Менделевскидагы вәхшилек

Менделевскидагы вәхшилек

3нче декабрьгә каршы төндә Менделеевск каласында булган тетрәндергеч фаҗиганең шаукымы бөтен Русиягә мәгълүм булды. Берьюлы өч кешенең, шул исәптән, ике яшьлек сабыйның үтерелүе турындагы хәбәрләр Мәскәү телеканалларында да ирештерелде.

Төнге сәгать 2дә «Добропек» пекарня-кибетенә атылып кергән яланаяклы трусикчан малай сатучыны куркуга төшерә. Тәнендәге яраларыннан кан саркучы 12 яшьлек Денис (исеме үзгәртелә) шул тирәдәге фатирларында әнисен, абыйсын үги атасы чәнчеп үтерүен, анда тагын ике яшьлек энесе булуын хәбәр итү белән кибеттәгеләр полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыра. Район эчке эшләр бүлегеннән эзләү-тикшерү төркеме шунда ук килеп җитә. Оператив хезмәткәрләр беренче каттагы фатирга тәрәзәдән кереп тимер ишекне ачалар. Алар алдында коточкыч күренеш хасил була: зал бүлмәсендә канга баткан 1981нче елгы хуҗабикә Ангелина һәм аның 19 яшьлек улы Кириллның үле гәүдәләре ята. Сулышы сизелгән ике яшь ярымлык малайны сырхауханәгә озатсалар да, тиздән ул да җан бирә.

Чак кына үлемнән калган уртанчы малай да район сырхауханәсенә салына. Бәхетенә, җәрәхәтләре тирән булмаганга, аның тормышына куркыныч янамый. Ошбу мәхшәрнең шаһиты булган бичара баланың рухи халәтен, кичерешләрен сүз белән аңлатырлык түгел. Шулай да полиция хезмәткәрләренә табиблар күзәтүендә торып, аның белән кыска вакытлы әңгәмә корырга рөхсәт ителә. Шуннан соң Чаллыдагы ашыгыч ярдәм сырхауханәсенә алып китәләр малайны.

Денисның әйтүенә караганда, әнисенең «сожителе» һәм кече баланың әтисе Айнур Харисов соңгы вакытта алар белән даими яшәми, ике көн торса, бер атна Алабугадагы әнисе фатирында кунып йөри. 2019нчы елның 2нче декабрендә кичке сәгать 5ләрдә кайтып керә ул. Кичтән бар да тыныч була, Денис әнисе белән үги атаның аракы эчкәнен дә күрмәдем, ди. Олы малай сәгать төнге 11гә кадәр урамда йөреп кайта, шул вакытта 5нче сыйныфта укучы Денис йокларга ята.

Ике-өч сәгать узгач, әнисенең «коткарыгыз, ярдәм итегез!» дип ачыргаланып кычкырган тавышына сискәнеп уянып китә дә залга йөгереп чыга һәм ишек төбендә кан эчендә аунап яткан әнисен күреп калтырап төшә. Котырынган бәндә пычак белән селтәнүен дәвам иттерә, берничә тапкыр ялангач малай тәненә дә эләктереп ала. Гаҗәп, ләкин үги малайга йокларга ятарга куша, сиңа тимим дип тынычландыра, юынам да, ашыгыч ярдәм чакырам дип сөйләнә-сөйләнә ванна бүлмәсенә кереп китә. Аның артыннан ишек ябылып краннан су акканы ишетелә башлагач та коты алынган Денис чыгып качарга була, йокы бүлмәсендәге тәрәзәне ача алмагач залга йөгереп керә. Анда идәнгә тезләнеп башын йөзтүбән канәфигә куеп хәрәкәтсез калган абыйсын күреп ала. Кечкенә энесе күзенә чалынмый аның. Тәрәзә пыяласын коеп төшерә дә шул килеш урамга сикерә. Ун градус салкында урам буйлап йөгерүче ялангач малай полициянең «Хәвефсез шәһәр» дигән видеокүзәтү системасы язмасына да эләгә.

Үтерүче үги атаның 1978нче елгы Айнур Харисов икәне бик тиз ачыклана. Урлаган, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен өч мәртәбә хөкем ителгән кеше буларак полициядә мәгълүм зат соңгы шартлы җәзасын 2016нчы елда үтәгән. Менделеевск полициясе аякка бастырылганчы юкка чыгып өлгерә ул. Төнге сәгать 3тә аңа охшаш ир-атны Алабугага илтеп куйган 18 яшьлек такси йөртүче Эмиль аны шәһәр читендәге төнге кибет янында төшереп калдыруын әйтә. Алабугадагы әнисе фатирында да, үзе пропискада торган аерылышкан хатыны торагында да табылмый качкын. Соңрак А.Харисовның төнне хәмерле сәүдә оешмаларының берсендә эчеп уздыруы мәгълүм булыр. Иртәнге сәгать 8нчедә исерек кеше әнисе йорты тирәсендә аны сагалап йөрүче ике участок инспекторы күзенә чалына.

