикшерү комитетының Киров районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Ә.Ә.Мансуров И.Низамиевка бик авыр гаепләү белдерә.

11 яшьлек кызга китерелгән рухи зыян өчен бик кыйммәт түләргә туры килә, суд законда каралганнан кимрәк, ләкин 9 еллык колония билгели. Әлбәттә, балага әлеге йөгәнсезлекнең тәэсире зур була. Әнисенең әйтүенә караганда, шактый вакыт урамга чыгарга да курка ул. Бу җәһәттән, әлеге бәндәгә юлыккан кызның кешеләр күп йөри торган чатта калуының әһәмиятен билгеләп үтәргә кирәк. Бу башка балаларга да гыйбрәт булырга тиеш. Мондый сәер кешеләр арабызда йөри чөнки.

ЯШЬ КЫЗГА КЫЗЫКСАҢ…

Әлмәт шәһәр суды да шундый тәкатьсез ирләрнең берсен бик озакка мәгълүм урыннарга озатырга карар кылды. 32 яшьлек Ленар Кәлимуллин кечкенә балдызына карата туган хисләрен йөгәнли алмау сәбәпле харап булды.

Ленар беренче хатыны белән 2016нчы елда аерылышып (ул хатында ике баласы бар), шул райондагы Кичуй авылыннан Әлфиягә өйләнә. Әлмәттә яшиләр, гаилә башлыгы нефть-газ эшкәртү идарәсендә эшли. Бер елдан уртак кызлары туа. Сабыйны карашырга Кичуйда торучы әби кеше дә килә, кайчак 2008нче елда туган Раниянең дә (исеме үзгәртелә. Авт.) ярдәме тиеп куя. Кыскасы, гаилә килен ягындагы туганнар белән аралашып, бер-берсенә йөрешеп матур гына гомер итә.

Җизнәкәй белән кечкенә балдыз арасындагы мөнәсәбәтләр беркемне дә сагайтмый. Алар бүлмәдә икесе генә калган чакларда Раниянең: «Кагылма, нинди кеше син, ә!» – дип кычкыруларын ишетә Әлфия, әмма аның, ни булды, дигән соравы җавапсыз калгач, тынычлана. Авылга кайтырга яисә аннан Әлмәткә барырга кирәк булганда, кызның ялгызы җизнәсе машинасына утырырга теләмәве дә игътибарсыз калдырыла. Боларның сәбәбен сораучылар булмый, укучы бала үзе дә зарланмый, кыскасы, әйбәт кенә ир-аттан шикләнүчеләр табылмый. Чаң сугардай хәлләр 2018нче елның 22нче августына каршы төндә ачыклана башлый.

Кичтән бар да тәртиптә була. Апасы-җизнәсе янына кунакка килгән кыз балага урын залдагы диванда җәелә, хуҗабикә кечкенә кызы белән йокы бүлмәсендә ята. Ул чакта кухняда кальян тартып утырган Ленар да шунда йокларга тиеш була. Ләкин төнге сәгать 1нчедә ун яшьлек сеңлесенең куркып кычкырып җибәрүенә уянган хатын һәрчак ачык торган бүлмә ишегенең ябык икәнен күреп сәерсенә, бераздан иренең залдан кухняга чыгып шылуын шәйләп ала. Рания җизнәсенең «бәйләнүен» әйтә аңа, ул арада сабый бала уянып, әңгәмәне туктата, урынына кереп яткан Ленар баштан-аяк юрганга төренеп, шикле уйлар тудыра.

Хатын-кыз, әлбәттә, сорау алу оештыра. Иренең алдашып боргалануы сизелә, бәдрәфкә чыкканда Раниянең өстенә юрганын капладым, бүлмә ишеген бала уянмасын өчен яптым, дип аклана, ялганы тотыла торгач, ахмак сорауларга җавап бирмим, дип кырт кисә. Ә кызчык исә аның ярамаган җирләреннән тотуын, кычкыра башлагач учы белән авызын томалавын, өстәвенә, мондый бозыклыкларның элегрәк тә, мәсәлән, машинасында булуын әйтеп шом иңдерә.

Бу – гаиләнең таркалуын һәм әйбәт кенә эшләп яшәгән 32 яшьлек ир-атның сазлыкка бата башлавын белдерә. Иртә белән Әлфия баласын, сеңлесен алып, авылдагы ата-анасы янына кайта, икенче көнне, ягъни 23нче августта әйберләрен җыеп алып китә һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Кызый сөйләгәннәрне раслату ниятеннән Ленар белән дә сөйләшеп карый ул. Ләкин юньле җавап ишетелми. Бары тик итәгенә ут капкач, хатыннан гафу үтенеп маташа ул. Моны гаебен тану дип белергә кирәк.

Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Алинә Баһаветдинова җенси рәвештәге гамәлләрнең 2016нчы елда, ягъни Раниягә 8 яшь чакта ук башлануын ачыклый. Ахыр чиктә аңа тугыз җинаятьчел очракта гаепләү белдерелә. Моңа кадәр хокук саклау органнары күз уңына эләккәне булмаган ир-атның гаебе тәмам ачыклангач, 2018нче елның октябрендә ул сак астына ябыла.

Суд-психиатрия экспертизасы Л.Кәлимуллинны акылга бөтен, психик яктан кимчелексез дип таба һәм анда, гадиләштереп әйтсәк, балаларга кызыгу, ягъни педофилия билгеләре ачыкланмады, дип белдерә. Күрәсең, ачыкланмау бөтенләй юк дигәнне аңлатмыйдыр. Ул үзе дә 2017нче елның җәеннән бирле кыз балага карата тәкатьсез омтылышы башлануын, ул алдына утырганда нык дәртләнүен, трусикчан йоклап яткан балдызын фотога төшереп телефонында саклавын, хәтта җенси теләген котырындыручы Ранияне күрмәс өчен апасы белән аерылышырга уйлавын да әйтеп тора бит. Җинаять дип табылган бозыклыкларының күбесен яшерми Ленар.

Тикшерүче А.Р.Баһаветдинова исә, гаепләнүче барысын да әйтеп бетермичә, җинаятьчел гамәлләрен шомартып сурәтли, дип саный. Зарар күрүче кыз ул әйткәннәрне Кәлимуллиннар фатирында булган – өч, машинада кылынган тагын бер гамәл белән тулыландыра. Өстәп башка гамәлләрен дә сөйләп бирә кыз. Кәлимуллин боларын кире какса да, тикшерү органнары һәм суд зарар күрүче як фикеренә өстенлек бирә. Нәтиҗәдә, Ленар Кәлимуллин 12 яше тулмаган затка карата тугыз җенси гамәл кылуда гаепле дип табыла һәм 16 елга кырыс тәртипле колониягә озатыла.

БОЗЫК АБЗЫЙ

2019нчы елның 25нче июлендә Казанның Фрунзе урамындагы мәйданчыкта уйнаучы унар яшьлек ике кыз янәшәдәге 70нче мәктәп ишегалдындагы агачлар арасында кыштырдаган, шаулаган авазлар ишетәләр дә, моның сәбәбен ачыкларга керешәләр. Һәм, якынрак килеп карагач, койма буендагы аулак урында җенси дәртен канәгатьләндереп маташкан ыштансыз агайны шәйләп, хәйран калалар. Ошбу ярамаган гамәлен тамаша кылучы балалар пәйда булуын абзый да күрми түгел, аларга текәлеп, мавыгыбрак шөгыльләнергә тотына. Ләкин кызларның берсе «ашка таракан төшерә». Ягъни, ошбу күренешне төшереп алыр өчен телефонын чыгарып, ир затын шөбһәгә сала. Шөгылен ташларга, ашыгыч рәвештә ыштанын күтәреп агачлар арасына шылырга туры килә аңа. Шуңа күрә видеоязмага аның арка ягы гына эләгеп кала. Аның каравы, замана балаларының әлеге «мужик» галәмәте турында фикер алышкан тавышлары языла. Әлеге язманы тыңлагач, кызларның тел байлыгына сокланмыйча булмый. Унар яшьлекләрнең җенси бозыклыклар өлкәсендәге белемнәре төпле икәне дә аңлашыла. Чөнки күргән әйберләрен үз исемнәре белән атап, вакыйгага газетага язарга ярамый торган сүзләр кулланып бәя бирә яшьләр.

Кызлар өйләренә кайткач, күргәннәрен әти-әниләре белән уртаклашырга теләми. Чөнки, маньяк йөри, дип, уйнарга чыгармаслар, дип шүрлиләр. Шулай да өч көннән соң берсе әнисенә ирештерә хәвефле хәбәрне. Анысы шунда ук «Елга аръягы» полиция бүлегенә шалтырата. Анда исә әлеге абзыйны маньяк түгел, эксгибиционист дип атыйлар.

Сәер бәндә шул яклардагы берничә видеокүзәтү җайланмасы «күзенә» эләгү аркасында тотыла. 65 яшьлек Әнвәр агай мондый эшләр белән Суворов училищесында укыган чагыннан бирле, димәк ки, ярты гасыр шөгыльләнүен, өендә кеше күп булгач, шәһәрдәге аулак урыннарда кайнашырга туры килүен, ошбу хәлне кеше күреп, бигрәк тә, яшь кызлар күзәтеп торса, аеруча рәхәтлек кичерүен һәм башка сәерлекләре турында сөйли.

Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Т.А.Корбанов аңа 5тән 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаятьтә гаепләү белдерә.

Наил ВАХИТОВ,

Казан. Әлмәт

Комментарии