Алабугада туып үскән Айнур инде ике улы булган 1981нче елгы Ангелина Башарова белән 2016нчы елда кавыша. Икенче елны уртак малайлары да дөньяга килә. 2000нче елгы Кирилл мәктәпне тәмамлагач Чаллыга йөреп укый. Денис быел 5нче сыйныфта була, кечкенә бала өйдә тәрбияләнә. Беренче карашка бар да тәртиптә кебек күренгән гаиләдә, чынлыкта, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке була. А.Харисов моны да һәм коточкыч җинаятен дә көнләшү нәтиҗәсе дип бара.

Бу җәһәттән, явызлык урынында, ягъни А.Башарова фатирының коридорында 1991нче елгы ир заты паспорты табылуны искәртик. Аның янында ошбу документның монда очраклы рәвештә генә килеп эләкмәвен аңлатучы язма да була. Хәер, аны хушлашу язуы дип атарга да мөмкин. Без аны сүзен сүзгә тәрҗемә итеп тулысынча тәкъдим итәбез. «Хыянәт иткән һәм хәзер дә хыянәт итә торган кешесе бу. Минем янга кире кайтуын сорадым, минем белән генә булуыңны сорыйм, дидем. Ул баш тартты, ә мин аннан башка яши алмыйм, кичерегез мине, зинһар, миңа аның белән теге дөньяда бергә булу яхшырак. Айнур. 03.12.2019. Мин юк инде». Сүзнең теге паспортның хуҗасы һәм Ангелина турында баруы аңлашыла, ә соңгы җөмлә язучының үз-үзенә кул салырга җыенуын белдерә.

Тикшерүнең беренче көнендә үк А.Харисовның мондый омтылышлары элек тә, мәсәлән, 2019нчы елның 1нче ноябрендә булуы ачыклана. Ул көнне әнисенең Алабугадагы фатирында үз корсагына пычак кадавы турында «112» коткару хезмәтенә хәбәр итә ул. Күрәсең, батырлыгы җитми, участок инспекторы Шәрипов сәрхушне исән-сау килеш очрата. Ләкин шул кичтә сырхауханәгә китерелә ул. Рәсми кәгазьләрдән күренгәнчә, «Кискенләшкән хәлдәге хроник алкоголизм. Алкогольный психоз» безнеңчә әйткәндә, ак авыру (белая горячка) дигән диагноз белән 24 көн Чаллыдагы психоневрология диспансерында ятып чыга. Сигез көннән коточкыч вәхшилек эшләгән Харисовның лаякыл исерек хәлдә тоткарлануын искә алсак, әлеге дәвалануның нәтиҗәсе аңлашыла үзе.

Гади күзлектән караганда 3нче декабрь фаҗигасен акылга камил кеше эше дип булмый. Гәрчә хатынын көнләшү аркасында, 19 яшьлек егетне үзенә зыян китерүдән куркып чәнчегән дисәк тә, аның бер гөнаһсыз үз сабыен тетеп ташлавы башка сыймый. Эксперт малайның муен, күкрәк, эч, кулларында дистәләгән пычак җәрәхәте саный бит. Шул ук вакытта, берочтан уртанчы үги малайны үтереп ташламавын фәрештәләр канат җәеп саклап калуга тиңләп була. Чөнки аңлы рәвештә җинаять кылучылар шаһит калдырмаска тырыша, гадәттә. Әлбәттә, качып китмәсә, соңрак аның да шундый ук язмышка дучар булу куркынычын исәптән төшерергә ярамас.

Акыл, аң ягыннан кимчелекле бәндә ни кылганын белештермәс хәлдә булган дигән сүз түгел бу. Моны А.Харисовны айлар буена сак астындагы махсус сырхауханәдә тикшергәннән соң психологлар һәм психиатрлар комиссиясе ачыклаячак. Беренче көннәрдә үзен атып үтерелергә лаеклы кеше дип чәбәләнгән ир-атның иртәме-соңмы җинаятен рухи тайпылышлары белән акларга керешәчәгенә шик юк. Чөнки кеше үтерүен аңламаслык дәрәҗәдә булмаган дип табылып гомуми тәртиптә хөкем ителү мөмкинлеге зур аның. Бу исә ятим калган бала бәхетсезлеге һәм кыелган гомерләр өчен аңа гомерлек төрмә яный дигән сүз.

Наил ВАХИТОВ,

Менделеевск районы

Комментарии